"Әниемә!" Уртанчылар төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе.
Оценка 4.8

"Әниемә!" Уртанчылар төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Оценка 4.8
docx
18.09.2021
"Әниемә!" Уртанчылар төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе.
урт. 8 март.docx

                    

 

Бәйрәм барышы:

   Балалар залга күңелле музыка астында кереп басалар.

А.б.: Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле әниләр!Менә безнең өчен җирдә иң кадерле, иң күңелле бәйрәмнәребезнең берсе- әниләр бәйрәме килеп җитте. Сезне, шушы- язның беренче бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

        Килеп җитте 8 март

        Әниләр, бу сезнең көнегез.

        Сез үстергән балалардан бүген

        Кайнар котлау кабул итегез!

 

Язның беренче бәйрәме

Сезгә бүләк Әниләр.

Тормышның яме, чәчәкләре

Сез ул Әниләр!

 

1б.

2б.

3б.

4б.

5б.

Җыр: “Мамочка милая”

 

6б.

7б.

8б.

9б.

 

А.б.: Көннәр якты булсын өчен-

Б:     Әни кирәк!

А.б.:Өйләр ямьле булсын өчен-

 Б:   Әни кирәк!

А.б.:Ашлар тәмле булсын өчен-

Б.:   Әни кирәк!

Бергә: Иң кадерле кеше җирдә әни димәк!

 

 А.б.:Әйдәгез әле без кызларыбызны ярыштырып бер уйнап алыйк әле.

 

Уен:_______________________

 

(елаган тавыш ишетелә)

 

А.б . Балалар ишетәсезме, кемдер елый шикелле!

(елый-елый тамчы керә)

 

Тамчы: Ничек инде еламаска, Яз кызы белән табигатьне карарга, әниләр бәйрәменә барырга чыккан идек, мин аның кәрзиненнән төшеп калдым һәм югалдым. Нишләргә инде миңа...(елый.)

А.б Тамчыкай, син борчылма. Без сиңа ярдәм итербез!

Тамчы: Ничек? (гаҗәпләнеп)

А.б Тамчыкай, күрәсеңме бездә нинди кунаклар бар. Бу безнең балаларыбызның яраткан әниләре! Бүген бит бездә Әниләр бәйрәме. Син борчылма, Яз кызы безне бәйрәм белән котламый калмас, озакламый килеп тә җитәр, борчылма.

Тамчы: Рәхмәт сезгә балалар! Ә сез  яз турында матур шигырьләр, җырлар беләсезме соң?

А.б :Әлбәттә, Тамчы дус! Яле тыңлап кара әле:

 

10б.

11б.

12б.

13б.

 

Бию: “Полька”

 

14б.

15б.

16б.

 

Яз кызы : Исәнмесез балалар, исәнмесез хөрмәтле кунаклар!Мин- җир йөзенә шатлык, нур, җылылык өләшүче- Яз кызы булам!Мин сезгә язның беренче бәйрәме- Әниләр бәйрәмен алып киләм.Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм!

 

А.б.:Исәнме яз кызы, Сине балалар бик зарыгып көттеләр. Яз кызы бездә тагын бер кунак бар бит әле.(тамчыга күрсәтеп)

Яз кызы: Тамчыкай, сине эзли-эзли хәлдән тайдым. Син кайда югалдың?

Тамчы: Мин ялгыш синең кәрзинеңнән төшеп калдам һәм шушы матур, сәләтле балаларның җырлаганын ишеттем дә керергә булдым.

Яз кызы: Бик дөрес эшләгәнсең, Тамчыкай. Мин дә монда болай гына килмәдем. Бүген бит әниләр бәйрәме! Кадерле әниләр, сезне бәйрәм белән котлыйм, гел шулай көләч йөзле, мөләем, бәхетле булыгыз!

Җыр: “Весною”

 

Яз кыз : Бик матур җырладыгыз! Мин сезне сынап карыйм әле. Әйдәгез әле бүген без кызларны уйнатыйк.

(Яз кызы уеннар уйната)

1 уен

Яз кызы: Бик уңган, бар якка да килгән әниләр икәнсез!

А.б. Балалар, безнең бит әле дәү әниләребез, әбекәйләребез дә бар!

Әниләребез өйдә булмаганда алар безне карыйлар, ягымлы матур

сүзләре белән безне иркәлиләр, сөяләр. Әйдәгез аларны да бәйрәм

белән котлап китик!

17б.

18б.

19б.

20б.

Җыр: “Әбием”

 

21б.

22б.

А.б.:Әйдәгез әле балалар әбиләребезне, дәү әниләребезне дә уйнатып алыйк әле:

 

Уен:  “Җеп урау” (җепнен ике башында карандаш , уртада кызыл тамга,кем тамгага хэтле тизрәк урый)

 

Яз кызы: Балалар безгә китәргә вакыт җитте, Урманга барып табигатьне язга әзерләргә кирәк. Җылы яктан  күчмә кошларны каршы аласы , карларны эретәсе бар. Сау булыгыз балалар!

Тамчы: Сау булыгыз!

23б.

24б.

25б.

Җыр: “Улыбка”

26б.

27б.

28б.

 

А.б.:Бу бәйрәмнәр ел да кабатлана,

        Ләкин кабатланмый бу көннәр.

        Бәхет, шатлык, сәламәтлек кенә

        Алып килсен иде ал таңнар!

 

          Бергәләшеп матур итеп

           Биеп алыйк әйдәгез,

           Котлы булсын, гөрләп торсын.

           Әниләрнең бәйрәме!

 

Бию:Татар биюе

А.б.: Шушының белән бәйрәм иртәбез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт!


 

Бәйрәм барышы: Балалар залга күңелле музыка астында кереп басалар

Бәйрәм барышы: Балалар залга күңелле музыка астында кереп басалар

А.б.:Әйдәгез әле без кызларыбызны ярыштырып бер уйнап алыйк әле

А.б.:Әйдәгез әле без кызларыбызны ярыштырып бер уйнап алыйк әле

Яз кызы : Исәнмесез балалар, исәнмесез хөрмәтле кунаклар!Мин- җир йөзенә шатлык, нур, җылылык өләшүче-

Яз кызы : Исәнмесез балалар, исәнмесез хөрмәтле кунаклар!Мин- җир йөзенә шатлык, нур, җылылык өләшүче-

А.б.:Әйдәгез әле балалар әбиләребезне, дәү әниләребезне дә уйнатып алыйк әле:

А.б.:Әйдәгез әле балалар әбиләребезне, дәү әниләребезне дә уйнатып алыйк әле:
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021