Разработка мастер-класса

  • doc
  • 08.09.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала Бәхет нәрсә ул- мастер.doc

“Бәхет нәрсә ул?” дигән темага укытучылар өчен мастер класс.

 Максаты:  мастер класста катнашучыларда бәхет турында этик күзаллау булдыру, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша бәхет төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру. Бурычлар: проблемалы ситуация аша УУГбулдыру, мастер класста катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.

                                                          Мастер классның барышы:

 -Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин сезне мастер класста күрүемә бик шатмын.

-Кешенең һәр өлеше үзе өчен көйләнгән: күзләр- күрер һәм табар өчен, колаклары тыңлар һәм ишетер өчен, авызы - ризык кабул итү өчен. Бары тик елмаюы гына үзе өчен кирәк түгел. Ул башкаларга синең белән күңелле булсын өчен кирәк. Әйдәгез, безнең белән бергә утырган иптәшләребезгә бер елмаю бүләк итик.

Слайд 1.

Нәрсә соң ул бәхет? 

Слайд2. 

Бәхет нәрсә ул? – дисезме

Ул бит гаҗәп төшенчә.

Җаваплар булыр күп төрле,

Һәркем аңлый үзенчә.

-Ничек уйлыйсыз, бүген сүз нәрсә турында барачак?

 -Дөрес. Бәхет турында.

 -Ни өчен бәхет турында микән?  Чөнки “ чын бәхет” киң кырлы төшенчә. Без бүген бәхетле булсак, шул безгә җитәме? Әллә сезнең кичә дә, бүген дә һәм иртәгә дә бәхетле буласыгыз киләме? Әйдәгез, бергәләп шул проблеманы чишү өстендә эшләп карыйк.

Бирем №1 -Сезнең өстәлләрегездә сораулар белән яшел төстәге карточкалар бар. Парлашып, бер-берегезгә ярдәм итеп, сорауларга җавап эзләп карыйк әле.

Карточкада сораулар:

 1. Планетабызның иң бай 5 кешесен атагыз.

 2. “Дөнья миссы” конкурсында җиңгән 5 кешене атагыз.

3. 5 Нобель премиясе лауреатларын атагыз.

4. 5 “Оскар” кино-премиясе лауреатларын атагыз.

 -Бик үк килеп чыкмыймы?

-Авыррак бирем, шулаймы?

-Борчылмагыз, аны беркем дә исендә тотмый! Ә ни өчен алар онытыла соң?

Нәтиҗә: алкышлар тәмамлана. Призларга тузан куна. Җиңүчеләр вакытлар үтү белән онытыла. Болар барысы да үткәндә калган, инде башкарылган эшләр, без аларны бик тиз онытабыз. Ә бәхет һәркөнне кирәк!

-Әйдәгез, биремне азрак катлауландырабыз. Һәрберебез мөстәкыйль эшләп карасын. Сары төстәге кәгазьне алыгыз да, андагы сорауларга җавап биреп карагыз.

Карточкада сораулар:

1. Сезнең белем алуыгызга ярдәм иткән 3 укытучыны атагыз.

2. Авыр минутларда ярдәм иткән иң якын кешегез.

3. Сездә җылы тәэсирләр калдырган берничә кешене атагыз.

-Җиңелрәк булдымы? Әлбәттә.

Нәтиҗә: Болар синең турында һәрвакыт, көндәлек кайгыртып,синең белән горурланып, нәрсә булса да, синең белән калучы кешеләр. Без алар белән көндәлек очрашып, аралашып торабыз, шуңа күрә дә без аларны онытмыйбыз. Без барыбызда, минем уйлавымча, бүгенге көнгә сөенеп һәм киләчәккә яхшы планнар корып яшибез. Бер мизгелгә генә, туктап, уйланып алыйк әле. Бу бәхет түгелме?...

Слайд3.

Бәхет “танылган кешеләр” арасында түгел, ә сез көндәлек күргән, аралашкан кешеләр арасында.

Бирем №2.

-Хөрмәтле коллегалар, алдыгызда торган ак битләрне алыгыз да :

Бәхет ул- ...дигән төшенчәне үзегез аңлаганча, бирелгән заманда дәвам итегез. Сезгә бу эшне үтәүгә 1 минут вакыт бирелә. (Комиссия дә эшли) Һәр өстәлдән бер кеше фикерләрне туплап әйтә.

 -Коллегалар, сизгәнсездер, эш барышында бер тапкыр да “бәхет нәрсә ул? дигән сорауга конкрет җавап бирмәдем, үз фикеремне такмадым. Укучылар ролендә утыручы мастер класста катнашучыларга мөмкинчелекне бирергә тырыштым.

Нәтиҗә: Укучы үз тәҗрибәсенән чыгып фикер йөртә, ә укытучының максаты- аны тулыландыру.

 -Безгә, укытучыларга, “бәхет “төшенчәсен аңлатканда шундый ситуацияләр тудырырга кирәк, бәхет сүзе белән янәшә: яхшы,әйбәт, чит, ялган,вак, дигән сүзләрне дә куярга кирәк.

Бирем №3.(группада эш)

-Хөрмәтле коллегалар, сезнең өстәлдә конвертлар. Һәр конвертта сүзләр язылган карточкалар һәм аңлатмалар бирелгән. Сүзләрне аңлатмаларына туры китереп карагыз әле.( Группадан берәр кеше чыгыш ясый) -Сезнең белән мин дә бу проблема буенча уйландым һәм менә нинди нәтиҗәгә килдем .

Слайд 4.

*        Яхшы кешеләр сезгә бәхет китерерләр,

*        Начарлар – тәҗрибә бирерләр,

*        Бик начарлар – сабак булдырырлар,

*        Әйбәтләр истәлекләр бүләк итәрләр.

*                        Һәр кешене бәяли белегез!

Бәхет ул - кешеләрне начарга, яхшыга бүлмичә ярату, шушы ярату хакына күпмедер эшли белү.

 -Мастер классыбыз дәвамында безгә “Бәхет нәрсә ул?” соравына уйланырга туры килде. Һәр катнашкан кеше үзенең укучыларын уйлап утыргандыр. Бәхет шунда да!

 -Безнең мастер классыбыз ахырына якынлашып килә. Әйдәгез бәхетнең ни икәнен күз алдына китереп карыйк.

 -Банка – ул безнең тормышыбыз.  Буш банка ул яңа туган сабыйның саф, чиста, каралмаган тормышы, ә монысы безнеке.  Андагы ташлар- безнең тормышыбыздагы иң кирәкле әйберләр. Бу безнең гаиләбез, безнең балаларыбыз, безнең якыннарыбыз, барлык безгә иң кадерле булганнары, борчак- безгә бик мөһим булмаган әйберләр. Ул кыйммәтле тун, яки машина булырга мөмкин.Ә ком- бик вак һәм безнең тормышыбызда әз урын алып тора торган , безне гомеребез буена озатып бара торган вак проблемалар. Әгәр дә без банкага башта ком салган булсак, аңа инде таш та ,борчак та салып булмас иде. Шуна күрә тормышыгызны бик кирәге дә булмаган, вак әйберләр белән тутырмыйча, мөһимрәк әйберләргә урын биреп яшәгез. Бәлки бәхет шул үзедер... Бәхет бар, аны һәркем үзенчә аңлый. Аны күрә , тоя белергә кирәк!

Мастер классны түбәндәге шигырь юллары белән төгәллисем килә:

Слайд 5.

Бер кәса сабырлык алыгыз,

Аңа йөрәк тулы ярату кушыгыз,

Ике чеметем юмартлык өстәгез,

Юмор хисен салырга онытмагыз,

Шәфкатьлелек сибегез,

Мөмкин кадәр күбрәк ышаныч өстәгез һәм барысын бергә яхшылап болгатыгыз!

Аннары сезгә бирелгән гомернең берәр кисәгенә аны сылагыз да юлыгыз да очраган һәркемгә тәкъдим итегез!

-Хөрмәтле коллегалар! Мастер класста катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бәхетле, сәламәт булыгыз! Һәр көннән ямь табып яшәгез!