Чирмешән муниципаль районы ГБМБУ “Лашман урта мәктәбе”
Ачык сыйныф сәгате
Тема : “ Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе”
Сыйныф җитәкчесе :Абунагимова Галия С.
Тема: «Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе»
Максат: Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу, иҗади күзаллауларын үстерү,үзең өчен кайгыртучанлык hәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү.
Дәрес барышы:
Исәнләшү: – Хәерле көн балалар!
-
- Исәнмесез, кунаклар!
Бер – беребезгә исәнлек, саулык теләп тәрбия сәгатен башлап җибәрик.
Слайд
Балалар.
Чыршыдай биек бул,
Нараттай кызыл бул,
Имәндәй таза бул!
Сау – сәламәт бул!
Укытучы: Укучылар, бу шигырь юлларын мин юкка гына алмадым. Ничек уйлыйсыз, безнең сыйныф сәгатенең темасы нинди булыр?
Балалар: Сәламәтлек темасы
Укытучы: Әйе, бүген без «Сәламәтлек иленә» сәяхәтебезне дәвам итәбез. «Дөрес туклану» табибында булырбыз .
Әйтегез әле балалар , бүгенге дәрестәбез нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Слайд “Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе”
Әйтегез әле, нинди кеше сәламәт була сон?
1 нче бала. Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, вакытында ашарга, хәрәкәтләнергә, ял итәргә, чисталыкны яратырга кирәк.
Укытучы: Туклану өчен кешеләргә нинди әгъзалар ярдәм итә? Менә бу рәсемгә карыйк әле.
(слайд)
2 нче бала. Куллар белән тотып, ашамлыкны авызга кабабыз.
3 нче бала. Тешләр белән чәйнибез.
Укытучы: Ә азыкны ничек чәйнәргә кирәк?
4 нче бала. Бик яхшы итеп, озак чәйнәргә кирəк.
5 нче бала. Ашамлыкны йотабыз, ул ашказанына элəгə.
Укытучы: Әйе,туклану һәркем өчен мөһим нәрсә.Чөнки кеше тукланмаса яши алмый.Моның белән кеше үзенә кирәккле энергия ала.
Һәм шуның хисабына яши.Тик шулай да балалар сезнең барыгызның да дөрес туклану төшенчәсен ишеткәнегез бардыр?
Әйтегез әле укучылар, Дөрес туклану нәрсә соң ул?
Балалар: Кеше көнгә 4 тапкыр ашарга тиеш.
Бары тик файдалы ризыклар белән генә тукланырга
Ашаган вакытта азыкта кирәкле матдәләр булырга тиеш.мәсьәлән ВИТАМИННАР.
Укытучы: Дөрес. Ә ничек уйлыйсыз, нинди ашамлыкларда витаминнар күп?
1 нче бала. Яшелчә həм җиләк- җимешләрдә.
Укытучы: Дөрес, алар безнең организмга үсәргә, ныгырга ярдәм итә, без аларны җәй – көз бик күп ашыйбыз. Ә кышлыкка нәрсәләр әзерлибез сон?
2 нче бала. Кайнатма, җимеш сулары; яшелчәләрне тозлыйбыз,
киптерәбез, туңдырабыз; салатлар ясыйбыз.
Укытучы: Әйе, яшелчә, жиләк-җимешләрнең файдасы бик күп. Әгәр алар сөйләшә белсәләр, менә ничек мактанырлар иде.
(балалар бер бер артлы чыгып шигырьләр әйтәләр)
Слайд
Кыяр.
Яшелчәләр арасында
Иң тәмлесе мин- кыяр.
Җәй буена ашап туйгач,
Калганын тозлап куяр.
Суган.
Яшелчәләр арасында
Мин дә үсәм бит, туган!
Грипп эләкмәсен дисәң,
Кубрәк утырт суган.
Кәбестә.
Мине, кәбестәне ашыйлар
Яшьләре hәм картлары.
Тәмемне белгәч, апалар
Күп утырта
Борыч.
Яшелчәләр арасында
Иң әчесе мин – борыч
Борычны базарда сатып,
Акча алырсың бер уч.
Чөгендер.
Мин – чөгендер, кешеләргә
Бик күп файда китерәм.
Кешедәге авыруларны
Вакытында бетерәм.
Укытучы: Сез сәламәтлек өчен хәрәкәтләнүне бик файдалы дидегез, әйдәгез биеп алыйк.
БИЮ
Укытучы:Әйдәгез әле балалар без сәяхәтебезне дәвам итк
Сез кечкенәдән үк организм өчен бик файдалы булган сөт эчәсез. Ә сөттән нинди ашамлыклар ясыйлар соң?
Балалар: Катык, эремчек, туңдырма, каймак, май h.б.
Укытучы: Әйе, бу ашамлыклар бик файдалы, тик чамасын белеп ашасаң гына.
Укытучы: Укучылар кеше сэламэтлегенэ зын китерэ торган эйберлэрне дэ искэ төшерик әле. Тактага ясалган кәрзиннәргә файдалы нәрсәләрне һәм зыян китерә торганнарын тутырыйк әле.
Балалар алдан әзерләнеп куйган кәгазьләр арасыннан кирәклеләрен генә алып кәрзиннәргә тутыралар.
Менэ файдалы ризыклар ашасагыз ашказаныгыз шулай елмаеп торыр
слайд
Зарарлы ризыклар ашасагыз ашказаныгыз менэ шулай елар
слайд
Әйдәгез әле укучылар сәламәтлек турындагы мәкальләрне дәвам итик әле:
Саулык-(зур байлык)
Сәламәт тәндә-(сәламәт акыл)
Байлык башы-(саулык)
Гомерне-(сулык) озынайта.
Хәрәкәттә-(бәрәкәт)
Укытучы: Йомгаклау.
-Бүгенге класс сәгатендә нәрсәләр турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек?
-Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
Балалар: җавап бирәләр
Укытучы:
Халкыбыз элек-электән саулыкка зур игътибар биргән. Саулык- кешегә табигать тарафыннан бирелгән байлык, аның кадерен белергә кирәк. Сау кеше акыллы да, бәхетле дә, гомерле дә була.Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр. Нык, сәламәт һәм кыю булып үсәр өчен, физкультура белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, көн режимын сакларга һәм иң мөһиме файдалы, туклыклы ризыклар гына ашарга кирәк икәнен исегездән чыгармагыз! Сәламәт булыгыз!
(укытучы сөйләгән вакытта балалар такта янына чыгып тезеләләр.һәм “Бәхеттә шатлыкта җырынын бер куплеты җырлана)
Барысы бергә: Эшләрегез уң булсын, өстәлегез мул булсын, сау – сәламәт булыгыз! (укучылар белән бергә әйтәбез)
Шунын белэн безнен сәяхәтебез тәмам.
слайд
Чирмешән муниципаль районы МББУ “Лашман урта мәктәбе”
Ачык сыйныф сәгате
Тема : “ Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе”
Сыйныф җитәкчесе :Абунагимова Галия С.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.