Рабочая программа по родной (татарской) литературе. 8 класс
Оценка 5

Рабочая программа по родной (татарской) литературе. 8 класс

Оценка 5
rtf
21.01.2020
Рабочая программа по родной (татарской) литературе. 8 класс
раб. пр. по родной (татарской) литературе.8 класс.rtf

            1.Аңлатма язуы

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

  татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

8 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде: төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты , МГББУ “8 нче мәктәп“нең төп гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы, Программа Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары: 1-11 нче сыйныфлар /  –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011. . (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2016)

Укытуга караган сәгатьләр саны

Программа атнага 1 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында татар теленә каралган сәгатьләр саны 8  нче сыйныфта 35 сәг. тәшкил итә.

 

 

                      2. Предметны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

 

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

 

3.  Укыту предметының эчтәлеге

 

Эчтәлек

1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана

 2. Без тарихта эзлебез

3. Онытылмас еллар

4. Әтинең зур бүреге иртә киелде

5. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

6. Көлсәң – көл, еласаң – ела!

7. Даһи гомере – халкы хәтерендә!

8. Табигатьнең дә җаны бар

9. Кабатлау

Барысы:

 

 

 

 

Укучы үзләштерергә тиешле әдәби әсәрләр минимумы

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа»га (төзүчеләре К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүхәрова)кертелгән әдәби әсәрләр минимумы тәшкил итә       

1) Г.Тукайның “Пар ат” шигыре;

2) Ш.Камалның “Буранда” новелласы;

3) С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре;

4) Г.Афзалның “Юл газабы” хикәясе;

5) Ф.Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек;

6) Р.Харисның “Ике гөл” шигыре;

7) Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек.

 

 

ЯТЛАУ ӨЧЕН ӘСӘРЛӘР

 

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.

Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.

 

 

 

 

 

ДӘРЕСТӘН ТЫШ (ӨСТӘМӘ) УКУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР (УКЫТУЧЫ САЙЛАВЫ БУЕЧА)

“Зөһрә кыз” (Татар халкы легендасы).

Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында  Габдулла Кариев музее.

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”.

 

 

 

 

 

 

 

·          

·         Календарь-тематик план

 

Дәрес темасы

Төп эшчәнлек төрләре

Дәрес саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

 

 

 

 

Тарих китабында безнең өчен бик күп хәтирәләр саклана...

1

 

Халык авыз иҗаты.

”Сихерче кыз” риваяте.

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку. Риваять  жанры турында  теоретик төшенчәне бирү, халкыбыз тарихы  белән бәйләү. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, риваять турында белешмә бирү, татар халкының “Сихерче кыз” риваяте белән танышу.

1

 

 

 

2

“Гали тугае”, “Моргана”риваятьләре.

“Гали тугае”, “Моргана” риваятьләрен уку. Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү. Риваять турында алган белемнәрне ныгыту, татар халык риваятьләре белән танышуны дәвам итү.Балаларда татар халык һәм башка халык риваятьләренә, халыкларның үткәненә карата кызыксыну тәрбияләү.

1

 

 

 

3

 СТУ ”Зөһрә кыз" легендасы.

Легенда жанрына гомуми күзаллау булдыру. Легенда жанры турында теоретик төшенчәне бирү.Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән танышуны дәвам итү, легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку.Балаларда татар халык легендаына, башка халык легендаларына, халыкларның үткәне б-н  кызыксыну тәрбияләү.

1

 

 

 

 

4

Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле.  "Тарих китабында безнең өчен бик күп хәтирәләр саклана..." бүлеген  кабатлау, йомгаклау  дәресе.

 

Милли уен кораллары белән танышу. Эстетик тәрбия бирү.

Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, халык музыка уен кораллары турында белешмә бирү, танышу.Балаларда татар халык музыка уен коралларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү.

1

 

 

 

 

5

Фатих Кәрими иҗаты.

“Аурупа сәяхәтнамәсе”

Фатих Кәрими иҗаты.“Аурупа сәяхәтнамәсе” белән танышу.  Мәдәният учакларына тарихи күзәтү.Фатих Кәриминең тормыш юлы һәм иҗатын, “Аурупа сәяхәтнамәсе”н  өйрәнү. Сәнгать җәүһәрләренә, халкыбыз мирасына, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

1

 

 

 

6

Миргазиян Юныс иҗаты. “Су” хикәясе.

Миргазиян Юныс иҗаты, “Су” хикәясен уку.Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.Миргазиянның Юныс тормыш юлы һәм иҗатын, “Су” хикәясен өйрәнү.

Туган илне сагыну, Ватанга, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

1

 

 

 

7

Г. Тукай иҗаты. “Пар ат” шигыре.

Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. Г. Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү.Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын, “Пар ат” шигырен уку.

Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.

1

 

 

 

8

БСҮ Милли мәдәниятебезне үстерүдә Бакый Урманче иҗаты.

Бакый Урманче иҗаты белән танышу. Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну  уяту. Триптих төшенчәсен аңлату.

 Бакый  Урманченың  тормыш  юлы һәм иҗатын өйрәнү. Татар  халкының  бөек  шәхесләре,  аларның  иҗатына     кызыксыну   уяту; сирәк  очрый  торган талантка  ия  булган сынчы иҗаты  белән горурлану   хисләре  тәрбияләү.  Әхлак   тәрбиясе  бирү.

1

 

 

 

9

 Наҗар Нәҗми  - Тукай шәкерте. " Без тарихта эзлебез" бүлеген  кабатлау, йомгаклау  дәресе.

 Наҗар Нәҗминең иҗаты, “Агыйделдә ак пароход” әсәре.

 Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Агыйделдә ак пароход” әсәрен өйрәнү. Милли үзаң тәрбияләү, туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту.

1

 

 

 

10

Фатих Кәрим - патриот-шагыйрь.

“Ант”шигыре.

Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү. Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүматлар бирү.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы, патриот-шагыйрь булуына басым ясау.Кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.

1

 

 

 

11

 

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гарун” поэмасы.

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гарун” поэмасын уку.Сәнгатебезгә – халык уен коралларына мәхәббәт тәрбияләү.“Кыңгыраулы яшел гармун”  поэмасының төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә  өйрәтү; образлар системасы төшенчәсен аңлату.

Кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

1

 

 

 

12

 Туфан Миңнуллин иҗаты.

Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Бөек Ватан сугышында катнашкан  геройлар тарихы.

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау.

Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү.

1

 

 

 

13

 

 Т.Миңнуллин. “Моңлы бер җыр” драмасы.

Бөек Ватан сугышында катнашкан  геройлар тарихы. Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы.Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау.Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү.

1

 

 

 

14

БСҮ Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләр.  I яртыеллык материалы буенча контроль тестка әзерлек.

Мәркәзебезнең истәлекле урыннары  белән танышу.Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.  Барельеф төшенчәсен аңлауга ирешү.Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш  юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту; Марсель Cәлимҗанов һәм Ринат Таҗетдинов эшчәнлеге белән танышу.Ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

 

1

 

 

 

15

I яртыеллык материалны кабатлау буенча 

контроль тест.

Фатих Кәрими, Габдулла Тукай ,Фатих Кәрим ,Туфан Миңнуллин ,Муса Җәлил иҗатлары.Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру. Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу.

1

 

 

 

Әтинең зур бүреге иртә киелде...

16

Хаталар өстендә эш.  Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗаты.

Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгын аңлау

Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗатын, «Ватаным» шигырен өйрәнү.

Туган илнең матурлыгына соклану, аның тарихы белңн кызыксыну, туган җиргә  мәхәббәт  хисе тәрбияләү.

1

 

 

 

Ана – изге, Ана – бөек, аңа – дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, туу кирәк кайчак безгә яңадан!

17

 

  Шәриф Камал иҗаты.

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.

Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку.Шәриф Камалның тормышы һәм  иҗаты белән танышу, “Буранда” хикәясен  уку.Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

1

 

 

 

18

 Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе.

Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү.Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Әдәби деталь турында  теоретик төшенчә бирү.Укучыларда өлкән буынга, әниләргә  кече яшьтән шәфкатьлелек, миһербанлылык  хисләре тәрбияләү.

1

 

 

 

19

Сибгат Хәким иҗаты, “Әнкәй” шигыре.

Сибгат Хәким иҗаты, “Әнкәй” шигырен  өйрәнү.Укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану. Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗатын, “Әнкәй”, шигырен өйрәнү.

Өлкән буынга мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

1

 

 

 

20

 

Сибгат Хәким "Җырларымда телим" шигыре.

Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигырен уку.Туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү, өлкән буын кешеләренең фикерләрен тыңларга өйрәнү.

1

 

 

 

21

Роберт Миңнуллин иҗаты. 

Гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру.Роберт Миңнуллин иҗаты, “Әнкәй” шигыре.Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты, “Әнкәй” шигырен өйрәнү.

Гаилә, кеше кадере, әти-әни кадерен белергә өйрәтү.

1

 

 

 

22

 

Фоат Садриев иҗаты.  “Таң җиле” әсәре.

Медицина терминнары турында мәгълүмат бирү. Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре.Фоат Садриевның тормышын һәм иҗатын, “Таң җиле” әсәрен өйрәнү.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

1

 

 

 

23

Фоат Садриев  “Таң җиле”. "Ана – изге, Ана – бөек, аңа – дан!" бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

«Ана – бөек исем!Нәрсә җитә ана булуга...» бүлеген гомумиләштереп кабатлау, бәйләнешле сөйләм үстерү. Укыганны гомумиләштереп кабатлау. Роберт Миңнуллинның дәреслектә өстәмә уку өчен бирелгән  “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырен уку.Ата-анага җәбер-золым иткән имансыз балаларның дөньяда игелек күрмәүләре, ата-ана каргышы төшү турында тормыштан мисаллар китереп сөйләү.

 

 

1

 

 

 

Көлсәң – көл, еласаң – ела!

24

 

БСҮ Сатирик журналлар. Галиәсгар Камал иҗаты.

Сатира жанры  турында теоретик төшенчә бирү.Сатирик журналлар, Галиәсгар Камал иҗаты.Беренче сатирик  журналлар турында мәгълүмат бирү. Галиәсгар Камалның тормышын, иҗатын өйрәнү.Әхлак (кешелеклелек,юмартлык) хисләре тәрбияләү.

1

 

 

 

25

 Г. Камалның “Банкрот” комедиясе.

Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен өйрәнү.Театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен  өйрәнү. Сарказм турында теоретик төшенчәне аңлату.Хезмәткә  мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү. Акча артыннан куу юлындагы кешелексезлек һәм түбәнлек сыйфатларын аңлату.

1

 

 

 

26

СТУ Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай

Мораса авылында  Габдулла Кариев музее.

Габдулла Кариев иҗаты.Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.Габдулла Кариевның тормышын, өйрәнү.Китап укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

1

 

 

 

27

СТУ Н.Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”

Сатирик әсәр, ирония турында теоретик төшенчә бирү.Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”

Юмор остасын  өйрәнү, “Хуҗа Насретдин” әсәрен аңлап уку, юмор аша язучы теләгән фикерне табарга өйрәнү

Әхлак тәрбиясе бирү

1

 

 

 

28

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе.

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясен өйрәнү.Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.Гамил Афзалның тормышын, иҗатын һәм “Юл газабы” хикәясен өйрәнү.

Китап укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

1

 

 

 

30

Гамил Афзал “Юл газабы” хикәясе. “Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

“Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.“Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлегендә өйрәнгән  материалны кабатлау, үзләштерү

дәрәҗәсен билгеләү. Әйләнә-тирәдәге  вакыйгалардан, кешеләрнең гамәлләреннән гыйбрәт ала белүнең табигате, тәртибе турында фикер алышу.

1

 

 

 

Даһи гомере – халкы хәтерендә!

31

 Ренат Харис“Ике гөл” 

Ренат Харисның “Ике гөл” шигырен өйрәнү.Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Ренат Харисның “Ике гөл” шигырен  уку.Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү.

1

 

 

 

32

 БСҮ Галия Кайбицкая.

Галия Кайбицкая иҗатын өйрәнү.Опера сәнгате аша эстетик  тәрбия бирү.

Музыкаль әсәрләр аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам уяту.

1

 

 

 

33

 Рабит Батулла иҗаты. «Бию» хикәясе. Еллык арадаш аттестация эшенә   әзерлек.

Рабит Батулла иҗатын, «Бию» хикәясен өйрәнү.Бию сәнгате аша  эстетик  тәрбия бирү.

Рабит Батулланың тормышы  һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Бию» әсәрен уку.

Сәхнә кешесенә ихтирам тәрбияләү.

1

 

 

 

34

Еллык контроль эш.

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

1

 

 

 

Табигатьнең дә җаны, рухы бар.

35

Хаталар өстендә эш. Камил Каримов иҗаты, “Тимергали бабай хикәяте”.  Әдәбият дигән олы диңгез.

Камил Каримов иҗаты, “Тимергали бабай хикәяте” әсәре.Камил Кәримовның биографиясен, иҗатын һәм “Тимергали бабай хикәяте”н өйрәнү.

Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү.

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү

Аңлатма язуы Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү

Монологик сөйләм Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр…

Монологик сөйләм Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр…

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек

Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле

Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле

Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау

Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау

Көлсәң – көл, еласаң – ела! 24

Көлсәң – көл, еласаң – ела! 24

Табигатьнең дә җаны, рухы бар

Табигатьнең дә җаны, рухы бар
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.01.2020