Конспект музыкального занятия "В мире музыки"
Оценка 4.6

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Оценка 4.6
docx
20.01.2020
Конспект музыкального занятия "В мире музыки"
занятие на в.с. 1 испр..docx

Зурлар төркмендә музыка шөгеле

 "Музыка уен кораллары Патшалыгына сәяхәт"

Максаты: Балаларның музыка уен кораллары турында күзаллауларын киңәйтү һәм гомумиләштерү, балаларның музыкаль башкару иҗатын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Бурычлар:

Белем бирү:

-         Балаларның музыка уен коралларының төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм системага салу;

-         сүзлек запасын музыкаль терминнар белән баету;

Үстерү:

     -  балаларда музыка эшчәнлеге аша, музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

      - ритмны тою сәләтен һәм хәтерне үстерү.

Тәрбияви:

-         балаларда музыка уен коралларына карата кызыксыну уяту  һәм аларда уйнарга өйрәнү теләген  тәрбияләү;

-         музыкага мәхәббәт, музыка уен коралларына сакчыл караш тәрбияләү;

Әзерлек эше: Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, музыка уен кораллары белән таныштыру, уйнарга өйрәтү. Музыка уен коралларын  төркемнәргә бүлергә өйрәтү.

Җиһазлар: Музыка уен кораллары: кашыклар, кыңгыраулар, барабан, бубен, өчпочмак, металлофон, маракаслар; тавышлы оркестр өчен җайланмалар -чәй кашыклары, пакетлар, буш пластик шешәләр, бакалея – макарон, ярмалар; проектор, ноутбук, телефон.

Сүзлек: патшалык, металлофон, маракач, кыңгырау.

Музыкаль материал: Ц. Пуни  “Скоморохлар биюе”,  “Зәлидә” татар халык көе.

Белем бирү эшчәнлеге:

1.Кереш өлеш:  (Балалар музыка залына керәләр)

Музыка җитәкчесе: Хәерле көн, балалар, исәнмесез! (а-саpella)

Балалар: Исәнмесез! (а-саpella)

Музыка җитәкчесе: Карагыз әле, балалар, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшеп үтик.

Балалар: Хәерле көн кунаклар, исәнмесез! (а-саpella)

Кунаклар: Исәнмесез! (а-саpella)

2. Төп өлеш:  (СМС-сигнал музыкасы яңгырый)

Музыка җитәкчесе: Балалар, бу нинди тавыш? (телефонын ала) безгә СМС – видео-хәбәр килгән икән! Балалар, бу музыка уен кораллары патшасыннан килгән. Карыйк әле!(проекторга карыйлар, патша балаларга эндәшә)

СМС: Исәнмесез музыка яратучы нәни дусларым! Миңа ярдәм кирәк! Мин эшләрем белән сәфәргә киткән идем.Патшалыгымдагы музыка уен кораллары  киштәләрдән төшкәннәр, илебездә көй, бию,уен- көлке яңгырамый. Зинһар, ярдәм итегез!

М. җ.: Балалар, ярдәм итергә барабызмы? (балаларның җавабы) Ләкин  картада  бу патшалык юк. Ул илгә поездлар да, машиналар да йөрми, самолетлар да очмый.  Ә, мин аңладым,  безгә музыка уен коралы ярдәмгә килер.

Чың-чың килә тавышы

Чишмә кебек яңграшы

Балаларның яраткан

Музыка уен коралы.(Кыңгырау)

Бер-бер артлы без басыйк,

Һәм сәяхәтебезне башлыйк!

Ц. Пуни  “Скоморохлар биюе”

М. җ. : Балалар, менә без сезнең белән музыка уен кораллары патшалыгына да килеп җиттек. (“патшалыкка” керәләр)

(Бәрмә музыка уен кораллары йорты )

Карагыз балалар, патшалыктагы музыка уен кораллары буталып беткәннәр, киштәләреннән төшкәннәр.(бозык оркестр тавышы яңгырый) Әйдәгез балалар эшкә керешик. Һәр музыка уен коралын да үз йортына урнаштырыйк. Игътибар белән карагыз әле 1 нче йорт безнең нинди төр музыка уен кораллары йорты икән? Бу йортта бары тик “скрипка” гына утырып калган.

Балалар: Кыллы музыка уен кораллары йорты.

М.җ.: Бик дөрес. Бу йортка без бары тик кыллы музыка уен коралларын гына урнаштырырга тиешбез. 2 нче йорт безнең нинди төр музыка уен кораллары йорты микән? Бу йортта “Барабан” яши?

 Балалар: Бәрмә музыка уен кораллары йорты.

М.җ.: Бик дөрес, бу йортка бары тик бәрмә уен коралларын гына куярбыз.

3 нче йорт нинди музыка уен кораллары йорты? Пианино гына үз киштәсендә калган.

Балалар: Телле музыка уен кораллары йорты.

М.җ: Дөрес. Бу йортка бары телле музыка уен коралларын гына урнштырырбыз.

4 нче йорт нинди музыка уен кораллары йорты дип уйлыйсыз? Нинди уен коралы моңаеп утыра?

Балалар: труба.Бу тынлы музыка уен кораллары йорты.

М.җ.: Ә хәзер барлык музыка уен коралларын да үз йортларына урнаштырыйк.(фон музыка)

Рәхмәт сезгә балалар!Хәзер һәр музыка уен  коралы уз киштәсендә яши. Карагыз әле бер киштәбез буш калган. Ә, мин аңладым кем ул киштәдә яши.

Тыңлагыз әле, табышмак әйтәм, нинди музыка уен коралы үз йортын таба алмады икән?

Ритмга йөрү җиңел,

Бу корал белән бәрсәм.

Кирәк икән атлата,

Кирәк икән йөгертә.(бубен)

Әйдәгез әле эзләп карыйк әле бу музыка уен коралын? (балалар өстәлдәге зур кәрзиннән музыка уен коралларын табалар, расыннан  бубенны табып күрсәтәләр)

Дөрес, балалар. Ә менә бу зур кәрзиндә нинди төр музыка уен кораллары ?

Балалар: Бәрмә төр музыка уен кораллары.

М.җ.: Әйдәгез музыка уен кораллары патшалыгына ямь, күңеллелек өстәп музыка уен коралларында уйнап алабыз.Үзегезгә ошаган уен коралларын алыгыз. Безнең экранда нинди музыка уен коралы күрсәтеләчәк, шул музыка уен коралы гына уйнаячак. Һәм темпка игътибар итәбез.Киттек!

Музыкаль интерактив уен: “Күңелле оркестр” (“Зәлидә” т.х.к.)

М.җ.: Булдырдыгыз балалар

М.җ.: Ә тагын нинди көнкүреш җиһазларыннан музыкаль тавышлар чыгарып була? Әйләнә тирәгә күз салыгыз әле.

Балалар: Кул чәбәкләүдән, тыпырдау тавышы, пакет тавышы, өстәлгә сугып, кашыклар белән сугып.

М.җ.: Ә патшалыкта, музыка уен кораллары ясый торган остаханә дә бар икән.  Кул астында чын музыка уен кораллары булмаса , аларны көнкүреш җиһазларыннан  да ясап була. Без дә үзебезне чын осталар итеп күз алдына китерик һәм музыка уен коралларын ясап карыйк.(өстәл янына килеп, ясый башлыйлар)

М.җ.: Бу савытларда төрледән- төрле ярмалар салынган. Үзегезгә ошаганын савытларга салыгыз. (балалар стаканнарда булган ярмаларны пластик савытларга салалар,м.җ. ярдәм итә, агач тоткычларын куялар, музыкаль фон яңгырап тора, )

Балалар күрсәтегез инде, нинди шалтравыклар ясадыгыз? (балалардан сорау) Син савыт эченә нинди ярма салдың? Шалтратып күрсәт әле?(1-2 балага сорау  бирәм, шалтратып күрсәтә)

Менә безнең музыка уен кораллары әзер булды. Савытлар эченә ярма салып- шалтравыклар ясадык һәм киң пластик савытларга баулар тагып барабан җиткердек.

Ә хәзер музыкага кушылып, үзебез ясаган музыка уен коралларында уйнап карыйк.

Музыка уен коралларныда уйнау:

 Балалар, булдырдыгыз. Безнең оркестр бик матур килеп чыкты.

Ә бүген ясаган шалтравыкларны үзебез белән  истәлеккә алырбыз. Төркемегездә,  иптәшләргез белән уйнарсыз. Безгә бакчабызга да кайтыр вакыт җитте.

Бер- бер артлы тезелик,

Һәм бакчабызга кайтыйк.

3. Йомгаклау:

М.җ:  Ә сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Сезгә нинди уен ошады? Музыка уен коралларын ясау ошадымы? Ә өйгә кайткач, әти- әниегезгә ясап күрсәтәчәксезме?

Балалар, сез бик уңганнар һәм тапкырлар икәнсез. Тиз арада барлык музыка уен коралларын үз киштәләренә урнаштырдык, нинди матур музыка уен коралларын җиткердек.

 Саубулыгыз балалар! (а-саpella)

Б: Саубулыгыз! (а-саpella)

Балалар залдан чыгалар.



 

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"

Конспект музыкального занятия "В мире музыки"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
20.01.2020