Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"
Оценка 4.8

Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"

Оценка 4.8
Конкурсы
docx
воспитательная работа
7 кл—9 кл
28.12.2019
Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"
Данный сценарий был использован для участия на муниципальном этапе конкурса родительских комитетов "Самый дружный класс"
сценарий визитка.docx

“Иң дус сыйныф серләре” конкурсының визитка өлеше сценарие.

Катнашалар: тренер (әти кеше), 7 укучы, 3 әни.

Музыка астында егетләр керә.

Тренер: - Раз, два, раз, два. Стой раз, два. Стройся, равняйсь, смирно! На первый, второй рассчитайсь! Тренировканы башлыйбыз, егетләр! Җылыну күнегүләрен эшли башладык!

(Ашый-ашый 1 укучы керә.)

1 укучы: - Соңа калдым мәллә?

Тренер: - Разминка бетә бит инде, кайда йөрисең? (Бармакларын бөгеп саный) Бүгеннән камыр ашамаска, режимны сакларга, йөгерергә, тренировкага соңа калмаска! Бас тизрәк!!! Әйдәгез, башлыйбыз!

(Күнегүләр эшлиләр, 2 укучы көрәш элементлары күрсәтә.)

(Ашау күтәреп 1 әни керә.)

1 әни: - Кара ашарга гына әзерләп бетергән идем, ашамыйча да китеп барган бит! Айтуган, улым, кайда соң син? Абау, улым, ашыйсың килгәндер бит, кил, ашап кына ал!

Тренер (сыбызгысын сызгыртып): Нинди посторонний лицо кергән монда?

1 әни: - Нинди посторонний лицо булыйм мин. Айтуганның әнисе бит миин, ашамыйча киткән, менә ашарга алып килдем.

Укучылар кагыйдәләр саный:

1укучы: - Ә көрәш кагыйдәләре буенча тренировкага 2 сәг кала ашарга ярамый!

2укучы: - Дөрес тукланырга кирәк!

3укучы: - Физик эш белән шогыльләнергә!

4укучы: - Саф һавада йөрергә!

5укучы: - Режимны сакларга!

6укучы:-  Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк, әниии! (әнисенең ашау әйберләрен кулына тоттырып, этә-этә чыгарып җибәрә.)

1 әни: -  Әәә, алай икән.

Тренер: - Дәвам итәбез, шогыльләнәбез!

(Укучылар шогыльләнүне дәвам итә, 1 укучы икенчесен алып сала)

1әни йөгереп керә: - Һай, балам, каты бәрелмәдеңме, авыртмадымы?

(Тренер сыбызгы сызгыртып җибәрә, әни кеше куркып чыгып китә дә, икенче әниләрне алып керә.)

1 әни: - Кызлар, безнең малайларны бигрәк тилмертә бит бу тренер Марсель Кемович. Ничек йөрәкләрегез авыртмый? Бетерә бит бу балаларны!

2 әни: - Гөлгенә безнең малайларыбыз чын ир-егетләр булып үссеннәр. Тормыш – үзе көрәш бит ул.

3әни: - Көрәш белән шогыльләнү, көн саен күнекмәләр ясау, балаларыбызның ихтыяр көчен арттыра, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә!

1 әни: - Шулай дисезме, кызлар?  Алай булгач,без, әти-әниләр,  класс җитәкчебезнең таянычы булыйк. Бердәм, нык коллектив булып балаларыбызның уңышларын һәм мәктәп данын күтәрү өстендә бергәләп эшлик!

(Кубок күтәреп сыйныф җитәкчесе керә)

Сыйныф җитәкчесе: - Көрәшчеләрем, “Северный кубогы” өчен көрәшергә сез әзерме?

Укучылар: - Без һәрвакыт әзер!

Сыйныф җитәкчесе: - Сезнең кебек көчле, батыр көрәшчеләрем, таяна алырдай әти-әниләрем, классыбызның бердәнбер кызы – Айгөлебез булганда, без һичшиксез мәктәбебез данын күтәреп, зур уңышларга ирешербез !

Күмәк җыр: (В хоккей играют настоящие мужчины көенә)

Ару-талуны белмибезбез көрәшчеләр,

Авырмыйбыз, чөнки дуслаштык спорт белән.

Корыч чыныккан шикелле ялкында, утта,

Үсәбез чыныгып без һәрчак спортта.

Йөгерәбез, сикерәбез, суда йөзәбез,

Кыштан зарланмыйбыз, эссегә түзәбез.

Хоккей, футболда, көрәштә алда җиделәр

Курку белмәс егетләр,

Без бит чын көрәшчеләр!

 

Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"

Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"

Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"

Сценарий визитки конкурса "Самый дружный класс"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
28.12.2019