Конспект урока по татарскому языку
Оценка 5

Конспект урока по татарскому языку

Оценка 5
Разработки уроков
doc
русский язык
8 кл
03.01.2019
Конспект урока по татарскому языку
Конспект урока по татарскому языку (8 класс, русскоязычная группа) Тема: Табигать һәм кеше. Теркәгечләрне сөйләмдә куллану. Максат: Белем бирү максаты – теркәгечләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү, искә төшерү. Теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белергә өйрәнү; Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү; Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү. Автор: Мингазова Нурсия Фоатовна МБОУ “Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ”
конспект урока.doc
Автор: Минһаҗева Нурсия Фоат кызы. МБОУ “Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ”  Класс: 8 (рус төркеме) Тема: Табигать һәм кеше. Теркәгечләрне сөйләмдә куллану.  Максат: Белем бирү максаты – теркәгечләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү,  искә төшерү. Теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белергә өйрәнү; Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның логик фикерләү сәләтен,  мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз  фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, бәйләнешле сөйләм һәм  язу телен үстерү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү; Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен  үстерү. Табигатькә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү. Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, табигать турында мәкальләр,  биремле карточкалар. Кулланылган   структуралар: СИ­ФИНК­УАНДЭ,   МИКС   ПЭА­ШЭА   (Mix   Pair Share), СИМАЛТИНИУС   РЕЛЛИ ТЭБЛ (Simultaneos Rally Table),   МИКС­ПЭА­ ШЭА  , КОНТИНИУС РАУНД   РОБИН (Continuous Round Robin ),  ФАЙНД ЗЕ ФИБ                                                                                                Дәрес барышы. I Оештыру өлеше. ­ Хәерле көн укучылар, Хәерле көн барчагызга Телимен чын йөрәктән  Шундый изге ният белән дәресебезне башлыйк.  ­ Балалар, Мин бүген бик сәер,куркыныч төш күрдем. Буш калган шәп- шәрә җир өстендә йөрдем. Урман да, кырлар да, елга да югалган, Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган. Уңда да, сулда да берни юк, беркем юк. Яллангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша елый күк. Бу җиргә ни булды,кошлар ник сайрамый? Колакны чыңлатып яңгырады бер аваз- Әллә җир,эченнән,әллә соң галәмнән? -Әй,кеше!Офтанма,үкенүнең файдасы юк инде. Табигать бер түгел,мең кабат кисәтте соң инде. Төшемнең иң хәтәр,куркыныч җирендә уяндым Уянып як-якка карагач,шөкер җир исән икән дип куандым. ­Укучылар,   минем   төшем   нәрсә   турында?   Җиргә   ни   булган?   Җир   нилектән елый?              II. Уку мәсьәләсен кую. СИ­ФИНК­УАНДЭ структурасы. (экранда экологик темага ясалган рәсем) ­ Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? ( О чем заставляет вас  задуматься?) ( табигатебезгә куркыныч яный, без аны сакларга тиеш )   ­ Табигатебезне нәрсәләрдән сакларга тиешбез?  ­Бик яхшы, укучылар, фикерләрегез кызыклы.  Димәк, сөйләшү темабыз нинди  булыр? (табигатьне саклау) ­ Узган дәресләрдә дә без табигать турында сөйләшкән идек. Әйдәгез  өй эшен  тикшереп китик әле. Табигатьне саклау белән бәйле даталарны өйрәнеп килдегез микән. (Укучылар экранда һәр датага туры килгән көнне күрсәтәләр) 1 апрель­                           Диңгез көне      22 апрель­                         Хайваннарны саклау  көне      5 июнь­                              Кошлар көне      26 сентябрь­                     Әйләнә­ тирәне саклау көне      4 октябрь –                       Җир көне      2015 ел­                             Су саклау зоналары елы      2016 ел­                              Татарстанда парклар һәм                                                                                               скверлар елы ­Афәрин, балалар! Чыннан да, 2015 ел­Татарстанда парклар һәм скверлар  елы, ә 2016 ел­ Су саклау зоналары елы ( җөмлә экранга чыга). ­Укучылар, әлеге җөмләдә без узган дәресләрдә өйрәнгән сүз төркеме  бармы?( Әйе, теркәгечләр).   ­ Укучылар, без сезнең белән теркәгеч сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам  итәрбез. Теркәгечләрне сөйләмебездә кулланырга өйрәнербез. Теркәгечләрнең  җөмләдәге ролен ачыкларбыз.      III.Белемнәрне актуальләштерү. 1.Теркәгеч сүз төркеме турында искә төшерү.    ­ Ә теркәгечләр турында сез нәрсәләр беләсез, белемнәребезне тикшереп алыйк әле.         СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ ТЭБЛ  структурасы. ­Өч төркемгә дә кагыйдәдәге сүзләр төшеп калган  карточкалар бирелә. Карточка  түгәрәк буенча йөри. Һәр бала буш урынга яза. 3№ башлый.    Карточка.  Теркәгеч рус теленә  ................... дип тәрҗемә ителә .  Теркәгеч –  ................... сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли. Теркәгечләр ............. төркемчәгә бүленә. Тезүче теркәгечләр һәм ...................... теркәгечләр. Эшләр тикшерелә. Һәр төркемнән берәр укучы чыгыш ясый. ­   Укучылар   узган   дәрестә   теркәгечләр   моделен   төзегән   идек.   Модельны    искә төшерик әле. 1 укучы тактада эшли, калганнар дәфтәрләрдә.                                 ТЕРКӘГЕЧЛӘР ?           ? ?              ? ?   IV. Уку мәсьәләсен чишү.      1. Аудирование эше. Бик   яхшы,   укучылар.   Ә   теркәгечләрне   сөйләмнән   аерып   ала   алабызмы   икән. Җөмләләрне   игътибар   белән   тыңлагыз   һәм   алдыгыздагы   таблицаны   тутыра барыгыз.  Язмада яңгыраган җөмләләр. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Урманның һавасы саф һәм чиста. Без гаиләбез белән чишмә суы эчәбез, чөнки ул бик файдалы. Безнең белән урманга бар, җиләк яки гөмбә җыярсың. Болыннар да, кырлар да ап­ак, гүя ак юрган ябылган. Монда я ләлә, я ландыш чәчәкләре утыртыйк. Бу гөмбәләрне ашарга ярый, ә болары агулы. ТЕРКӘГЕЧЛӘР ТЕЗҮЧЕ  (СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ) ИЯРТҮЧЕ (ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ) ҖЫЮЧЫ һәм, да­да   КАРШЫ КУЮЧЫ ләкин, ә БҮЛҮЧЕ яки, я­я чөнки,  гүя  ­ Җавапларны чагыштырыйк әле, дөресме икән. Ә хәзер, шушы   теркәгечләр белән     табигать   темасына   җөмләләр     уйлап   языгыз,   тыныш   билгеләренең куелышына игътибар итегез. (Биремне дәфтәрләргә язалар) ­ Ә   хәзер,   җөмләләрегез   белән   җилкәгә   ­   җилкә   партнерлар   бер­берегезне таныштырыгыз (төркемнән 1 укучы үз җөмләсе белән таныштыра) 2. Төркемдә  эш. (Төркемгә 1 эш бирелә, укучылар бергә эшлиләр.) 1 төркем. Нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга 2 төркем. Җөмләләрне дәвам итәргә. 3 төркем. Теркәгечләр кергән җөмләләрне тәрҗемә итәргә. 3. Физкультминутка. МИКС­ПЭА­ШЭА   структурасы.  Музыка   уйный,   балалар   бүлмә   буйлап йөриләр. Музыка  туктагач  якын торган балалар  парлаша. Укытучы ситуация әйтә. Укучылар бер­берсенә сөйлиләр. Как вы скажете другу о том, что: ­нельзя разводить костёр в лесу в ветреный день     Предупредите друга о том: ­ после отдыха в лесу нельзя оставлять мусор Как вы скажете о том, что: ­нельзя ломать деревья ­ Афәрин, укучылар. Димәк, әлеге ситуацияләрдән чыгып без нинди нәтиҗә ясый алабыз?  3.   Текс өстендә эш. ­ Укучылар, хәзер дәреслек буенча эшләп алый. 70 бит, 6 күнегү Сезгә   бик   матур   текст   бирелгән.   Текстны   укый   башлаганчы   очраячак   авыр аңлаешлы сүзләр белән танышыйк. • Бәс­ иней • ләйсән яңгыр­ первый весенний мелкий дождь умырзая­ подснежники • сусыл җиләк­ сочная ягода • • хәтфә үлән­ бархатная трава • исәпсез­ хисапсыз­ бесконечный • шукланып­ шалить, проказничать   (Сүзләрне кабатлау, әйттереп карау) Текстны укып чыгыйк әле( йөгерек укучы бала текстны укый).                          И ямьле дә соң дөнья!    Һәр фасыл үзенчә ямьле, әйеме?    Кыш ябалак­ ябалак булып яуган карлары, агач­куакларны сарган ап­ак  бәсләре, дуамал бураннары, тәрәзә пыялаларындагы карлы рәсемнәре белән  матур.    Яз ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан кошларның сайраулары, кәгазь  көймәле гөрләвекләре, кар эрегәч чыккан чирәмнәре, умырзаялары белән гүзәл.     Җәй алсу, сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, исәпсез­ хисапсыз чәчәкләре,  мул иген кырлары, шифалы, җылы яңгырлары белән соклангыч.      Көз... Әйе, көз дә ­ үзенә бер матур фасыл.     Әллә Сентябрь малае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны  җиргә сибеп йөри...         И ямьле дә соң, күңелле дә соң дөнья!  Шулай бит?!             ­ Текст нәрсә турында? ­ Кыш кайсы ягы белән матур? ­ Яз ни өчен бик гүзәл? ­ Җәй кайсы ягы белән соклангыч? ­ Көз турында автор нәрсә ди? ­ Сез кайсы ел фасылын күбрәк яратасыз? ­ Балалар, ничек уйлыйсыз  бу текст буенча нинди бирем уйларга мөмкин?  ­ План төзергә, сораулар төзергә, диалог төзергә була, «Туры килә ­ туры килми» уены) ­ Без бит бүген теркәгечләр  өйрәнәбез, ә текста алар юк. Әйдәгез, җөмләләргә теркәгечләр өстәп языйк. _ Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез, алайса 3 төркемгә 3 ел фасылы булсын.   ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы буенча эш. Һәр балага карточка бирелә. Авыр   үзләштерүче   балаларга   ярдәм   итү   максатыннан   шпаргалкалы   карточкалар бирелә.    1 төркем.          Кыш ябалак­ ябалак булып яуган карлары  һәм агач­куакларны сарган ап­ак  бәсләре, яки дуамал бураннары, тагын тәрәзә пыялаларындагы карлы рәсемнәре белән матур. 2 төркем. Яз ләйсән яңгырлары һәм җылы яктан кайткан кошларның сайраулары, яисә  шулай   ук  кар   эрегәч   чыккан   чирәмнәре, кәгазь  көймәле   гөрләвекләре, умырзаялары белән гүзәл. 3 төркем.         Җәй я алсу, сусыл җиләкләре, я хәтфә үләннәре, исәпсез­ хисапсыз чәчәкләре һәм мул иген кырлары, тагын шифалы, җылы яңгырлары белән соклангыч.  (Һәр төркемнән 1  эш тикшерелә, калганнарының эшләре җыеп алына)   ­ Җавапларыгыз бик матур. Тырышкансыз.                    V Рефлексия. ­ Укучылар без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? ­ Нәрсә ошады? ­ Нәрсә белдек? ­ Тагын нәрсә белергә теләр идегез? ­  ­ Укучылар, минем төшемне искә төшерегез әле. Әлеге төш чынга ашмасын  өчен ,сез үзегездән нинди өлеш кертә аласыз?    Өй эше. I төркемгә “ Табигатьне саклау” темасына  диалог төзергә­ уртача үзләштерүче  балалар II төркемгә­ “Безнең табигать” темасына рәсем ясап,сөйләргә әзерләнергә.­  авыр үзләштерүче III төркемгә ­“Табигать һәм мин “ темасына  кечкенә күләмле инша язарга­  яхшы үзләштерүчеләр. Күктә кояш балкып яктыртсын. Җилләр шаулап иссен. Чишмәләр челтерәп аксын. Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен.

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
03.01.2019