ТЕМА: Татарстан шәһәрләренә сәяхәт.
(4 нче классының рус төркемендә үткәрелгән
ачык дәрес)
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Гатина Ильмира Ильдар кызы
2021 ел
Тема:Татарстан шәһәрләренә сәяхәт.
Максат:1.Укучыларны Татарстан республикасының шәһәрләре белән
таныштыру.
2.Татарстан республикасы турында белемнәрен тирәнәйтү.
3.Туган ягыбызга ихтирам уяту,туган якка чиксез мәхәббәт хисләре
тәрбияләү.
4.Ягымлылык,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: мәкальләр,шигырьләрдән өзекләр.
Җиһазлау:интерактив такта,презентация,санак
.
План.
IОештыру өлеше.
IIАктуальләштерү.
1.Илдар Юзеевның “Татарстаным”шигырен сәнгатьле уку.
2.Татарстан турында әңгәмә.
III.Сәяхәт-дәрес.
1.Татарстан республикасының картасы белән таныштыру.
2.Казан шәһәре белән танышу.
3.Чистай шәһәре белән танышу.
4.Әлмәт шәһәре белән танышу.
5.Чаллы шәһәре белән танышу.
6.Ял итү.Физкультминутка.”Шаян балалар”
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
7.Алабуга шәһәре белән танышу.
8.Түбән Кама шәһәре белән танышу.
9.Арча шәһәре белән танышу.
IV Йомгаклау.
1.Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил”шигырен уку.
Туган ил.
Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда сөйгән дәртле халкым,
Анда сөйгән әнкәем.
Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак.
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.
Анда ,сайрар кош шикелле,
Көй суза гармуннары.
Сызыла иркен,тын һавада
Анда ил-зар моңнары.
Анда җырлый җирдә һәр таш,
Кул изи һәрбер агач.
Анда кайтсам ,мин дә башка,
Анда мин дә сандугач.
2.Өй эше:туган як турында мәкальләр язарга.
3.Билге кую,саубуллашу.
Дәрес барышы.
I Дәресне оештыру өлеше.
-Исәнмесез,укучылар.Хәерле көн.Барыгыз да дәрескә әзерме?
II Актуальләштерү
-Укучылар, безне алда мавыктыргыч дәрес көтә.Иң элек Илдар Юзеевның “Татарстаным”шигырен искә төшерик.Аны сәнгатьле итеп укып чыгарбыз.
-Укучылар,без нинди республикада яшибез?
-Татарстан нинди республика?
-Сез аны яратасызмы?
-Укучылар,без бүген Татарстан республикасы турында белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез.Моның өчен Татарстан шәһәрләренә барырга кирәк.
-Бүген без Татарстан шәһәрләренә сәяхәткә чыгабыз.Төрле шәһәрләрдә булып белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез.Әйдә киттек.
III Сәяхәт-дәрес.
Мин яратам сине,Татарстан!
Ал таңнарың өчен яратам.
Күк күкрәп,яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Арыш кырың ,урманнарың өчен,
Тугайларың өчен яратам.
Җәлилләрең ,Сәйдәшләрең өчен,
Тукайларың өчен яратам.(Р.Рәкыйпов)
Татарстан республикасының картасы белән танышу.
-Менә бу Татарстан республикасының картасы.Игътибар белән карыйк,Татарстанда нинди шәһәрләр бар икән?Без бүген Татарстанның иң алдынгы шәһәрләренә сәяхәткә барырбыз.Безне һәр шәһәрдә биремнәр көтә.Шул биремнәрне эшләсәк кенә,юлыбызны дәвам итә алабыз.
1.Казан шәһәре.Казан-Татарстанның башкаласы.Казан-искиткеч матур шәһәр.Казан Кремле-иң истәлекле урын.Сөембикә манарасы-борынгы архитектура истәлеге.Кол Шәриф мәчете-башкалабыз горурлыгы.
Казанда завод-фабрикалар бик күп.Шуларның иң зурлары:компрессорлар заводы,очкычлар һәм вертолет заводы,”Заря”кондитер фабрикасы,”Спартак”аяк киемнәре фабрикасы.Казан шәһәрендә самолетлар ,вертолетлар,медицина җиһазлары ,мех һәм тегү әйберләре җитештерелә.
-Дәфтәрләрне ачып число язабыз.
Татарстан шәһәрләренә сәяхәт.
Татарстан шәһәрләренә рәхим итегез.
Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга кирәк.
Татарстан,дәүләт,бай,һәм,зур.
Беренче,Татарстанның ,президенты,М.Ш.Шәймиев.
Татарстанның ,Казан,башкаласы.
Казанда,бар,цирк,Кремль,Сөембикә манарасы,Кол Шәриф мәчете.
Татарстандагы ,елга ,иң,зур,Идел елгасы.
2.Чистай шәһәре.Чистайда атаклы “Восток”сәгатьләре ясыйлар.Завод тарихы 1942 нче елдан башлана.Сугыш вакытында Мәскәүнең сәгать заводы Чистайга күчерелә.Ул вакытта анда хәрби техника өчен приборлар ясыйлар.Сугыштан соң яңадан данлыклы “Восток”,”Командирский”,”Амфибия”,”Генеральский”,”Капитал”,”Яшьләр “сәгатьләре ясый башлыйлар.
Диалог төзергә.
3.Әлмәт шәһәре.1953 нче елда нефть эшкәртү эшләре башлангач шәһәр исеме бирелә.Әлмәт-нефтьчеләр шәһәре.Хәзерге көндә дөньяда иң эре нефть чыгару үзәге булып тора.
Тәрҗемә итәргә,җөмләләр төзеп әйтергә,сүзлеккә язарга.
Казан
Чистай
Әлмәт
Алабуга
Түбән Кама
Яр Чаллы
Арча
4.Яр Чаллы шәһәре белән танышу.Чаллыда –“КамАЗ”йөк автомобильләре,”Ока”җиңел машиналары җитештерәләр.
“Татарстан шәһәрләре”текстын уку,тәрҗемә итү.
5.Ял итү.Физкультминутка. ”Шаян балалар”
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
6.Алабуга шәһәре белән танышу.1850 нче елдагы пожардан соң таш йортлар салына башлый.Алар шәһәрне бизәп тора.Алабуга Россиянең тарихи-һәйкәл шәһәрләре исемлегенә кертелгән.Ул борынгы шәһәр .Алабугада Болгар чорыннан калган бердәнбер һәйкәл калган.Ул таштан ясалган мәчет крепость.”ЕлАЗ”заводы автомобиль һәм нефть промышленносте өчен кирәкле станоклар,инструментлар эшләп чыгара.Алабугада газ һәм нефть чыгаралар.Анда кавалерист Н.А.Дурова,рәссам И.И.Шишкин ,галим-психиатр В.М.Бехтерев ,маршал Л.А.Говоров туган.Алабуга Бөек Ватан сугышына меңнәрчә сугышчы җибәрә,шуларның унысына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Текстка карата сораулар төзетү.
7.Түбән Кама шәһәре белән танышу.Түбән Кама 1961 нче елда төзелә.Европада иң эре нефть чыгару үзәге булып тора.Түбән Камада –синтетик каучук һәм автомобиль шиннары чыга.
Кроссворд чишү.
8.Арча шәһәре белән танышу.Арчага 13 нче гасырда ук нигез салынган.1938 нче елдан район үзәге булып тора.2008 нче елдан шәһәр исеме бирелә.Арчада авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр.Арчадан бик күп танылган язучылар чыккан.
Бөек Тукай Ватаны син,Арча!
Мөхәммәтләр Ватаны син,Арча!
Ай-йолдызлар Ватаны син,Арча!
Ватанымның ал таңы син,Арча!
Арчаның үзәк мәйданында сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган291 якташыбыз истәлегенә 2005 нче елда “Дан”мемориалы ачылды.Ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска чакырып,тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә чакырып тора ул безне.
Туган як турында нинди мәкальләр беләсез?
Алтын-көмеш яуган җирдән туган –үскән ил артык.
Туган -үскән җирдән дә матур җир булмас.
IV ЙОМГАКЛАУ
1.Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил”шигырен уку.
Туган ил.
Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда сөйгән дәртле халкым,
Анда сөйгән әнкәем.
Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак.
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.
Анда ,сайрар кош шикелле,
Көй суза гармуннары.
Сызыла иркен,тын һавада
Анда ил-зар моңнары.
Анда җырлый җирдә һәр таш,
Кул изи һәрбер агач.
Анда кайтсам ,мин дә башка,
Анда мин дә сандугач.
-Молодцы,укучылар.Татарстан шәһәрләренә сәяхәтебез ахырына якынлаша..Сезгә сәяхәт ошадымы?
-Без бүген нәрсәләр белдек?
-Татарстан нинди республика?
-Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
-Сезгә кайсы шәһәрләр ошады?
-Сәяхәт бик мавыктыргыч булды.Алдагы дәресләрдә белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез.
-Барыгызга да бик зур рәхмәт.Дәрестә актив катнашкан укучыларга “4”,”5”куям.
-ӨЙ ЭШЕ:туган як турында мәкальләр язарга.
-Дәрес бетте.Чыгарга мөмкин.Сау булыгыз.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.