Сәләтле укучылар белән эшләү.
Оценка 4.8

Сәләтле укучылар белән эшләү.

Оценка 4.8
Документация
docx
воспитательная работа
Взрослым
23.09.2019
Сәләтле  укучылар  белән  эшләү.
Һәр укучы-үзенә хас яклары белән аерылып торган шәхес. Сәләтле балаларны барлау, аларның акыл һәм рухи үсешен кайгырту бүген дә белем бирү өлкәсендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тел – безнең бик күп бабаларыбызның хезмәт җимеше, кешелекнең бәяләп бетергесез рухи байлыгы. Тел – аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе..
Гатауллина Г.Х.-статья.docx
Сәләтле  укучылар  белән  эшләү.                                                                                           Гатауллина  Г.Х.,                                          Әлки районы МБГБУ “Базарлы Матак гомуми урта белем мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  “Татар теленә өйрәтү мәсьәләсе – аерым бер мөhим проблема. Бу эштә иң куркынычы   –   формализм.   Без   балаларны   телне   тиз   үзләштерү   сәләте   көчле булган яшьтә өйрәтү мәмкинлегеннән мәхрүм итәргә тиеш түгелбез.”                                                                                              М.Ш.Шәймиев     Тел   –   безнең   бик   күп   бабаларыбызның   хезмәт   җимеше,   кешелекнең бәяләп бетергесез рухи байлыгы. Тел – аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе..  Җәмгыять   үсешендә   шәхеснең   формалашуы   төп   фактор   булу   сәбәпле, хәзерге заманда белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте үскәннән­үсә бара. Бүгенге көндә   балаларда   әхлакый   һәм   толерант   сыйфатлар,   патриотизм,   гражданлык хисе, югары культуралылык тәрбияләү бик мөһим. Тормыш   безнең   алга   яңадан  –  яңа   бурычлар   куя.  Хәзерге   көндә   тирән мәгълүматлы,   югары   белемгә   ия   булу   гына   җитми,   ә   бәлки   белемне   гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белергә дә кирәк. Укытучының элек­электән килгән мәрхәмәтле вазифасы­киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү. Укытучы үзенең сәләте һәм осталыгы белән укучыларның йөрәкләрнең ялкынландыра. Җәмгыять безгә иң кадерле нәрсәне – балаларның киләчәген,   димәк,   илебезнең   киләчәген   ышанып   тапшыра.   Бүгенге   көндә   төп бурычларының   берсе   белем   сыйфаты   һәм   көндәшлеккә   сәләтле,   җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү куела. Бу турыда Г. Ибраһимов та үткән гасырда ук: “Мәктәпнең баш максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм   аларга   тормыш   көрәшендә   егылып   тапталмас   өчен   зарур   булган   куәтне бирмәктер”,­   дип   язган.   Күрәбез,   әдип   эшләргә   өйрәтү   дигәндә,   баланы “тормышка әзерләү” не күздә тота. Димәк,   татар   теле   һәм   әдәбият дәресләренең  төп максаты­ балаларны эшләргә өйрәтү. Укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнни үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уятырга тиеш.   Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыгып бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлиләп һәм сурәтләп әйтә белү –һәркемгә дә кирәк. Төрле ситуациягә карата үз фикереңне булдыру, аны дәлилли һәм яклый белү,   үзеңчә   фикер   йөртә   белү   һәм   аны   сөйләмдә   чагылдыру   –   бүгенге   көн таләбе   дип   яза   иҗади   үсеш   технологиясен   эшләгән   галим   Әхмәт   Зәкиевич Рәхимов.  Һәр   укучы­үзенә   хас   яклары   белән   аерылып   торган   шәхес.   Сәләтле балаларны барлау, аларның акыл һәм рухи үсешен кайгырту бүген дә белем бирү өлкәсендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Соңгы   елларда   мәгариф   учреждениеләрендә   дәүләт   телләрен   һәм   чит телләрне өйрәтүгә тагын  да ныграк игътибар ителә башлады: яңа дәреслекләр, методик   ярдәмлекләр,   эш   дәфтәрләре,   электрон   чаралар   таратыла.   Телне дистанцион   рәвештә   өйрәнүчеләр   өчен   “Ана   теле”   онлайн   мәктәбе   эшли. Кыскасы, мөмкинлекләр күп... Татар   теле   һәм   әдәбияты   дәресләрендә   һәр   класс   саен   1­2   бала   белем дәрәҗәсе ягыннан иптәшләреннән аерылып тора. Алар һәр дәрескә тырышып эзерләнеп   киләләр,   кагыйдәләрне   истә   калдыралар,   аларны   урынлы   куллана беләләр, дәрестә актив эшлиләр, өстәмә күнегүләр эшләп өлгерәләр.Әнә шул укучыларны 5 нче сыйныфтан ук сәләтле укучылар төркеменә билгеләп куям. Шушы   укучыларның   белемнәрен   үстерү   өстендә   даими   эш   алып   барам.   Һәр дәрестә аларга инде өстәмә биремнәр бирелә. Сәләтле балалар белән мондый эш алымнары, әлбәттә, кечкенә класслардан ук башлана.Алдынгы укучылар белән өстәмә   дәресләр   үткәрелә,   белемнәре   ныгытыла.   Сәләтле   укучылар   белән эшләүнең   максаты:   аларга   белем   һәм   тәрбия   бирүнең   махсус   системасын булдыру; һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек  бирә торган гамәли эшләр әзерләү;   сәләтле   укучыларны   төрле   бәйгеләрдә,   класстан   тыш   чараларда катнаштыру. Биргән белемнең сыйфаты булырга тиеш. Бу турыда 20 нче гасыр башында актив иҗат эше белән шөгыльләнгән шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, әдәби   тәнкыйтьче,   тәрҗемәче,   безнең   якташыбыз   дип   әйтергә   була,   Аксубай районы Яңа Дума авылында туган Нәҗип Думави да (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев 1883­1933), тәҗрибәле педагог буларак,   “Кешегә фәкать белем биреш кирәк”, дип язган. Чыннан да, без фәнебезне укытуда бөтен көчебезне куеп,   укытуда   яңача   алымнар   кулланып,     алган   һөнәри   белгечлекләребезгә тугъры калыйк.

Сәләтле укучылар белән эшләү.

Сәләтле  укучылар  белән  эшләү.

Сәләтле укучылар белән эшләү.

Сәләтле  укучылар  белән  эшләү.

Сәләтле укучылар белән эшләү.

Сәләтле  укучылар  белән  эшләү.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.09.2019