Сценарий к новогоднему утреннику в 5-7 классах

  • docx
  • 11.01.2023
Публикация в СМИ для учителей

Публикация в СМИ для учителей

Бесплатное участие. Свидетельство СМИ сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала ЯНА ЕЛ.docx

Хуш килэсен, яна ел!

Зал бэйрэмчэ итеп бизэлэ, зал уртасында – яшел чыршы тора, яна ел плакатлары, укучылар ясаган рэсемнэр куела. Бэйрэм жыры янгырап тора.

(Тавыш сәхнә артыннан ишетелә)

Игътибар! Игътибар!  Бу хәбәр барыгызга да: әле килеп җитмәгән кунакларга да, инде бәйрәм башлануын көтә-көтә арып беткәннәргә җиткерелә .

Менә-менә сугар сәгать,

Калып бара биш минут.

Башлыйбыз бәйрәм кичәсен,

Чыршыда кабыныр ут.

Песня Финзира и девочки “Яна ел»

Финзира Г. Хэерле кон, хормэтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгэн кунаклар! Якынлашып килуче яна 2023 ел белэн!Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

Яна еллар килсен бэхет алып,

Яна еллар килсен елмаеп.

Кунеллэрдэ мэнге шатлык булсын,

Яшэмэгез, дуслар монаеп.

Шушы матур бэйрэм белэн котлау очен, суз гимназия директоры - Дамир Фанис улы Хабибрахмановка бирелэ. Рэхим итегез!

Финзира Г. Үсте чыршыбыз урманда.

Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа

Яшел ул һаман да.

Хәзер, чыршы, бизәлгәнсең, Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлык, бик күп шатлык

Безгә син алып килгәнсең.

Мин  дә сезгә үзем белән бер уен алып килдем.

Чыршыда “үскән” әйберләргә

“Әйе” диеп җавап бир.

Андый әйбер булмый икән

“Юк” диеп җавап бир.

Чыршыбызга эленгәндер

Гирляндалар – йолдыздар!

-Чыршыбызны бизәп тора

Ондатра-сарыклар?!

-         Мамык кебек ак кар яткан

Чыршы ботакларына.

-Чыршыбызны бизәп тора

Пальма ботаклары да.

-         Чыршыда   нәрсә үсә? Күркәләр. Дөресме?

-         Помидор һәм сары лимон, дөресме,

 

-         Безнең чыршы бик матур, дөресме?

-         Чырышының  энәләре кызыл, дөресме?

 

Финзира Г. Әйдәгез чыршы тирәли

Бер җыр җырлап әйләнәбез.

Гирляндага, серпантинга

Бергәләп бәйләнәбез..

-Хэзер барыгызны да чыршы тирэли эйлэнергэ чакырабыз. Рэхим итегез!

Музыка тэмамлану белэн чыршы артыннан себеркегэ атланып Убырлы килеп керэ. Себеркесен тыялмыйча интегэ, берничэ тапкыр чыршыны урап чыга.

Убырлы: Тр-р-р.Нинди жир бу? (иснэнеп) эдэм исе килэ тугелме? Бу бизэлгэн чыршы нэрсэ эшлэп тора монда? Утыным беткэн иде, себеркемэ тагып алып китим эле. (колэ, шатлана).

Шул вакытта чыршы артыннан Шурэле килеп керэ.

Шурэле: Ни эшлэп йорисен син монда урман эбие?

Убырлы: Сэлам. эйдэ булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр тугел, бармагынны кыстырмам., себеркегэ тагыш эле менэ бу чыршыны.

Шурэле: эле яна гына лесник та утеп китте. Ялгышмасам, татар гимназия укучылары да нарат куркэсе жыярга килгэннэр иде бугай.

Убырлы:Уф, Алла! Кайдан алам инде хэзер утынны?

Юлбарыс килеп керэ.

Юлбарыс: Нинди жыелыш бу?

Шурэле: Менэ урман эбие узенен тракторы белэн утын эзлэп чыккан. Чыршыны тагып алып китмэкче була.

Маймыл: Ничек?! Бу бит гади генэ чыршы тугел, Яна ел чыршысы!

Толке килеп керэ

Толке: Нэрсэ булды? Ни бар монда? эллэ берэр нэрсэ тараталармы? Мин списокка кердем микэн?

Убырлы: (себеркесе белэн тортеп) Син нэрсэ хэйлэкэр толке, яна елга бер-бер план корып йорисендер эле хэйлэкэр.

Шурэле: Куян елы килгэнгэ соенэдер инде.

Толке: Куян елы? Эх-х-х, куян-куянкайлар….

Шулвакыт шурэленен кесэсендэ телефон шалтырый.

Шурэле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нэрсэ?, Кыш бабай белэн кар кызы, яна ел юлга чыкканнар дисенме? Дуслар! Кыш бабай белэн кар кызын, яна елны каршы алырга эзерлэнергэ кирэк.

Убырлы: Кая эле мин тиз генэ карап килим, күрү белэн сезгэ хэбэр итэрмен.

(Себеркесен кабындырып карый, кабынмый) Нигэдер “Мерседес” кабынмый эле, этегез эле арттан, нэрсэ карап торасыз?

Барысы бергэлэшеп этэлэр, Убырлынын машинасы кабына, юлбарыс та ана утырып китэ.

Толке: эйдэгез эле дуслар, без алар килгэнче концерт номеры карый торыйк.

Алиса и Рената “Танец”

Убырлы килеп керэ, юлбарысны утыртып, музыка куела “Нас не догонят”

 

Убырлы: Каршы алыгыз дусларым, Кыш бабай, кар кызы, Яна ел килеп житте!

музыка

Барысы бергэ керэлэр. Каршы алалар, шатланалар.

 

Кыш бабай: Исэнмесез дусларым! Яна ел белэн барчагызны!

 

Кар кызы: Исэнмесез кадерле дуслар! Бэйрэм белэн!

 

Алып баручы: Саумы , Кыш бабай! Син алып килгэн Яна ел белэн! эйдэ турдэн уз! Хэерле сэгатьтэ.

 

Яна ел: Исэнмесез! Мин — яна ел, сезне бэйрэм белэн тэбрик итэм!

Яна йортнын ишеген ачкан кебек

Сезнен янга мин дэ килеп кердем,

Нигезлэрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Белэм, миннэн хэркем нидер котэ,

Шатлык, бэхет, сою омет итэ.

жирдэ бэхет, хэрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Кул чабалар

 

Финзира Г. Кыш бабай, карале, безнең бит чыршыбызда утлар юк, нишләргә икән безгә?

Кыш бабай. Эйдәгез бергәләп чыршы тирәли әйләник, утлар дая уяныр.

Чыршы тирәли җыр

 

Шурэле кар кызына карап тора да:

 

Шурэле: Ай-яй матур икэн безнен кар кызы. Шундый матурлыгын белэн син матур итеп биисендер дә әле ул?

 

Кар кызы: эйе дусларым. Сезне бэйрэм белэн котлап бию башкарасым килэ. Кызлар да ярдэ итэр.

 

Кар кызы кызлар белэн бии

 

Альбина Д.: Кыш бабай! Бергэлэп уйнап алыйк.

уеннар_________________________

 

 

Кыш бабай: Кадерле дусларым, сезне тагын бер кат Яна ел белэн котлыйм. Сезгэ бэхет, шатлык, укуыгызда, эшегездэ зур унышлар телим, бэхетле булыгыз. Бик кызганыч, лэкин безгэ китэргэ вакыт житте. Безне эле башка мэктэплэрдэ дэ котэлэр.

 

Кумәк бию

Татарча кумэк бию башкарыла, биюдэн сон кыш бабай, кар кызы,хэм башкалар барысы да бергэ чыгып китэлэр

 

Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , килэсе елга кадэр.

 

Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгэ иминлек, матурлык, татулык телим.

 

Яна ел: хушыгыз, барыгызны да бэйрэм белэн.

 

Финзира Г. Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Зур өметләр белән каршылыйбыз
2023 ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

 

Вальс 5а и 5б

 

Ислам.: Башлана йорэкне жилкетеп Яна ел,

эйтерсен, жинугэ онди ул яна жыр

Ямь – яшел чыршылар — Яна ел байрагы,

Ак бэхет олэшэ Яна ел бэйрэме.

 

Самира.: Исэнме яна ел! Исэнме яна кон!

Рэхим ит илемнен туренэ.

хэркемнен йозендэ, кузендэ

ор-яна елмаю куренэ.

 

_____________________

 

1нче ал.б.: Яна еллар килсен бэхет алып,

Яна еллар килсен елмаеп.

Кунеллэрдэ мэнге шатлык булсын,

Яшэмэгез, дуслар монаеп.

 

2нче ал.б.: Зур ометлэр белэн каршылыйбыз

2018нче ел башын,

Игелек хэм михербанлык кына

Булсын иде синен юлдашын.

 

1нче ал.б.: Кадерле бер кунак коткэн кебек

Яна елны котте йорэклэр,

Белэклэрдэ яна хезмэт дэрте,

Кунеллэрдэ яна телэклэр.

 

2нче ал.б.: эй дустым, каршыла

Яна ел юллары ун булсын.

Елларнын коне куп, шуларнын барсы да

Куанып яшисе кон булсын.

 

1нче ал.б.: эй дуслар, эле дэ бэйрэмнэр бар. Бугенге коннэрдэн ничек атлар иден? омет белэн тулы хислэренне доньяга ничек белдерер иден?

 

2нче ал.б.: Шулай дустым! Кара тирэ-ягына , янында туганнарын, дусларын якташларын бар. Бэхет телэ син аларга. хэр елмаюлы карашны шундый ук жылы караш белэн каршыласын. Бер-беренэ изгелектэн боек эшлэр башлана. Яна елга беренче адым изгелек булсын.

 

1нче ал.б.: э хэзер (уеннар) ____________________________

________________________

1нче ал.б.: Чэчэк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак буздэй йомшак кар белэн

жирне билэулэп торде.

Кыш ул узе йорми ялгыз гына

житэклэгэн куркэм бэйрэмне,

Нинди бэйрэм? диеп сорамагыз,

Буген бездэ …………………………..

 

(уеннар)__________________________________

__________________________________

1нче ал.б.: Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бэхет дигэн ачкычны

Яна елнын яна капкаларын

Топкэ кадэр каерып ач, дустым.

 

2нче ал.б.: Ач син, шыгырдатып бу капканы

Яшик эле жырлы коннэрдэ

Уй-фикерлэр эшкэ ашсын быел,

Хыял-тошлэр кучсен оннэргэ.

 

1нче ал.б.: Куклэр аяз, донья имин булсын,

Хэерчелек ишек какмасын.

Шэфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чэчеп, кайгы тапмасын.

 

2нче ал.б.: Яна ел программасынын беренче олеше тэмам. Барыгызны да яна еллар белэн!