Технологическая карта открытого урока по литературному чтению на родном (татарском) языке по теме: Габдулла Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” (4 сыйныф)

  • docx
  • 08.10.2025
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала Открытый урок в 4 классе Эш беткәч уйнарга ярый_.docx

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новотроицкая средняя общеобразовательная школа» Альметьевского района Республики Татарстан

 

 

 

 

 

 

Технологическая карта открытого урока
по литературному чтению

на родном (татарском) языке

по теме: Габдулла Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” 

(4 сыйныф)

 

 

 

                                                 Выполнила и провела

учитель родного (татарского) языка и литературы

                                                 Ильянова О.Т.

 

.

 

 

 

2024-2025 учебный год

Максат:

1.     Г. Тукай  иҗатының  үзенчәлекле  яклары  аша  балаларда

туган  телебезне  өйрәнүгә  кызыксыну  уяту, аның  әсәр-ләрен  өйрәнүне  төрле  алымнар  белән  алып  бару,балалар өчен язылган  әсәрләре  белән  танышуны  дәвам  итү,анализлау.  

 2.Балаларда  эзләнү, чагыштыру,  нәтиҗә  ясау  hәм  иҗа-

ди  фикерләү  сәләтен  үстерү.

3.Г.Тукай шигырьләренә  таянып  балаларда  әхлакый  сый-

фатлар  тәрбияләүгә  ирешү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җиhазлау:

Презентацияләр.

Хәрефләр  язылган  карточкалар.

Сүзләр  язылган  карточкалар.

Г.Тукай  әсәрләре  белән  диск.

Кроссворд.

Магнитофон.

Компьютер, экран.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ДӘРЕС  БАРЫШЫ:

I. Оештыру  өлеше.

-  Исәнмесез  укучылар!

- Кәефләрегез  ничек?

      Укучылар:

- Кояшлы  иртә  кебек.

Тукай  телен, татар  телен

Өйрәнергә  дип  килдек.

II. Актуальләштерү.

-Әйдәгез, бергәләп, уен- дәресебезне  башлап  җибәрәбез.

Дәресебезне  Мостафа  Ногман  шигыреннән  өзек  белән  башлап 

җибәрәсем  килә:

Бик ерактан сызылып аткан,

Бер гүзәл апрель таңы!

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

Бүгенге  дәресебез  гади  генә  түгел, ул  безнең  алдыбызга  бик  зур  максатлар  куя. Ә сезнең  белән  безгә   ул  максатларга ирешәсе   генә  кала. (Ишек  шакыйлар.)

    Укытучы:

- Укучылар, кемдер  соңга  калган,ахрысы? Ягез әле карыйк, кем  икән  ул?

Ишектән  татар  киеме  кигән  малай  килеп  керә.(кулында  бүләкләр).

    Малай:

- Исәнмесез укытучылар, балалар!  4  сыйныфында  ачык  дәрес  дип  ишеткән  идем.  Әгәр  рөхсәт  итсәгез, мин  дә  дәрестә  катнашыр  идем. Мин  сезгә  бүләкләр  дә  алып  килдем.

- Әйдә,  рәхим  итегез!  Түрдән  узыгыз, кадерле  кунагыбыз!

 

III. Төп  өлеш.

-Укучылар, кунагыбыз  алып  килгән беренче  күчтәнәчне  карыйк  әле.Бу  кроссворд(башваткыч).Әгәр  бу  башваткычны  дөрес  итеп  чишсәк,кунак  егетнең  исемен  белербез.

1 нче   бирем:укучылар  төркемнәрдә  табышмаклар  әйтәләр,җавапларын яза  баралар.

1. Утырабыз  урманда

  Ап-ак  эшләпә  киеп.

 Киптерә  дә,  кыздыра  да

  Кешеләр  безне  җыеп.

2. Ач, дисәң  ачыла.

   Яп, дисәң  ябыла.

3.Утта  янмый,

Суда  батмый.

4.Әти  куян,  әни   куян,

   Малай  куян,  кыз  куян.

Санап  кара  ничә  куян?

5.Аягы  бар, кулы  юк,

  Аркасы  бар,  түше  юк.

6.Төнлә  баксаң  -  күк  тулган,

  Иртә  баксаң  -   юк  булган.

7.Сөяге  юк,  теше  юк,

Сөйләмәгән  сүзе  юк.

8.Алма !  -дисәң  дә  алалар,

Нәрсә  соң  ул  балалар?

Укытучы:

- Кунак  егетнең  исеме  кем  икән?

- Габдулла.(кисмә хәрефләрдән тактага сүзне җыю).

-Димәк, беренче  биремне  уңышлы  үтәдегез. Сезгә   зур  “А” хәрефе бирелә.

2 нче  бирем.

Укытучы:

-Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дип исем бирәләр.Әйдәгез,шушы  малайның  тормыш  юлы  белән  танышып  үтик.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ  күрсәтелә.

- Ә хәзер  Габдулланың  әсәрләрен  тыңлап  үтәрбез. Төркемнәр   бу  әсәрләрнең  исемнәрен  атарга  тиешләр.

Дисктан  “Шүрәле”,  “Туган  тел”,  “Карлыгач”, “Бала  белән  Күбәләк” әсәрләре  тыңланыла.

- Бу  бирем уңышлы  үтәлгән  очракта зур “У”  хәрефе  бирелә.

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

“Түбәтәй”  уены. Укучылар  түгәрәк  ясап  басалар.Уртада  бер  укучы  башына  түбәтәй  кия.Балалар  җыр  җырлап  әйләнәләр. Җыр  туктагач,түбәтәй  кемдә  кала, шул  укучы  Тукайның  бер  әсәрен уйнап  күрсәтә.Калганнар җавабын  әйтергә   тиешләр.

 

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

 Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп түбәтәем  укалы

                 Түп-түп түбәтәем   укалы.

         Түбәтәйне  син  саласың, мин  киям,

          Кемдә  калыр  түбәтәем , түбәтәй.

 

3 нче  бирем.

Габдулла  алып  килгән  тагын  бер  бүләкне карыйк  әле. Нәрсә  икән  ул?

- “Эш  беткәч  уйнарга  ярый” дигән  китабы.

- Димәк, укучылар, без  бүген Габдулланың  тагын  бер  яңа  әсәре  белән  танышырбыз.Сезнең  алда  бу  әсәр  бар. Әйдәгез аны  карыйк  әле.Ул  ничек  дип  атала?

- “Эш  беткәч  уйнарга  ярый”.

1.Әсәр белән  таныштыру.

Әсәрне  уку,дисктан  тыңлау.

- Шигырьдә  сүз  нәрсә  турында  бара? (төркемнәрнең  җавапларын  тыңлау.)

-Хәзер,укучылар, шигырьнең эчтәлеген  кыскача  сөйләп  үтик.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ  күрсәтелә.

Бу  бирем  өчен  “!” бирелә.

2.Образларны  билгеләү.

- Шигырьдә нинди  образлар   бар? (төп , ярдәмче).

- Төп  образ  кем? (бала)

- Бала  ул- кем? (малай  яки  кыз)

- Сез  ничек  уйлыйсыз: бу  шигырьдә сүз малай турындамы, әллә  кыз  турындамы?

- Малай.

- Әйдәгез, аңа  характеристика бирик. (төркемнәрне  тыңлау)

- Уңай: ягымлы, тырыш, түземле,кешелекле, тәвәккәл,әдәпле, яхшы  күңелле, тәрбияле  .....

 

Ярдәмче  образлар (символик  образлар):  Кояш

                                                                             Алмагач

                                                                             Сандугач.

            Әйдәгез  аларга  характеристика  бирик. (төркемнәрне  тыңлау).

- Ничек  уйлыйсыз: ни  өчен  язучы  бу  образларны  тудырган?

Кояш – җылылык, яктылык  бирүче; кешеләр  өчен  яшәү  чыганагы.

Алмагач – кешеләрне  ашатучы, җылытучы,саклаучы.

Сандугач  -  рәхәтлек, матурлык  тудыручы, табигать сакчысы.

Бу  биремне  уңышлы  үтәгән  өчен  зур  “К” хәрефе  бирелә.

 

3.Рефлексия.

- Нинди  проблема  күтәрелә?

- Эш  проблемасы. Уку – балаларның  төп  эше.

- Хәзерге  көндә  бу  проблеманы  күрергә  мөмкинме? (җаваплар  тыңлана).

- Бу  шигырь  укыганнан  соң, үзегез  өчен  нинди  нәтиҗә  ясадыгыз? (җаваплар  тыңлана).

                 Укытучы  нәтиҗә  ясый:

Димәк, баларның  төп  эше – уку. hәр  эшне   вакытында  эшләргә  кирәк. Бүгенге  эшне  иртәгә  калдырырга   ярамый. hәр балага  тырышып  укырга, белемле  булырга  кирәк.Ә белемле  кеше  беркайчан  да  югалмый.

 

4.Мәкальләр   белән эш.

Татар  халкында  эш, ял  турында  бик  күп  мәкальләр  бар. Искә  төшереп  үтик  әле. (төркемнәрне  тыңлау.)

Карточкалар  белән  эш. (мәкальләр  төзү.)

Калган  эшкә  кар  ява.

Аз сөйлә, күп  эшлә.

Башлаган  эшне  ташлама.

Эш  беткәч  уйнарга  ярый.

Мәкальләрне  презентация  белән  тикшерү.

Бу  бирем  өчен  “!” бирелә.

 

IV. Йомгаклау.

 

- Безнең  кунагыбыз  кем  булды? (билгеләрне  кулланып  сүз  төзү).

- Габдулла  Тукай.

- Шагыйрьләр солтаны  -  Габдулла Тукай.

 

Өй эше бирү.(1 эш төрен сайлап алырга.)

1.”Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәнгатьле укырга.

2. Шигырьдән өзекләр ятларга.

3.Үзегез теләгән башка эш төрен сайларга.

Укытучы сүзе.

Кадерле кунаклар! Без бүген дәрестә hәрнәрсәне вакытында башкарып, дәресебезнең ахырына якынлаштык. Бу эшләребезне күзәтеп торган Кояш – күктә елмая, Сандугачыбыз – матур  җырларын суза, ә Алмагачыбыз  - кып- кызыл алмаларын  сезгә бирә. Эшебезне төгәлләп киләбез, димәк,уйнап-җырлап алырга  да була.

Дәресне  “Татар  теле  -  туган  телем”  дигән  җыр  белән  тәмамлыйбыз.

(бергәләп  тыңлау).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Г

ө

м

б

ә

 

 

а

в

ы

з

 

 

б

о

з

 

 

 д

ү

р

т

 

 

у

р

ы

н

д

ы

к

й

о

л

д

ы

з

 

т

е

л

 

 

а

л

м

а

 

 


 

Посмотрите также