Мастер класс:"Тукай иҗаты"
Оценка 4.7

Мастер класс:"Тукай иҗаты"

Оценка 4.7
Мероприятия
docx
религиоведение
8 кл
28.04.2017
Мастер класс:"Тукай иҗаты"
Без мәктәптә 26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.Тукай туган көнен билгеләп үтү өчен , мин мастер класс үткәрергә булдым.Бу мастер класска төрле эш алымнары керде.Мәсәлән:Сингапур алымы,эзләнү алымы,комьютер технологиясе куллану.Укучыларда бу алымнарны куллану фикерләргә ,эзләнүгә,аралашырга өйрәтә.
Г.Тукай иҗаты .Мастер класс.docx
Тукай    иҗаты  (мастер класс) Тема: Максат: 1.Г.Тукайның   тормыш   һәм   иҗат   юлы   турында   тулы   мәгълүмат бирү,әсәрләре белән таныштыру. 2.Танып­белү   эшчәнлеген,   иҗади   фикерләү   сәләтен   камилләштерү; укучыларны   эзләнү­тикшеренү   эшчәнлегенә   тарту,   нәтиҗә   ясарга   юнәлеш бирү.  3.Тукай әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә  хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү Җиһазлау: презентация материаллары, компьютер,җөмләләр язылган бит,  кәгазь кисәкләре,язучы портреты,тест эшләү алгоритмы Дәрес барышы. (Магнитофоннан талгын гына музыка уйный)  ­ Хәерле көн хөрмәтле хезмәттәшләр! Тирә­ юнебезнең матурлыгын күреп,  бер­ беребезнең сәламәт, шат икәнлеген тоеп, сөенеч­ шатлыклар белән  эшләребезне дәвам итик.  ­ Сезнең өстәлләрдә  карточкалар ята.  Сезгә үз карточкаларыгызның  парын  табарга, бер төркем булып төркемнәргә берләшергә кирәк. (ТИМБИЛДИНГ) 1 төркем – “Зирәкләр” (Программа белән берләшәләр) 2 төркем – “Күренекле шәхесләр” (Г.Тукай портреты белән берләшәләр) ­ Программа белән берләшкән төркем Зирәкләр төркеменә утыралар ­ Портрет белән берләшкән төркем Күренекле шәхесләр төркеменә утыралар ­Урнаштык,бер­беребезгә сәлам биреп елмаеп алыйк. Сезнең кулларыгызда кем портреты?  Димәк бүгенге мастер классыбыз нинди тема астында үтәр. (Г.Тукай) Сүзебез Г.Тукай турында барачак. Тукай бүген дә безнең арабызда кебек.  Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.   1 төркем – “Зирәкләр” төркеме белән Мастер тест программасы буенча,  Тукай иҗатына  кагылышлы тест төзибез.  Сезнең алдыгызда әлеге программа  белән эшләү алгоритмы. (КОННЕКТ­ЭКСТЕНД­ЧЭЛЭНДЖ) 2 төркем – “Күренекле шәхесләр” төркеме. Сезгә Тукай әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителә,  исемнәрен һәм төшеп калган сүзләрне куярга тиеш буласыз.  Төркемдә уйлыйсыз,  фикер алышасыз. (ФИНК­ РАЙТ ­ РАУНД РОБИН)    1.Тау башына салынгандыр безнең авыл,  Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;  Аулыбызның ямен, суы   тәмен беләм,  Шуңар күрә сөям җаным­тәнем белән.( Туган авыл) 2.“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл­ Кырлай диләр, Җырлаганда көй өчен “Тавыклары җырлай” диләр” ... (Шүрәле) 3.Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш, Шунда аңгар кып­кызыл, зур алма бирде Алмагач; Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.(“Эш беткәч уйнарга  ярый”) 4.Ходай  шунда җан биргән, мин шунда туган,  Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;  Шунда белдем рәсүлемез  Мөхәммәтне,  Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. 5. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын  Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,  Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара­бара  Чыгарды ул матур­матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары,  Чебен­черки тотып кайта аналары( Карлыгач) Күренекле галим Риза Фәхреддин хезмәтләре – минем өстәл китапларым. Ул  “Укытучы үрнәген бернәрсә белән дә чагыштырып булмый: ул  – артист та, шагыйрь дә, язучы  да... “ дип әйткән. ­ Әйдәгез без дә артистлык сәләтебезне күрсәтик. 2.­Ә хәзер  үзегез теләгән почмакларга басасыз. ­Сайлаган почмагыгызның исемен атыйсыз һәм сәхнәләштерәсез. Ике почмакка бүлеп бастыру. КОНЭРС  “ Бала белән күбәләк” “ Кызыклы шәкерт” Мастер классның ахырында “Синквейн” төзибез. Димәк  ,безнең темабыз.Габдулла Тукай Без 2 сыйфат язарга тиешбез, Аннан 3 фигыль язабыз. Синквейнны язу тәртибе: 1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. 2 нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат. 3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль. 4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш. 5нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган Нәтиҗә Ике төркемнекен дә укып чыгыйк. ­ Ә хәзер барыбызга таныш булган “ Туган тел” җырын җырлап китик. Тукай ­ буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар  халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк! Тукай рухы безне кулга каләм алдыра.  Без аңа карата күңелләребездә булган изге хисләребезне, саф  тойгылырыбызны шигырьгә күчерәбез. Очрашуыбызны Тукайга  багышланган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә: Тукай диләр...Бөек Тукай диләр... Ни кызганыч, үзен күреп белмим. Күреп белмәсәм дә, сабый чактан “Туган авыл”, “Туган тел”ен көйлим. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Мастер класс:"Тукай иҗаты"

Мастер класс:"Тукай иҗаты"

Мастер класс:"Тукай иҗаты"

Мастер класс:"Тукай иҗаты"

Мастер класс:"Тукай иҗаты"

Мастер класс:"Тукай иҗаты"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
28.04.2017