Китап – дөньяны танып белү өчен ачкыч.
Китап – кешенең иң якын киңәшчесе,ярдәмчесе. Аның ярдәмендә без әйләнә-тирә дөнья белән танышабыз. Шуның аша белем алабыз,уйларга, фикер йөртергә, һәм гомумән яшәргә өйрәнәбез. Физик көчне тулыландыру өчен күнегүләр кирәк булса да, әхлак тәрбиясе буенча киңәшләр кирәк булса да, акыл саекмасын өчен дә китаплар уку кирәк. Алардан башка без матур эчке дөньясыз булачакбыз.
Без үскән чакта, кибет киштәләрендә китаплар бик аз күләмдә иде. Шунлыктан микән, әти-әниләребезнең алган һәр китабын, аның һәр битен яратып, күңелгә сеңдереп укый идек. Алар безнең гаиләдә бик кадерле чиста – пөхтә итеп,тиешле урында гына саклана иде. Үзем кечкенәдән төрле-төрле китаплар,татарча журналлар укырга, андагы матур рәсемнәрне карарга нык ярата идем. Үз балаларымда да кече яшьтән китапка, балалар өчен чыгарыла торган журналларга карата мәхәббәт уятырга тырыштым. Алар белән нәни вакыттан алып халкыбызның бишек җырларын өйрәндек,шагыйрьләребезнең дүртъюллык шигырьләрен ятладык,табышмаклар әйтештек, әкренләп Тукай бабабыз белән таныштык.
Моңлы бишек җырларын тыңлап, халык әкиятләрен укып,танылган язучыларыбызның балалар өчен язылган шигырьләре белән танышып, андагы рәсемнәрен карап хозурланып үскән балалар күңелендә бөек сәнгатькә мәхәббәт уятырга, милли рухта тәрбияләнергә мөмкинлекләр ачыла. Вакытлар үтү белән хәйран белем туплана.
Һәр гаиләдә әти-әни баласы белән китап ачып,шуннан бер кечкенә генә хикәя яисә шигырь укып баласында кызыксындыру чаткылары уятып җибәрсә, бу нинди зур сөенеч булыр иде. Бала әти-әнисе артыннан шул китапны кат-кат актарып, рәсемнәренә сокланып карап та барса, бу китап битләре аның күңелендә озак еллар хәтерендә сеңеп калыр иде. Соңрак инде бала үзе белгән шигырьләрен, җырларын, такмакларын, табышмакларын кабатлап йөри. Ул хәрефләр белән кызыксына башлый. Аларны танырга өйрәнә. Үсә төшкәч, хәрефләр өйрәнеп үзе укый башлый.
Гомер язмышымның икенче баскычы мәктәп укучыларына белем бирүдән,аларны милли рухта тәрбияләүдән башланды. 1990 нчы елларда Казан шәһәрендә татар гимназияләре ачыла башлаган чорлар бу. Мин үзем дә рус мәктәбендәге эшемне калдырып,зур конкурслар узып, Мәскәү районының №2 санлы Ш.Мәрҗани исемендәге гимназиясенә башлангыч сыйныф укытучысы булып, аның ачылган көненнән аяк бастым. Беренче сыйныф балалары белән Белем бәйрәме уздырган көннәр әле дә хәтердә. Хәзер дә кулыма укучылар өчен язылган беренче әсбапны тоткан саен Гариф ага Ахуновның “Тормышта ике могҗизаны инкарь итеп булмый: берсе – тау-ташларны тишеп чыккан чишмә-кизләү,икенчесе - әлифба” сүзләрен кабатлыйм. Һәр уку дәресендә, класстан тыш чараларда, мөмкинлекләрдән чыгып китапка мәхәббәт тәрбияләргә, аңа хөрмәт блән карарга, кадерләп-саклап тотарга өйрәтергә тырышам. Х.Шабановның «Кадерлә син китапны» шигыреннән:
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны., - дигән юлларны еш кабатларга туры килә.
Китап - кешелекнең тарихы, аңы, хәтере, белеме, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз - халык, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелә. Шуңа күрә элек-электән әһәмияткә бай китапларны кабат-кабат бастырганнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар.
Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер дә диләр бит әле. Китап, алда сайлап кителгән байлыктан тыш, кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче дә тәрбияли. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр.
Һәр гаиләнең кечерәк кенә булса да, үз китапханәсе бар. Бала аның турында горурланып,җанланып сөйли. Чөнки ул китап киштәләрендә әби–бабасына алдагы буын вәкилләреннән калган, аларның оныкларына дип алган, әти-әнисенең яраткан - кулдан-кулга йөртеп укыган китаплары, дөресен генә әйткәндә, балаларга укый-укый таушалып беткән китаплар урын алып тора. Китап бит кешенең икенче бер гомере ул. Китап укыганда кешеләр шул әсәрнең геройлары белән гомер итәләр кебек. Аларның бәхетләренә шатланалар,кайгылары булса борчылалар.
Мин укучыларым белән дәрестә укылган һәр әсәргә анализ ясап,балаларымның әйткән фикерләренә сокланып карыйм. Башлангыч сыйныфтан ук укучы үз фикерен әйтә белергә, дәлилләргә тырыша. Дискуссиядә катнаша. Иптәшләренә үзенең теләгән уйларын җиткерергә омтыла. Фикеренең раслануына куана.
Каникулда укылган китаплар турында класстан тыш уку дәресләрендә сөйләшергә яратам. Кызларга күбрәк табигать, тормыш, әниләр турында булган әсәрләр күберәк ошый, чөнки ул ананың бөек җан икәнен бик яхшы белә.... “Әнкәй,әни,инәй “...Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен,эчтәлегең бер үк кала бирә. Әни-җирдә иң газиз, иң якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә сеңдергән Ана. Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган баласын җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Кеше авырлык белән очрашканда һәрчак анасын телгә ала.Дөньяда иң изге теләктә булган иң кадерле кешесен-үзенең әнисен хөрмәт итә белгән кыз яки егет киләчәктә каенанасын, хатынын ихтирам, хөрмәт итә. ”Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас “ диелә бит татар халкында.
Ә малайлар күбрәк техника, электроника, космос, батырлык, сугыш турында китаплар укырга ярата. Алар кечкенәдән Ватанны сөяргә әзерләнеп үсә. Алар киләчәктә илебезне,чигебезне саклаучы, яклаучылар булачак. Ана сүзе Ватан сүзе белән янәшә йөри. Шатлыкта да, кайгыда да без Ватан-Ана турында уйлыйбыз. Ана сүзе тел белән дә үрелеп бара. Ана теле диябез. Ана теле - туган тел.Туган тел ул - Туган ил, Ватан дигән сүзләргә кайтаваз булып яңгырый.
Туган телдә китап укып, белем туплап кешелек дөньясы тирәнтен фикер йөртергә,тарихтагы,тирә-юньдәге вәзгыятькә анализ ясарга өйрәнә,төрле җәмгыть вәкилләре белән,нинди генә катлам баскычында торуларына карамастан, аралашып аңлашу мөмкинлегенә ирешә.
Вакыт агымы хәзерге заманга үзенең үзгәрешләрен кертә, билгеле. Китапларыбыз әкеренләп электрон форматка күчеп бара. Виртуаль киңлектәге хәрефләр безгә чиксез гыйлем диңгезен тәкъдим итә.Балаларыбызны шул галәмәт зур дәръяда булган бихисап төрдәге мәгълүматне иләк аша уздырып, кирәклесен, файдалысын кулланырга өйрәтү максаты тора хәзер безнең каршыда!
Казан шәһәре Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче санлы гимназиясенең югары категорияле укытучысы Фатхиева Рәмлә Нурулла кызы.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.