Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
Музейларда- заман сулышы.doc
Хәерле көн, хөрмәтле коллегаларым. Сезне мәктәбебездә эшләп
килүче Совет районының Мәгариф тарихына багышланган музей
эшчәнлеге белән таныштырып үтәсем килә.
Музейлар кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел.
Алар килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү
чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган
текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль
фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар
һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп
кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның
тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан
читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең
игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны
саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
Музейлар белем бирү һәм тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә.
Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия,
чөнки заманча шартларда горефгадәтләребез юкка чыгып бара. Ә
борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни
яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү
җәһәтеннән дә мөһим санала.
Музейлар укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як
кызыксыну, халыкның үткәненә, горефгадәтләренә
тарихына
хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.
2011 нче елның 4нче октябре безнең мәктәбебез өчен истәлекле
көн була. Бу – мәктәп музее ачылу. Совет районының Мәгарифе
тарихы музее нәкъ укытучылар көненә ачыла. Совет районы
“Милли мәгариф”е тарихы музеенда районыбыз мәктәпләре,
мәктәпкәчә яшьтәге учрежденияләр, укытучылар, тәрбиячеләр
турында күп материаллар тупланган.
Музей материалларын,
аның экспонатларын җыюда
админестрация җитәкчеләре, ветеран укытучылар , мәктәбебез укытучылары һәм укучылар катнаша. Укучылар, укытучылар һәм
атааналарның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп
материаллар, тарихи экспонатлар җыела.
Укучылар музейны тулыландыру максатыннан аерым кешеләрдән,
шәхси коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар
җыйдылар.
ветеран укытучыларга ихтирам
тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында мәгариф үсешенә зур
хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары,
оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.
Экспозицияләр
Музей эшчәнлегендә мәгариф тарихын өйрәнүгә зур игътибар
бирелә. Укучылар өчен музейда үткәрелгән класс сәгатьләре
балаларга бай тарихи мәгълүмат бирә, тарихи вакыйгаларны аңларга
ярдәм итә. Мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләрне өйрәнүдә
музейда сакланучы иске кулъязмалар, уку әсбаплары, экспонатлар,
фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.
Музей үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара
1.Совет районы картасы.
2. Совет районы мәгариф үсешенең уңышлы юл башы
3. Районның мәгариф бүлеге идәрә итү үзәге стенды
4.Районның методик оешмасы
5. Мәктәп җитәкчеләре стенды
6.Алар районыбыз таянычлары
7. Хезмәт тәрбиясе
8.Алдынгы мәктәпләр
9. Районыбызда мәгариф үсеше
10.Тугрылыклы һәм сәламәт алмаш әзерлибез
11.Алар Ватанны сакладылар, илнең киләчәген укыттылар.
12 Милли мәгариф 13..Профсаюз оешмаларының эше.
14. Дәресләрдә заман сулышы
15.Районыбызның даны
16. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары
17. Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле.
18. Өстәмә белем бирү оешмалары
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих”
дип йөртәләр. Мәктәп музееның балаларны туган илебезне сөюче
чын гражданнар итеп тәрбияләүдә булган мөмкинчелекләре
искиткеч зур.
Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат,
экскурсоводларның мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп
кереп, тирән эз калдыра. Музей эшчәнлеге аша балалар күңелендә
туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын патриотлар итә.
Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан
эзлисе юк. Мәктәп музее тик тормый, ул һаман саен үзенең байлыгы
белән уртаклаша. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей
экспонатлары киң кулланыш таба.
Укучылар музейдагы
экспонатларны көнкүреш әйберләрен үз күзләре белән күрәләр һәм,
хәтерләрендә калдыралар,
куллары белән тотып карап,
укытучыларыбызның,
тырышлыгына,
осталыгына сокланалар. Мәгариф тарихын тирәнтен белергә
теләгән укучылар өчен, түгәрәк эшли. Түгәрәк әгъзалары
мәктәпләр турында, укытучыларыбызның хезмәт һәм сугыш
батырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнәләр, материаллар
туплыйлар, альбомнар төзиләр, кызыклы очрашулар уздыралар.
Мондый эш башкару укучыларда патриотлык хисе тәрбияли,
мәгариф
тарихы, мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән
укытучылар, тәрбиячеләр белән кызыксыну уята.
тәрбиячеләребезнең вакытында
Укучылар өчен, мәктәптә узган
укытучылар семинарлары,
очрашулар
музейдагы
экспозицияләр, анда тупланган экспонатлар, материаллар турында
чыгышлары тыңлаучыларда мәгариф тарихына кызыксынуны
көчәйтә, үз укытучылары белән горурлану, аларга карата хөрмәт
һәм ихтирам хисе тәрбияли.
экскурсоводларның
Музейда кичәләр, чаралар да үздырыла. Аларның һәркайсы
халкыбызның гореф–гадәтләрен, йолаларын, буыннанбуынга күчеп
килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш
чаралар әбибабаларыбызның горефгадәтләренә нигезләнгән.
Соңгы елларда музей советы оештырган түбәндәге чаралар зур
әһәмияткә ия булды: мәгариф ветераннарын искә алу кичәләре;
Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар һ.б.
Музеебыз көннәнкөн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый.
Ветеран укытучылар, мәктәбебез укытучылары, укучылар бүген дә
музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар.
Музей материаллары укучылар өчен үзе бер хәзинә. Без төрле
дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да яуладык.
Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның
киләчәге бар дигән сүз.
Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга
чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә музей эшчәнлегенең
әһәмияте әйтеп бетергесез.
Бүгенге көндә “Виртуаль экскурсияләр” һәм “Виртуаль
күргәзмәләр” оештыру өстендә эшлибез. Алар тамашачыга
үзенчәлекле рәвештә музей һәм музей хәзинәләре белән танышырга
мөмкинлек бирә.
Бу ике сменада эшли торган мәктәп укытучылары өчен зур
мөмкинлекләр ача, чөнки музейның үзенә кермичә генә, сайтка
тупланган материалларны кулланып, укучыларны музей тарихы,
аның экспозицияләре, экспонатлары, музей яңалыклары белән сыйныф сәгатьләрендә һәрдаим таныштырырга, интерактив
экскурсияләр үткәрергә була. Укучыларда да яңа технологияләр
кулланылган музей эшчәнлеге кызыксыну уята.
Сайтка урнаштырылган Совет районы мәгарифе тарихы музее
материалларын Сез дә үзегезнең эшчәнлегегездә куллана аласыз.
Һәм бүген дә без сезнең белән музеебызга интерактив экскурсия
ясарбыз. Ә музей белән якыннан танышырга теләүчеләр булса,
музейга кереп танышырга мөмкин.
Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзенең үткәненә һәм тарихына
хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без
олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы
тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы
белән яшәргә, илебезнең чын патриотлары булырга һәм
укучыларыбызда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез.
Патриотлар булып тумыйлар, патриотлар булып формалашалар.
Музей эшчәнлеге белән кайнап үскән буын исә киләчәктә,
һичшиксез, үз иленә лаеклы гражданин булуы белән горурланачак!
Статья на тему "Музейларда- заман сулышы"
Статья на тему "Музейларда- заман сулышы"
Статья на тему "Музейларда- заман сулышы"
Статья на тему "Музейларда- заман сулышы"
Статья на тему "Музейларда- заман сулышы"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.