"Литературная Казань"
Оценка 4.7

"Литературная Казань"

Оценка 4.7
Занимательные материалы +1
docx
другое +1
Взрослым
26.10.2022
"Литературная Казань"
әдәби Казан12.docx

“Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 

https://i.ytimg.com/vi/soS5T2E2LAg/maxresdefault.jpg

 

 

«ӘДӘБИ КАЗАН» СӘЯХӘТНАМӘСЕ                                                                                                           

Төзеде: Халилова Гөлнар Мансур кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://ds02.infourok.ru/uploads/ex/106e/00037f55-6ec246a1/img12.jpg

 

https://st2.depositphotos.com/1231639/5255/v/950/depositphotos_52557103-stock-illustration-kazan-russia-city-skyline-silhouette.jpgҖиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап:

Чаптыра атларны кучер, суккалап та, тарткалап.

                                                        Г.Тукай

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://st2.depositphotos.com/1231639/5255/v/950/depositphotos_52557097-stock-illustration-kazan-russia-city-skyline-detailed.jpgЯшел киңлекләр, кыр, урман һәм күлләр илендә – Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу – Татарстаныбызның  башкаласы – Казан каласы. Серле дибез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган.

Казан шәһәре кайчан барлыкка килгән соң?

  Берәүләр аны шәһәргә нигез салучы болгар кабиләләре белән бәйләп карый, икенчеләре исә “Казан” дигән төрки сүздән килеп чыккан, ди, өченчеләре Казган хан нигез салган дип яза. Халкыбызда шәһәр барлыкка килү турында төрле риваятьләр дә яшәп килә. Мәсәлән, “Янмый торган кыз”, “Утсыз кайный торган казан”, “Казан шәһәре кайда корылган?”, “Угым кайда төшсә, каланы шунда салам”,”Сихерче кыз”. Балачактан ук бер легенда күңелемә кереп калган. Поезд белән Казанга барганда әбием сөйли торган иде. Имеш, карт сихерче Гали ханга шәһәрне хәзерге Казан урынына – Казансу елгасының болын ягына салырга киңәш бирә. Ләкин сазлыкта еланнар күп була. Шуннан соң сихерче тагын бер акыллы киңәш итә: кышын еланнар оясын салам белән томаларга, ә язын, еланнар уяныр алдыннан, ут төртергә, ди. Шулай эшләнә дә. Ләкин канатлы еланны яндыру мөмкин булмый. Легендадан күренгәнчә, батыр сугышчы үзенең гомере бәрабәренә кешеләрне канатлы еланнан коткара. Бу легенда исә, канатлы еланны хәтерләтеп, Казан гербында үз урынын алган, имеш.

 

 

 

 

 

http://www.bakhmut.ru/wp-content/uploads/2016/03/IMG_20150721_134230.jpgКазан Кремле – үзе аша үткән гасырларның барлык сыйфатларын туплап барлыкка килгән бербөтен архитектур ансамбльне тәшкил итә.

Казан кремленең Ыспас манарасы, кайсы яктан гына килмә,безне алтын төсенә буялган сәгате белән каршылый. Спас манарасына беренче сәгать XVIII гасырларда куелган. Хикмәтле булган ул сәгать: аның телләре түгел, ә циферблаты әйләнеп йөргән! XIX хасырның сиксәненче елларында Спас – Преображенский монастыре сүтелгәч, аны монастырьның курантлы сәгате белән алыштырганнар. Авырлыгы 3 тонна чамасы булган бу сәгатьне 70 елдан артык иске манара күтәреп тора. Аңа алмашка җиңелрәк электр сәгате куярга кирәк була. Сәгатьнең механизмы хәзерге Петербургта, ә циферблаты Казан авиация берләшмәсендә эшләнә. Хәзерге механизмның авырлыгы 87 килограмм гына. Олы теленең озынлыгы 2 метр 20 сантиметр, кече теленеке – 1 метр 68 сантиметр. Телләрнең авырлыклары – 14 һәм 12 килограмм. Ә манарадагы йолдызның авырлыгы 1 тонна 621 килограмм. Шигъри әсәрләрдә поэтик чагылыш тапкан Казан кремленең шундый чынбарлыгы, тарихы бар.

Киткән чакта Казан Кремле

Магнит төсле тартты уемны

Син балконнан мине

 яулык болгап,

Озатасың төсле тоелды.

М.Җәлил.  

 

 

 

 

СӨЕМБИКӘ

https://traveltimes.ru/wp-content/uploads/2021/06/tower-syuyumbike.jpgҺәрбер халыкның тарихында һич тә онытылмый торган хатирәләр була. Безнең тарихтагы шундый энҗеләрнең берсе – Сөембикә язмышы. Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә исеме тарих битләрендә дә, халык күңелендә дә саклана. Аның исеме, фаҗигале вакыйгага әверелеп, риваять һәм мөнәҗәтләргә, җыр – бәетләргә күчкән. Авыр язмышы хәтер сәхифәләренә теркәлгән, тарих китапларына кергән. Сөембикәнең шушы кыска гына чорда Казан тарихында тоткан иң төп казанышы – Сафагәрәй һәм күп кенә башка Казан ханнарының дәүләт бәйсезлеге өчен алып барган мөстәкыйль сәясәтен дәвам итүе.

Иделгә чыкканда карадым мин калага,

Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.

Хуш, Казаным...

Хуш, сөйгән халкым!.. –

дип өзгәләнә Сөембикә. Бу юллар  “Сөембикә бәете”ннән алынган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://180731.selcdn.ru/ruscivilization/uploads/2019/9/p2140246.jpg

КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕ

Рух биргән мәчетләре

Гөр килгән базарлары

Иделенә сеңеп барган

Халкының моң-зарлары

Л.Шагыйрьҗан

Шигырь-поэмаларда Кол Шәриф исеме белән бәйле әсәрләр дә байтак. Аларның кайберсе – тарихта булган шәхес Кол Шәриф исеме белән бәйле булса, икенчесе – аның истәлегенә салынган һәм соңгы елларда Яңа Казанның символына әверелгән мәчет образы. Тирә – юньгә  нур өстәп, Кол Шәриф мәчете балкып тора. Бу мәчет кайчандыр Казан кальгасы эченә урнашкан булган. Ул Казан ханлыгы кунакларын үзенең гүзәллеге, бай китапханәсе белән таң калдырган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://img.tourister.ru/files/1/1/1/9/0/0/8/8/original.jpg

ТАТАТР ТЕАТРЛАРЫ

Казан шәһәре  –  сәнгать – мәдәният  үзәге.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр, –  дип, Габдулла Тукай бик дөрес язган.

Беренче татар театрына 1906 нчы елда нигез салына. Театрны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Галиәсгар Камал була. Татар дәүләт академия театры хәзер аның исемен йөртә. Г. Камал бөтен көчен, зур талантын биреп эшләгән тагын мөһим өлкә — татар милли театрын оештыру. Бу шул чорның алдынгы җәмәгатьчелеге тарафыннан көн тәртибенә куелган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Мәгълүм булганча, моны тормышка ашыру өчен, ике кара көчкә каршы — патша хөкүмәтенә һәм урындагы реакционерларга каршы көрәш алып барырга туры килгән. Г. Камал үзенең 1898 елгы «Бәхетсез егет» драмасында ук инде татар телендә театрның әһәмияте турында язып чыкты һәм башка күп кенә әсәрләрендә бу темага зур урын бирде. Шул яктан бигрәк тә «Беренче театр» комедиясе, «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге күренешләр әһәмиятле.

 

 

 

Зур концерт залы, Габдулла Тукай исемендәге филормония, Качалов исемендәге Зур драма театры күп еллар эшләп киләләр. Курчак театры балалар күңеленә хуш килә торган әсәрләре белән үзенә тартып тора. Алар Казан шәһәренең рухи дөньясын билгеләүче мәдәни үзәк булып торалар.

https://i5.photo.2gis.com/images/branch/21/2955487287771107_0692.jpg

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казан шәһәренең бик үзенчәлекле биналарның берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан. Аның фондында 3 миллионнан артык китап исәпләнә. Китаплар арасында сирәк очрый торганнары да бар. Сирәк китаплар арасында М.В. Ломоносов, Н.М.Карамзин хезмәтләре, “Евгений Онегин”ның (А.С.Пушкин) беренче басмалары, Габдулла Тукай шигырьләре һәм поэмалары бар.

 

https://avatars.mds.yandex.net/get-altay/218662/2a0000016286a904dfe21c953f95c323e4a9/XXL

Шәһәрнең   музейлары

Шәһәрнең Тукай урамында тарихи Шамил  йортында Тукай музее эшли. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай музее дүрт залдан тора. Беренсе залда Тукайның балачагын яктырткан экспонатлар урнашкан. Икенче зал – шагыйрьнең Уральск һәм Казан чорын сурәтли, өченче залда сәяхәтләре һәм үлеме турында сөйләнә. Дүртенче залда шагыйрьнең шәхси әйберләре күрсәтелә.Бу әйберләр арасында Тукайның түбәтәе саклана. Тукай бу түбәтәйне гомерендә бер тапкыр 1908 нче елда рәсемгә төшкәндә кигән. Беренче гонорарыннан апасы Газизәгә бүләк иткән фаянс шкатулканы Газизәнең улы Хөсәен Зәбиров музейга бүләк иткән.Шулай ук биредә шагыйрьнең 1912 нче елда Петербургтан алып кайткан стаканы, запонкалары,кара савыты һәм үлгәч төшереп алган битлеге саклана. Карл Маркс урамындагы кабатланмас архитектура үрнәге, элек Казан губернаторы яшәгән йортта Сәнгать музее урнашкан. Аның каршысындагы Күргәзмә залы да сәнгать сөючеләргә яхшы таныш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://m.realnoevremya.ru/uploads/article/53/59/c7b0fea0d335f4d1.jpgШәһәрнең өлкән музейларыннан берсе Горький музее белән чагыштырмача яшь музей Салих Сәйдәшев музее бер урамда урнашкан. Алардан ерак түгел Муса Җәлил һәм Шәриф Камал музей – квартиралары бар.

https://travelburo64.ru/wp-content/uploads/2021/01/57e1702bff93674f040e3b40-5ce56dab23a6d-1eeardb.jpg

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Югары уку йортлары

Казанда югары уку йортлары да бик күп. Алар – университетлар, академияләр һәм институтлар.

https://kpfu.ru/portal/docs/F2009900190/Glavnaya.KILS.2020.jpgБорынгы университет – Казаныбыз горурлыгы. Аңа 1804 нче елда нигез салына. Бу югары уку йорты мәгариф һәм фән үсешенә бик зур өлеш кертә. Университетта атаклы математик Н. Лобачевский, органик кушылмалар теориясенә нигез салучы А. Бутлеров, күренекле астроном, Антариктидага юл салучы И.Симонов, атаклы табиблар П.Лесгафт һәм В.Бехтерев, тел галимнәре И.Хәлфин, Н.Катанов һәм башка бик күп галимнәр эшләгән. Казан университетында танылган рус язучылары С.Т. Аксаков һәм Л.Н.Толстой, композитор М.А.Балакирев, В.И.Ленинның әтисе, танылган педагог-демократ И.Н.Ульянов кебек күренекле галимнәр белем алган. Танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исеме дә университет белән тыгыз бәйләнгән. Бу югары уку йорты Идел буе халыкларының мәдәни һәм мәгариф үсешенә зур йогынты ясаган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                  Причал              

Причалда ап – ак теплоходлар, йөк ташучы баржалар, ял иттереп йөртүгә көйләнгән катерлар безне көтә. Казан елга техникумында исә булачак капитаннар белем ала. 1875 нче елда ук инде Казанда атлы тимер юл төзелгән була. Аннан соң беренче паровозлар, тепловозлар  күренә  башлый.

https://www.locman.net/img/7807/Locman.net_35399big.jpgКазанны биш диңгез порты дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Шушы урында дәрьядай киң, күңелдәй иркен елга – Идел турында язып китми мөмкин түгел. Идел – тыныч һәм акрын агымлы, мул сулы елга. Аның үзәннәре бик киң. Уңъяк яры текә һәм таулы.  Тау битләрендә яфраклы урманнар, куаклар үсә, җиләк-җимеш бакчалары, дача өйләре тезелгән. Елганың сулъяк яры сөзәк. Идел һәм Идел- йорт сүзләре татар халык дастаны “Идегәй”дә менә болай искә алына:

 

                                   

 

 

 

                                  Әй Идел - йорт, Идел - йорт,

                                   Идел буе – имин йорт...

                                   Идел - Җаек арасы –

                                   Елкы белән тулган йорт,

                                   Казан - Болгар арасы –

                                   Кала белән тулган йорт.

 

 Казан – республикабызның башкаласы, иң эре икътисадый, фәнни һәм мәдәни үзәк. Әмма аның иң зур байлыгы – халкы. Яшәгән халкының күпчелеге – татарлар һәм руслар. Калганнары – чувашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, башкортлар, украиннар һәм башка милләт халыклары. Шәһәребез халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер – берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр.

 Бөек шагыйрь Габдулла Тукай болай дигән:

                        Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

http://adm-sharya.ru/uploads/posts/2020-11/1604595144_viktorina-narodnyy-kostyum.jpg                        Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

                         Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

                         Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

                         Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

                         Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Күпмилләтле Казан халкы өчен иң мөһиме шул: Ватаныбызда иминлек булдыру, матди һәм рухи байлык тудыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://www.kp.ru/russia/wp-content/uploads/2019/02/Kazan.jpgҮткәне юкның  киләчәге юк, диләр.Ә безнең үткәнебез бар, киләчәгебез  якты. Казан шәһәре көннән-көн үсә һәм яңара. Европа үрнәгендә төзелгән заманча биналар: “Пирамида” мәдәни – күңел ачу үзәге, “Баскет – холл” спорт комплексы, югары зәвык белән эшләнгән сәүдә үзәкләре игътибарга лаек.  Казан – киләчәк шәһәре. Киләчәк – безнең кулда. Бабаларыбыз Казанга нигез салганнар икән, хәзер безнең бурычыбыз – шәһәрнең тынычлыгын, матурлыгын, байлыгын күз карасыдай саклау

Ватанымның таҗыдыр син, Казаным!

Татарымның хаҗыдыр син, Казаным!

Мең яшәгән, мең яшәрсең, Казаным!

Бар җиһанга нур чәчәрсең, Казаным!

                                                                                                                                Лена Шагыйрьҗан

 


 

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

ДӘБИ КАЗАН» СӘЯХӘТНАМӘСЕ

ДӘБИ КАЗАН» СӘЯХӘТНАМӘСЕ

Казанга туп-туры киттем карап:

Казанга туп-туры киттем карап:

Яшел киңлекләр, кыр, урман һәм күлләр илендә –

Яшел киңлекләр, кыр, урман һәм күлләр илендә –

Казан Кремле – үзе аша үткән гасырларның барлык сыйфатларын туплап барлыкка килгән бербөтен архитектур ансамбльне тәшкил итә

Казан Кремле – үзе аша үткән гасырларның барлык сыйфатларын туплап барлыкка килгән бербөтен архитектур ансамбльне тәшкил итә

Безнең тарихтагы шундый энҗеләрнең берсе –

Безнең тарихтагы шундый энҗеләрнең берсе –

КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕ Рух биргән мәчетләре

КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕ Рух биргән мәчетләре

ТАТАТР ТЕАТРЛАРЫ Казан шәһәре – сәнгать – мәдәният үзәге

ТАТАТР ТЕАТРЛАРЫ Казан шәһәре – сәнгать – мәдәният үзәге

Казан шәһәренең бик үзенчәлекле биналарның берсендә

Казан шәһәренең бик үзенчәлекле биналарның берсендә

Шәһәрнең музейлары Шәһәрнең

Шәһәрнең музейлары Шәһәрнең

Шәһәрнең өлкән музейларыннан берсе

Шәһәрнең өлкән музейларыннан берсе

Казанда югары уку йортлары да бик күп

Казанда югары уку йортлары да бик күп

Причалда ап – ак теплоходлар, йөк ташучы баржалар, ял иттереп йөртүгә көйләнгән катерлар безне көтә

Причалда ап – ак теплоходлар, йөк ташучы баржалар, ял иттереп йөртүгә көйләнгән катерлар безне көтә

Шәһәребез халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер – берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр

Шәһәребез халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер – берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр

Казан шәһәре көннән-көн үсә һәм яңара

Казан шәһәре көннән-көн үсә һәм яңара
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
26.10.2022