“Әнием-кадерлем!” Мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.
Оценка 4.7

“Әнием-кадерлем!” Мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.

Оценка 4.7
docx
18.09.2021
“Әнием-кадерлем!” Мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.
подг.8 март.docx

Тема:”Әнием- күз нурым!”

Бәйрәм барышы: Балалар, залга матур көйгә керәләр.

(ленталар белән күнегүләр)

А.б.: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әниләребез, дәү әниләребез, апа- сеңелләр! Сезнең барыгызны да – язның беренче бәйрәме-8 март  Халыкара хатын- кызлар көне  белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шат, сәламәт булыгыз!

А.б.:Килеп җитте 8 март

        Әниләр, бу сезнең көнегез.

        Сез үстергән балалардан бүген

        Кайнар котлау кабул итегез!

Язның беренче бәйрәме

Сезгә бүләк Әниләр.

Тормышның яме, чәчәкләре

Сез ул Әниләр!

 

1б.:

2б.:

3б.:

4б:

А.б.     8 март көнендә

       Шаулатып җирен- күген

       Без кадерле әниләрне

       Котлап җырлыйбыз бүген!

 

Җыр:_________________________

5б.:

 6б.:

7б:

 

А.б. Көннәр якты булсын өчен-

Бергә: Әни кирәк!

А.б. Өйләр ямьле булсын өчен –

Б:  Әни кирәк!

А.б.Ашлар тәмле булсын өчен-

Б.: Әни кирәк!

А.б. Иң кадерле кеше җирдә!

Б:  Әни димәк!

 

8б:

9б:

10б:

11б:

12б

(Яз кызы  бии-бии керә)

Яз кызы: Исәнмесез балалар, исәнмесез хөрмәтле кунаклар, әниләр, дәү әниләр, сеңел- апалар.Мин- җир йөзенә шатлык, нур, җылылык өләшүче- Яз кызы булам!

Мин сезгә язның беренче бәйрәме- Әниләр бәйрәмен алып киләм.Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм!

 

Яз кызы: Балалар мин сезгә матур  татар халык уенын алып килдем.Әйдәгез әле бергәләп татар халык уенын уйнап алыйк.

 

Җырлы уен: “Эх, Зиләле”

 

Яз кызы: Булдырдыгыз балалар!

А.б.:Әйдәгез безнең кызларыбызны да сынап алыйк әле.!

 

1уен .Йомгак урау.

 

Яз кызы:Кызлар сез бик өлгер икәнсез!Әйдәгез әле бергәләп биеп  алыйк .

 

Бию: “Чәчәкләр биюе”

 

Яз кызы:Балалар мин сезгә табышмаклар әзерләп алып килдем,тынлагыз әле.

1.Утта янмый ,суда батмый. (боз)

2.Борынсыз чыпчык боз тишә (тамчы)

3.Лампа түгел-яктырта,мич түгел- җылыта.(кояш)

4.Аяксыз ,кулсыз кое казый.(тамчы)

5. Боз һәм кар эреде,сулар йөгерде

    Елап елгалар, яшләр түгелде

    Көннәр озая,төннәр кыскара,

    Бу кайсы вакыт,я әйтеп кара. (яз)

Бик дөрес әйттегез балалар.

Балалар безнен хәзер нинди ел фасылы хөкем сөрә? (яз)

Балалар без яз икәнен кайдан беләбез?Сез язнын нинди билгеләрен беләсез?(Күктән кояш ешрак карый башлый,көннәр җылына,көзен җылы якларга киткән кошлар туган якларга әйләнеп кайталар,гөрләвекләр ага.)

Ә язнын нинди өч ае бар әле, әйдәгез  искә төшереп китик әле.?

Бик күп беләсез икән балалар,әфәрин!

 

Җыр:” Сыерчык”

 

 А.б.: Безне кадерләп, иркәләп үстерүче Дәү әниләребез, Әбекәйләребез дә бар әле.Әйдәгез аларга матур җыр- шигырьләребезне бүләк итик.

 

13б

14б

15б

16б

 17б

18б

19б

20б

Җыр:”Әбием-әбикәем”

 

А.б.:Әйдәгез әле дәү әниләребезне дәуйнатып алыйк әле.

Уен:

 

Яз кызы: Миңа сезнең белән ,балалар, бик күңелле булды.Китәргә дә вакыт җитте.Әле минем урманнар- болыннардагы карларны эретәсем,  яшеллеккә,чәчәккә күмәсем ,күчмә кошларны каршы аласым бар.Саубулыгыз дусларым!Хушыгыз!

 

 

 А.б.:Һәммәбезгә әни кирәк

        Ә әнигә кем кирәк?

Б-р: Әниләргә без кирәк,

        Якты аяз көн кирәк!

 

Җыр:”Кояшлы ил”

 

А.б.:Кадерле Әниләр, килгән кунаклар!

        Бәйрәмегез сезгә бәхет

        Сәламәтлек китерсен.

        Елның һәрбер көне сезгә

        Әниләр көне булсын!

Шушының белән бәйрәм кичәбез тәмам. Ихтибарыгыз  өчен зур рәхмәт!

 


 

Тема:”Әнием- күз нурым!” Бәйрәм барышы:

Тема:”Әнием- күз нурым!” Бәйрәм барышы:

Мин сезгә язның беренче бәйрәме- Әниләр бәйрәмен алып киләм

Мин сезгә язның беренче бәйрәме- Әниләр бәйрәмен алып киләм

А.б.: Әйдәгез әле дәү әниләребезне дәуйнатып алыйк әле

А.б.: Әйдәгез әле дәү әниләребезне дәуйнатып алыйк әле
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021