Класстан тыш чара "Юлда булсаң - бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" (1-4 класс)
Оценка 4.8

Класстан тыш чара "Юлда булсаң - бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" (1-4 класс)

Оценка 4.8
Мероприятия
doc
воспитательная работа
1 кл—4 кл
06.01.2017
Класстан тыш чара "Юлда булсаң - бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" (1-4 класс)
Максат: 1 Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау. 2. Светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү 3.Балаларны урамда бер –берсенә карата игътибарлы, өлкәннәргә һәм нәниләргә ярдәмчел, әдәпле булырга , юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү. Үткәрү формасы: Уен – кичә.
Юлда булсан, бул олгер.doc
Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомумбелем  бирү  мәктәбе Юлда булсаң бул өлгер,     Юл кагыйдәсен нык бел.                                                                                                                           Төзеделәр һәм үткәрделәр:                                              башлангыч сыйныф укытучылары                                              Хәмитова Р.Г. һәм Йосыпова Г.И. 31 январь, 2012 ел Максат: 1   Баларның   юл   йөрү   кагыйдәләрен   ничек үзләштерүләрен,   юл   билгеләрен”укый   белүләрен” ачыклау. 2. Светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү 3.Балаларның   урамда   бер   –берсенә   карата игътибарлы,ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү. Үткәрү формасы: Уен – кичә. Җиһазлау: юл билгеләре,светофор макеты,юл йөрү кагыйдәләре   буенча   әзерләнгән   рәсемнәр,, магнитафон тасмасы. Һ.б.лар Кичәнең  барышы:    Класс   бүлмәсе   бәйрәмчә   бизәлә.   Тактаның   бер   ягында   “Юл   йөрү кагыйдәләре”  икенче ягында”Хәерле юл” дигән плакатлар эленә., юлдагы билгеләр,светофор булып киенгән бала. Укытучы кичәне башлап җибәрә. Укучылар   бүген   без   юл   йөрү   кагыйдәләрен   кабатларбыз   һәм   аларны кулланырга   йөрәнербез.Бу   бик   кирәк.Чөнки   имгәнү   булдырмау, сәламәтлекне   саклау   үзебездән   тора.   Кагыйдәләрне   белмәгән   ,   үтәмәгән балалар   куркыныч   хәлләргә   күбрәк   эләгәләр.   Аҗгырып   килгән   машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор  сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана          Ә хәзер шушы хәлләргә тарыган һәм дуслары ярдәмендә исән – сау калган Белмәмеш маҗараларын күзәтербез. (Белмәмеш көзге каршында сазгыра – сызгыра мәктәпкә барырга әзерләнә. Әтисе килеп керә) Әтисе: ­ Менә улым, беренче мәртәбә син мәктәпкә барасың. Укытучы ярдәмендә бик   күп   белем   алырсың.   Укы   балам   белем   кирәк.Юкка   әйтмәгәннәр­ “Белемле   меңне   егар”.   Тәртип   булса,   белем   булса,   синнән   чын   кеше чыгар. Белмәмеш. ­ Беләм инде, папаша Күр өйрәтеп маташа Мин бит инде зур малай, Йөрәтмә мине алай! Әтисе Урамда йөргән чагында  Алдың – артыңны кара Игътибарлы, сак йөргәндә Мәктәп бит якын ара. (Җырлый –җырлый урамнан бара) Белмәмеш: ­ минем кебек шәп малайга ­ Нинди куркып торырга? Чао! ­ ­ Мин барам урамнан ­ Як –ягыма каранам ­ Урам тулы машина ­ ­ Ля­ля­ля­ля­ля­ля ­ Әмин мәктәпкә барам ­ ә мин мәктәпкә барам (Урамда, юлның икенче ягында иптәшләрен күрә) _Әй дусларым дусларым Мәктәпкә барасызмы Хәзер чыгам яныгызга Мине дә аласызмы? (Юл аркыла чыкканда аны машина бәрә. Иптәшләре йөгереп килә) Балалар: Ах, Белмәмеш, ни булды? Машина гына узды. Чыкмадың юлдан карап. Була яздың бит харап Юл –патруль хезмәткәре: Нинди хәл бу,дусларым? Бунинди тәртипсезлек Йомры      күмәч ­Бу ...Белмәмеш гаепле, Ул йөрми юлдан карап Безне күргәч ашыкты Була язды бит харап Юл –патруль  хезмәткәре: Ашыгыгыз. Барыгыз Ярдәмне чакырыгыз Кирәк беренче ярдәм, Була бит бала әрәм Кызыл Калфак: ­Хәзер үзем чакырам Телефонга йөгерәм. Дуслар, номеры ничә Кайсыгызәйтеп бирә Алло, алло, тизрәк Монда ярдәм бик кирәк Белмәмеш аңсыз ята Ярасыннан кан сарка Юл –патруль хезмәткәре: ­Я сөйләп җибәр, шофер, Бу нинди тәртипсезлек? Шофер: Иптәш юлхезмәткәрү Минем гаеп юк мона Балакагыйдәнебелми Килде дә чыкты юлга Кинәт бастым тормазга Ә машина туктамый Бала да һаман килә Бернәрсә дә уйламый. Ашыгыч ярдәм: Хәзер, хәзер, авыртыриыйм Әзрәк сабыр итегез Менә булды, я әйдәгез Юлны дәвам итегезб Светофор керә. ­  Исәнмесез балалар! Балалар сез мине таныгансыздыр инде, мин сезнең белемнәрегезне тикшерим әле. Юлда җәяү йөри беләсезме икән? Балалар: Беләбез, беләбез. ­ Кузгалма ! – ди , кызыл күз, ­ Сабыр!­ ди, сары күз, ­ Ярый! –ди, яшел күз. (Убырлы карчык себеркесенә атланып кагыйдәләрне сакламыйча юл аша чыга) Светофор: ­ ­ ­   Әнә, теге әбигә сез игътибар итегез,    Чыгып бара юл аркылы бер гамьсез!    Светофорда – кызыл ут, бераз гына көтегез!       Ул бара, туктамый, инде хәзер нишлибез? (Гена сыбызгы сызгыртып, Убырлыны туктата) ­ Әбекәй,   сез   юлда   ничек   йөрергә   икәнен   белмисезме   әллә?   Күрәсезме светофорны, алда кызыл ут яна. Убырлы: ­ Төкерәм светофорына! Мин бит ирекле! Урамда ничек йөрү – һәркемнең үз эше! Гена: ­Юк, әбекәй, алай булмый. Урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Мин бәлки, урманда яшәгәч, ул кагыйдәләрне белмисеңдер. мМенә минем дусларны тыңла әле. 1нче укучы Юлда булсаң­ бул өлгер,  Юл кагыйдәләрен нык бел. Светофорның һәрбер төсен, Юлның билгеләрен бел! 2 нче укучы Әгәр әйтсә шофер да: “ Төкерәм тәртибенә, Йөрим үземчә генә!” Постовой постан китсә? Трамвай йөртүче дә Кагыйдәләрне бозса? Ничек тели һәр кеше Шулай йөрсә һәм узса? 3 нче укучы Алай булса, дисеңме? Дускаем, ниләр булыр? Син яшәгән бу урам Мең хикмәт белән тулыр. 4 нче укучы Менеп барыр машина Троллейбус өстенә! Кереп китәр трамвай Сөт кибете эченә! 5 нче укучы Була алмый андый хәл! Тәртип саклый поставой, Кырыс, уяу светофор, Тәртипле шофер абый. Гена: Булдырдыгыз   балалар,   ишеттеңме   инде,   әбекәй,   һәр   нәрсәнең   кагыйдәсе була. ­Хәзер,   балалар,   бер   уен   уйныйбыз.   Светофор   үзенең   төрле   төсен күрсәтер.Кызыл төсне күрсәтсә – утырасыз, сары төсне күрсәтсә – басасыз, яшел төсне күрсәтсә­ урыннарда атлыйбыз. Әбекәй, әйдә син дә балалар белән бергә бу уенны уйна, ләкин бик игътибарлы бул. (Светофор уен уйната) Убырлы карчык: Сез бигрәк яхшы уеннар уйныйсыз икән. Мин моннан соң юлда бик сак йөрермен.  Светофорның  нәрсәләр   аңлатканын  тагын  бер тапкыр  әйтегез, мин бер дә онытмам. Светофор: Мин башлыйм, сез тәмамлагыз: 1 Кызыл күзле ут янса...  (Туктыйбыз) 2. үзенең күзе сары иде....  (Әзерләнәбез) 3.Яшел күз , иң кирәкле күз...  (Мөмкин үтеп китәргә) Гена: ­ Булдырдыгыз , балалар. Әбекәй, безнең янда утырсаң, без сине бик күп юл билгеләрен танырга өйрәтербез. Ктырып торыгыз! Белмәмеш:     ­Мин Белмәмеш, Белмәмеш.       Мин кая килеп эләктем? Гена: ­Син җәяүлеләр оешмасына килеп эләктең.Җәяүлеләрнең кем икәнен беләсеңме? Белмәмеш: ­Җәяү йөрүче кешеләр. Мин барысында беләм. Гена: ­Җәяүленең юлда ничек йөрергә тиешлеген дә бу юл билгеләрен дә беләсеңме? Яшел утның нәрсә белдергәнен дә беләсеңме? Белмәмеш:        ­Белмәскә, яшел ут туктарга куша, ә кызыл ут китәргә куша. Гена: ­Юк ,Белмәмеш, барысын да беләм дип мактанырга ярамый.Әйт әле җәяүлеләр   кайдан   йөрергә   тиеш:   әллә моставойданмы?   тротуарданмы, Белмәмеш: Гена:  ­Әлбәттә, моставойдан. Ул бит киңрәк. ­Тагын ялгыштың. Балалар, нинди кагыйдәне белми ул? Хор: ­     Тротуар – җәяүлеләргә, ­      Моставой – транспортка. Гена:      ­      Кабатла,Белмәмеш! Белмәмеш        ­Чепуха! Шофер мине күрер дә үзе туктар әле. Гена:         ­Юк шул, Белмәмеш. Балалар, машинаны кинәт туктатып буламы? Бала: ­     Юк, тормазга баскач та машина туктамый, ул берничә метр юл      үтә.Зур тизлек белән барса, озынрак юл үтеп туктый. Гена: ­ Күрдеңме,   Белмәмеш,   җәяүлегә   дә   юлда   йөрү   кагыйдәләрен   белергә кирәк   икән.Юлда   тәртипле   йөрмәсәң,   бик   аяныч   хәлләргә   очрарсың. Убырлы, Белмәмеш, тыңлагыз! Безнең балалар берничә кагыйдәне сезгә күрсәтеп үтәрләр. Бала:      Велосипедка атланырга Син ашыкма, Белмәмеш!      Күргән берсенә утырып Йөрергә ярый имеш! Зәңгәр түгәрәктә булсам­ Мин рөхсәт бирер идем.  Кызыл түгәрәктә ич мин,  Димәк “ярамый” дидем. Юлда аклы сызык күрсәң­ Булыр чыгу урыны. Мин булмаган җирдән чыксаң­ Машина бүлер юлыңны. Мине күрсәң дә, ашыкма, Светофорга кара син! Юл читендә басып тора Өч күзле бер командир. Урамнарны күзәтәм,  Узганнарны кисәтәм. Янып тора өч күзем,  Күреп торам ич үзем, Әйтеп тора өч сүзем: ­Кузгалма! – кызыл ут ­Сабыр! – дия сары ут ­Ярый! –дия яшел ут Гена: ­Булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде Белмәмеш белән Убырлы әбекәй дә юл кагыйдәләрен үтәрләр. ­Әйдәгез, бергәләп әйтик: Юлда булсаң­ бул өлгер, Юл кагыйдәләрен нык бел. Светофорның да һәрбер төсен,  Юлның да билгеләрен бел. Алып баручы: ­Менә   ,   укучылар,   шуның   белән   безнең   әзерләнгән   кичәбез   тәмам. Һәркайсыбызга   юлларда   исән   –   имин   йөрергә   язсын.   Юл   хәвеф   – хәтәрләренә очрамасак иде. Хәерле юл , сезгә.

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017