Технологическая карта урока по географии Тема: Северный Ледовитый океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Индийский океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Практическая работа№2 «Описание основных компонентов природы океанов Земли».
Оценка 5

Технологическая карта урока по географии Тема: Северный Ледовитый океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Индийский океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Практическая работа№2 «Описание основных компонентов природы океанов Земли».

Оценка 5
docx
15.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема: Северный Ледовитый океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Индийский океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Практическая работа№2  «Описание основных компонентов природы океанов Земли».
география 7 кл һинд боз.docx

Укытучы:

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА:   Северный Ледовитый океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Индийский океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Практическая работа№2  «Описание основных компонентов природы океанов Земли».  (оценочный)

Тема максаты: 1 Укучыларны  Һинд һәм Төньяк Боз океанның географик  урыны , океан    табигатенең  үзенчәлекләре белән таныштыру;

 2.Алган белемнәр нигезендә логик фикер йөртүләрен , карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

 3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш. Һинд океан, Төньяк Боз  океанны картадан таба белергә тиеш

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү.

 

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Төньяк Боз океаны

 

Бу океан андагы климатның кырыслыгы, бозларның күплеге һәм чагыштырмача сай булуы белән аерылып тора. Анда тереклек күрше океаннар белән су һәм җылылык алмашуга тулысынча бәйле.

Океанның географик урыны. Төньяк Боз океаны — Җир шарындагы океаннарның иң кечкенәсе һәм иң сае. Ул Арктика үзәгендә урнашкан, ә океанны, материкларның океанга кереп торган өлешләрен, утрауларны һәм архипелагларны эченә алган Арктика үзе Төньяк полюс тирәли барлык киңлекне били. (Океанның урыны турындагы башка мәгълүматларны карта буенча билгеләгез.}

Океанның зур өлеше диңгезләрдән тора, аларның күбесе — кырый диңгезләр, һәм бары тик берсе генә — эчке диңгез. Океанда материкларга якын урнашкан утраулар күп.

 

Мәйдан         

14,75 млн. км²

 

Күләм

18,07 млн. км³

 

Иң зур тирәнлеге     

5527 м

 

Урта тирәнлеге        

1225 м

Океанны тикшеренү тарихыннан. Төньяк Боз океанын тикшеренү — күп кенә илләрнең диңгезчеләре, сәяхәтчеләре һәм галимнәренең буыннан буынга дәвам иткән героик батырлыклары тарихы ул. Борынгы заманнарда ышанычсыз агач көймә һәм каекларда рус кешеләре — поморлар сәяхәткә чыга торган булганнар.

Ярларын бу океан сулары юа торган илләр өчен Төньяк Боз океаны бик зур әһәмияткә ия. Океанның кырыс табигате анда файдалы казылмалар эзләүне кыенлаштыра. Шулай да Карск һәм Баренц ярлары буенда нефть һәм табигый газ ятмалары эзләп табылган инде.

Океанның биологик байлыклары зур түгел. Атлантика яны районында балык тоталар һәм суүсемнәр җыялар, тюлень аулыйлар. Океанда кит аулау бик нык чикләнгән.

Төньяк диңгез юлын үзләштерү үткән гасырның 30 нчы елларында гына башланды. Төньяк диңгез юлы — Арктикада суднолар йөрүнең төп мәгистрәле, ул Европа һәм Ерак Көнчыгыш портлары арасын шактый нык кыскарта. Төньяк диңгез юлы Себерне үзләштерүдә гаять зур роль уйный. Бу юл белән Себергә җиһазлар һәм азык-төлек алып баралар, аннан агач һәм руда кайтаралар. Навигация 2—4 айлап дәвам итә, ә аерым урыннарда, бозваткычлар йөреп торганда, ул озаккарак сузыла. Эре портлар: МурманскБеломорскАрхангельскДиксонТиксиПевек (Русия); ТромсөТронһейм (Норвегия); Чөрчилл (Канада). Төньяк диңгез юлы эшен тәэмин итү өчен, безнең илдә махсус хезмәт күрсәтү оештырылган: поляр авиация, яр буенда һәм йөзмә бозларда метеорологик станцияләрнең бөтен бер челтәре төзелгән.

Төньяк Боз океанын кыю кешеләр — «полярниклар» (котыпчылар) өйрәнә. Котыпчы булу профессия белән генә түгел, бәлки географик эшчәнлек белән дә билгеләнә. Кешенең куәтле техникадан файдалануына карамастан, Төньяк Боз океанында эшләү кыен һәм куркыныч. Котыпчыларга кыюлык һәм батырлык, чыдамлык һәм хезмәт сөкәчәнлек кенә түгел, бәлки югары һөнәри осталык та хас.

Һинд океаны – зурлыгы буенча җир шарында өченче океан. Дөньяның су өслегенең 20 % ала. Төньякта Азия белән, көнбатышта Гарәбстан ярымутравы һәм Африка, көнчыгышта Индокитай һәм Австралия, көньякта Көньяк океан белән чикләнгән. . Океанның ярлары аз кискәләнгән. Утраулар чагыштырмача аз, зур утраулар бары океан чигендә генә урнашкан. Һинд океаны көнчыгышта Тын океан, көнбатышта Атлантик океан белән тоташкан, Төньяк боз океаны белән бәйләнеше юк.

Һинд океаны планетада үзенә бертөрле урыны белән аерылып тора: аның зуррак өлеше Көньяк ярымшарда ята. Төньякта ул Евразия белән чиктәш, Төньяк Боз океаны белән бәйләнеше юк.

Океанның ярлары аз кискәләнгән. Утраулар чагыштырмача аз. Зур утраулар океанның чигендә генә урнашкан. Океанда вулканлы һәм мәрҗән утраулары бар.

Һинд океанының органик дөньясы Тын океанның көнбатыш өлешендәге үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән охшаш. Тропик су массалары планктонга бай, анда бер күзәнәкле суүсемнәр аеруча күпләп үрчи. Шулар аркасында суның өске катлавы нык болганчыклана, төсен үзгәртә. Планктон арасында төнлә яктыртучы организмнар күп. Балык төрләреннән сардинелласкумбрияакулалар йөзеп йөри. Океанның көньягында — ак канлы балыклар, мәсәлән боз-балык һ. б. Шельфлы районнар һәм мәрҗән рифлары янындагы сай сулар тереклеккә аеруча бай. Суүсемнәр су асты болыннарын хасил итә. Һинд океанының җылы суларында гаять зур диңгез ташбакалары, диңгез еланнары тереклек итә, моллюсклардан каракатица һәм кальмарлар күп, ә Антарктидага якынрак китлар һәм тюленьнәр яши.

Һинд океаны берничә табигый пояста урнашкан. Тропик пояста, аның әйләнә-тирәсендәге коры җир тәэсирендә, су массалары төрле үзлеккә ия булган комплекслар формалаша. Бу поясның көнбатыш өлешендә явым-төшем аз була, парга әйләнү бик зур, коры җирдән су бөтенләй агып төшми диярлек. Биредә су массаларының тозлылыгы югары. Поясның төньяк-көнчыгыш өлеше, киресенчә, явым-төшемне һәм Гималай тауларыннан агып төшә торган елгалардан төче суны күп ала. Биредә өске катлау сулары шактый нык төчеләнгән комплекс барлыкка килә.

Һинд океанының табигый байлыклары тулаем алганда әле аз өйрәнелгән һәм аз үзләштерелгән. Океанның шельфы файдалы казылмаларга бай. Персия култыгы төбендәге утырма токымнар катламында нефть һәм табигый газның бик зур запаслары табылды. Нефть чыгару һәм аны ташу суларны пычрату куркынычын тудыра. Океанның төньяк-көнбатышы ярларында урнашкан илләрдә, төче су бөтенләй диярлек булма-ганлыктан, тозлы суларны төчеләндерү эше алып барыла. Балык тоту да үсеш алган.

Һинд океаны аша күп санлы судно юллары уза. Океанның төньяк өлешендә диңгез юллары аеруча күп, анда әле хәзергә кадәр кечерәк кенә җилкәнле суднолардан файдаланалар. Ал арның хәрәкәт юнәлеше муссоннар белән бәйләнгән.

 

 

Белемнәрне ныгыту.

Атлас картасы белән.

Тын һәм Атлантик океанның географик урынын тасвирлау.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.   Океаннар турында мәгълүмат язарга.

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  читать стр. 98-99

 

 

 

 

 

«Титаника», произошедшая в ночь с 14 на 15 апреля 1912 года. Он затонул через 2 часа 40 минут после столкновения с айсбергом в северных водах Атлантического океана (41° 43′ 55″ с. ш., 49° 56′ 45″ в. д.). Результатом этого стала гибель 1496 пассажиров и членов экипажа.

 

 

 

 

 

 

(41° 43′ 55″ с. ш.,

 49° 56′ 45″ в. д.).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(41° 43′ 55″ с. ш.,

 49° 56′ 45″ в. д.).

(41° 43′ 55″ с. ш.,

 49° 56′ 45″ в. д.).

(41° 43′ 55″ с. ш.,

 49° 56′ 45″ в. д.).

(41° 43′ 55″ с. ш.,

 49° 56′ 45″ в. д.).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Скачано с www.znanio.ru

Укытучы : Класс 7

Укытучы : Класс 7

Арктикада суднолар йөрүнең төп мәгистрәле, ул

Арктикада суднолар йөрүнең төп мәгистрәле, ул

Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз

Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз

(41° 43′ 55″ с. ш., 49° 56′ 45″ в. д.). (41° 43′ 55″ с. ш., 49° 56′ 45″ в. д.). (41° 43′ 55″ с. ш.,…

(41° 43′ 55″ с. ш., 49° 56′ 45″ в. д.). (41° 43′ 55″ с. ш., 49° 56′ 45″ в. д.). (41° 43′ 55″ с. ш.,…

Технологическая карта урока по географии Тема: Северный Ледовитый океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Индийский океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Практическая работа№2 «Описание основных компонентов природы океанов Земли».

Технологическая карта урока по географии Тема: Северный Ледовитый океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Индийский океан. Характерные черты природы океана и его отличительные особенности. Практическая работа№2  «Описание основных компонентов природы океанов Земли».
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.11.2021