Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"
Оценка 4.6

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Оценка 4.6
Мероприятия
doc
воспитательная работа
5 кл
27.03.2017
Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"
Бөек Тукай иҗат иткән Шүрәле образы ничәмә -ничә буынны табигатне, тирә-ягыбыз матурлыгын сакларга өйрәтә. Тышкы кыяфәте куркыныч ямьсез булса да, аның күңеле матур. Ул урманны саклый, аның киекләренең тынычлыгы өчен көрәшә. Бүгенге көндә дә Шундый Шүрәлеләр булса, безнең урманнарыбыз гөрләп торыр иде....Әдәби кичәләрдә кую өчен тәкъдим ителә
Шүрәлеләр үч алмый.doc
Шүрәлеләр үч алмый.                                                                                                 Тукайга ияреп….       Кичә уздырыласы зал матур итеп бизәлгән. Түрдә ­ Г.Тукай портреты, бөтен җирдә чәчәкләр. Г.Тукай әсәрләреннән выставка. I өлеш. Алып баручы: - Менә тагын җир өстенә ямьле яз килде, үзе белән бик күп бәйрәмнәр алып килде. Шулар арасыннан иң якыны, зурысы ­ бөек   Тукаебыз туган көн.   26 апрель ­ безгә халкыбызның даһи улын бүләк иткән көн буларак бөтен җиһанга билгеле. Яз көне килде ул җиргә, яз көне китеп барды. Якты дөньяда 27 ел гына яшәп, 7 ел гына иҗат итеп калса да, аның шигъри мирасы мәңгелеккә җитәрлек. Ул үзе дә мәңгелеккә сәфәр чыккан шагыйрь. Г.Тукай – татар әдәбиятының күренекле вәкиле, ул иҗтимагый фикерләве, фәлсәфи карашларының тирәнлеге белән аерылып торган шагыйрь. Ул әкиятче дә, тәнкыйтьче дә, публицист та, туган халкының куанычына сөенгән, фаҗигасен тетрәнеп җырлаган әдип тә. Тукайга багышланган шигырьләр язылды, зур калын романнар басылды, аның шигырьләре кат­кат өйрәнелде, аңа ияреп, яңа әсәрләр язылды. Тукай геройлары күпме балага олы, туры юлны күрсәтте. Һәр ел саен апрель аенда бөек шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәбез. Һәр ел саен Казанда сөекле шагыйребезнең һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырыла:   милләтебезнең   йөзек   кашы   булган   Тукаебызга   багышланган шигырьләр   укыла,   аның   исеменә   лаек   булган   сәнгатҗ   әһелләренең   исемнәре атала. 1 укучы: Тормышыңда бәйрәмнәр дә аз булган,                 Тартыш белән үткән көннәрең.                 Шуңа ахрысы искә алынмыйча                 Үткән синең туган көннәрең. Бәйрәмнәрең алда икән әле –  Шагыйрь карый алга текәлеп, Халкың килгән сиңа мәхәббәтен Ал чәчәкләр белән күтәреп.                 Син күрмәгән яңа буын килде,                 Котлап синең туган көнеңне,­                 Киләчәктә барган улларыңнан                 Ишеттереп туган телеңне. Алып   баручы:      Г.Тукай   –   татар   әдәбиятының   күренекле   вәкиле,   ул иҗтимагый фикерләве, фәлсәфи карашларының тирәнлеге белән аерылып торган шагыйрь.   Ул   бер   үк   вакытта   тәнкыйтьче   дә,   ялкынлы   публицист   та.   Туган халкының   авыр   язмышын   уртаклашкан,   аның   куанычына   сөенгән,   фаҗигасен тетрәнеп җырлаган олы йөрәкле әдип тә. 2 укучы: Г.Тукай кечкенәдән үк әкиятләр, бәетләр, җырлар тыңлап үскән, халык уеннарын яраткан. Аның әкият геройлары булган Шүрәлеләр, Су анасы бик   күбебезнең   төшләренә   кереп   йөдәткән.   Әллә   алар   чыннан   да   булганмы? Халык әйтсә, хак әйтә, диләр бит. Әйдәгез, халыкны тыңлыйк. Ак сакаллы бабай:  Безгә картлар сөйли торган иде, имеш, Шүрәле кара урманда   яши.   Тышкы   кыяфәте   беләк   кешегә   охшаган.   Куллары   озын, бармаклары ике­өч карыш. Түше йөнтәс, кайчакта озын колаклы да, мөгезле дә була.   Алга   бөкрәебрәк   йөри,   кешечә   сөйләшә.   Менә   шул   кеше   телен   белүе күпләрне   харап   итә   дә   инде.   Кешеләргә   яз   һәм   җәй   айларында   иртән   кояш чыкканда   яисә   кич   кояш   баегач   та   күренә.   Аны   тануы   җиңел:   ул   кешедән сорашырга   яратса   да,   үзе   сорауларга   җавап   бирергә   яратмый,   ди.   Шүрәлегә тешләрне күрсәтергә ярамый: тешегезне күреп, көлә дип уйлый һәм үтергәнче кытыклый. Шүрәледән котылу юлы да бар: инеш, чишмә суларын гына кичеп чыгарга кирәк. Шүрәле судан курка икән , ди. 3 укучы: Бабай, ул Шүрәле турында районыбызның мәгърифәтче язучысы, мөгаллиме Даут Гобәйди шигъри легенда да язып калдырган. “Шүрәле каргаган авыл” дип атала. Без аны укыдык. Менә болай башлана: “Булган, ди, Ишморатның күк биясе,  Ярата икән аны абзар һәм иясе. Матур булган, яхшы һәм җанлыклы, Шәплектә өяздә бер һәм данлыклы.” Бабай: Улым, мин аны укыдым. Менә син Каюм Насыйри бабайны тыңлап кара. Каюм Насыйри:  Русларның “леший” шикелле бернәрсә. Урманда торалар, ялгыз гына яшәмиләр. Урманда татар очраса, аны кети­кети уйнарга чакыралар. Әгәр   ул   күнсә,   аны   үтергәнче   кытыклыйлар.   Ләкин,   татар   алдалый:   бер   уен тәкъдим итә. Шүрәле надан була. Бүрәнә ярыгына бармагын кыстыра. Исемен сорагач: “Мин Былтыр,” – дип исемен әйтеп, алдап калдыра. Шүрәле: “ Былтыр кысты,   аты   Былтыр”,   ­   дип   кычкыра­кычкыра   йөри.   Иптәшләре   килеп: “Былтыргы елны каян эзлисең, табып буламени аны,” – дип әйтәләр  икән. 1 укучы: Г.Тукайның Шүрәлесен кем генә белми икән? Шагыйрь бу әкиятен халык мифларына нигезләнеп язган да инде. Аның Шүрәлесе – әдәби әсәр герое. Бик уңган герой ул. Дөньяны әйләнеп, аркылыга­буйга узып йөрде. Фәрит абый Яруллин көй язган “Шүрәле” балеты дөньяның бик күп урыннарында булып, татар дөньясы белән таныштырып кайтты. 2 укучы:  Әкиятләрдәге Шүрәлеләр                  Кырлаеңда яши бүген дә.                  Шигырь чишмәләрең җырга күчеп,                  Яши сандугачлар телендә. Ничә буын сине иң кадерле Бер кешесе итеп сагына. син остаз да, мөгаллим дә булып Яшисең күк туган ягыңда. 3 укучы: Заман башка, әмма халкы аның                 Сөйләшә гел синең телеңдә.                 Җырлап яши синең җырларыңны                 Юк белмәгән сине илендә. Алып баручы:  Тукайның Шүрәлесе бервакытта да картаймас. Яңадан­яңа әсәрләр туар, чыгышларның төп геройлары да Тукайдан алыныр, Тукайга ияреп язылыр. Ә   хәзер   сезнең   игътибарыгызга   “Шүрәлеләр   үч   алмый”   дигән   сценарий тәкъдим итәбез. II өлеш Авыл өе. Баскыч төбендә әби оекбаш бәйли, аның оныгы Гөлзифа китап укып утыра. Көн кичкә авышкан. Бик тын. Шушы тынлыкны бүлеп, радиодан “Кырлай” поэмасын укыган диктор тавышы ишетелә. Гөлзифа: Әбекәй, дим, әбекәй, Шүрәлеләр булганмы? Хәзер дә бармы икән? Әбекәй: Булгандыр, кызым, китапта булмаганны язмаслар. Китап та, халык та дөресен генә сөйли. Гөлзифа:  Әкият кенә ул, әбекәй. Менә Тукай бабай да әкият дип язган. Әкият, димәк чын түгел дигән сүз. Әбекәй:  Алай   димә,   кызым.   Әкиятләр   барысы   да   чынга   аша.   Элекке әкиятләрдәге оча торган паласларга хәзер сез утырып очасыз. Гөлзифа: Паласка? Әбекәй: Самолет дибез инде. Тиз йөрешле итекләр машинага әйләнде. Гөлзифа:  Ә   менә   Шүрәлеләр   юктыр   инде.   Булса,   берәрвакыт   килеп чыгарлар иде. Әбекәй:  Килгән  ул  авылга,  кызым. Тик  кешеләр  аны  рәнҗеткәннәр, бик каты рәнҗеткәннәр. (Койма артында Зурмөгез белән Шайтанның башлары күренеп китә) Гөлзифа: Әбекәй, син боларны кайдан беләсең? Сөйлә әле. Әбекәй: Мин дөньяда 95 ел яшим. Миңа да әбекәй сөйләп калдырды. Тик бүлдермә. Минем карт фикерләремне чуалтырсың. Гөлзифа: Мыш та итмичә утырам, тик сөйлә генә. Әбекәй:  Тыңла алайса. Кайчандыр безнең авыл бик зур булган. Халкы да күп булган:  иген  иккән,  мал асраган. Атларны  яраткан.  Төнгелеккә  саклауга җибәргәннәр.   Көннәрдән   беркөнне   берсенең   аты   иртә   белән   бик   йончыган булган. Икенче көнне тагын шул хәл кабатланган. Аптыраган инде бу. Гөлзифа: Әбекәй, Шүрәле турында сөйлә инде. Әбекәй: Бүлдермә дидем бит инде. Фикерләрем чуала башлады менә. Гөлзифа: Ат саклаучылар дигән идең. Әбекәй:  И­и,   ул   ат   саклаучылар   учак   ягып,   көлгә   бәрәңге   тәгәрәтәләр. Әкиятләр тыңлыйлар… Гөлзифа: Әбекәй, аты йончыган дип калган идең. Әбекәй:  Ә­ә,  шуннан   берсе  әйтә:  “Син   күрше,  атыңның   сыртына   сумала сөрт,  ди.  Әйткән   сүз –  аткан   ук.  Нәкъ   шулай   эшлиләр   дә.  Иртәгесен   барып карасалар…Исләре китә. Ат өстенә тәне йон белән капланган, озын бармаклы, маңгаенда бер мөгезле әкәмәт ябышкан була. Аны тамаша кылырга бөтен авыл җыела. Кыйнаганнар, ди. Шүрәле бик ялынган: “Үтермәгез, зинһар! Урманда кечкенә   балам   калган   иде.”­   ди   икән.   Кешеләр   аны   тыңламаганнар.  Утта яндырганнар. Рәнҗегән Шүрәле. Шүңа безнең авыл бер дә артмый инде.  (Аларның   сүзләрен   тыңлап   торган   Шайтан   белән   Зурмөгез   сүз көрәштерәләр) Шайтан:  Менә,   аңладыңмы   инде.   Ул   синең   бабаң   була   инде.   Ә   бер туганыңынң бармагын бүрәнә ярыгына “Шалт!”. Менә, белдеңме инде, урман сарыгы. Ә син кешеләр әйбәт, авылга барыйк, дисең. Зурмөгез:  Нишләп мин урман сарыгы булыйм, ди. Минем бит тәпиләрем икәү генә. Шайтан: Аның каравы мөгезең бар. Ха­ха­ха (эчен тотып көлә) Зурмөгез: Ә синең койргың бар. Син – сарык. Шайтан:  Бирермен мин сиңа сарыкны. Мин аңа файдага, ә ул…  (үпкәләп китә) Зурмөгез: Я, ярый, син матур. Мин дә матур. Шайтан:  Мату­ур…  Бик   инде.   Әле   җитмәсә,     куркак.   (Хи­хи)   Шул кешеләрдән үч алырга кирәк, ә ул, ул курка. Зурмөгез: Шүрәлеләр үч алмый ул. (югалалар) Гөлзифа:  Әбекәй,   кемнәр   ул?   Быдыр­быдыр   сөйләшәләр.   Тавышлары ямьсез. Әйдә, өйгә керик. (кереп китәләр) (Зурмөгез белән Шайтан алгы планга чыгалар) Зурмөгез: Ничек инде үч аласың? Әбисе ничек ягымлы, ә кызы…кызы чибәр әллә­лә. Шайтан:  Нәрсә җебеп төштең, бәрәңге боламыгы. Чибәр дигән буласың. Бик, инде. Койрыгы да юк. Бите шоп­шома. Әйдә, киттек кире урманга, күзең төште ахрысы. Я, гашыйк булырсың. Урман аланы. Төп өстендә, башын тотып,  Дию утыра.  Дию: У­у­у. Уйлар басты башкаемны. Көн туса – кайгы, кич җитсә – хәсрәт. Себеркегә атланып, сәләмә киемле убыр килеп җитә. Убырлы: Мин килдем, мин! Дию:  Син?  Мин  сине   чакырмадым.  Синнән  нинди   файда?  Зыян   булмаса инде. Убырлы: Килгәч, килдем инде менә. Чакырмагач та киләләр аны. Дию:    Килгәч,   әйдә   утыр   яныма.   (Убырлы   утыра,   Дию   аның   җилкәсенә кулын сала.) Убырлы: Кит эле, кочаклыйсың бит. Кеше көләр. Дию: Их, дөньялар…Бар иде бит элекке чаклар. (Уйга калып утыра)  Кәрлә керә. Кәрлә:  Шылдыр­мылдыр,   кырлыкар   (   боргалана­боргалана   бии,   яшьләр биюен башкара). Убырлы: Монысы да юләрләнгән.  Кәрлә: Ычкынган, диген. Убырлы: Ычкынган?! Кая? Кәрлә: Хәзер шулай сөйләшәләр…Модно! Убырлы: (шаккатып карап тора) Барысы да исәрләнгән. (Шайтан белән Зурмөгеә килеп керәләр) Шайтан: Кем исәрләнгән? Син үзең нишләгән? Убырлы: Дию Кәрләне мәктәпкә бирәм, ди.   Зурмөгез:  Без   авылда   булдык.  Авыл   матур!   Кызлары   да   матур.  Мин   дә барам. Шайтан: Күзең төштеме әллә? Син дә барасың? Мәктәпкәме? Син карт бит инде, тешләрең дә коелган. Бар, бар! Бармагыңны кыстырырлар, менә күрерсең! Зурмөгез: Синең койрыгыңны өзәргә җитә әле ул. Әйдә, Кәрлә, киттек. Шайтан: Барыгыз, бар. Көтәләр сезне анда. Зурмөгез: Кешеләр бик әйбәт. Алар безгә тимиләр. (китәләр) Убырлы: Барыгыз, бар. Ничек кайтканыгызны сизмәссез әле. Шайтан:  Шүрәлеләр дә кешеләрчә яши башласалар, безнең   явызлыгыбыз калмый бит, беләсезме шуны? Убырлы: Берәр явызлык эшләргә иде. Шайтан:  Әллә   ничек   күңелсез   булып   китте   әле.   Әллә   авылга   миңа   да барырга инде.  Убырлы: Барыгыз, берегез дә калмагыз…(тузынып, чыгып китә) Авыл   урамы.   Кулларына   чәчәкләр,   портфельләр   тоткан   Гөлзифа   белән Былтыр мәктәпкә баралар. Аларга Кәрлә белән Зурмөгез очрый. Дию: Әй, сез, кая барасыз? Былтыр: Исәнмесез, бабай! Гөлзифа: Тәрбиясезләр, исәнләшә дә белмиләр. Дию: Миңа баш мәктәп кирәк иде. Былтыр: Ә, директор абыймы? Дию: Шулдыр. Менә минем улым да мәктәпкә барам, ди. (Кәрлә төрлечә кылана. Гөлзифаның чәчәген тарта. Гөлзифа телен чыгарып күрсәтә.) Кәрлә: Кара, үртәшә… Дию: Улым, акыллы гына бул. Гөлзифа: Бабай, улыгызның исеме ничек? Кәрлә: Кәрлә, ә юк, Кәримулла. Былтыр:  Кәрим инде алай булгач (Гөлзифага). Бик сәер кешеләр болар. Үзләре дә ,киемнәре дә әллә ничек. Әллә террористлар микән…    Гөлзифа:  Белмәгән кешеләр хакында алай димә. (Убырлы белән Шайтан киләләр.) Әйдә, Кәрим, соңга калабыз. Убырлы: Нинди Кәрим? Кәрлә ич ул. Кәрлә! Сез аларны белмисез әле. Алар үч алырга килделәр. Гөлзифа: Үч? Нинди үч? Ни өчен? Кемнәр? Убырлы: Синең бабаң, Былтыр, Шүрәленең бармагын кыстырган, Диюнең башын “кых” иткән (күрсәтә). Үч алачаклар, үч. Зурмөгез:  Син   ни   сөйлисең?   Убырлы,   юкны   лыгырдама.   Күп   телеңә салынсаң…(Убырлы янына килә) Убырлы кача. Шайтан, Сиңа да кирәкме? Шайтан: Юк, минем дә мәктәпкә барасым килә. Мине гел начар яктан гына искә алалар (елый). Гөлзифа:  Я, ярый, елама. Әйдәгез, киттек, соңга калабыз бит. (Кыңгырау тавышы килә) Зурмөгез: Шүрәлеләр үч алмый ул. Барысы бергә “Шүрәле” җырын җырлыйлар. З.Хөснияр сүзләре                                                       З. Гыйбадуллин муз. Ачуланган, турсайган, Шүрәлене күр әле! Онытырга вакыт инде Былтыргы үпкәләрне. Куш. Әй, Шүрәле, Шүрәле,  Безнең янга кил әле. Син яхшы бит, син әйбәт бит Теге хәлне сөйлә әле. Бигрәк озын кулларың, Күзләрең йөреп тора. Килеш­килбәтеңне күргәч, Көләсе килеп тора. Алып баручы: Халык моңы – синең моңың булды,                          Халык күңеле – синең күңелең.                          Ил гомере – халык гомере кебек                          Озын булсын, шагыйрь, гомерең. Әдәбият: 1. К.Насыйри. Казан татарларының ышанулары, 52 бит. 2. Г.Гыйльманов. Татар мифлары, Беренче китап, 148 бит. 3. Т.Миңнуллин. Кәрлә мәктәп баласы.

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"

Методическая разработка " Шүрәлеләр үч алмый"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
27.03.2017