Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз
Оценка 5

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Оценка 5
Документация
doc
религиоведение +1
9 кл—11 кл +1
01.03.2017
Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз
Работа на татарском языке. Здесь описывается история создания медресе “Галия”, “Хөсәения”, “Иж буби”, “Мәхәммәдия” . Медресе сыграли огромную роль в развитии татарской национальной культуры, прежде всего в широком распространении грамотности среди татар. По историческим документам видно, в 30-е годы многие выпускники медресе превратились в "врагов народа.
Татар мәдрәсәләре.doc
Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбызның   әз өйрәнелгән, гаять кызыклы һәм   гыйбрәтле,   фаҗигале   һәм   моңлы   бер   сәхифәседер.   Киләчәктә   һәр мәдрәсәнең тәфсилле тарихы, анда эшләгән мөгаллимнәр, укыту үзенчәлекләре, мәдрәсә   тәртипләре,   анда   белем   алган   күренекле   шәхесләр   турында   аерым хезмәтләр язылыр әле.  Халкыбызның   аңын,   рухи   һәм   матди   культурасын   үстерүдә   мәгърифәт учаклары – мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган. Әле борынгы чорларда   Болгар дәүләтендә   үк   мондый   гыйлем   үзәкләре   булуы   мәгълүм.   Унынчы   гасырның беренче   яртысында   яшәгән   мәшһүр   гарәп   галиме   Ибн   Рустә   үзенең   бер язмасында:   “Болгарларның   күпчелеге   ислам   динен   тота;   шуңа   да   алар   яши торган   шәһәрләрдә,   авылларда   мәчетләр   каршында   башлангыч   уку   йортлары бар”, ­ дип билгеләп үтә[1:141]. Дәверләр үткән саен халыкның аң­белемгә омтылышы үсә барган. Мәктәп ачу,   мәдрәсә   тоту   традицияләре   гасырлар   аша   килгән.   Тарихчыларның эзләнүләреннән күренгәнчә, Болгар дәүләтендә йөзләгән мәктәп мәдрәсә булган. Аларда,   дингә   кагылышлы   фәннәр   белән   беррәттән,   дөньяви   фәннәр   дә укытылган.   Болгар   бабаларыбыз   Урта   Азия,   Һиндстан,   Гарәп   илләре,   рус кенәзлекләре белән тыгыз икътисади, мәдәни бәйләнешләрдә булуы билгеле. Бу шартларда   аң­белемгә   ихтыяҗның   югары   булуы   шик   тудырмый.     Бу   хакта мәшһүр тарихчы Лев Гумилев күп кенә мисаллар китерә. Мәктәп­мәдрәсәләр халкыбызның   әдәби   теле,   әдәбияты,   мәдәниятенә   нигез   салуда   турыдан­туры йогынты ясаганнар. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, шәригать кануннары буенча наданлык зур хурлык саналган. Адәм баласының тәүге догасы әлифба саналган. Мондый үзенчәлек тагы кайсы халыкта бар! Шуңа күрә татар кешесе грамоталылыкка   омтылган   һәм   һәравылда,һәр   мәчет   каршында   мәдрәсәләр эшләгән,   ә   эрерәк   авылларда   тирә­юньгә   таралган,   абруйлы   уку   йортлары булган. 19 нчы йөз азагы 20 нче йөз башы татар милләте өчен чын мәгънәсендә Ренессанс   чоры   була.   Әдәбиятта,   мәдәниятта,иҗтимагый   тормышта   яңарыш шулкадәр көчле була ки, моны Борынгы Рим, Юнан дәүләтләренең Яңарышы белән чагыштырырга мөмкин. Акмулла, Акъегет, Бигиев, Мөхәммәдевләр мең гасырлык   тарихы   булган   әдәбиятыбызны   тагы   да   баеталар.   Әлбәттә,   бу уңышларда уку­укытуның, мәгърифәт учаклары – мәктәп­мәдрәсәләрнең роле әйтеп бетергесез зур була.   Һәр мәдрәсәнең үзенең эчке тәртибе, язылмаган кануннары булган, ләкин аларның барысын да берләштерә торган төп үзенчәлек – чисталык, тәртип, бер­ береңә   ихтирамлы   караш.   “Мөселман   мәктәбендә   бер   көн”   дигән   язмасында халык   училищелары   инспекторы   О.Романов   Сембер   губернасы   Кормыш өязендәге   бер   авыл   мәдрәсәсендә   алган   тәэсирләре   белән   уртаклаша:   “Кая карама   –   беренчедән,   бөтен   җирдә   чисталык,   тәртип,   пөхтәлек;   икенчедән, шәкертләрнең   үз­үзләрен   тотышында   әдәплелек,   инсафлылык,   итагатьлелек; өченчедән, тәртип кагыйдәләре зур хәрефләр белән стеналарга беркетелгән – тәртип бозучылар штрафка дучар булалар” (мәсәлән, баскычтан йөгереп йөргән укучы – ике тиен штраф түләгән, өс киемен кимичә генә урамга чыгучы – өч тиен штраф түләгән). “Китаплар саны бихисап күп, ­ дип дәвам итә инспектор, ­ ләкин шул ук вакытта мин бер генә ертылган, буялган яки каләм белән сызгаланган китапны күрмәдем” [2:16]. Мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең иҗаты, әдәби әсәрләре үзенә бер аерым өйрәнүне   сорый  торган  мирас.  Һәр   мәктәп  мәдрәсәләрдә   диярлек   шәкертләр әдәби түгәрәкләргә берләшкәннәр, кичәләр үткәргәннәр. Кулъязма журналлар, стена газеталары чыгарганнар. Октябрь   инкыйлабыннан   соң   дингә,   дин   әһелләренә   карата   дәүләт тарафыннан   үткәрелгән   сәясәт   җиле   мәдрәсәләргә   кагылмыйча   үтмәде. Манаралар   кисү,   гарәп   хәрефләре   белән   язылган   китапларны   яндыру   бу сәясәтнең күзгә бәрелеп торган чагылышы гына иде.  Тирәнрәк фикер йөрткәндә, бу   халкыбызның   традицияләренә,   гореф­гадәтләренә,   тарихи   тамырларыбызга балта   чабу   булганын   без   бүген   генә   аңладык   кебек   һәм   моның   өчен   тарих алдында. Шәһит киткәннәр алдында тәүбә итәргә хаклыбыз.     Мәгълүм булганча, 1920 нче еллардан алып XX гасырның утызынчы ел урталарына   кадәр   әдәбият   белеме   фәне,   татар   теле   гыйлеме   һ.б.   гуманитар юнәлешләр нык үсеш ала. Мондый зур үсешкә нинди факторлар сәбәпче булган соң?   Шушы   чорда   татар   фәнен   үстерүгә   әдәбият   галимнәреннән   Галимҗан Ибраһимов,   Галимҗан   Нигъмәти,   Габдрахман   Сәгъди,   Җамалетдин   Вәлиди, Газиз   Гобәйдуллин,   Гали   Рәхим,   Гомәр   Толымбай   һ.б.?  тел   галимнәреннән Гыймадетдин   Нугайбәк,   Галимҗан   Шәрәф,   Хуҗа   Бәдигый,  Гыйбад   Алпаров, Вәли   Хангильдин,   Нигъмәтулла   Хәкимов   һ.б.   зур   өлеш   керткән.   Әлеге галимнәрнең   исемнәрен   без   бик   зур   хөрмәт   белән,   олылап   телгә   алабыз   һәм әйтергә   кирәк,  шул  заман   хәрәкәтенә,  яңа   заман   фәне,  иҗтимагый   тормышы хәрәкәтенә алар 1917 елгы революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә алган белемнәре белән килеп  кушылган.  Кайберләре   югары   уку   йортларында   да, мәсәлән,   Газиз   Гобәйдуллинның   “Мөхәммәдия”   мәдрәсәсеннән   соң   Казан император   университетында,   аның   тарихфилология   факультетында   укуын беләбез.  Югарыда санап кителгән филолог галимнәребездән Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан   Нигъмәти   һ.б.   күренекле   затлар   “Галия”   мәдрәсәсендә   укыган. Җамалетдин   Вәлиди   –   Казан   губернасы   Вятка   өязендәге   Бубый   авылы мәдрәсәсендә   белем   алган.   Газиз   Гобәйдуллин,   Галимҗан   Шәрәф,   Хуҗа Бәдигый   –   Казандагы   “Мөхәммәдия”   мәдрәсәсен   тәмамлаган.   Алар мәдрәсәләрдә алган дини һәм дөньяви белемнәрен яңа заман культурасы, яңа заман   фәнмәгариф   үсеше,  аның   проблемалары   белән   үрә   алган.  Моның   өчен булачак галимнәргә мәдрәсәләрдә алган тәрбия һәм белем зур ярдәм иткән. “Галия”, “Хөсәения”, “Иж буби”, “Мәхәммәдия” һәм башка тарихка кереп калган мәдрәсәләребез – татар халкы мәгарифе нигезе булып тора. Кызганыч, затлы һәм ныклы белем алу мөмкинлеген юкка чыгару сәясәте җиренә җиткереп тормышка ашырылган. Тарихи   документлардан   күренгәнчә,   мәдрәсәләр   революциягә   кадәр күпләп ябылса, анда белем алганнар утызынчы елларда “халык дошманнары”на әйләнеп   кырыла.   Кайбер   тарихчылар   сүзләренә   караганда,   мәсәлән,   “Галия” мәдрәсәсен   тәмамлаганнарның   95  проценты  38   нче   елларга   кадәр   инде   юкка чыгарыла. Менә шулай итеп, татар мәдрәсәләре эшчәнлегенә генә түгел, анда бирелгән белемгә дә, татар дини, милли мәгарифенә дә балта чабыла.  «Галия» мәдрәсәсе укытучы кадрлар составының югары әзерлекле булуы белән   аерылып   торган.  Бу   мәдрәсәне   нигезләүче   Зыя   Камали   (Камалетдинов Пәрвазетдин Җамалетдин улы) үзе Каһирәдәге «Әль­Әзһәр» дини академиясен тәмамлаган   зур   гыйлем   иясе,   алдынгы   карашлы   кеше   була.   Мәдрәсәдә   дин тәгълиматын, ислам фәлсәфәсен, этика фәннәрен укыта. Үз тирәсенә белемле, югары   әзерлекле   кадрларны   туплый.   «Галия»   мәдрәсәсендә   Багдад,   Каһирә, Казан, Мәскәү университетларын, Төркия югары уку йортларын, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган белгечләр укыткан.  Үз вакытында Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнгән академик Мансур Хәсәнов әдип белем алган “Галия” мәдрәсәсен “милли институт дәрәҗәсендәге мәшһүр уку йортларының берсе” дип атаган иде. Халык арасында шушы “Галия” мәдрәсәсе турында “халык университеты тибындагы уку йорты” дигән исем дә йөри. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе —1882 елдан алып 1918 елга кадәр яшәгән һәм шул чорда Казан губернасында иң алдынгылардан берсе булган. 36 ел эчендә меңнән артык шәкерткә башлангыч һәм урта белем биргән мәдрәсәне Галимҗан Баруди җитәкли.  Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул "профессор, фәлсәфәчеләр, инженерлар" хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә. Галимҗан   Баруди   "ысуле   җәдиткә"   нигезләнгән   мәдрәсә   ача.   Аны   әтисенең исеме белән "Мөхәммәдия" дип атый (мәдрәсәне салуга әтисенең ярдәме бик зур була).   XIX   гасыр   азагына   инде   "Мөхәммәдия"   мәдрәсәсе   бөтен   Рәсәй мөселманнары арасында иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.  1901 елда «Мөхәммәдия»нең тышкы коллегиясе байлар булышлыгы белән 60 мең сум акча туплап, ике катлы мәдрәсәнең алгы ягына үзәктән җылытыла торган өч катлы бина салдыра. 1908 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 500ләп шәкерт укый. Оренбургның “Хөсәения”мәдрәсәсе тарихы агалы­энеле Әхмәт бай, Гани бай, Мәхмүт бай Хөсәеновлар исеме белән бәйле. Әтиләре Гали бай зур белемле, алдынгы фикерле шәхес була.. Алар көче белән Казанда һәм татар авылларында ун   ел   эчендә   20   мәчет,   мәдрәсәләр   ачыла.   Ә   иң   зур   казанышлары   — Оренбургтагы   «Хөсәения»   мәдрәсәсе.   Ул   1889—1890   уку   елында   беренче шәкертләрен кабул итә. 1905 елда җылыту системасы булган, электр уты кергән өч катлы яңа бинасы ачыла.   Мәдрәсәне   төрле   елларда   бик   күп   дәүләт   һәм   җәмәгать   эшлеклеләре, мәдәният   һәм   сәнгать   хезмәткәрләре,   язучылар,   шагыйрьләр,   хәрбиләр тәмамлаган.   Алар   арасында   Муса   Җәлил,   Шәехзадә   Бабич;   казакъ   язучысы Җиһангали   Теләбиргәнов;   тюрколог,   Истанбул   уни¬верситеты   профессоры Әхмәт Вәлиди; галим­физик Җиһангир Абзгильдин; әдәбият белгече, прозаик Мөхәммәт Галиев; беренче казакъ профессоры Ходайбиргән Жубанов; атаклы галим, рентгенолог, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Мидхәт Фәйзуллин. Ә менә ИжБубый  мәдрәсәсе турында ул чорда ук рус интеллегенциясе, татар   зыялылары   арасында   “мөселманнар   академиясе”   дип   йөртелү   турында язалар.   Буби   мәдрәсәсенең   ничәнче   елда   салынып,   кайчан   шәкертләр   җыя башлавын төгәл билгеле түгел. Шулай да, бер­ике документ сакланган. Тарихчы Р.Фәхретдин “Асар”   дигән  хезмәтендә   Уфа   ягындагы  Каршин  Шәриф   авылы ахуны Габделкадыйр бине Сөләйманның бер хаты китерелә. Шул хат нигезендә, ИжБубый мәдрәсәсенең нигезләнгән елларын билгеләп була. Бу­ 1780 нче еллар. Иж­Бубый мәдрәсәсенең тарихы шактый зур һәм бай. Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә.   1907  елдан   башлап,   мәдрәсәдә   аерым   фәннәр   буларак   гарәп,   фарсы, төрек,   рус,   француз   телләре,   тарих,  политэкономия,   арифметика,  геометрия, физика,  астрономия,  география,  ботаника,   медицина,   психология,   педагогика алдынгы   рус   һәм   Европа   уку   йортлары   дәрәҗәсендә   укытыла.   Фәлсәфә, мантыйк, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла, уку елы ахырында имтиханнар уздырыла. Укучылар   Русиянең   төрле   почмакларыннан   җыела.  1908­1911   елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Мәдрәсәдә һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр   уздырыла.   Мәдрәсәнең   бай   китапханәсе,   махсус   җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була. Иж­Бубый мәдрәсәсенең уңышларга ирешеп чәчәк ату елларында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә. Бу   авылда   Русиядәге   мөселман   хатын­кызлары   өчен   иң   беренче   уку йортларыннан   булган   кызлар   мәдрәсәсе   дә   эшли.   Ул   Мөхлисә   Бубый карамагында була. Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж­Бубый мәдрәсәсе 1911   елның   гыйнварында   Русия   хөкүмәтенә   каршы   фикер   таратуда   һәм панисламизмда гаепләнеп яптырыла. Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына. Буби вакыйгасы уңаеннан төрмәләр тула. Галим, мөгаллим, тарихчы Риза Фәхретдиновның   ике   ат   йөге   кулъязма   материаллары   тентү   вакытында   алып китеп   юкка   чыгарыла.   Хәлбуки,   болар   –   Россия   татарларының   тарихы, мәгърифәт   һәм   галимнәр   тарихы,   Р.Фәхретдинов   тарафыннан   күп   еллар тырышлык   белән   җыелган   документлар   иде.   Риза   Фәхретдинов   үзенең   бу кулъязмалары турында борчылып Оренбург жандармерия идәрәсенә мөрәҗәгать итә. “Минем “Асар”нең басарга хәзерләнгән язмаларын алып киттеләр. Болар – саф   тарихи   материал   булып,   мөселман   галимнәренең     биографияләреннән, тарихи документлар, хатлар, рәсемнәрдән тора иде. Моны җыюга минем бик күп вакытым һәм хезмәтем сарыф ителде. Әйе,   мәдәрәсәләр   элек­электән   мәгариф   системасының   нигез   ташын тәшкил  итә.  Ә  мәдәрәсәләрдә  белем  бирүче  остаз­мөгаллимнәр җирле  халык арасында аерым бер хөрмәткә, олылауга ия кеше булып саналды. Нәкъ менә шуңа   күрә   татарларда   мәдәрәсә   мөгаллимнәре   махсус   статуска   ия   булган. Моның   сәбәбе   –   мөгаллимнәрнең   киң   кырлы   белемгә   дә   күркәм   әхлакый сыйфатка да ия булуы. Барлык   татар   халкы   кебек   үк,   Зәй­Каратай  халкы   да   гасырлар дәвамында   аң­белемгә   омтылып   яшәгән.   Тарихи   чыганаклардан   күренгәнчә, хәтта   18   нче   гасырның   30­40   елларында   мәчетләр   җимерелеп­яндырылып бетерелсәләр дә, рәсми булмаган мәнарасыз мәчетләр, алар каршындагы мәктәп­ мәдрәсәләр эшләп килгәннәр. 1789 нчы елда Уфа шәһәрендә Дини идарә ачылып, Ислам дине христиан дине белән бер хокуклы дип танылгач, татар авылларында мәхәллә мәктәпләре ачу мөмкинлеге барлыкка килә. Зәй­Каратай авылында да 1850 нче елларда мәчет янына алтыпочмаклы махсус бина салына. Биредә ир баларны мулла Туйкин Габделлатыйф укыткан. Аңардан соң мәгариф эшен Әхмәткәрим һәм Закир Туйкиннар, Мәүлет суфи һ.б. дәвам иткәннәр Зәй­Каратай   авылында   күренекле   шәхесләр   бик   күп.   Шуларның   берсе булып   Корбангали   улы   Фәхретдин,   аның   уллары   Закир,   Харрас,   Харис   һәм Мөхәммәтһади торалар. Татар халкының иң мәшһүр галимнәренең берсе, әдип, педагог, тарихчы Р.Фәхретдин үзенең “Асар” хезмәтендә Зәй­Каратай авылының дин   тормышына,   мәгарифенә   зур   өлеш   керткән   Корбангали   улы   Фәхретдин турында   шактый   тулы   эчтәлекле   мәгълүмат   язып   калдырган.   Бу   тарихи мәгълүматтан күренгәнчә, 19 нчы гасырның урталарына кадәр авылыбызда зур мәдрәсә эшләгән дип фараз итәргә була.  Корбангали   улы   Фәхретдин   Зәй­Каратай   авылында   38   ел   дәвамында имамлык   иткән.   Ул   барлык   улларын   югары   дини   мәдрәсәләрдә,   ә   кече   улы Мөхәммәтһадины   Мисырда   укыта.   Аның   уллары   Закир,   Харис   Зәй­Каратай мәчетләрендә   имам   булып   хезмәт   итү   белән   бергә,   мәчетләр   каршында оештырылган мәдәрәсәләрдә балаларга белем бирәләр. Фәхретдин   хәзрәтнең   икенче   улы   Харрас(!861­1930)   Зәй­Каратай авылында   имам   вазифаларын   башкарганнан   соң,   Кәрәкәшле   авлвнда(Ютазы районы) мулла булып эшли башлый. Нәкъ шушы авылда эшләгән чакта аның бертуган апасы Гайшә ике бала (Ф азыл һәм Кәбир Туйкиннар) белән тол кала. Харрас мулла бу ике ятимгә зур ярдәм күрсәтә. Җиде яшьлек Фазылга башлангыч белемне ул үзе бирә. Тирә­ якта шөһрәт казанган Бәйрәкә мәдрәсәсендә укытканнан соң аны белем эстәргә Мөхәммәдия  мәдрәсәсенә җибәрә. Кызганычка каршы Харрас мулла – Сталин репрессиясе корбаны. 1900  нче   елда   Фәхретдин   хәзрәтнең   кече  улы   Мөхәммәтһади   Мисырда укып   кайта   һәм   авылда   имам­хатыйб   вазифасын   башкара. 1904  нче   елда   ул, бертуган   Кәбир   һәм   Фазыл   Туйкиннар   белән   берлектә   халыктан   иганә   җыю оештыра. Нәтиҗәдә сигезпочмаклы  һәм алтыпочмаклы ике бина калкып чыга, яңа   мәктәп   ачыла.Мәктәптә   дин   дәресләреннән   тыш,   география,   тарих, арифметика һәм башка фәннәр укытыла. Авылда заманча мәктәпнең уңышлы эшләве   карагруһчыларның   чуын   кабарта.   Шикаятьләр   язалар.   1909   нчы   елда авылга   жандармнар   килеп,   мәктәптә,   мөгаллимнәрнең   өйләрендә   тентүләр үткәрәләр. Мәктәп ябыла. Кәбир Туйкинны, сәяси гаеп тагып, кулга алалар һәм Самара   төрмәсенә   утырталар.   Алгарак   китеп   булса   да,  шуны   әйтергә   кирәк,   бәһасез   өлеш   керткән   түбәндәге   шәхесләрнең авылыбыз   мәгарифенә   тормышлары   фаҗигале   тәмамлана.   Нахак   гаепләүләр   тагылып   Һади Фәхретдинов   1937   елның   30   ноябрендә   Уфа   шәһәрендә,   Кәбир   һәм   Фазыл Туйкиннар1938 улның 15 февралендә Казан шәһәрендә атып үтереләләр. Мәктәп   ябылганда   Мөхәммәтһади   Фәхретдинов   Зәй­Каратай   авылында булмый, 1908 нче елда аны Уфа Диния нәзарәтенә чакыртып алалар. 1930 нчы елда мөфти Р.Фәхретдин Диния нәзарәтенә үз янына эшкә ала. Мөхәммәтһади Фәхретдиновның   соңгы   7   елын   галим   Равил   Үтәбай­Кәрими   тасвирлап калдырган(Уфа шәһәрендә чыга торган “Кызыл таң” газетасы, 23.01.2003). Бу мәктәп ябылгач, авылдагы ике мәхәллә мәктәпләрендә укулар алып барыла.  1917 нче елда Зәй­Каратай авылында земство (дәүләт) мәктәбе ачыла. Совет   чорында   татар   мәдрәсәләрендә   бары   наданнар   гына   укыган,   дип ничек   кенә   ышандырырга   тырышмасыннар,   халык   барыбер   бирешмәде. Мәдрәсәләрнең күбесе халыкны аң­белемле итәргә чын күңелдән тырышкан. 70 елдан   артык   дәвердә,   илдә   коммунистлар   идарә   иткәндә,   безгә   борынгы бабайларыбыз турында, элекке заманның мәгариф хезмәткәрләре турында бары тик   тискәре   мәгълүматларны   гына   бирделәр..  Билгеле,   дөнья   булгач  тискәре күренешләр дә булгандыр. Әмма күпчелек татар муллалары гасырлар дәвамында татар   дөньясына   гына   түгел,   хәтта   башкортлар,   казахлар,   үзбәкләр   кебек тугандаш   халыкларга   да   мәгърифәт   нуры   таратканнар;   балаларны,   яшьләрне укырга­язарга, әхлак­әдәп кагыйдәләренә өйрәткәннәр. Монсы факт! Кызганычка   каршы   бүгенге   көндә   дә   татар   муллалары   эшчәнлеге, мәдрәсәләр эшчәнлеге галимнәр тарафыннан бик аз өйрәнелгән килеш. Моның җитди  сәбәпләре  дә  бар.  Беренчедән,  гасырлар  буена тупланган  безнең  рухи байлыгыбызны,   борынгы   китапларны   революциядән   соң   физик   яктан   юкка чыгарганнар.   Хәзерге   вакытта   без,   хәтта   милләтебезнең   югары   белемле укытучылары   да,   бабайларыбыздан   диңгезнең   тамчысы   кадәр   генә   булып мираска   калган   кулъязмаларны,   хәтта   басма   китапларны   да   укып   таныша алмыйбыз.   Гасырлар   дәвамыннан   килгән   әлифбабызны   алмаштыру   безне   бу мөмкинлектән мәхрүм иткән. . Әдәбият 1. Әмирхан Р. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Кулъязма материаллар.  2. “Бертуган Туйкинар” китабы. 151 бит, 149­150 3. Галиева Э. Мәдрәсәләребез – “Татар академияләре”. http   ://   www   .  tatar    ­ islam   .  com   /  4. Мәһдиев Р. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе... /Казан: Татарстан китап  нәшрияты, 19924­6 б. 5. Туйкин И. “Тәрҗемәи хәлем” . Кулъязма китап. 72­74 битләр 6. Туйкин И. “Авыл тарихы” . Кулъязма китап.  7. Туйкин И., Хәлимов Җ. Зәй­Каратай авылының тарихы.Лениногорск,  2014, 280­283 битләр, 408­418 битләр

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.03.2017