Сценарии к праздникам.
Оценка 4.8

Сценарии к праздникам.

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
классное руководство
1 кл—4 кл
19.03.2017
Сценарии к праздникам.
Публикация является частью публикации:
Өлкәннәр көне.docx
Өлкәннәр көне Зал матур итеп бизәлгән, Укучылар зал уртасына кереп тезеләләр. Хор; 1. Бүген 1нче октябрь, Өлкәннәр көне” Күңелләрне сыйпап үтте Шәфкатьлек жиле. Бер утыру- үзе бер гомер, -дип Бабайлар бит юкка әйтмәгән. Бер очрашып, серләр бүлешү- Бу гадәтләр әле бетмәгән. Уңыш сезгә, уңыш безгә Елмаеп-көлеп торсын. Шушы бәйрәм сезнең арада Гомергә балкып торсын! Саумысыз? Саумы әле? Шундый жылы сүз икән. Һәр күңелне эретерлек Һәркемгә дә үз икән. Кемнәр аны уйлап тапкан Матурлап эндәшергә, Жае кисә, ихлас итеп, Иркенләп сөйләшергә. Берәү әйтә танышыма “ туган, хәерле иртә!” Жылы сүздән торган шатлык Көне буена житә. Кем булган соң картәтиең, Картәтинең әтисе? Алардан тыш нәселеңдә Я, кемнәр булган тагын? Нинди һөнәр белгән алар, Нинди кием кигәннәр? Нәрсә өчен шатланганнар, нәрсә өчен көйгәннәр? Белеп үссәң, аңларсың син Туган халкың төяген, Картәтиләр юлына Мең кат башың иярсең. Бүген бигрәк күңелле, Тәрәзәдә нурлар уйный. Шау-гөр килә мәктәбебез, Барысы уңган шундый. Нәнәйләр бик шат бүген, Картәтиләр мут бүген, Иң сөйкемле нәнәйләр, Иң акыллы картәтиләр Жыелганнар бит бүген. Беркем дә юктыр нәнәем шикелле ул бүген доньядагы иң әйбәт кеше. Жыр “әбием – якыным”. Беркем дә юктыр Картәтием төсле- Ул бик акыллы, Ул бик ьә көчле. Кунаклар килгәч , өебез Эй, ямьле! Өстәлгә куйган мәмәйләр Бик тә нык тәмле, Ә нәнәй пешергән икмәк Бигрәк тәмле, хуш исле. Нәнәем жырчы минем, Озын көйләр көйли ул. Төннәр буе әкиятләр, Булган хәлләр сөйли ул. Йомшак куллары ягымлы, Безне иркәлп- сөйгән. Әнине дә шушы куллар Назлый – назлый үстергән. Жыр: Әнкәем догалары” Минем нәнәй бисмиллалы иде, Бисмилла, дип таңны башлады. Бисмиллалы иде өй эчебез, Бисмиллалы иде ашлары. Бәрәкатьле булыр икмәгебез, Шифа бетмәс суда, иншаллаһ! Имин-аман торыр жиркәебез, Күңелләрдә булса бисмилла. Минем нәнәй гайбәт сөйләмәде. Нахак сүзләр өйгә кертмәде. Гел игелек, гел изгелек иде Кешеләрдән аның көткәне. Бисмиллалы догалары белән Фатихасын бирә киткәндә. Нәнәм кебек олыларны күрсәм, Башым иеп калам үткәндә. Әбием догалар укый, Еллар булсын имин , дип Кешеләр тату яшәсен, Тыныч булсын илем, ди. Догалар-догалар, Кешеләргә изгелекле Булырга кушалар алар. Әбием догалар укый, Игеннәр мул булсын, дип Көзен келәтләр, амбарлар Гел ашлыкка тулсын,дип. Догалар безне өйрәтә Дөньяны яратырга, Яхшылыкка шатланырга, Сагышны таратырга. Әбием күп дога белә, Һәр дога – изге теләк. Мин дә аларны өйрәнәм, тырышып һәм бик теләп. Догалар,догалар, Кешеләргә изгелекле Булырга куша алар. Жыр Нәнәем көн дә иртән Сөеп кенә уята. Жайлап кына минем белән Чәй эчәргә ярята. Нәнәем – ветеран, Аңа хөрмәт, аңа дан. Ятса ул ял итәргә, Мин шауламыйм бер дә. Идәнне дә сөртеп алым, Савыт- сабаны юдым. Мияулаган песиемнең т Тамагын да туйдырдым. Нәнәем миңа карап, Бик сөенер, куаныр, Әнисенә ошаган, дип, Аркамнан сөеп алыр. Нәнәем, картәтием минем иң якыннарым. Әнине дә, әтине дә кеше иткән бит алар. Сезнең хакта, сезгә атап Һәркемебез дан жырлар. Картәтием акыл бирә, Һичбер эштән курыкмый ул. Нәнәем- сер йомгагы, Саф йөрәкле кеше ул. Жыр Нәнәем сөя мине “сандугач баласыдыр син” Синсез дөнья сансыздыр ул, Гел чәчкәсез, ямьсездер ул, Күзкәемнең карасы- Минем баламның баласы. Картәтием Көн буена эш таба Малларга су эчерә, Хуш исле печән саба. Картәти тыштан керүгә, Нәнәй чәй кайната. Сау- сәламәт яшәгез, Шуңа күңел шатлана. Нәнәйләр- картәтәйләр Озын-озак яшәсен. Жылы сүзләр жәлләмәгез, Белик кадерләрен. Барыбызга алар тели : Тик изгелек, яхшылык. Аларга тик кадер – хөрмәт, Якты йөз бик-бик кирәк. Хор белән: озын гомерле булыгыз, Әби –бабайлар Бәхет – шатлык тели сезгә барлык балалар. жыр

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
19.03.2017