Балалар музыка астында залга керәләр, һәм ярымтүгәрәк ясап чыршы янына басалар.
АМЕЛИЯ :
Чәчәк кебек апак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак мамыктай йомшак кар белән,
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм? диеп сорасагыз,
БАЛАЛАР(бергә).
Бездә бүген чыршы бәйрәме!
ИЛЗИРА :
С вьюгой, ветром и морозом
Зимний праздник к нам идет.
И, конечно, Дед Мороз нам
Всем подарки принесет!
Подскажите мне, ребята,
Что за праздник всех нас ждет?
Отвечайте дружно, звонко,
Мы встречаем…
ВСЕ: Новый год!
АДЕЛИЯ :
Яңа елны каршыларга
Без җыелдык бу залга.
Исәнсаумы, Яңа ел!
Хуш киләсең, уз алга!
Без теләкләр телибез
Бүген берберебезгә.
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә
РАДМИР :
В разноцветном, новогоднем
Свете праздничных огней
Поздравляем мы сегодня
Всех собравшихся друзей.
С Новым годом! С Новым счастьем!
С новой радостью для всех!
Пусть звенят под этой елкой
Песни, музыка и смех!
ИЛЬЯС :
Исәнме чыршы,исәнме!
Тагын бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың.
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.
СЕВИНЧ :
Күрегез безнең чыршыны,
Ничек матур киенгән.
Безгә бәйрәм ясар өчен,
Урманнан үзе килгән.
Нинди генә уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шар һәм алмалар,
Бөреләр дә бар анда. УГЫЛЖАН :
Гаҗәп матур безнең чыршы,
Җемҗем килеп тора ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
ДАНИЛ :
Яшел чыршы, бизәнеп
Быел тагын килгәнсең
Синсез бәйрәм күңелсез
Булыр иде ,беләмсең?
Бизәкләрең тагын да матурырак балкысын,
Сәйләннәрең нур сипсен,
БЕРГӘ:
Җемҗем утлар кабынсын! ( утлар кабына)
ЖЫР: “ЧЫРШЫЧЫРШЫ БЕЗ СИНЕ...”
АДЕЛИЯ :
Без Яңа елга килдек,
Чыршыга шарлар элдек,
УГЫЛЖАН:
Чыршысы да өряңа,
Җырчысы да өряңа.
СЕВИНЧ:
Менә килер Кыш бабай,
Безгә бүләкләр алып.
ВАДИМ:
Күпме уен, күпме җыр
Алып килә Яңа ел.
АМЕЛИЯ :
Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм.
Хушлашабыз чөнки без
Бүген иске ел белән.
Айлар, йолдызлар тактык,
Көмеш тасмалар тарттык.
Өряңа чыршы янында
Яңа йолдызлар яна.
Сокланып торыр карап,
Чыршыбызга таң калып.
Куанабыз һаман да:
Бигрәк матур ул быел.
Рәхмәт сиңа, и , иске ел,
Матур ел булдың бит син.
Синнән алган бәхетшатлык
Гомер буена җитсен.
ИЛЬЯС:
Безнең җанда күпме истәлекләр
Яңа елга аяк басканда.
Азмы алар бөтен җир шарында,
Туган илдә, Башкортостанда.
ДАНИЛ: Без теләкләр телибез
Бүген берберебезгә.
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә.
ИЛЗИРА :
Нарядилась наша елка,
Словно девицакраса,
В разноцветные игрушки,
Вот какие чудеса!
ПЕСНЯ: “МАЛЕНЬКОЙ ЕЛОЧКЕ ХОЛОДНО ЗИМОЙ”.
АМЕЛИЯ :
Яңа яуган апак кар өстеннән
Йөгерә йөгерә килә Яңа ел.
СЕВИНЧ :
Өряңа ел килә, өряңа.
Чынлап яңа булсын ул.
ИЛЬЯС :
Күз яшьләре онытылып торсын,
Артка чиксен кайгыборчулар.
Ә Иске ел ипи һәм тоз белән
Каршысына чыккан сузып кул.
Кояш кебек, һәммә кешегә дә
Тигез көлеп торсын ул.
Элеккечә утлар янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар.
РАДМИР :
Мама елку украшала,
Я ей тоже помогал.
Подавал ей игрушки,
Звезды, шарики, хлопушки.
А потом гостей позвали,
И у елочки плясали.
ТАНЕЦ ПЕСНЯ: “ ХОРОВОД”.
АДЕЛИЯ :
Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,
Борчылырга урын юк.
Ә нишләптер, ни өчендер
Кар кызыбыз һаман юк.
Кирәк урманга барырга,
Кар кызын эзләп табарга.
ДАНИЛ БЕЛЭН ИЛЬЯС ЙОГЕРЕШЕП ЧЫГАЛАР.
ДАНИЛ: Мин көчле, мин кыю,
Бернидән дә курыкмыйм.
Урманга үзем барам,
Кар кызын эзләп табам
ИЛЬЯС:
Миндә гайрәт, миндә көч,
Миннән курка үрмәкүч!
ЧЫГЫП КИТЭЛЭР
Урманга үзем барам,
Кар кызын эзләп табам.
ТАНЕЦПЕСНЯ: “ЕСЛИ ВЕСЕЛО ЖИВЕТСЯ, ДЕЛАЙ ТАК.”
ДАНИЛ БЕЛЭН ИЛЬЯС КАРСЫЛУНЫ АЛЫП КЕРЭЛЭР
КАРСЫЛУ:
Исәнмесез, дусларым!
Мин Кар кызы буламын,
Өстем җылы, туңмадым,
Уйныйм, сикерәм, көләм,
Куян, төлкеләр белән.
Мине күрсә бүреләр,
Сәлам биреп узалар.
Адашсам, саесканнар
Ярдәм кулын сузалар.
Уйнап, җырлап йөрибез,
Кунак булабыз сездә
Әйдә, биибез бергә,
Бүген Яңа ел бездә!
ТАНЕЦ “ НОВОГОДНИЕ ИГРУШКИ”.
БЕРГӘ :
Кар кызы килгәч тагын да к үңелле булды.
КАРСЫЛУ, кил бергә безнең белән уйнарга
КАРСЫЛУ: Эйдэгез, уеннар уйнап алыйк эле.
1. (“Әйе. Юк” уены)
Я спрошу у вас, ребята,
А вы дайте мне ответ?
Но подумайте сначала,
“Да” ответить или “Нет”.
Растут ли на елке сосульки цветные?
А шарики, звездочки расписные?
Быть может, оранжевые апельсинки?
Смешные и розовые свинки?
Подушки пуховые?
А пряники медовые?
Галоши блестящие?
Конфеты настоящие?
Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?
Кыш бабай әйбәт бабай, әйеме?
Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?
Тиздән кыш бабай килер, әйеме?
Ул бүләкләр алып килә, әйеме?
Чыршыбыз бик матур, әйеме?
Аны мылтыктан атып алып кайтканнар,
әйеме?
Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?
Помидорлар да үсә, әйеме?
Чыршының энәләре кызыл, әйеме?
Кыш бабай суыктан курка, әйеме?
Ул Кар кызы белән дус, әйеме? 2.. Хәзер мин сезгә “Сарык көтүчеләре” дигән уенның тәртибе белән таныштырам. Уенда ике
кеше катнаша, аны үткәрү өчен 2 урындык кирәк. (Тылсымчы 2 ике урындыкны кирәкле урынга
куя.) Урындыклар урыннарында. Һәр көтүчегә биш сарык бирелә 3 әр тутырылган шар.
Көтүчеләр, мин “башладык” дигәч буш пластмасс шешәләр белән “куып”, һәрберсе ,үз
сарыкларын югалтмыйча, сарайларына ,яки урындык арасына, кертеп ябарга тиеш.
“Башладык”.
3. Икенче уеныбызны тәгъдим итәбез. “ Пантомима”.. Һәрберегезгә биремнәр язылган
карточкалар таратам . Шул карточкалардагы биремнәрне хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтергә
кирәк.
Карточкалардагы биремнәр:
* авыр сумка күтәргән апа кайта.
* горилла маймылы читлектә.
* өй түбәсендә чыпчык йөри.
* сазлыктан торна бара.
* ишек алдында тавык.
* кыска, тар итәк кигән кыз бара.
Этэч кычкыра.
ЖЫРБИЮ: “КУРСЭТ ЭЛЕ УСКЭНЕМ.”
КАРСЫЛУ :
Нинди матур безнең бәйрәм, тик Кыш бабабыз гына җитми. Әйдәгез, Кыш бабабызны
чакырыйк.
ХОР: Кыш бабай!
МУЗЫКА АСТЫНДА КЫШ БАБАЙ КЕРЭ
КЫШ БАБАЙ :
Исәнмесез балалар! Ничек матур булган чыршыгыз, үзегез дә зур үскәнсез инде.
АДЕЛИЯ:
Кыш бабай, ә синен балаларга бүләкләрең бармы соң?
КЫШ БАБАЙ:
Бар, әлбәттә, бар! Менә бит алар!(капчыгына күрсәтә)
КАРСЫЛУ :
Уу, менә ни кадәр бүләк белән килгән кыш бабабыз! Рәхмәт сиңа кыш бабабыз! Балалар, Кыш
бабабызга матур җырыбызны җырлап күрсәтик өйрәнгән шигырләрне сөйлик инде.
Шигырләр сөйләнә: ПЕСНЯ: “РАЗ МОРОЗНУЮ ЗИМОЙ...”
РАДМИР :
Скоро, скоро Новый год!
Скоро Дед Мороз придёт.
За плечами ёлочка,
Пушистые иголочки.
Он подарки нам разносит
И стихи читать нас просит.
УГЫЛЖАН :
Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бәйрәмдәге һәр балага
Бүләкләр бирде.
АМЕЛИЯ:
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән ?
Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
ВАДИМ :
Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
ИЛЗИРА :
Уенчыклар белән аны
Бизәдем төрле төскә.
Кызыл йолдыз ясап куйдым
Балкысын өчен өскә.
СЕВИНЧ :
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
ДАНИЛ :
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
ИЛЬЯС :
Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килгән.
Зур капчык салган чанага, Ә анда бүләк:
Уенчык, төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.
Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.
ЖЫР “КЫШ БАБАЙ” (ЖЕМЖЕМ КОМЕШ ТУН КИГЭН)
КЫШ БАБАЙ:
Әйдәгез,барыбыз да бергәләп“ Кыш бабай бияләе” уены уйнап алыйк эле
Уен:” “ Кыш бабай бияләе” : бияләй кулданкулга күчерелә. Көй туктауга, бияләй кемдә
кала, шул кеше сорауга җавап бирә.
Сораулар:
“Туган тел” шигырен кем язган?
Сезнең класста ничә укучы?
Без кайсы районда яшибез?
Бәйрәм белән котлау.
Беренче сыйныфта иң шук малай кем ул?
Быел Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үттек?
Искечә Яңа ел кайсы көнне була?
Иң яраткан һәм иң яратмаган дәресең нинди?
ТАНЕЦ: “НОВОГОДНИЕ ИГРУШКИ”
КЫШ БАБАЙ:
безгә Севинч кызым үзенең туган узбэк телендә жырлап күрсәтәм, ди
СЕВИНЧ: ЖЫР .
КЫШ БАБАЙ :
Рәхмәт, куандырдыгыз . Сезгә тагын бер шартым бар: минем табышмакларыма җавап әйтергә.
1) Һәр җир капланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчак туган? (КЫШ)
2) Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра.
Апак мамыктай кебек,
Ялтырый алмаз кебек. (КАР)
3) Бер гүзәл бар дөньяда,
Гашыйк аңа һәр бала.
Тик бизәнә ул менә
Бары елга бер генә. (ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ)
4) Энҗе кебек җемҗем итеп,
Уйный шундый матур итеп.
Учыңа алу җитә,
Шундук эри дә бетә...(КАР БӨРТЕГЕ) 5) Акыра да бакыра
Бөтен җирне тутыра. (БУРАН)
КЫШ БАБАЙ :
Айһай, бигрәк зирәк икән үзегез, бөтен табышмакларымны да белдегез. Мин бик нык кар
яратам, ә монда ул бөтенләй күренми. Минем кар бөртекләренең биегәнен күрәсем килә.
.
КАР КЫЗЫ:
Очыгыз, дусларым, дөньяны
Апакка маныгыз.
Һәркемнең күңеленә
Тик аклык салыгыз.
Очыгыз, кар бөртекләрем,
Минем газиз сеңелләрем,
Бергәләп күңел ачыйк,
Уйнап, әйләнеп очыйк.
“ ТАНЕЦ СНЕЖИНОК”
КЫШ БАБАЙ:
Менә булдырдыгыз, балалар, Әй, нинди оста балалар җыелганнар бу мәктәпкә. Сез бик матур
да, акыллы да, тәртипле дә. Шуның өчен мин сезгә күп итеп бүләкләр алып килдем. (Кыш
бабай балаларга бүләкләрен өләшә). Ә хәзер миңа китәргә вакыт, мине башка мәктәптәге
балалар да көтәләрдер. Бәйрәмегез бик матур, күңелле булды, рәхмәт сезгә. Киләсе елга
кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, олыларны ихтирам итегез, дус, тату яшәгез.
Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз.
АЛЫП БАРУЧЫ: Рәхмәт сиңа, бабакай, сау бул! Киләсе елга тагын кил безгә!
К.Б. ЧЫГЫП КИТӘ
БЕРГЭ :
Сау бул, Кыш бабай!
ДАНИЛ :
Бар җиһан акка төренгән,
Җемҗем килеп кар көлә.
ИЛЬЯС:
Җанга рәхәт бер моңсулык,
Йөрәктән җыр бөркелә.
СЕВИНЧ :
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә!
Моңлы кыңгыраулар элеп,
Җиргә Яңа ел килә! Ташып торсын ак бәхетләр,
Шатлык керсен һәр өйгә.
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә!
АМЕЛИЯ :
Бәйрәм үтте, сәгать сукты
Яңа ел килә безгә.
Яңа бәхетләр китерсен
Сезнең һәрберегезгә.
Яңа елга алып керик
Тынычлыкны, шатлыкны,
Хезмәтне һәм хөрмәтне,
Бәхетне, тырышлыкны,
Татулыкны, дуслыкны!
АЛЫП БАРУЧЫ : менә без түземсезләнеп көткән әтәч тә килеп житте. Әйдә, Әтәч , рәхим ит,
бүгеннән башлап, монда син хужа.
АДЕЛИЯ ( ЭТЭЧ КИЕМЕНДЭ) :
Яңа ел, яңа бәхет.
Яңа кар ява җиргә,
Яңарган төсле урам.
Искесен күмәргә теләп,
Тузынып йөри буран.
БЕРГЭ : Котлы булсын Яңа ел!
Яңа ел, яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел!
Яңа җиңүләр белән,
Котлы булсын Яңа ел!
АМЕЛИЯ, АДЕЛИЯ : ЖЫР “САУМЫ, ЯНА ЕЛ” .
АЛЫП БАРУЧЫ :
Күңелләрдә шатлык та бар
Бераз моңсу да никтер.
Син Яңа ел инде безгә
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык, татулык
Шуның белән безнең бәйрәмебез
тәмам.Сезне тагын бер кат Яңа ел белән
котлыйбыз.
Ә хәзер : барыгызны да биергә чакырабыз.
Иман бир балаларга,
Саулыксәламәтлек китер
Озакозак елларга!
Яңа ел белән сезне!
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Сценарии к праздникам.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.