Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Оценка 4.7
Культурные мероприятия +1
doc
воспитательная работа
3 кл
18.11.2018
Внеклассное мероприятие проводится с целью ознакомления детей с народными традициями, изучения обрядов татарского народа. Разработка составлена на татарском языке. Для проведения мероприятия используются игры, пословицы, песни, загадки. Использование обрядовых моментов, таких как, игра с Дедом Морозом, приглашение на праздник самой красивой девушки - Навруз придают яркость и красочность.
науруз бэйрэме.doc
Нәүрүз бәйрәме
Максат: халкыбызның горефгадәтләрен, йолаларын өйрәнү.
1 нче алып баручы. Исәнмесез, саумысез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, әти
әниләр, кунаклар! Без бүген бирегә
язны – нәүрүзне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә матур шигырьләр,
халкыбызның моңлы җырлары яңгырар, барыбыз да уеннарда һәм биюләрдә
катнашырбыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Музыка.
2 нче алып баручы. Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та.
Нәүрүз – борынгы әбибабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе
фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән
вакытка туры килә, шуңа күрә дә ул яңа көн, яңа ел. Борынгыда бәйрәмне атна буе
дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылган кануннары булган: 7 көн
буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, тугантумачаларга, күршекүләнгә
яхшылыклар эшләгәннәр, кунакка йөргәннәр, атабаба каберенә барганнар, сугышларны
туктатып торганнар.
1 – А. Б. Хөрмәтле өлкәннәр, кадерле балалар! Сезне борынгы бабаларыбызның “Яңа
елы” – Нәүрүз белән тәбрик итәбез! Яңа ел сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет алып
килсен, бөтен теләкләрегез тормышка ашсын.
2 алып баручы бергә.Яңа ел котлы булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
1.Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап, күңел ачам дип
Мәктәпкә килде һәркем!
2.Көн әйтәдер – мин озын!
Төн әйтәдер мин озын!
Күктә кояш көлеп тора,
Икегезгә дә бер бүген
3.Авылдашлар, дускайлар
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз.
Бик күңелле җырлагыз!
4.Йон йомарлап ятмагыз
Орчык шыгырдатмагыз
Дуслар, дуслар тыңлагыз
Нәүрүз җитте уйнагыз. 5. Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Сезне барчагызны да бәйрәм белән котлыйбыз.
“Шома бас” көенә малайлар җырлый
Уйнат, уйнат гармуныңны
Авазлары чыңласын
Нәүрүз бәйрәменең җырын
Иптәшләрем тыңласын
Эх шома басабыз
Биеп күңел ачабыз.
Әйдә, әйдә катырак бас
Биегәнне күрсеннәр
Баскан җирдә ут чыгара
Башлангычлар дисеннәр.
Эх, шома басабыз
Биеп күңел ачабыз.
Алып баручы. Нәүрүз Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.Ул көн белән төн
тигезләшә.Менә шуннан көн озыная башлый.Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?
Яз бәйрәме!
Кышны озату бәйрәме!
Дуслык бәйрәме!
1.Ач ишегең, керәбез
Нәүрүз әйтә керәбез
Хәер дога кылабыз,
Аш –сый көтеп торабыз.
Нәүрүз мөбарәкбад!
2. Керегез кер дусларым, без сезне күптән көтәбез.Менә сезгә ярмалар, кабул итеп
алыгыз.
3. Рәхмәт, саусәламәт булыгыз!
4.Өйдәме түтәй
Җитәрлек бир күкәй
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй
5. Иншалла, тавыкларыбыз өлгер, күкәйләребез әзер.(күкәй бирә)
6. Абзый эшең уң булсын
Теләгең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын! 7. Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярар ике алтын,
Карама ялтынйолтын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
8. Казанга бармак кирәк,
Балыкка кармак кирәк
Ә безгә бәйрәм кирәк,
Нәүрүз мөбарәкбәд!
9. Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Барысы бергә Нәүрүз мөбарәкбад!
Алып баручы
Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын
Яз саен кабатланып торсын!
Җыр “ Яз килә”
1.Кыш китте, яз килде
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Алып баручы.
Дусларым, карагыз әле, кара каргалар да килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.
Кара каргалар, кошлар керә
1 карга Исәнмесез, дусларым!
Алып баручы Кая таба очасыз?
2 каргаТуган үскән җирләргә!
2.Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә
Без кайтабыз сагындырган Туган, үскән җирләргә.
3.Көннәрне юлда үткәреп
Куанышып сезгә очтык.
Канатларга күтәреп
Сезгә яз алып кайттык.
4. Яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар.
Тыптып итә .
Эреэре тамчылар.
5.Уйныйк әле, уйныйк әле
Барыбыз бергә чакта
Күкәй эзләү уенын
Күрсәтик сезнең алда.
( уен)
Кошлар “ Нәүрүз кызын” алып киләләр.
Исәнме Нәүрүзбикә!
Исәнмесез, дусларым!
1 – А. Б Нәүрүзбикә, хуш килдең, рәхим ит!
Нәүрүзбикә. Исәнмесез, дусларым! Мине шулай сагынып көтүегезгә мин бик шатмын.
2 – А.Б. Кайлардан килдең, Нәүрүз? Нинди теләкләр белән килдең?
Нәүрүзбикә. Килдем сезгә ялан кырлар буйлап,
Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,
Күкләрегез һәрчак якты булсын,
Юлдашыгыз моңлы җырлар булсын
Нәүрүзбикә. Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегездә
Ачу китсен йөзегездән
Шулай икән, киләм сезгә!
Балалар. Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүзбикә. Бурычларны кичерегез, Дошманнарга кул сузыгыз,
Шуның белән мәрхәмәткә,
Йөрәгемә юл салыгыз,
Шулай икән, киләм сезгә!
Балалар. Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүзбикә Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз,
Имин йортта торыгыз
Кәефсафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз
Моңаеп утырмагыз
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
1 – А. Б Рәхмәт, Нәүрүзбикә, якты, изге теләкләрең өчен.
Кыш бабай керә
Кыш бабай. Бу нинди тавыш монда, кем эле минем билэмэлэремэ баш булмакчы?
Алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасын. Синен коннэрен утеп бара бит инде.
Билэмэлэренне язга Нэурузбикэгэ тапшырырга вакыт житте. Кара эле тэрэзэгэ,
горлэпшаулап яз килэ.
Кыш бабай. Туктагыз эле, туктагыз, узе белэн сойлэшэм. (Нэурузбикэ каршысына
басып.)
Мина эйтми килгэнсен,
Кышны жинэм, дигэнсен,
Хахаха, ха!
Бер орермен жил исэр,
Шыткан чэчэкне кисэр.
Ике орсэм кар ятар,
Елга, кулгэ боз катар.
Кит, Нэуруз, кит!
Нэурузбикэ. Шып, дисэм жилен тынар,
Елмайсам карын елар.
Узен кит, Кыш!
Кыш бабай. Кар, яу, яу
Нэуруздэн яса зур тау! Нэурузбикэ! . Кояш чык, чык, чык,
Тәти кашык базарда
Ботка пешәр казанда,
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит. (кояш чыга)
Елмаеп, Кояш килеп керэ.
Хор. “Кояшлы ил” җырын бергәләп җырлыйлар.
10 нчы укучы.
Кояш, кояш син биектә,
Бар дөньяны күрәсең
Әйтче, иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең?!
Кояш. Әйе, беләм, мин
Әйтәм, тыңлап кара:
Иң матур җир Туган җир ул,
Онытма моны, бала!
Кыш бабай, куркып, артка чигенэ.
Кыш бабай. Коела бара тешлэрем,
Ямьсез керэ тошлэрем,
Ай, еладым, еладым
Эле яшэп туймадым.
Юк, юк, мин китмим. Тартышмыйча гына язга Нэурузбикэгэ билэмэлэремне биру юк.
Нэурузбика. Синен ботен шартларына да кунэм мин.
Кыш бабай.Эйдэ, биюдэ ярышабыз.
Биилэр. Кыш бабай егыла. Балалар торгызмакчы булалар.
Алып баручылар: Ура! Нэуруз жинде, кыш китте, яз килде! Нэуруз мобарэк булсын!
Кыш бабай. Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, жинелдем, Эредем бит, эредем.
Егыла. Кесэсендэге шешэсеннэн су ага башлый. Алып баручылар. Балалар, эйдэгез, тизрэк ярдэм итик. Кыш бабайны торгызыйк,
монда эреп бетэр бит ул. Балалар Кыш бабайны торгызалар. )
6.Әй, дусларым, килегез
Күңел ачу көнебез.
Татарча матур итеп
Кыш бабайны, Нәүрүзне биетәбез күрегез!
Татарча бию башкарыла.
Кыш бабай
Уф арыдым, сусадым
Эредем бит эредем
Яз алдында хур булдым.
Алып баручылар Кыш бабай, мин күрәм, сиңа авыр. Утыр!
Кыш бабай. Юк,юк, Мин китәм инде. Сау булыгыз балалар,
яхшы укыгыз!
Нәүрүзбикә. Менә без тагын бергә. Мин хәзер беләм инде, сез
Кышны яратасыз, ә Яз сезгә кирәкме?
Балалар, безгә җылы көннәр кирәкме?
Безгә матур кошлар кирәкме?
Безгә яшел үлән, чәчәкләр кирәкме?
Рәхмәт сезгә яхшы сүзләрегез өчен. Сез бик яхшы укучылар.
Нәүрүзбикә. Мин сезгә яз, табигать күренешләре турында табышмаклар алып килдем.
Хәзер аларның җавапларын табарга кирәк.
Аяксыз, кулсыз – кое казый. (тамчы)
Сорыйлар, көтәләр, килсә, качалар.(яңгыр)
Утта янмый, суда батмый. (боз)
Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта.(кояш)
Борынсыз чыпчык – боз тишә. (боз)
Суны кайчан иләккә салып ташып була? (кыш көне)
( Җәен иртә уяна, кышын иртә югала.( Кояш). Йомры, түгәрәк,
Йомшак сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә.( Чеби). Лампа түгел-
яктырта, Мич түгел-җылыта.( Кояш) Яз килсә, киенә,көз килсә чишенә.( Агач).Өй артында дөп-дөп кое
казый. (Тамчы). Колга башында йорты,эчендә яши җырчы.
( Сыерчык).
1.Салкын кышны яз җиңде.
Моны барчабыз күрде.
Кулныкулга тотынып
Без бәйрәм итик инде.
. Алып баручылар
Кызлар, кызлар, тынлагыз,
Нэуруз житте, уйнагыз.
Каз, кукэй, коймак, май
Эзерлэек без, давай.
Эйдэгез, эйдэгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!
"Коймаклар" уен - жыры уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,
Нэурузбикэ уртада.
Буген Нәүрүз бәйрәменә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай купергән,
Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кысылган.
Коймагынны майлап ал,
Теләгэнеңне сайлап ал
Уеннар оештыра. “йэзек салыш”
Алып баручы
Дусларым, “ Нәүрүз” бәйрәменең бер үзенчәлекле ягы бар икән әле. Бу бәйрәмдә әби
бабайларга ярдәм оештыралар.Мәсәлән аларга су кертеп бирергә, ишек алдындагы
карларны көрәргә мөмкин.Кызлар савытсава юыша.
1. Мәкальне дәвам ит.
Кем эшләми...
Тырышкан табар.....
Нэурузбикэ
Рәхмәт сезгә дусларым.
Миңа китәргә вакыт.
Алдагы көннәрегездә Телибез зур уңышлар.
Муллыкта, тыныч тормышта
Хезмәт итегез, дуслар!
“Бәхеттә, шатлыкта” җыры белән бәйрәм тәмамлана.
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Разработка проведения внеклассного мероприятия "Праздник Навруз" (2-4 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.