Йомгаклау контроль эш.
2-4 нче сыйныф укучылары өчен контроль бәяләү материаллары үрнәкләре
2 нче сыйныф
Текстны укыгыз.
“Ничек эшләдегез, шулай итеп бүлегез...”
Карт укытучы үзе генә тора иде. Ләкин аның укучылары аны онытмады.
Бервакыт аның янына ике малай килде һәм әйттеләр:
- Безнең әниләр сезгә булышырга дип җибәрделәр.
Укытучы рәхмәт әйтеп, буш мичкәне су белән тутырырга кушты. Аның янында чиләк һәм сусипкеч тора иде. Ә агачта кечкенә уенчык чиләк эленеп тора.
Малайларның берсе зур тимер чиләкне алып, коега юнәлде; икенчесе агачтагы нәни уенчык чиләкне алып, иптәше артыннан йөгерде.
Малайларга мичкәне тутыру өчен, күп тапкырлар коега барырга туры килде. Мичкәне тутыргач, укытучы малайларга рәхмәтен белдерде. Ул өстәлгә зур чүлмәк һәм стакан тулы бал китереп куйды.
- Әлеге бүләкләрне әниләрегезгә алып кайтыгыз, - диде укытучы. – Һәрберегез нәрсәгә лаек, шулхәтле алыгыз.
- Без моны бүлә алмыйбыз, - диделәр малайлар гаҗәпләнеп.
- Ничек итеп эшне башкарсагыз, бүләкне дә шулай бүлегез, - диде тыныч кына укытучы.
Текстны укы. Сорауларга җавап бир. Моның өчен син текстны тагын бер кат укып чыга аласың. |
1. Текст нәрсә турында?
- укучылар үзләренең укытучысы турында онытмыйлар
- укучыларга мичкәне тутыруы ничек авыр булганы турында
- укытучының ничек итеп эш башкарганга бүләк әзерләве хакында
- һәр укучының ничек эш башкарганына карап, бүләк алуы турында.
2. Мичкәгә су ташу өчен малайлар нәрсә сайлады?
- тимер чиләкләр
- тимер чиләк һәм сусипкеч
- тимер чиләк һәм уенчык чиләк
- сусипкеч һәм уенчык чиләк.
3. Ни өчен бер малай су ташыганда, еш кына туктап-туктап алды?
- аның чиләге авыр иде
- ул башка малайны көтеп торды
- ул мичкәне тутырырга ашыкмады
- ул суны түкмәскә тырышты.
4. Тексттан җөмләне тап. Төшеп калган сүзне өстәп яз.
Мичкәне ______________, укытучы малайларга рәхмәтен белдерде.
5. Җөмләләрне тексттагы тәртиптә бирелгәнчә урнаштыр. 1 саны инде куелган, 2,3, 4 саннарын куй.
Малайлар су ташый башладылар.
1. Малайлар укытучыга булышырга килделәр.
Укытучы бүләкләр әзерләде.
Малайлар бүләкләрне ничек бүләргә белмәде.
6. Җөмләне төгәллә.
Ничек итеп эшне башкарсагыз______________________________________
7. Ни өчен укытучы аналар өчен төрле бүләк әзерләде?
- аның бал өчен башка савыт-сабасы юк иде
- ул бүләкнең ничек хезмәт иттең, нәтиҗәсе дә шундый икәнен күрсәтәсе килде
- ул малайларның дошманлашуын теләде
- аның башка балы юк иде.
8. Укытучы ничек итеп бүләкне бүлү мәсьәләсен чишәргә тәкъдим итте, шуның турында яз.
3 нче сыйныф
Текстны укыгыз.
Мушка
Бервакыт Люда өйгә бер көчек алып кайтты. Эт баласы пычрак, арык һәм уң аягы аксый иде. Люда этне идәнгә куйгач, ул авырткан аягын яшереп, курка-курка як-ягына каранды.
Миңа өйдә эт тоту ошамый иде. Эштән арып кайтасың, монда әле бүлмә җыештыр, әле ашарга пешер.
Мушка болай бик кызык эт, ләкин бер начар ягы бар – ул бик куркак. Бәлки, ул урамда яшәгәндә, аны еш кыерсытканнардыр. Люда белән урамга чыккач, ул һәрнәрсәдән курка иде. Бер малай кул чапса яки дәшсә дә, ул кая качарга белми. Урамда һәм фатирда Людадан барысы да көләләр иде.
- Менә сиңа эт, куян да аннан батырырактыр. Моннан нинди сакчы чыксын инде?!
Әмма бу бөтенләй алай ук түгел иде. Бервакыт Люда балалар белән урамда уйнаганда, күрше фатирдан зур эт атылып чыкты. Ул балаларга ташланды. Балалар куркышып кайсы кая качып бетте. Люда да чабарга тотынды, ләкин ул нәрсәгәдер абынып егылды. Шул вакытта кара бөтерчектәй Мушка күренде, һәм ул зур,куркыныч эткә ташланды. Зур эт гаҗәпләнеп карап торды, ә Мушка егылган Люданы тешләүдән саклап кала алды.
Шулчак этнең хуҗасы күренде. Ул этен җитәкләп, өенә кузгалды. Мушка Люда янына йөгерде, аның яшь тамган битен яларга кереште.
Әлеге хәлдән соң Мушканы куркак дип беркемдә мыскылламады, чөнки ул үзенең хуҗасын авыр хәлдә ташламады. (В. В. Чаплина)
1. Әсәрнең геройларының исемнәре ничек?. Җавабыңны яз.
2. Кыз турында тексттан нәрсә белдең?
- Люданың кечкенә кара Мушка исемле эте бар
- Люданың зур соры эте бар
- Люданың йорт хайваннары юк
3. Ни өчен этне Мушка дип атаганнар?
- ул пычрак, арык булган
- ул чебеннәр тоткан
- ул чебен кебек кечкенә һәм кара.
4. Мушканы тасвирлый ала торган сүзләрнең астына сыз.
Кызык, куркак, усал, зур, ягымлы, кечкенә.
5. Ни өчен Мушка турында “куян да аннан батырырак” диләр? Җавабыңны яз.
__________________________________________________________________
6. Ни өчен зур соры эт Людага тимәгән?
- хуҗасы өйгә алып кереп китте
- аның игътибарын эреп торучы Мушка җәлеп итте
- Люда башка балалар белән чабып китеп, яшеренде.
7. Люданы коткаргач, Мушка һәм аның характеры турында нәрсә әйтә аласың? Кимендә ике җөмлә белән җавап бир.
8. Саннар куеп, җөмләләрне тиешенчә урнаштыр.
- балалар куркыныч астында
- Мушка кызык, ләкин куркак
-Люданың кечкенә эте булды
- Мушканы беркемдә башка куркак дип атамый
- Мушка хуҗасын коткара.
9. Автор Люда белән Мушка очрагы белән ни әйтергә тели дип уйлыйсың?
- хайваннардан көләргә ярамый
- балаларга этләр белән аралашканда, сак булырга кирәк
- этләр бәла килгәндә, хуҗаларына тугры һәм аларны якларга әзер.
10. Укылган әсәрнең темасын һәм төп фикерен билгелә.
Тема:______________________________________________________________
Төп фикер:_________________________________________________________
4 нче сыйныф
Текстны укыгыз. Сорауларга җавап бир, тексттан соң биремнәрне үтәгез. |
Март
Кыш тәмамлана, яз башлана. Ләкин кышның сугышсыз бирешәсе килми. Кем кемне җиңәр?
Яз яклы көн: ул озыннарак, яктырак һәм җылырак була башлый. Көндезге кояш карт көртләрен эретә, тамчылар тама.
Ләкин кышның да ярдәмчесе бар – төн. Төнен салкын кабат күлләвекләрне боз белән каплый.
Иртән күзеңне йомсаң да, өстә кояш балкый, аста кар ялтырый. Зәңгәр күктә – ак болытлар, ак җирдә – агачларның зәңгәр күләгәләре.
Йорт яннарында чыпчыклар чыркылдаша, күгәрченнәр гөрләшә. Урманда песнәкләр шаулаша, тукраннар каты тукылдата.
Март аенда урман җанлана. Агачларда бөреләр күренә. Каеннарның ботаклары бакыр төсенә керде. Шундый төсне март каралуы дип атала.
Кошларның күченеше башлана. Кыш кунаклары – кызылтүш, урман чыпчыгы, бүздәкләр – әкренләп төньякка очып китәләр. Ә көньяктан кара каргалар, сыерчык, тургайлар очып кайта.
Сыерчыклар өчен бар җирдә сыерчык оялары эләләр.
Март аенда “чуртан койрыгы белән боз вата”, “тавык күлләвектән су эчеп туя”.
Кышлаучы кошлар тере суны сагынганнар, кыш буе алар кар ашадылар. Саесканнар, каргалар, чәүкәләр күлләвектән су эчә. Кышкы пычрактан арынып, чыпчыклар күлләвектә коена. Каенда көртлекләр шаулаша. Кыр һәм урманнарда тавышлар арта. (Н. Сладков буенча)
1. Нинди кошлар безгә март аенда төньяктан очмыйлар?
- кара каргалар
- сыерчыклар
- урман чыпчыгы
- тургай.
2. Төн ничек итеп кышка булыша? Шул җөмләнең астына сыз.
3. Ни өчен иртән март аенда күзне йомсаң да... Тиешле җавапны билгелә.
- Кояш яктырта, кар кояшта ялтырый
- балалар иртән качышлы уйныйлар
- урамга карыйсы килми, чөнки күңелсез иде
- йоклыйсы килә иде, шуңа күз йомыла.
4. Ни өчен кошлар тере суны сагынганнар, кыш көне алар ничек су эчкәннәр? Текстка нигезләнеп, җавабыңны яз.
__________________________________________________________________
5. Ничек башкача әйтергә? Астына сызылган гыйбарәне бер сүз яки сүзтезмә белән әйтеп булыр иде?
Кышның сугышсыз бирешәсе килми
6. Март аенда бозның юкаруы ничек итеп тасвирланган?
- Кошларның хәрәкәте башланды
- чуртан койрыгы белән боз вата
- кырлар һәм урманнарда тавышлар арта
- кыш бетә, яз башлана.
7. Тексттан кошлар ничек тиеп тере суны каршылауларын сурәтләгән җөмләләрне күчереп ал.
8. Текстны өлешләргә бүлделәр һәм план төзеделәр. Җитешмәгән өлеш исемнәрен язып бетер.
1) Кыш сугышсыз бирешергә теләми
2) Март иртәсе.
3)
4)
5) тере су.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.