Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"
Оценка 4.9

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Оценка 4.9
Аудио +2
docx
музыка
Детсад
20.01.2020
Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"
Музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Кешенең эстетик зәвыгына бала чактан ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Мин музыка җитәкчесе булып эшләү дәверемдә музыканың балаларга шатлык китерүен телим. Матур итеп җырлап күрсәтү, музыка коралларында уйный белү, бию- музыка дәресен тиешенчә үткәрергә мөмкинлек бирә, балаларда күңел күтәренкелеге һәм кызыксыну уята.
Доклад презентации на восп.года..docx

 

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү юлы белән музыкаль сәләтләрен үстерү"

 

1Слайд

Музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Эстетик зәвыгына бала чактан ук нигез салына. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Мин музыка җитәкчесе булып эшләү дәверемдә музыканың балаларга шатлык китерүен телим. Матур итеп җырлап күрсәтү, музыка коралларында уйный белү, бию-  музыка дәресен тиешенчә үткәрергә мөмкинлек бирә, балаларда күңел күтәренкелеге һәм кызыксыну уята. Нәниләргә эстетик тәрбия бирүгә һәм аларның эчке дөньясын баетуга бөтен көчемне куям.

2 слайд

Музыка шөгеленең барлык төрләрен дә балалар яратып кабул итә. Ә музыка уен коралларын өйрәнүне, аеруча да көтеп алалар.

3слайд

Мин методик проблемам  итеп  «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү юлы белән музыкаль сәләтләрен үстерү" темасын сайладым.

Әлеге теманың максаты: Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыка уен кораллары турында күзаллауларын киңәйтү һәм гомумиләштерү, балаларның музыкаль башкару иҗатын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру.

4 слайд

Әлеге максат түбәндәге бурычлар аша тормышка ашырыла:

1.      Музыкаль психологик- педагогик әдәбиятны анализлау;

2.      Музыка уен коралларын тирәнтен өйрәнү өчен дидактик уеннар картотекасын баету;

3.      Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, музыка уен кораллары белән  таныштыру;

4.      Балаларның иҗади сәлатләрен үстерү,  мөстәкыйль эшчәнлекләрен активлаштыру;

5.     Музыкаль әсәргә кушылып ялгызым, оркестрда һәм ансамбльда  башкарырга өйрәту.

Куелган бурычларны хәл итү өчен теоретик ( фәнни әдәбият һәм педагогик тәҗрибәне куллану) һәм  эмпирик (эксперимент, күзәтүләр үткәрү)  ысулларны кулланам

 

5 слайд

Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп , музыка уен кораллары белән танышу һәм уйнарга өйрәтү өчен И.Каплунова һәм И. Новоскольцевның, С.Е. Железноваларның методикасы кулланам.

-         Җырлы уеннар,

-         бармак уеннары,

-         әкияти-шалтравыклар,

-         музыкаль әкиятләре, аеруча да балаларга бик ошый.

 

6 слайд    

      1 этап -Музыка уен кораллары белән танышуны беренче кечкенәләр төркеменнән башлыйм. Балалар биеклек буенча авазларны аерырга, музыка алмашынуын сиземләргә  өйрәнергә тиешләр. Нәтиҗәгә ирешү өчен тавыш биеклеген ишетүгә уеннар кулланам.

       Икенче кечкенәләр төркемендә балалар инструментлар белән төрле бию хәрәкәтләре ясарга яраталар. Алар шалтравыкларда, кашыкларда ритмны суга белергә өйрәнәләр. Сабыйларның әкренләп музыканы кабул итү тәҗрибәсе арта, таныш музыка уен коралларында  уйнау теләге туа. Музыка уен кораллары  -кыңгырау, шылтыравык, металлофон, барабан, өчпочмак, бубен белән танышалар, бәрмә музыка уен коралларында иң гади кушылып уйнау күнекмәләрен башкаралар.

 

 7 слайд-  2 этап. Урта  яшьтәге балалар өчен   музыка уен коралларында уйнаганда авазның биеклеген, тембрын, динамикасын һәм озынлыгын аерырга, мөстәкыйль музыкаль эшчәнлеген үстерергә ярдәм итүче музыкаль-дидактик уеннар да мөһим роль уйный. Балалар белән эшләүдә гади, үтемле һәм кызыклы музыкаль-дидактик уеннар кулланырга тырышам. гади генә көйләргә агач кашыкларда , шалтыравыкларда, барабанда, металлофонда кушылып уйнау сәләтен формалаша.

 

8 слайд - 3 этап-  Зурлар төркеме
- Гади көйләрне музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү;
- берәрләп һәм төркемнәргә бүленеп, динамикасын һәм темпны саклап, таныш булган гади көйләрне уйнау;
- музыка уен коралларын төрләргә бүлеп таныштыру;
- балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, мөстәкыйль эшчәнлекләрен активлаштыру- төп максатлар булып торалар.

4 этап- Мәктәпкә әзерлек төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркемендә музыка уен коралларын өйрәнүгә аерым игътибар бирәм, чөнки бу вакытка балалар теләсә нинди ритмик рәсем ясый ала. Мультимедиа, проектр ярдәмендә дидактик уеннар аларга бик ошый.  Балаларга музыкаль табышмаклар уйнарга еш тәкъдим итәм. Бәйрәм иртәләре өчен төрле җырларга, биюләргә музыка уен коралларында башкаруны кушу, балаларны тагын да дәртләндерә.Аларның иҗади активлыкларын, сәләтләрен үстерә, ныгыта.

9 слайд

Уңышка ирешү өчен түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барам:

1.    Үз тәҗрибәм белән бүлешү.

2.    Балалар белән эшләү.

3.    Ата-аналар белән эшләү.

 

10 слайд -Үз тәҗрибәм белән бүлешү:

-педсоветларда

-теоретик семинарларда

-семинар-практикумда чыгыш ясау

-интернет-конкурслар катнашу.

 

11 слайд - Балалар белән эшләүгә

-         балалар белән оештырылган эшчәнлек;

-         бәйрәмнәр һәм күңел ачулар ;

-         тематик атналык;

-         дидактик уеннар;

-         түгәрәк эше;

-         конкурс- фестивальләрдә катнашу керә.

 

12 слайд- Ата-аналарны да музыка шөгеленнән читләтеп үткәрмим. Ачык чараларда, бәйрәмнәрдә еш катнаштырам. Хәр елны көнкүреш җихазларыннан музыка уен коралларын ясау конкурсларын  үткәрәм, консультацияләр үткәрәм,  җыелешларда чыгыш ясыйм.

 

Ата-аналар белән эшләү:
- шәхси әңгәмәләр
үткәрү
- эшчәнлектә
   катнашу;
- консультацияләр
, анкеталау уздыру.
- иҗади эшләр күргәзмәләре
оештыру
- мәгълүмати стендларны баету

 

13  слайд          Көтелгн нәтиҗәләргә ирешү

-         музыкаль уен коралларын төрләргә аера белү;

-          аерым-аерым һәм зур булмаган төркемнәргә бүленеп музыка уен коралларында  ритмик рәсемнәр ясый белү;

-          музыка уен коралларын танып, исемнәрен әйтә алу.

-          бәйрәмнәрдә, шөгелләрдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алу;

 

         14слайд

Мин үзем кечкенәдән үк җыр- музыканы яраттым. Шуңа күрә тормышымны шушы эчкерсез, саф күңелле, самими карашлы һәр сүземне үтәргә торучы нәни дусларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар белән эшләве рәхәт, күңелле, иҗат җимешләремне күреп яшәү, аларның уңышларын күреп сөенү исә мине тагын да канатландыра.

 

14  слайд

Игътибарыгыз өчен зур рэхмэт.

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"

Мастер класс "Интегрированная игра на музыкальных инструментах"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
20.01.2020