Дми́трий Ива́нович Менделе́ев - рус галиме Химик, физикохимик, физик, метролог, экономист, технолог, геолог, метеоролог, педагог, приборлар төзүче, һава шарында очучы .
Санкт-Петербург университеты профессоры
Санкт-Петербург Император фәннәр Академиясе член-корреспонденты
Диманың әтисе Иван Павлович Тобольск педагогия училищесы һәм гимназияләрнең директоры була. Улы туган елны ул сукырая , эштән китәргә мәҗбүр була. 1847елны ул вафат була .Гаиләне алып бару , балаларны тәрбияләү һәм шуның өстенә пыяла заводы белән җитәкчелек итү әниләре Мария Дмитриевна җилкәсенә төшә . Улы Дмитрийның искиткеч сәләтен күреп әнисе аны гимназиягә укырга бирә
Менделеевның сәламәтлеге какшау сәбәпле ,ул көньякка китә. Башта Симферополь, аннан Одессада укыта.
Сәламәтлеге ныгыгач, кабат Санкт -Петербургка әйләнеп кайта һәм химия магистры буенча диссертация яклый
23 яшендә Менделеев Петербург университеты доценты. Ул химия фәнен укыта.
1959 елны Менделеевны Германиягә ике еллык командировкага җибәрәләр . Тәҗрибәләр ясау өчен аның үзенең лабораториясе була.
Санкт-Петербургка әйләнеп кайткач , укытуын дәвам итә һәм барлык эзләнешләренең нәтиҗәсе буларак
“ Органик химия” диа аталган китап чыгара
Тобольск гимназиясендә укыганда Митяга тел белеме укытучысы Петр Ершовта еш булырга туры килә. Ул анда Ершовның үги кызы- оялчан Физа белән таныша. Физа Митядан 6 яшькә өлкәнрәк була. 1862 аларның туйлары була. Бу никахтан уллары Владимир һәм кызлары Ольга туа. 20 елдан соң алар аерылыша
Менделеев икенче тапкыр казак кызы Аннага өйләнә . Аннага 19 , ә Дмитрийга инде 43 яшь була. 1981елда -Люба, в 1883елда - Иван, өч елдан игезәкләр Василий һәм Марияләр туа.
1867 елда Менделеев Санкт –Петербург университынын химия кафедрасын җитәкли һәм бу постта 23 ел нәтиҗәле эш башкара.
1880 елда Россия физико-химиклар җәмгыятенең почетлы члены булып сайлана.
1890 елны студентлар күтәрелеше вакытында аларны яклап чыга һәм яраткан укыту эшеннән китәргә мәҗбүр була .
1892елда “Үрнәк үлчәүләр Депосында” галим булып эшли башлый һәм бердәм эталон үлчәү системасын булдыруда зур көч куя
Менделлев эшчәнлегенә анализ ясап карасак, аның бик күп төрле юнәлешләрдә эш алып баруын күрергә була :
педагогика, белем бирү,
Периодик закон, органик химия, эремәләр, нефть технологиясе и нефть сәнәгате иктисады
Газлар һәм сыеклыклар физикасы
Метеорология, һава шарында очу , корабльләр төзү ,
Эталоннар, метрология.
Каты матдәләр химиясе , каты ягулык һәм пыяла технологиясе
Биология, медицина химиясе, агрохимия
Бу – периодик система төзелешенең черновигы. “Менделеев Периодик системаны төшендә күргән “ дигән имеш-мимешләр бар. Әлеге черновик моның уйдырма икәнен, ә периодик система еллар буена иҗади эзләнүләр , эзлекле эш алып бару нәтиҗәсе икәнен тулысынча раслый .
«Югары уңыш алу өчен кеше туфракларның химик режимын үзгәртергә тиеш» дип саный Менделеев . Үзенең җирендә ул төрле агро-техника, минераль ашламалар кулланып югары уңыш алуга ирешә Аның тәҗрибәсен өй-рәнергә профессорлар килә. Студентлар аның бакчасында практика үтәләр.
җитен үсентеләре
1907 елда Менделеев яңа министрга Үлчәүләр палатасын күрсәткәндә , салкын тидерә.
Башта галимгә коры плеврит, аннары пневмония дигән диагноз куела .
1907 елның 19 январендә
бөек галим бу дөнья белән
мәңгегә хушлаша.
Аны хатыны һәм улы
янәшәсендә
Санкт-Петербургның
Волков зиратында
җирлиләр.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.