Сценарий на писан в доу для старшей группы на 23 февраля. В сценарий написаны игры для пап с детьми, и раздельно только для пап. И обязательно вошло в сценарий концертные номера детей и мам которые подарили папам татарский танец. Сценарий на татарском языке.
Ватанны саклаучылар көне .doc
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында бәйрәм кунаклары залга уза. Спорт
киемнәре кигән балалар һәм әтиләр маршка басып залга керә.
Алып баручы: Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз! 23 февраль көнне илебез
Ватан сакчылары көнен билгеләп үтә. Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз.
Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Безнең бүгенге
кичәбез сезгә бәйрәм бүләге булсын иде.
Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар, килгән кунаклар! Сез барда ил хур булмас.
Тикмәгә генә халык: ”Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, батыр Ватанны саклый,”
дип әйтмәгәндер.
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавемнең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Күәт – егәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.
Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Альфира Максутовнага бирәбез.
Хөрмәтле әтиләребез, бәйрәм кичәсен Сезне бирегә җыеп, “Минем әти булдырыр ул!”
дигән темага уздырырга уйладык. Сезнең утырып торырга яратмаганыгызны без инде
беләбез. Шуңа күрә дә бүген һич утырып тормыйча гына ярышырбыз, узышырбыз, матур
җырлар тыңларбыз, күңел ачарга да өлгерербез.
Егет булсаң, шаярта да бел,
Юмор хисе кирәк тормышта.
Елмаюлар бүләк итә дә бел,
Тар күңелле булма ялгыш та.
Уеннарыбыз оешканрак төстә булсын өчен, әтиләребезне, дәү әтиләребезне командаларга
бүлик әле белән якынрак танышу өчен мондый бәйге тәкъдим итәбез: “Кем булып
эшлим?” Пантомима ярдәмендә күрсәтергә кирәк була.
Әтиләребез, сезгә бәйрәм күчтәнәче улларыгыздан!
Төркем егетләре башкаруында җыр: “Шофер булам”
А.Б. Бәйрәмнең икенче бәйгесенә күчәбез. Әтиләрне һәм балаларны бирегә чакырабыз.
Ике командага бүленербез.
“КАПЧЫК ярышы” Капчык киеп залның аргы башыннан йөгереп килеп, капчыкны
командадагыларга бирәсе. Әтиләр узасы дистанция ике тапкыр артыграк.
Конкурс «Бег в мешках» (Папы в одной команде, дети в другой. Прыжки в мешках. У пап
дистанция в два раза больше. Первые участники залезают в мешки и прыгают до
обозначенного места, обходят его и возвращаются к команде. Там передают мешки
следующим участникам команды. Детям помогает воспитатель, папы справляются
самостоятельно. Побеждает команда, в которой все участники закончат эстафету первыми)
Җиңелүчеләр һәм җиңүчеләр хөрмәтенә безнең кызларыбыз сезгә җыр бүләк итәчәк:
“Полициянең яшь дуслары без””
Егет булса, киләчәге булсын,
Сагынып искә алыр гомере. Җитмеш төрле һөнәр белсен үзе,
Үти алсын һәрбер гозерне.
А.Б Әйе, Эльвира, мин синең белән килешәм, кунаклар да килешер дип уйлыйм.Элек –
электән килгән әйтем бар: һәр ир – ат үз гомерендә өй салырга, малай үстерергә һәм агач
утыртырга тиеш. Ә безнең бүгенге бәйрәм кунаклары бу эшләрне күбесе башкарырга да
өлгерде инде, әйеме, әтиләр? Малай үстерүчеләр горурланып утыра инде, әлбәттә, беләм.
Алар безнең төркемдә 8 генә бит. Кызлы әтиләр, һич кенә дә боекмагыз, сездән туган 19
кыз бер дә егетләрдән ким түгел!!!! Я ярый, монысы икенче мәсьәлә. Бүген исә безнең
әтиләребез яңа һөнәрләрен дә күрсәтергә телиләр бит әле.
«Иң яхшы пешекчеләр” бәйгесе
Участники делятся на три команды. В каждой команде дети и папы. Дети по очереди
достают рисунки, на которых нарисованы продукты (самые разные, чем необычнее — тем
лучше) — не более пяти. Затем команды устраивают мозговой штурм и придумывают
рецепт блюда из попавшихся продуктов. Побеждает та команда. Чей рецепт окажется
наиболее съедобным или наиболее оригинальным.
Нәниләрегездән бәйрәм бүләге Җыр: ”Әтием”
Асылъяр үзенең әтисен хөрмәтләп, шигыр укып китәм, ди.
Кадрия апа, карап утыручы әтиләрне дә сынап карар вакыт җитте.
А.Б. Әйе шул, Әльвира, Аларга без “ Интеллектуаль викторина.” бәйгесен тәкъдим
итәбез.
1. Кем Россия армиясен оештыручы булып тора? (Петр I)
2. Россия флотын кем оештыра? (Петр I)
3. “Гардемарин” нәрсәне аңлата? (“гардемарин” французча “диңгез гвардиясе” дип
тәрҗемә ителә, ягъни гардемарин ул диңгез акадимиясен тәмамлаучы кеше. Бу дәрәҗә
Петр I тарафыннан 1716 нчы елда кертелә)
4. Гренардерлар кемнәр алар? (гренардерлар – алар гранатаметчиклар, колонна
алдыннан баручы)
5. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык)
6. “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)
7. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)
8. Хәрби кирәкяракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)
9. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)
10. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)
11. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)
12. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)
Булдырдыгыз, әтиләр. Сезгә безнең бәйрәм сюрпризыбыз да бар бит әле.
Төркем егетләре башкаруында “Бабушки старушки” тамашасы
Әтиләребез армиядә нинди солдатлар булды икән, илебез чиген ничек саклауларын киләсе
бәйге аркылы белик әле.
Конкурс «Граница» Посередине комнаты прокладывают ленточку. Это и есть граница.
Затем на пол высыпают множество воздушных шаров. Задача команд — передуть шарики
на территорию противника за одну минуту. По окончании времени подсчитывают
количество шаров на одной и другой стороне, определяется победитель — та команда, где
шаров оказалось меньше.
Икенче өлеше балалар белән уйнала.
А.б.: Егет булса – тапкыр сүзле булсын,
Һәр фикере – төпле, үтемле.
Кешелекле, ипле, әдәпле бул,
Сокландырып яшә һәркемне. Сөекле тормыш юлдашларыгыздан да искиткеч матур бәйрәм бүләге кабул итегез
әле. Әниләр башкаруында җырлы бию : “Шәл бәйләдем”
Кунаклар сез арымадыгызмы әле? Ярыш бәйгебез дәвам итә. “Всадники” уены. Әтиләр
иңсәгә баланы утырта, бала кулында кечкенә туп, әти йөгереп кәрзин янына килә, бала
тупны максатка ыргытырга тиеш.
Балаларыгыз үз куллары белән тырыша тырыша матур эчтәлекле открыткалар
ясады. Кабул итеп алыгыз сез аларны. Теләкләрен тормышка ашыруда бер этәргеч булсын
ул Сезгә!!!!
Инде килеп, бүгенге батыр да, кыю да, җитез дә, көчле дә, өлгер дә, пешекче дә, төз
атучы да булган әтиләребезне медальләр белән бүләкләп китик.
А.б: Егет, булса, егет булсын инде,
Кайгырта алсын тамак ягын да.
Ашханәгә йөгермәслек булсын,
Кайнар аш көтмәсә табында
Эльвира: Егет булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Көч – куәте булсын йөрәгендә,
Ә җанында ил гаме.
А.Б. Хөрмәтле әтиләр! Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булыр тора. Бала тәрбияләүдә
әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә балаларыгызның иң якын кешесе,
таянычы булыгыз, аларга һәрвакытта да үрнәк булыгыз, кирәк вакытта файдалы
киңәшләр биреп, аларга таяныч булып яшәгез.
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз .
Сез туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Бәйрәмебез
ахырына якынлашты.Һәрвакыт сәламәт булыгыз.
А.Б. Сезне Басыйрова Чулпан бәйрәмегез белән котлый
Музыкаль бүләк “Чулпан җыры”
Эльвира: Бәйрәм иттек, инде хәзер
Таралырбыз өйләргә.
Балачакның бу мизгеле
Калсын сагынып сөйләргә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем
бирү муниципаль учреждениесе “Актаныш гомуми үсеш бирүче
7 нче санлы балалар бакчасы”
Зурлар төркемендә
әтиләр катнашында узган
спорт кичәсе Февраль, 2019
Сценарий
Сценарий
Сценарий
Сценарий
Сценарий
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.