Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)
Оценка 5

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Оценка 5
Культурные мероприятия +1
docx
воспитательная работа
1 кл
18.11.2018
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)
Мероприятие проводится по окончанию Азбуки(Элифба). Цель мероприятия: воспитания интереса к чтению, старательного отношения к учению,как к главному труду учащихся. Сплочение коллектива тоже главная задача в работе с первоклассниками. Эта цель мероприятия Достигается при использовании игровых моментов со сказочным героем татарской сказки Шурале.
Праздник Азбуки (элифба).docx
Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага “Рәхмәт сиңа,Әлифба!” “Китап­белем  чишмәсе” “Әлифбам­ тел ачкычым” плакатлары эленә. Бәйрәмнең максаты: укуга зур тырышлык куеп, дус­тату яшәсәң генә  күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү. Бәйрәм барышы. Плакат: “Әлифба,син алып кердең, Безне белем иленә, Тырышлык та, ялкаулык та Шушы илдә беленә. 1­укучы. Күтәренке күңелле, Бар да көләч, шат бүген, Күктә кояш елмая, Яшерә алмый шатлыгын. 2­укучы. Җырлыйсы килеп кенә, Тора барыбызның да. Көтеп алган бәйрәме Бүген һәммәбезнең дә. Җыр күтәрә күңелне, Бар да көләч, шат бүген. Бергә: Безнең Әлифба бәйрәме, Котлагыз безне бүген. Укытучы: ­ Кадерле укучылар! Хөрмәтле әти­ әниләр, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм ­ Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә  атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм  итәләр. Әйе, балалар. сезгә хәрефләрне тану,алардан  иҗекләр, сүзләр төзү,  укырга өйрәнү бик җиңел булмады,әмма сез югалып калмадыгыз,  тырыштыгыз, өйрәндегез. “ Тырышкан табар, ташка кадак кагар”,­ диләр бит безнең татар  халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең класстагы һәрбер бала укый белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм,  безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме! 3­укучы. Башланып китте укулар “А” дигән хәреф белән. Әтиләребез дә безнең Башлаган ана шуннан. 4­укучы. “Я” дигән соңгы хәрефкә Барып җиттек без берчак. Бөтен серләрен сөйләргә Ачылды безгә китап. (Шәвәли белән Актырнак керә.) Шәвәли: ­ Без ялгышмадыкмы икән? Шатмантамак мәктәбенә  Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде. Укытучы: ­ Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар,  түрдән узыгыз. Актырнак: ­ Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез  мөбарәк булсын! Шәвәли: ­ Мин­ Шәвәли, шук малай, Үткен малай, ут малай. Мин бик уңган, өлгер мин! Юк­ бар белән көлдермим! Бик тапкыр мин, җыйнак мин. Мин,мин бик тыйнак мин! Актырнак: ­ Ә мин, Шәвәлинең дусты Актырнак. Быелгы ел­ минем  ел.     1 сыйныф укучыларын сынап карарга уйлыйм. 5 сынау киртәсе  Аша үткәрәм. Киртәләрне җиңгән укучылар беркайчан да югалып  калмаслар, ышанычлы дус, кыю, тырыш укучылар булырлар. Әйдә, Шәвәли, ярдәм ит, ау­ау! Беренче киртә! Шәвәли: ­ Татар алфавитында ничә хәреф бар? Укучы: Татар алфавитында 39 хәреф бар: Сузыклар! “Сузыклар”: ­ Сузык булгач Ул сузыла, җырлый ул. Тавышы көр, күпме генә Җырласа да туймый ул. Укучы: ­ Тартыклар! “Тартыклар”: ­ Ә тартыклар­ тартыналар, Тартыналар җырларга. Кая анда, йомык авыздан Бар үзең чыгып кара. Укучы: ­ Тавышсыз хәрефләр! “Тавышсыз хәрефләр”: ­ Бу хәрефләр баш хәрефсез­ Истә тотыйк шул хакта. Шуңар алардан башланмый Бер сүз дә язган чакта. (Алфавит турында җыр.) Актырнак: ­ Икенче киртә! Шәвәли: ­ Шушы хәрефләрне тезеп сез укырга өйрәндегез. Укып  күрсәтегез! (Укучылар уку осталыкларын күрсәтәләр.) Актырнак: ­ Яттан сөйләү, җырлау ягыннан булдырасызмы икән? Шәвәли: ­ Бусы өченче киртә! Укучылар: ­ Әлифба, әлифба, беренче битеңне Ачкан көн хәтердә ­ Зур бәйрәм шикелле. ­Иң якын дустыбыз Булдың син гел безнең. Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен. Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде, Сүз төзеп укуы, Кызыклы, күңелле! Әлифба, әлифба, китәсең бит инде. Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне. (“Әлифба” җыры башкарыла.) (Кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА дип языла.) “Ә” хәрефе. “Әни” дип телем ачылган, Әни сөйгән, назлаган. Кайсыбыз соң дәфтәренә “Ә” хәрефе язмаган. “Л” хәрефе. Күзләремнән яшьләр чыкты, Капкан идем лимонны. Сары булгач бик тәмле дип белгән идем мин аны. “И” хәрефе. Иген үскән, биек үскән. Башаклары тулып пешкән! Комбайннар туктап тормый, Ашлык суга җырлый­ җырлый. “Ф” хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри Кара урман эчендә. Һаман тора күз алдымда, Күрсәм дә тик … төшемдә. “Б”хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем дип, Иркәли мине әни. Мин бит әле бик кечкенә, Мин бит әле бик нәни. “А” хәрефе. “А” хәрефе алмада, “А” хәрефе агачта, “А” хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта. ­ Нинди күңелле Хәреф белүе. Шул хәрефләрдән Сүзләр төзүе. Кызык әкиятне Укуы рәхәт. Бергә: ­ Рәхмәт, Әлифба, Сиңа зур рәхмәт! Актырнак: ­ Бу шартымны да үтәдегез! Бик куандырдыгыз.Ә сез  мәкальләр беләсезме? Шәвәли: ­ Дүртенче киртә шундый. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез  азагын әйтеп бетерәсез: ­Сүз бирсәң,  …  . ­Юлга чыксаң, иртә чык,  …  . ­Хезмәт төбе ­ … . ­Хезмәтенә күрә …  . ­Рәхмәт кемгә дә  …  . ­Иптәшең үзеңнән  …  . ­ Күп укысаң, … . ­ Тырышлык ­ … . ­ Ялкаулык ­ … . ­Үз илем ­ … . Актырнак: ­ Бишенче шартым шундый: ­Әлифба дәресендә нинди тизәйткечләр өйрәндегез, әйтеп күрсәтегез  әле! Шәвәли:­ Афәрин, балалар, киртәләрне җиңеп чыктыгыз. Без бик  шат. (Шүрәле керә.) Шүрәле: ­ Ха­ха­ха ! Күп китап укыганнар имеш.Вакытыгызны әрәм  итмәгез! Мин менә мәктәптә укымасам да,бөтен нәрсәне беләм. ­Ана, алфавитыгызга карагыз, хәрефләре югалган. ( Алфавитта К,И,Т,А,П  хәрефләре капланган.) Шәвәли: ­ Әйдәгез, бергәләп эзлибез.Без сезгә ярдәм итәбез. *югалган хәрефләр турында  сөйләп күрсәтегез. *“А” хәрефеннән башланган 3 сүз әйтегез. табышмак чишегез. “Шүрәле” турында җыр җырлагыз. (Шүрәле зарлана­зарлана урлаган хәрефләрен бирә. Балалар КИТАП  сүзе төзиләр һәм  хәрефләрне алфавитка үз урыннарына куялар.) Шәвәли: ­ Мин үзем белән Әлифба китабын алып китәм,ә сезгә Туган  тел, татар теле китапларын калдырам. Шүрәли: ­  Нинди китаплар? Бөтен киртәләрне җиңделәр! Нәрсә  ярдәм итә бу балаларга? Актырнак: ­ Тагын Шүрәле! Балалар бу Шүрәлене ничек төзәтергә  икәнен мин беләм. Безгә бергәләп бик кирәкле бер сүз төзергә кирәк. (Балалар ДУСЛЫК сүзе төзиләр.) Шәвәли: ­ Афәрин, балалар! ( Язу дәфтәре тарата.) Шүрәле: ­ Балалар, мин башка тәртипсезләнмим! Минем дә укыйсым  килә. (Укучы карточкалары бүләк ителә.) (Балалар әниләренә бүләкләр тапшыра.) Концерт номерлары. Чәй табыны янында бәйрәм дәвам итә.

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)

Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Азбуки" (1 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.11.2018