Сорауларга җавап бирегез.
1.Нәрсә ул табигать?
2.Кеше табигатьтән нәрсәләр ала ?
3.Җир шарында кешеләр нинди максат белән яшиләр?
4.Кешелек нинди куркыныч алдында тора?
5.Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?
1)Табигать –ул безнең әйләнә-тирә.
2)Кеше үзенә кирәк –әйберләрне табигатьтән ала.
3)Җир шарында кешеләр табигатьне саклау максаты белән яшиләр.
4)Чөнки табигать төрле радиоактив матдәләр белән агулана,суларыбыз пычрана,үсемлекләр,җәнлекләр кимегәннән кими.
5)Кешеләр киләчәк турында,алдагы буыннар турында кайгыртырга тиеш.
Син-табигать баласы. Табигать-синең әйләнә-тирәң ул.Кояш,болыт,су,ком,таш,хайваннар һәм үсемлекләр-барысы бергә табигать дип атала.Кеше үзенә кирәк әйберне табигатьтән ала.Иген,яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерә,терлек үрчетә.
Җир астыннан казылма байлыклар чыгаралар.Елга һәм күлләрдән балык тоталар.Урман-кырлардан гөмбә һәм җиләк җыялар.
Табигать бай,ләкин аны сакларга кирәк.Кешеләр киләчәк турында кайгыртырга тиешләр.Җир шарында барлык кешеләр дә гасырлар буе уртак бер максат белән яшиләр:ул-табигатьне саклау!
Кызганычка каршы,бүген кешелек зур куркыныч астында тора.Табигать төрле зарарлы радиоактив матдәләр белән агулана,суларыбыз пычрана,үсемлекләр,җәнлекләр саны кими.Табигатьне пычрату-гасыр чире ул.Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү-һәркемнең изге бурычы.
А1.Без урман-кырлардан гөмбә һәм җиләк җыябыз.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А2.Бәйрәмне үткәрү өчен сайланган урын мәйдан дип атала.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А3.Безнең максатыбыз –табигатьне саклау!
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А4.Кешеләр табигатьне саклау максаты белән яшәмиләр.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А5.Табигать безне туендыра, киендерә.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А6.Безнең табигатебез бик ярлы.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А7.Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшергә кирәк.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А8.Җир астындагы казылма байлыклар чыгаруны туктаттылар.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А9.Бу үсемлекләр һәм җәнлекләр Кызыл китапка кертелгән.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А10.Без табигатьтән ничек телибез,шулай файдалана алабыз.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
А11.Урмандагы чүп-чарлардан янгын чыгарга мөмкин.
1) Туры килә. 2)Туры килми.
Ситуатив күнегүләр
-Спросите у друга (подруги)есть ли у него (у нее) книга о природе.
____________________________________________
-Предложи другу (подруге) пойти в субботу в лес.
____________________________________________
-Поинтересуйся у старшего брата, какие полезные ископаемые он находил в экспедиции.
____________________________________________
-Подтвердите, что природу нужно беречь.
____________________________________________
-Посоветуйте другу (подруге) не загрязнять природу.
___________________________________________
-Дустым,синең табигать турында китабың бармы?
-Дустым,әйдә, шимбә көнне урманга барабыз.
-Абыем,син экспедициядә нинди файдалы казылмалар таптың?
-Табигатьне сакларга кирәк.
-Дустым,табигатьне пычратма!
Өй эше
1)”Табигатьне саклау” темасына монолог төзергә.
2)Хат язарга.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.