Технологическая карта урока по географии ТЕМА Австралия Союзы (географик уникум – ил-материк; иң кечкенә материк, ләкин Меланезияның иң эре территорияле иле; Австралия-Яңа Зеландия шәһәр мәдәни тибы, икътисадта артта калган һәм югары үсешкә ирешкән территория белән чиктәш булмау; югары үсешкә ирешкән ил икътисады үз ресурсларына нигезләнә).

  • docx
  • 15.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 7 австралия союзы.docx

Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА Австралия Союзы (географик уникум – ил-материк; иң кечкенә материк, ләкин Меланезияның иң эре территорияле иле; Австралия-Яңа Зеландия шәһәр мәдәни тибы, икътисадта артта калган һәм югары үсешкә ирешкән территория белән чиктәш булмау; югары үсешкә ирешкән ил икътисады үз ресурсларына нигезләнә).

Тема максаты:  Австралия союзы буенча белем һәм күнекмәләр бирү

Карта, дәреслек тексты белән эшләү күнекмәсен үстерү; 

Дөньядагы башка материкларның табигате белән кызыксыну, органик дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

  

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

 

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланып, географик викторина үткәрелә. Җөмлә дөрес булса укучылар торып баса, ялгыш булса урыннарында калала Австралия иң кечкенә материк : коры җирнең 6 % мәйданын били;

- материк тулысы белән көньяк ярымшарда һәм көнчыгыш озынлыкта ята;

- яр буе сызыгы аз кискәләнгә;

- көнчыгыш яры буйлап дөньяда иң озын мәрҗән утраулар тезмәсе: Зур Барьер рифы сузылган.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Австралиянең хәзерге халкы азчылыкны тәшкил иткән җирле халыктан һәм күчеп килүчеләрдән тора. Күчеп килүчеләр хәзер материк халкының төп өлешен тәшкил итә. Җирле халык — аборигеннар — негроид-австралоид расага керәләр, алар коңгырт-кара тәнле, кара бөдрәчәчле, киң борынлы, маңгай сөякләре чыгып тора. Галимнәр уйлавынча, алар бирегә Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килеп эләккәннәр. Европалылар килгәнче, австралия-леләр үсешнең бик түбән баскычында торганнар. Аборигеннар игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнмәгәннәр, тукыма тукуны һәм металлны белмәгәннәр. Алар аучылык иткәннәр, ашарга яраклы үләннәр, төрле җиләк-җимеш җыйганнар, табигатьтә яхшы ориентлаша алганнар һәм урыннан урынга күчеп йөргәннәр.

Күчеп килгән халыкка европалыларның нәселләре керә, алар барысы да диярлек инглизләр — австралияле инглизләр, инглиз телендә сөйләшәләр.

Австралиядә 17 миллионга якын кеше яши. Башка материклар арасында Австралия халыкның тыгыз утырмавы белән аерылып тора. Халык материк территориясе буйлап бик тигезсез урнашкан. Бөтен халык диярлек материкның көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш һәм өлешчә көньяк-көнбатыш кырыйларында яши, чөнки ул урыннарда табигый шартлар яхшырак. Биредәге халык австралияле инглизләрдән тора. Эчке Австралиядә һәм төньякта халык бик сирәк. Монда күбесенчә аборигеннар яши.

 

Халыкның шулай урнашуын нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Моның өчен «Халык тыгызлыгы һәм халыклар» картасы белән климат картасын чагыштырып карагыз; материкта халык урнашуның ничек барганлыгын искә төшерегез.

 

Колонизациягә кадәр материкта җирле халык кына яшәгән. Алар Австралиянең көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында төпләнгән булган, чөнки анда табигый шартлар яшәү өчен уңайлырак. Материкка европалылар килгәннән соң һәм сарык асрау тармагы үсүгә бәйле рәвештә, җирле халыкны материк эченә таба — корылыклы районнарга кысрыклаганнар, аларны ач үлемгә дучар иткәннәр. Өстәвенә европалылар австралиялеләрне рәхимсез кырганнар, үтергәннәр, аларның ризыкларын, кое суларын агулаганнар. Материкта җирле халыкның саны бик нык кимегән: 310 меңнән 50 меңгә калган.

Аборигеннар чүлләрдә урнашкан резервацияләрдә (җирле халыкны ирексезләп күчерү өчен бирелгән мәйданнар) хәерче тормышта яшәгәннәр. Алар бөтенләй хокуксыз булып, шәһәрдә яшәргә дә, җәмгыять тормышында катнашырга да хаклары булмаган. Бөтен дөньяга танылган, картиналары күп илләрдә югары бәя алган үзешчән рәссам Намаджираның үз рәсемнәре күргәзмәсен карарга хокукы булмаган. Хәзер Австралия аборигеннары юридик яктан үз илләренең тигез хокуклы гражданнары итеп танылды. Шунысы мөһим: аборигеннарга инде үлеп бетү куркынычы янамый һәм аларның саны арта бара. Катнаш никахлар да күренә, мондый нәрсә элек булмаган. Аборигеннарның бер өлеше фермаларда көтүче һәм эшче сыйфатында батраклар булып эшлиләр. Кайберләре элеккечә ярым күчмә тормыш рәвеше белән яшәүче аучылар һәм ризык җыючылар шөгыльләрен дәвам итәләр. Австралиялеләр торакларын үләннән, агач ботаклары һәм туфрактан ясыйлар. Табылган ризыкны аксакаллар кабилә әгъзалары арасында тигез итеп бүләләр. Хайванны үтергән аучыга бернинди дә өстенлек бирелми. Төрле йолалар намуслы, кыю, кыенлыклардан курыкмый торган кабилә әгъзаларын тәрбияләргә булыша. Австралия Союзының хуҗалыгы. Австралия Союзының хуҗалыгында барлык тармаклары да яхшы үскән промышленность төп урынны алып тора. Төрле-төрле файдалы казылмалар нигезендә биредә тау токымнарын эшкәртү промышленносте формалашкан. Илдә машина төзелеше, химия промышленносте, шулай ук азык-төлек җитештерү (май ясау, сыр кайнату, сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш консервлары җитештерү) промышленносте тиз үсә.

Авыл хуҗалыгы шулай ук яхшы үскән. Австралияле инглиз фермерлар зур җир участокларын билиләр. Алар техника, ашламалар, шулай ук яллы хезмәт кулланалар, шуның нәтиҗәсендә югары уңыш һәм табыш алалар. Авыл хуҗалыгында иң әһәмиятле урынны көтүлекле терлекчелек — сарык асрау алып тора. Австралиянең меринос сарыклары дөнья күләмендә алына торган йонның яртысыннан артыгын бирә. Явым-төшем аз районнарда

сарыкларның төп азыгын корылыкка чыдам үләннәр һәм куаклыклар тәшкил итә. Сарыкларны монда ел буена табигый болыннарда көтәләр. Илнең көньяк-көнчыгышында аларны чәчеп үстерелгән үләннәрдә йөртеп ашаталар.

Сарык асраучы хуҗалыкларның күбесендә кеше аз. Фермерлар махсус китереп чыгарылган токымлы этләрдән — кэлпилардан файдаланалар, аларны әле XIX гасырда ук Шотландиядән китерткәннәр. Бер кэлпи өч эшчене алмаштыра ала. Ул көтүне бик белеп көтә, әмма беркайчан да сарыкларны рәнҗетми. Корылык, янгын, су басулар сарык асраучыларга зур зыян китерә.

Мөгезле эре терлекне, нигездә нәселле сыерларны, күбесенчә илнең явым-төшем җитәрлек була торган төньягында һәм көнчыгышында асрыйлар.

Игенчелек культуралары арасында бодай өстенлекне алып тора. Аны күбрәк илнең көньяк-көнчыгышында һәм көньяк-көнбатышында игәләр. Илнең субэкваториаль һәм тропик өлешләрендәге яр буе тигезлекләрендә ананас, банан, шикәр камышы һ. б. үстерәләр. Эре шәһәрләр тирәсендә сугарулы җирләрдә җиләк-җимеш бакчалары күп.

Австралияне юа торган диңгезләр илнең хуҗалыгында зур әһәмияткә ия. Анда балык тоталар, энҗе-моллюсклар, ашарга яраклы устрицалар үрчетәләр. Диңгез ташбакаларын аулыйлар. Австралия башка илләр белән коры җир аша бәйләнеш тота алмый. Аның барлык шәһәрләре, — бик азларын санамыйча, эре диңгез портлары. Шулар аркылы, һава юллары белән бергә, башка континентлардагы илләр белән сәүдә һәм мәдәни бәйләнешләр тормышка ашырыла (картадан файдаланып, иң зур портларның исемнәрен әйтегез).

Табигатенең кеше тарафыннан үзгәртелүе. Аборигеннар табигатькә бик сак караганнар. Материк колониягә әверелеп, австралияле инглизләрнең хуҗалык эшчәнлеге башланганнан соң, Австралиянең табигате бик тиз һәм көчле үзгәрә. Яшәү шартлары үзгәрү һәм аулау нәтиҗәсендә, күп хайваннар кырылып бетә. Австралиянең кеше тыгыз урнашкан көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешләре бигрәк тә нык үзгәргән. Биредә агачларның кыйммәтле токымнары киселә. Урманнардан чистартылган киң мәйданнар сөт терлекләре өчен көтүлек итеп файдаланыла.

Элеккеге сирәк коры урманнар һәм куаклыклар урынын хәзер бодай кырлары, виноград бакчалары, зәйтүн агачлары алган.

Материкның кеше аз яши торган корылыклы үзәк һәм көнбатыш өлешләре дә нык үзгәргән. Яхшырак урыннар тимерчыбык белән әйләндереп алынган турыпочмаклы мәйданнарга — терлек йөртү өчен көтүлекләргә бүлгәләнгән. Промышленность үсүгә бәйле рәвештә, автомобиль юллары һәм тимер юллар, электр үткәрү линияләре төзелә. Австралиянең үсемлек капламы һәм хайваннар дөньясы составында яңа төрләр барлыкка килгән. Европадан китерелгән үсемлекләр (тополь, имән һ.б.) һәм хайваннар, мәсәлән, кыргый эт динго, кроликлар бик тиз тарала, ә бу җирле органик дөньяны кысрыклый. Мәсәлән, кроликлар һәм сарыклар сумкалыларның шактый кимүенә китергән, чөнки алар бер үк көтүлекләрдә йөриләр.

Австралиялеләр материкның уникаль органик дөньясын саклап калырга омтылалар. Шул максат белән континентка үсемлек һәм хайваннар алып килүне тыя торган законнар чыгарылган, шулай ук сирәк очрый торган җирле төрләрне алып китү дә нык контроль астында.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Музыка башлана ,укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар, музыка туктый укытучы сорау бирә,укучылар парлашалар .(кеше җитмәсә предмет тотарга)

1.Ничә океан бар шуның кадәр парлашырга.

2. Ничә зур плита бар шуның кадәр парлашырга.

  Австралия Союзы нинди файдалы казылмаларга бай? 2. Ав-стралиядә авыл хуҗалыгы өчен иң уңайлы мәйданнар кайда урнашкан? Җавабыгызны туфрак һәм климат карталарындагы мәгълүматлар белән раслагыз.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

Контурлы карталар белән эш.

Укучыларга материкның яр буе сызыгы буенча урнашкан объектлар язылган номенклатура списогы өләшенә:

Диңгезләр – Тасман, Корал, Арафур; 
Бугазлар – Торресов, Бассов; 
Култыклар – Большой Австралийский (Зур Австралия), Карпентария; 
Утраулар – Тасмания, Яңа Зеландия, Яңа Гвинея; 
Ярымутраулар – Кейп-Йорк, Арнемленд; 
Кырый нокталары: м. Йорк, м. Юго- Восточный, м. Северо- Западный, м. Байрон

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аскы җепне ничек сапларга?

 

 

 

 

 

 

 

шп

 

 

 

 

Аскы җепне ничек сапларга?

 

 

 

 

 

Карточка 1.

 Крупа Первичная обработка

Переборка Просеивание Мытье Подсушивание Замачивание

 Гречневая

Рис

«Геркулес»

Пшено

Перловая 2-3 часа

Манная

 

Карточка 2

Злаковая культура Крупа, получаемая из зерна

Гречиха

Рис

Просо

Пшеница

Ячмень

Кукуруза

Овес