Технологическая карта урока по географии Тема: Россия территориясендә файдалы казылмалар урнашу закончалыгы. Масштаб ягыннан рельефны төрле карталар белән чагыштыру. Рельеф профилен төзергә. Практик эш №8 “ Рельеф элементларын тасвирларага”.

  • docx
  • 15.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 8 кл №8 — копия.docx

 

 

Укытучы: Класс     8             Фән:      география                                             

ТЕМА:   Россия территориясендә файдалы казылмалар урнашу закончалыгы. Масштаб ягыннан рельефны төрле карталар белән чагыштыру. Рельеф профилен төзергә.  Практик эш №8 “ Рельеф элементларын тасвирларага”.

Тема максаты: 1 Россия территориясендә файдалы казылмалар урнашу закончалыгы буенча белем һәм  күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмәсен үстерү.

Туган якның табигатенә горурлык хисе тәрбияләү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих , экология

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү.

1. Коры җирдәге һәм океан төбендәге өслекнең төп формаларын атап чыгыгыз. Алар биеклекләре ягыннан ничек аерылалар һәм карталарда ничек сурәтләнәләр? 2. Таулар һәм тигезлекләр вакыт эчендә ничек үзгәрәләр?.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Дөньяның бик күп илләрендә төрле файдалы казылмаларга ихтыяҗ тиз үсә. Евразия аларның күбесенә бай. Ул аеруча руда запаслары белән аерылып тора.

Евразия аккургаш һәм вольфрам кебек сирәк очрый торган төсле металларга аеруча бай. Аларның ятмалары, аккургаш-вольфрам поясы хасил итеп, Евразиянең көнчыгыш өлеше аша полоса булып уза. Аккургаш белән вольфрам промышленностьта киң кулланыла.

Алтын һәм асылташларның барлыкка килүе магматик тау токымнарына бәйле. Россиянең Азия өлешендә алтын һәм алмаз ятмалары күп. Һиндстан ярымутравында, Шри-

 Ланка утравында төрле асылташлар — зәңгәр сапфир, кызыл рубин ятмалары бар.

Файдалы казылма рудалары тирәндә, платформаларның кристаллик фундаментында да, магматик токымнар өскә чыккан урыннарда да урнашкан. Һиндстан ярымутравындагы тауларда тимер рудаларының ятмалары булу шулар белән бәйләнгән.

Россиядә тимер рудасының иң зур ятмасы — Курск магнит аномалиясе (КМА) башка юл белән ясалган, ул метаморфик тау токымнарына бәйле.

Евразия утырма юл белән ясалган файдалы казылмаларга бай. Янучан файдалы казылмаларның дөньядагы запасының күп өлеше биредә тупланган. Нефть һәм газ ятмалары, кагыйдә буларак, Җир кабыгының утырма токымнар белән тулган бөгелешләренә тупланган. Геологлар нефтьне коры җирдә генә түгел, шельфларда да табалар.

Нефть һәм табигый газ запасы буенча Евразия башка барлык материклардан баерак. Аларның Көнбатыш Себер тигезлегендәге, Гарәбстан ярымутравындагы ятмалары бөтен дөньяга билгеле. Төньяк диңгез төбендә нефть һәм газ табылды, һәм хәзер аларны чыгару эше алып барыла.

Ташкүмер Донбасс, Кузбасс һәм башка күмер бассейннарында ята. Ташкүмер шулай ук Европаның урта өлешендә, Евразиянең көнчыгышында — Олы Кытай тигезлегендә дә күп.

Аш тозы һәм калий тозлары сай күлләрдә һәм бик үк тирән булмаган диңгезләрдә тозлы су парга әйләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Калий тозларын басуларны ашлау өчен кулланалар.

Боксит ятмалары Казахстанда, Олы Кытай тигезлегенең төньягында, Альп буйларында очрый.

 

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 Бирем.  ( рәсем ) Магматик һәм утырма юл белән ясалган файдалы казылмаларның урнашуындагы аерма нәрсә белән аңлатыла?

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.   Рельеф нәрсә ул? Аның күптөрлелегенең сәбәпләре нәрсәдә? 2 Уйлап карагыз әле, эчке һәм тышкы көчләр коры җирдә дә, океан төбендә дә бер үк төрле тәэсир итәләр дип расларга мөмкинме? Ни өчен икәнен аңлатыгыз. 3. Текстта бәян ителгән закончалыкларны раслый торган мисаллар китерегез.

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

tmp15B-1.jpg

 

 

tmp15B-1.jpg