Театральное представление по произведению Ф.Хусни"Кабак"
Оценка 4.7
Культурные мероприятия
doc
воспитательная работа +1
Взрослым
31.03.2017
Театральное представление по произведению Ф.Хусни "Кабак". Дети с желанием играли на сцене. Зрители остались довольными. Две соседи-бабушки сначало жили очень дружно, а потом из-за одной тыквы поссорились. Смириться им помогли дети. Представление воспитывает у детей дружное доброжелательное отношение друг другу.
Ф.Хөсни “Кабак”.doc
Ф.Хөснинең “Кабак” хикәясенә нигезләнеп эшләнгән театраль тамаша
Автор Хасанова Миләүшә
Сәхнә бизәлеше: Маһи әбинең өй каршысы, бакчада төрледән төрле гөлләр, кабак үсә. Сул
яктан читән белән күршеләренең йорты бүленгән.
Маһи әби чыга.
Маһи.
Чәй шаулаткан идем. Кызым Ниса эшкә киткәнче комак пешерде. Әй, ахирәткәем, кая соң син, чык
әле монда, чык.
Мәлиха.
Нәрсә булды, күршекәем, чәй куйыйм дип йөри идем. Сине дәшим дип, ишек тоткасына тотынуым
булды....
Маһи.
Ярый әле чәеңне куймагансың, мин сине коймак белән чәй эчәргә чакырам, әйдә.
Мәлиха.
И рәхмәт яугыры, ялгыз чәйнең тәме юк, әле дә ярый сез бар. Улым Зиннур киткәч өйдә гел ямь
калмады.
Маһи.
Әйдә, әйдә чәй сүрелмәсен, Ниса көтә торгандыр.
Сөйләнәсөйләнә кереп китәләр. Бераздан Ниса күренә. Капка төбендәге чәчәкләргә җырлый
җырлый су сибә.
Ниса.
Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,
Яратыр идем кочып.
Йөрер идем арагызда,
Күбәләк булып очып.
Ярар, вакыт тиз үтә шул, мин эшкә йөгердем,ә сез матур булып үсегез!!! Әнием, Мәлихаттәй, мин
эшкә киттем, исәнсау гына торыгыз.
Йөгереп чыгып китә. Әбиләр чыгып, эскәмиягә утыралар, алар янына кечкенщ кызчык килэ.
Мәлиха.
Айяй кызың уңган да соң, күзләр генә тимәсен, кулы кулга йокмый. Баскан урынында җил очыра.
Ул пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Фәрештәләр канатларын тыгып торадыр ахры.
Маһи.
Сөбханалла диген күрше, әтисе яшьләй китте шул. Хатынкыз эшен дә, ират эшен дә бергә
тартырга туры килде.
Кызчык.
Әбием, урамга уйнарга чыгым әле.
Маһи.
Бар, кызым, бар, ләкин ерак китмә, алдыңны артыңны карап йөр.
Кызчык.
Яра, әбием мин хәзер кайтам.
Мәлиха.
Оныгың да үсеп җиткән инде, собханалла.
Маһи.
Әйе, олы улымның кызы Назлыгөл.
Мәлиха.
Мин керим әле, күршем, гөлләремә су сибеп, тавыкларыма җим бирәсем бар. Кичкә кадәр сау
булып тор.
Мәлиха китә, Маһи бакча тирәсендә кала.
Маһи. Быел кабак елы ахры, кара инде кара, бар икән бәрәкәт. Шушы Мәлиханың тавыклары бигрәкләр дә
юньсез инде. Кермәгән тишекләре, чокымаган урыннары калмады. ( читән араларына үлән тутыра)
Менә хәзер чебенең дә очып керә алмас ахры.
Каранып йөри, кабакларын тагын бер кат, сыпырып чыга, китим генә дигәндә читән аша үсеп
чыккан кабакка күзе төшә.
Маһи.
Менә сиңа мә, тавыклары керә алмас дим, ә бу кабак аларга үзе чыгып бара түгелме?
Кабакның сабакларын тартыптартып карый, ләкин кабак чыгарга теләми дә)
Маһи.
Кай арада мәлиха ягына төшкән, кай арада үсеп өлгергән, шаклар катарсың. Кара инде син аны.
Кара, сыра чүлмәге кадәр бар, күтәрмәле түгел бит. ..... Юкюк болай булмас күршекәем,
монысына авыз авыз йомып йөреп булмас.
Мәлиха, Мәлиха дим, чык әле тизрәк.Берәр ырымың бардыр синең, ахирәт, тикмәдән генә мондый
хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер әнә
кабакны кара
Мәлихә әби нәрсә әйтергә белмичә авызын аып карап тора.
Маһи.
Әнә, минеке түгел диген, йә?
Мәлиха.
Синеке булса, синең бакчаңда булыр иде, ә бу, күрмисеңмени, минем бакчада ич
Маһи әби читкә борылып: «Мәлихә юри үчекли торгандыр мине, кеше кабагын алып нишләсен соң
ул
Мәлихә әби читкә борылып: «Ризык булса, тешне сындырып керә дигәннәре дөрес икән, югыйсә бу
каруннан болай артасы юк иде
Маһи.
Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел, минем кабакларым болай да җитәрлек, шулай да,
ахирәт, күзләре сукыр түгел кешегә күренеп тора, минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.
Мәлиха.
Чыкса соң? Мин өстерәп чыгармадым ич аны, үзе чыккан. Безгә ризык булганга күрә чыккандыр.
Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр
идеңме! Хәер, алсаң тагын, бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.
Маһи.
Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт, бигрәк тагын син, кәкрене кыекка сапларга
гына торасың. Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз
Маһи әби читкә борылып: «Алам дисәм алам инде дә, ничә әйтсәң дә бер сүз, үзенең мәне
җитмәгәч, кеше белән сугышып торып булмый»
Мәлихә әби читкә борылып: «Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк, күп лыгырдап
торса, кабагын өзеп алып башына атып бәрермен әле»
Мәлиха.
Ник алып чыкмыйсың, алып чык, синең кабак ич
Ике әби сөйләнәсөйләнә үпкәләшеп кереп киттеләр.Маһи әби кызы Нисаның кырдан эштән
кайтканын койма башыннан күзәтеп торды
Маһи.
Кызым сине көтәкөтә көтек булдым, бигрәк озак тордың инде.
Ниса. Әнием мине монда көтеп торганчы тавыкларыңны куалап ябып куйсаң яхшырак булыр иде.
Чәчәкләремне тырмыйлар бит.
Маһи.
И монда чәчәк кайгысымы әле, күрәсеңме безнең кабак Мәлихаларның бакчаларына чыгып
үскән.Шуны кереп әйткән идем, алып чыгып кит кабагыңны дип кычкырды миңа күрше әбиең. Алар
элекэлектән үк шук куллы кешеләр булдылар, Мәлихәнең ире мәрхүм Биктаһир кырдан көлтә
урлаган иде. Аны тотып төрмәгә дә утыртмакчы булдылар. Аларга ышансаң.... Ниса.
Бер кабак өчен күрше белән талашып торып булмас инде, әйдә чәй эчик тә, минем клубка барасым
бар.
Маһи.
Анысы шулаен шулай инде дә, кабагы бик әйбәт шул, бер дә аларга калдырасым килми.
Тагын кабакларын карарга дип бакчага кереп китте
Мәлиха.
Кабакларымны саклап йөрим, диген, ахирәт.
Маһи.
Йөрим шул. Көч куеп үстергәч, кешегә ашатасым килеп тормый.
Алар кабакларын төнлә дә чыгып карый торган булдылар. Бер төндә кабакны Ниса өзеп алып
керп китте.
Мәлиха.
«Теге карун тәки эләктереп киткән икән»
Маһи әби читкә борылып:
«Мәлихә шайтан җәй буе нәфесен сузып йөргән иде, ахырында килеп ирешкән икән
Икенче пәрдә
Зиннур.
Исәнме Ниса, хәлләрең ничек соң?
Ниса.
Яхшы Зиннур. Үзеңне армиягә алалар икән, сиңа исәнсау әйләнеп кайтырга язсын инде.
Зиннур.
Син сагынып көтеп торсаң мин иншалла кайтырмын.
Ниса.
Көтәм инде, Зиннур. Көтәм. Менә сезне әниең белән кабак бәлеше ашарга чәйгә чакырам керерсез
бит.
Зиннур.
Кермимме соң, син пешергән ризыкны ашамасам, Алла сугар. Хәзер әниемне генә чакырам да,
керәбез.
Барысы да чәй табынына җыелыштылар
Зиннур.
Исәннәрмесез күршеләр. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит диләрме? Менә без кереп тә
җиттек.
Ниса.
Кунакларга урын түрдән узыгыз. (Ниса әнисе белән күрше әбине түргә утырта, ә үзләре өстәлнең
ике башына утыралар.
Ниса. Сезне җәй буенча талаштырган теге кабак менә шушы бәлеш эчендә инде ул. Күрәсез, ул
хәзер синеке дә түгел, әни, шулай ук Мәлихә әбинеке дә түгел, ул безнең барыбызныкы да булып
чыкты. Без бүген аның белән Зиннурны сыйлыйбыз, ә Зиннур безнең барыбызга да хезмәт итү өчен
Армиягә китә. Шулай булгач, ахирәтләр, бүгеннән башлап сугышып йөрүне ташлагыз инде.
Маһи.
Сугышып дигәч тә, сугышканыбыз юк ич безнең, әйеме, ахирәт
Мәлиха.
Мин дә шулай дим шул, ахирәт.
Аннан соң алар — ике ахирәт — берсенберсе борынгыча кысташакысташа, кабак бәлеше ашарга
тотындылар.
Театральное представление по произведению Ф.Хусни"Кабак"
Театральное представление по произведению Ф.Хусни"Кабак"
Театральное представление по произведению Ф.Хусни"Кабак"
Театральное представление по произведению Ф.Хусни"Кабак"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.