Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Оценка 4.7

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Оценка 4.7
Презентации учебные
pptx
классное руководство
11 кл
30.05.2017
Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Фаил Шәфигуллинның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.“Дулкынга-дулкын” дигән шигырьләр җыентыгына кергән берничә шигыре аның җыр булып китә. “Мин гармун булыр идем” , “Яшьлегем тугае”,“Арышлар”,һ.б. .Аның туган авылына багышлап язылган "Карашәм " шигыре.Фаил Шәфигуллинның китаплары. «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Мәгъсум Хуҗин белән төшкән фотосы, 1980 нче елларФаил Шәфигуллин Презентаөия
Презентация Ф.Шафигуллин.pptx

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта мәктәбе ЯКТАШЫБЫЗ ФАИЛ ШӘФИГУЛЛИН МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ Башкарды: 7 сыйныф укучысы-Газизова Гөлия Җитәкче: Татар Танае урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Әкрамова Наилә Рәшит кызы

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Максат: 1.Әдәбият фәне буенча белемнәрне тирәнәйтү; 2. Якташыбыз Фаил Шәфигуллин хезмәтләрен өйрәнү; 3.Фаил Шәфигуллин иҗаты буенча алган белемнәрне тирәнәйтү; 4. Укучыларда гражданлык-потриотик хисләр тәрбияләү, китап укуга мәхәббәт уяту, китап уку аркылы рухи байлык, әхлак, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны үстерү, туган телебездә милли тәрбия бирү Бурычлар: -Татар әдәбиятына хас төп үзенчәлекләрне билгеләү; -Фаил Шәфигуллин иҗатының тематикасына күзәтү; -Фаил Шәфигуллинның татар әдәбиятында тоткан урыны

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Эзләнү ысуллары:   -мәгълүмат туплау; -мәгълүматны эшкәртү;   Эзләнү объекты: Фаил Шәфигуллин хезмәтләре Хезмәтем кереш, төп һәм йомгак өлешләрдән тора. Төп өлеш бүлекчәләрдән гыйбарәт. Соңыннан файдаланылган әдәбият исемлеге күрсәтелде, шулай ук кушымта өстәлде.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Булдым мин чит җирләрдә Сагындым илне көеп. Туган – җир – туган ана, Чит җирләр үги кебек Сагындым  илне көеп. 1939- 1982

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Фаил Шәфигуллинның туган авылына багышлап язылган шигыре Карашәм Синдә калган истәлекләрне Гомер буе сагынып сөйләрлек... Кызларыңа айлы кичләрдә Без тик юкка шигырь сөйләдек- Без сөйгәннәр безне сөймәде, Сөйгәннәрен үзебез сөймәдек... Хур күрмибез кая барсак та – Йөрәккә дәрт бирә бер аһәң; Җилләр чыга, куба давыллар, Сүнми барыбер, сүнми яна шәм; Дәртләндереп, җанны яктыртып Торучы син, син ул, Карашәм.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Тормыш юлы Фаил Шәфигуллинның чишмә башы Яшел Үзән районының Карашәм авылыннан башлана. Бу яклар - үзенең табигате белән искиткеч матур яклар. Урман –сулар, әрәмә-күлләр, таулар- инешләр - гади кешене дә шагыйрь итәр кебек. Ул гомеренең һәр көнендә күңеле белән туган ягына омтыла, туган авылын сагынып яши. Аның шушы сагыну хисләре җыр булып ташып чыга. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, ул колхоз кырларында эшли башлый. Ул башта атта, аннары тракторда эшли. Ә аннары хыяллары һәм теләкләре туган як кырларына гына сыймый. Иртыш ярларына ук барып җир сөрә, иген игә егет. Тормыш китабының кызыклы битләре әле шактый. Казах далалары, Себер тайгалары һәм төзелешләре, ниһаять, илнең чиге – ерак Көнчыгыш диңгезләре. Кем булып кына эшләми ул?! Чирәм җирләрне дә күтәрә, урман да кисә. Кайда кара эшче, кайда слесарь, кайда матрос.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Алты  ел буенча дөнья күреп йөргәннән соң, 1962 елда туган якларына кайтып  төшә.  Яшеп  Үзән  шәһәрендә  заводка  эшкә  керә.  Эшли  дә,  укый  да.  Читтән  торып  башта 10 ны, аннары Казан  Дәүләт университетының журналистика факультетын  тәмамлый.                                Читтә тормыш яхшы диләр,                                Ышанмагыз, авылдашлар,                                Кызыкмагыз, авылдашлар,                                Киткәннәргә авылын ташлап                                Кайда да бер кояш, диләр.                                Ышанмагыз, авылдашлар,                                Безнең авыл өстендәге  кояш  якты бар кояштан,­дип яза ул  чит җирләрдән  әйләнеп кайткач. Ак хыяллар артыннан – җилдәй җитез матайда

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
1970 нче елда Фаил Шәфигуллин Казанга күчеп килә.Профессиональ язучы булу  белән  беррәттән  ул,  җиңен  сызганып,  вакытлы    матбугатта  да  эшли.  Башта  “  Казан  утлары”  журналында    әдәби  хезмәткәр,”  Идел  альманахында”  баш  мөхәррир, соңыннан “Чаян”  журналында әдәби бүлек мөдире, шулай ук бик күп  кенә газета – журнал редколлегия әгъзасы. «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Мәгъсум Хуҗин белән. 1980 нче еллар

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Ф.Шәфигуллинның тагын 6 китабы дөнья күрә. “Әлфинур” (повесть­хикәяләр),  “Дулкынга­дулкын” (шигырьләр), “ Күзгә карап” (юмористик хикәя), “Ак яллы  аргамаклар”  (повесть­хикәяләр). “Дулкынга­дулкын” дигән шигырьләр җыентыгына кергән берничә шигыре аның  җыр булып китә. “Мин гармун булыр идем” ,  “Яшьлегем тугае” , һ.б.      Фаил Шәфигуллинның  1979 елда чыккан  “Күзгә карап” дигән юмористик  хикәясендә, автор күзгә карап, юморга хас булганча, үз итеп көлә. Үз итеп көлсә  дә оялтырлык, кызартырлык итеп, көлә белеп көлә.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
“Дулкынга­дулкын”  дигән  шигырьләр  җыентыгына  кергән  берничә  шигыре  аның  җыр булып китә. “Мин гармун булыр идем” ,  “Яшьлегем тугае”,“Арышлар”,һ.б.  Фаил  Шәфигуллинның    1979  елда  чыккан    “Күзгә  карап”  дигән  юмористик  хикәясендә, автор күзгә карап, юморга хас булганча, үз итеп көлә. Үз итеп көлсә  дә оялтырлык, кызартырлык итеп, көлә белеп көлә.   “Бәхет йолдызы астында” дигән хикәядә Фаил Шәфигуллинның  мондый сүзләре бар: “Матур шул безнең авыл, их матур!  Дөньяның бер почмагында да юктыр мондый җир...”.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Ф.Шәфигуллинның китаплары

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Онытмый,  беркем  дә  туган  җирен  онытмый.  Караклар  да,  хыянәтчеләр  дә,  дезертирлар да, хәтта тормышка битараф кешеләр дә онытмыйдыр туган җирен.  Ә  менә  туган  җирнең  хәтере  кеше  хәтере  кебек  түгел,  туган  җир  үзенә  лаек  булмаган  балаларын  оныта”,  ­  дип  яза  Фаил  Шәфигуллин  “Өй  салуның  ние  бар?” әсәрендә.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Йомгак аша  узып,    “Шагыйрь булырга да, галим булырга да, уйлаган юк иде, егетләр!.. Мин  үзем нидән башладым? Кәгазь җыюдан.  Язучы кәгазьдән башка беркайчан  да чын язучы була алмый. Минем күңелемдә   кәгазьгә мәхәббәт бик иртә  уянды.  Бишектә  ятканда  ук  кәгазь  белән  уйнарга  яратканмын.Ата­ана  күңеле сизгер була, алар гөнаһсыз сабыйлыгымның зәңгәр таңында ук миңа  олы  киләчәк  юрап  куйганнар.”    Бу  юлларны  Ф.Шәфигуллин,  әлбәттә,  көлеп  яза.  Ләкин  ,  чынлап  та,  ул  олы  киләчәкле,  халык  тарафыннан  танылган,  кызыклы  язучы.Фаил  Шәфигуллинның  китап  булып  басылып  чыккан  өч  шигырь    җыентыгы  бар:  “Яңа  ел  бусагасында”,  “Гашыйк”,  “Дулкынга  дулкын”.  Аның  беренчесе  шагыйрьгә  28  яшь  тулганда  дөнья  күрә.  Ф.Шәфигуллинның  шигырьләре  “географиясенең”  киңлеге  белән  үзенчәлекле.  Шигъри  дулкыннар  завод  юллары,  иген  басулары,  урман  аланнары  чыга  һәм  яшь  замандашыбызның  күңел  диңгезе  дулкыннары  белән  кушыла.  Фаил  Шәфигуллин  –  замандаш  язучыбыз.  Аның  әсәрләренең  максаты  –  кешелекле булырга өйрәтү. Дөньядан, тормыштан ямь табып яшәү кирәге  турында алар. Чыннан да, күңел күзе  белән карасаң, матурлыкны күрми  калу мөмкин түгел бит! ерак  океаннарга  барып

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Нәтиҗә • Бу эшне башкару барышында мин әдәбият буенча белемнәремне тирәнәйттем, Фаил Шәфигуллинның хезмәтләрен өйрәндем һәм актуальлеген күрсәттем

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Кулланылган әдәбият 1.Мөхәммәтова Р. Фаил янына килдек...{Яшел Үзән ш. Милли к­ ханәсе язучының 70  яшьлек юбилеен билгеләп үтте} / Мөхәммәтова Р//Сабантуй. ­2009.­23 май 2.Таразова Ә. Сагыналар сине дуслар/ Таразова Ә. Яшел Үзән. ­2009.22 май 3.Хәмид Р. Язылмаган драма/ Хәмид Р.// Казан утлары. ­2009. ­№5­141­145 б. 4. Шәфигуллина Р. “Дөнья кунакчыл каршы алмады”// Шәфигуллина Р.// Мәгърифәт.  2009.­ 23 май  №21 5. Әлифел Тарасова, Яшел Үзән 2009. 22 май  6. Шәфигуллин Ф. Бер малай, өч аргамак / Ф. Шәфигуллин. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2005. – 272 б. 7. Шәфигуллин Ф. Х. Авылым сандугачы. Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. –  110 б. • • • • • • • •

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
КУШЫМТА

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Фаил Шәфигуллин сузлэренэ язылган жырлар   1.Яшьлегем тугае 2.Мин гармун булыр идем Фаил Шәфигуллин сүзләре Зиннур Гыйбадуллин көе Фаил Шәфигуллин сүзләре, Фасил Әхмәтов көе Ничәнче мәртәбә Нурланып яз килде, Тургайлар канатын кагынды. Күзләрең сагышлы, Дип әйтте бер тургай, Нишлим соң, тургаем, сагындым. Ничәнче мәртәбә Тургайлар килделәр. Тугайлар яшәрде, ямьләнде. Өздереп сайрады, Сайрады бер тургай, Читендер сагыну хәлләре. Өздереп сайрама, Хәлемне сорама — Ул үзе аңлар бер, тургаем. Минем күк сагынып, Кайтыр ул, тургаем: Онытмас яшьлеге тугаен. Көмеш йолдызлар яуганда, Шаулаган чакта иген, Тәрәзәңдә ут янганда, — Мин гармун булыр идем. Мин гармун булыр идем, Назлы җыр көйләр идем; Хисләремне моң телендә Тик сиңа сөйләр идем. Чыңлар идем өй артында, Моңсыз узалмас идем, Тыңлар идең син дә чыгып, Чыкмый түзәлмас идең.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
ТӨП  БАСМА  КИТАПЛАРЫ Яңа ел бусагасында: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 20 б. – 8000 д. Авылым сандугачы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 110 б. – 10000 д. Гашыйк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 40 б. – 3500 д. Каен яктысы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 104 б. – 7000 д. Әлфинур: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 109 б. – 10000 д. Дулкынга дулкын: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. –104 б. – 4000 д. Күзгә карап: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 200 б. – 12000 д. Ак яллы аргамаклар: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 119 б. – 9000 д. Бәхет йолдызы астында: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 136 б. – 15000 д. Ак маңгайлы бүреләр: повесть, хикәяләр / төз. Э.Шәрифуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 12200 д. Кешелек тавы: повесть, хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 255 б.  – 15000 д. Өй салуның ние бар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 304 б. – 5000 д. Бер атуда – ике куян: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 223 б. – 3000 д. Бер малай, өч аргамак: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 272 б. – 3000 д.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
ИҖАТЫ ТУРЫНДА Мостафин К. Сандугач җыры дәвамлы булсын // Казан утлары. – 1969.  – № 3. – 178–182 б. Мөхәммәдиев Р. Укучы ничек кабул итәр... // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без  янмасак...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр.,  1980. – 64–73 б. Зөлфәт. Күзгә карап... // Татарстан яшьләре. – 1983. – 29 окт. Кукушкин Р. Диңгезче егет моңы // Казан утлары. – 1985. – № 3. – 159– 169 б. Мәхмүди З. Сез дә сагынырсыз // Шәһри Казан. – 1991. – 26 сент. Шәфигуллина Р. Саф йөрәккә пакь дөнья кирәк // Казан утлары. –  1999. – № 5. – 183–186 б. Шәфигуллина Р. Матурлыкка таба // Мирас. – 2000. – № 3. – 22–34 б.

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Фаил Шәфигуллин - милләтебез горурлыгы"
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
30.05.2017