Мастер класс 1 класс
Оценка 4.6

Мастер класс 1 класс

Оценка 4.6
Разработки уроков
docx
родителям
1 кл
07.04.2017
Мастер класс 1 класс
Мастер – класс Тема: Башлангыч сыйныфларда рус төркем укучылары өчен татар теле дәресенең эффективлыгын күтәрү чарасы буларак җырлы( рифмалы) материал куллану үзенчәлеге Максат: татар теле дәресенең укытуың иҗади ысул һәм чаралар куллану ярдәмендә эффективлыгын күтәрү Мастер- классның кереш өлеше Хәерле көн,хөрмәтле коллегалар ! Минем исемем Нәҗипова З.Р. Мин башлангыч сыйныфларда рус төркем балаларына татар телен укытам . Балалар күбесенчә рифмалашкан сөйләмне тизрәк үзләштерәләр, һәм ятлау - кулай форма булып тора. Әгәрдә ул рифмалашкан текстны көйгә салып җыр итеп башкарсак ,ул инде тагын да уңай нәтиҗә бирэ .Андый форма балалар хәтерен яхшырту өчен ярдәм булып тора . Гомумән әйткәндә,кичерешләр аша үткән һәрбер материал яхшырак хәтердә кала . Шуның бер чарасы буларак рифмага салынган җырлы текст булып тора
Мастер-класс.docx
Мастер – класс  Тема:  Башлангыч сыйныфларда рус төркем укучылары өчен  татар теле дәресенең  эффективлыгын күтәрү чарасы буларак җырлы( рифмалы) материал куллану  үзенчәлеге Максат: татар теле дәресенең  укытуың  иҗади  ысул һәм чаралар куллану ярдәмендә  эффективлыгын күтәрү Мастер­ классның кереш өлеше Хәерле көн,хөрмәтле коллегалар ! Минем исемем Гәрәева Э.И.  Мин  башлангыч  сыйныфларда рус төркем балаларына татар телен укытам . Балалар  күбесенчә рифмалашкан сөйләмне тизрәк үзләштерәләр, һәм  ятлау ­ кулай форма булып тора. Әгәрдә ул рифмалашкан текстны көйгә салып җыр итеп башкарсак ,ул инде   тагын да  уңай нәтиҗә бирэ .Андый форма балалар хәтерен яхшырту  өчен  ярдәм булып  тора . Гомумән әйткәндә,кичерешләр аша үткән һәрбер  материал яхшырак хәтердә кала . Шуның бер чарасы буларак рифмага салынган җырлы текст булып тора . Бу алым: - Фонетик күнекмәләрен формалаштыра  - Лексик күнекмәләрен баета - Грамматик конструкцияләрен эшкәртә Мондый эш төрен бигрәк тә лексик һәм грамматик структураларын ныгыткан  вакытта  кулланырга мөмкин  Мисал өчен 1 нче сыйныфта Кыш темасына үзләштерергә тиешле лексик материал:  Кыш, салкын, чана, чаңгы, тимераяк , тау, шуа, кар ява Бирелгән лексикадан рифмалашкан  шигырь төзибез : Мин кышны яратам чана, чаңгыда шуам  Урамда салкын һава  Балалар таудан шуа  Шулай ук башка темаларга караган лексиканы кабатлар, ныгытыр өчен бу эш төрен  кулланырга була .Мисал өчен Яшелчәләр , җиләк­ җимешләр темасына : Бакчада үсәләр  Помидорлар, кыярлар,  Кишерләр , суганнар ,  Файдалы яшелчәләр  Әфлисуннар, алмалар,  Карлыганнар ,  чияләр  Карбызлар , кавыннар  Тәмле, баллы җимешләр ! Монда шулай ук грамматик структурасы кабатлана: Күплек сан кушымчалары, ­Да­ дә килеш кушымчасы  Фонетик яктан сүзләрнең ,авазларның дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Шулай ук мондый эш төренең тәрбияви аспекты ул  – бердәм эшләү , группада эш,  диалогка керү кебек эш төрләре үз эченә ала .  Музыкаль паузалар ,җырлы разминкалар ­болар барысы да, бигрәк тә башлангыч  сыйныф өчен ,сәләмәтлек саклау укыту технологиясен дә үз эченә ала . Гомумән әйткәндә ,  татар телен укыткан вакытта укытучының хәзерге заман  таләпләреннән чыгып  төп бурычы ул­ укучыларны үз фәне белән кызыксындыру,  сәләтләрен ачыклау , һәм укыту процессын иҗади  ачыш­ эзләнүгә әйләндерү. Практик  өлеш  Тема : Ел фасыллары  Иҗади төркемнәргә бүленеш ( 3 төркемгә) Максат : кыш, җәй ,көз темаларына рифмалашкан җырлы текст төзү Уку мәсәләсен кую : бирелгән темага иҗади якын килеп рифмалашкан җырлы  материал төзү  Җиһазлау: рәсемнәр, альбом битләре ,төсле маркерлар  Эшнең барышы  Төркемнәргә бүленеш(Кыш, җәй, көз ) Бирелгән темаларга һәр төркемгә  лексик материал тарату  1 төркем кыш темасына караган лексика  ( КЫШ, САЛКЫН, КАР ЯВА, ҖИЛ ИСӘ, ЧАҢГЫ, ЧАНА, ШУА, ТАУ)  Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, җитә, котлыйм,  уенчык, килә) 2 төркем Җәй темасына лексик материал ( җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә,  Сабантуй, күңелле ,су керэ, кыздыра, эссе) 3 төркем Көз темасына лексик материал ( көз җитә, яңгыр ява, яфраклар  коела,кошлар җылы якка китә, болытлы, салкын) Интерактив тактага ул лексик материалны чыгару ( рәсем.картинкалар ) Иҗади төркемнәрдәэшләү ( билгеле бер вакыт бирелә3­5 мин) Проект  эшләрен яклыйлар ( һәрбер төркемнән бер кеше яки төркемләп чыгып  яклый ) Нәтиҗә чыгарыла  Төркемнәрдә эшләүчеләр үз фикерләрен әйтәләр  Бу эш алымы минем өчен : Яңалык һәм мин мондый эш төрен үз эшемдә кулланырга телим; Бу эш алымын файдалы дип күрәм ; Мондый эш формасын отышлы дип саныйм һ.б. ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР! ШУНЫҢ БЕЛӘН БЕЗНЕҢ МАСТЕР­ КЛАССЫБЫЗ  ТӘМАМ , ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕГЕЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ ! Сау булыгыз!

Мастер класс 1 класс

Мастер класс 1 класс

Мастер класс 1 класс

Мастер класс 1 класс
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
07.04.2017