Тема: Алтын коз (мэктэпкэ эзерлек торкеме)
Оценка 4.6

Тема: Алтын коз (мэктэпкэ эзерлек торкеме)

Оценка 4.6
Документация
docx
окружающий мир
Детсад
17.03.2018
Тема: Алтын коз   (мэктэпкэ эзерлек  торкеме)
Максат: көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә өйрәтү. Тәрбияләү бурычы: көз фасылына соклану хисләре тәрбияләү. Үстерү бурычы: ишетү игътибарын, фикер йөртү сәләтен үстерү. Белем бирү бурычы: балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне белүләрен аныклау һәм ныгыту; көз турында музыканы тыңларга, характерын һәм табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле кәефен билгеләргә өйрәтү; Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, музыка. Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, музыкаль әсәр тыңлау, көз турында рәсемнәр карау, балалар сөйләмен бәяләү. Чаралар: көз күренеше, кешеләрнең уңыш җыюы, кошларның очып китүе, хайваннарның кышка әзерләнүе, табигать күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәр, композитор Рөстәм Яхинның портреты, СD-проигрыватель, татар композиторларның язмалар җыентыгы, ватман, өрәңге, каен, имән агачларының кипкән яфраклары, су стаканнары, төсле карандашлар, буяулар, чуклар. Сүзлек өстендә эш: сагышлы, моңсу, сулды. Алдан эшләнелгән эш: көз турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, төрле табигать күренешләрен (яңгыр яву, яфраклар коелу, җил исү) күзәтү, “Бу кайчан була?”, “Кайсы агачтан яфрак?” дидактик уенын уйнау, табигать календарендә һава торышын билгеләү, “Табышмак әйтәм, җавабын тап” кичәсен үткәрү, матур әдәбият әсәрләрен уку, “Алтын көз” темасына рәсем төшерү, “Төрле төстәге келәмчек” темасына кисеп-ябыштыру (ертып алу техникасы буенча), А.Батыршин музыкасына, З.Нури сүзләренә “Алтын көз” музыкаль әсәрен тыңлау, И.Шәмсетдинов көенә, Җ.Тәрҗемәнов сүзләренә “Алтын яфраклар оча” җырын өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше: 1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле. 2. Табышмак әйтү, әңгәмә үткәрү. 3. Дидактик уен “Көз билгеләрен әйт!" 4. С. Сәнчәләйнең “Күңелсез көз” шигырен уку. 5. Рөстәм Яхинның “Табигать күренешләре” циклыннан “Көз” исемле музыкаль әсәрен тыңлау. 6. Ял минуты “Көзге яфраклар” 7. Иҗат эшчәнлеге – “Тылсымлы яфраклар” темасына сүрәтләү. 8. Йомгаклау.
Тема Алтын көз.docx
Тема: Алтын көз   (мәктәпкә әзерлек  төркеме) Максат: көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген  күрә белергә өйрәтү. Тәрбияләү бурычы: көз  фасылына соклану хисләре тәрбияләү. Үстерү бурычы:  ишетү игътибарын, фикер йөртү сәләтен үстерү. Белем   бирү   бурычы    :   балаларның   табигатьтәге   сезонлы   үзгәрешләрне белүләрен аныклау һәм ныгыту; көз турында музыканы тыңларга, характерын һәм табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле кәефен билгеләргә өйрәтү;  Төп белем бирү өлкәсе: танып­белү Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, танып­белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, музыка. Ысуллар   һәм   алымнар:  уен,   практик,   сүзле,   күрсәтмә   ысуллар;   алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, музыкаль әсәр тыңлау, көз турында рәсемнәр карау, балалар сөйләмен бәяләү. Чаралар:  көз   күренеше,   кешеләрнең   уңыш   җыюы,   кошларның   очып   китүе, хайваннарның   кышка   әзерләнүе,   табигать   күренешләре   сүрәтләнгән   рәсемнәр, композитор   Рөстәм   Яхинның   портреты,   татар композиторларның  язмалар  җыентыгы, ватман, өрәңге, каен,  имән агачларының кипкән яфраклары, су стаканнары, төсле карандашлар, буяулар, чуклар.   СD­проигрыватель, Сүзлек өстендә эш: сагышлы, моңсу, сулды. Алдан эшләнелгән эш: көз турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, төрле табигать күренешләрен (яңгыр яву, яфраклар коелу, җил исү) күзәтү, “Бу кайчан була?”, “Кайсы агачтан яфрак?” дидактик уенын уйнау, табигать календарендә һава торышын билгеләү, “Табышмак әйтәм, җавабын тап” кичәсен үткәрү, матур әдәбият   әсәрләрен   уку,   “Алтын   көз”   темасына   рәсем   төшерү,   “Төрле   төстәге келәмчек”   темасына   кисеп­ябыштыру   (ертып   алу   техникасы   буенча), А.Батыршин музыкасына, З.Нури сүзләренә “Алтын көз” музыкаль әсәрен тыңлау, И.Шәмсетдинов көенә, Җ.Тәрҗемәнов сүзләренә “Алтын яфраклар оча” җырын өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше:  1. 2. 3. 4. 5. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле. Табышмак әйтү, әңгәмә үткәрү. Дидактик уен “Көз билгеләрен әйт!" С. Сәнчәләйнең “Күңелсез көз” шигырен уку. Рөстәм Яхинның “Табигать күренешләре” циклыннан “Көз” исемле  музыкаль әсәрен тыңлау. 6. 7. 8. Ял минуты “Көзге яфраклар”  Иҗат эшчәнлеге – “Тылсымлы яфраклар” темасына сүрәтләү.  Йомгаклау. Эшчәнлек барышы: Хәерле   көн,   балалар!   Минем   яныма   якынрак   килегез,   бер­беребезнең кулларыбыздан   тотынышыйк,   бер­беребезгә   карап   елмаешыйк,   үзебезнең   күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте! ( тәрбияче балалар алдына мольбертка көз күренеше сүрәтләнгән рәсем куя) Үзе тук була, Елап яшь коя. Кошны, гөлләрне Еракка куа.  Бу кайчак була? (көз) Сез тагын нинди ел фасыллары беләсез? (билгеле бер эзлеклелектә әйтеп чыгу)   “Көз билгеләрен әйт!” Нинди көз айларын беләсез? (билгеле бер эзлеклелектә әйтеп чыгу) Сезгә көз ошыймы? Нинди билгеләр буенча сез рәсемдә көз күренеше сүрәтләнгәнен белдегез?  Дидактик уен   (көз   фасылының   табигать   күренешләре   сүрәтләнгән,   кешеләрнең   бакчада,   кышка   әзерләнүләре   сүрәтләнгән кырда,   басуда   эшләүләре,   хайваннарның   рәсемнәр эленә) Сораулар: Көзнең нинди билгеләрен беләсез? (яфраклар саргая, коела) Көз көне яфраклар нинди төстә була? (сары, алтын, кызгылт сары, кызыл, куе кызыл) Көзен   яңгырлар   еш   ява.   Алар   нинди   була?   (вак,   сибәләп   тора   торган, гөмбәле) Кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? Көн белән төн нәрсә эшли? (көннәр кыскара, төннәр озая) Көзен хайваннар нәрсә эшли? (кышка әзерләнә) Кешеләр нәрсә белән шөгыльләнә? (уңыш җыя) Яхшы, балалар. Без рәсемнәргә карап күп әйберләрне исебезгә төшердек.  Сезнең күңелегездә көз нинди тойгылар, хисләр уята? Ни өчен?  Мәсәлән, шагыйрь Сәгыйть Сунчәләй “Күңелсез көз” шигырендә көзне болай тасвирлый. Көннәр суынды, Яфраклар сулды. Көз җиттеме әллә – Кошлар юк булды. Нинди салкын көз, Тышта күңелсез! Ничек яшәрбез Чәчәксез, гөлсез? Сораулар. Көннәр нишләде? Ни өчен кошлар юк булды? Ни өчен авторга күңелсез? Татар халкының бөек композиторы Рөстәм Яхин үзенең тойгыларын  “Көз” исемле   музыкаль   әсәр   аша  (“Табигать   күренешләре”   циклыннан)  чагылдыра. Танышып   үтик   әле.   Тыңлаганда   күзләрегезне   йомып   әлеге   сөйләшкәннәрне күзалдыгызга китерегез. Бу әсәр сезнең күңелегездә нинди хисләр уятты?  Күңелләрне   күтәрик   ­   биеп   ,   уйнап   алыйк.   Ял   минуты   “Көзге   яфраклар” (балалар   түгәрәккә   баса,   төрле   яфракларны   кулларына   алып,   музыка   астына хәрәкәтләр ясыйлар) Җил көчәя, җил исә, (баш очында яфракларны селкетәләр) Яфракларны селкетә.  Яфраклар­яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр) Сары матур яфраклар Качтым яфрак астына, (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар) Карап алдым чак кына. (карап алалар) Яфраклар­яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр) Сары матур яфраклар  Яфракларны бирмибез    (яфракларны артка яшерәләр) Кирәк булырлар дибез. Яфраклар­яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр) Сары матур яфраклар. Тиздән   кыш   килеп   җитәр,   көзне   сагынырбыз.   Салкын   буранлы   кыш көннәрендә   алтын   көзне   нәрсәләр   ярдәмендә   искә   төшереп   була?   (балалар өстәлләр   артына   утыралар,   өстәлләрдә   кипкән   яфракларлар,   буяулар,   төсле карандашлар) Игътибар белән яфракларга карагыз. Бу  гади генә яфраклар түгел, алар тылсымлы урманнан җыелган. Дикъкать белән карасаң, алар төрле сүрәтләргә әверелә. Аларны буяулар яки карандашлар ярдәмендә җанландырып була. Баштан кипкән   яфракларны   кәгазь   битенә   ябыштырыйк,   соңыннан   вак   өлешләрен карандашлар яки буяулар ярдәмендә ясап бетерик. Шушы матур рәсемнәребезне, буранлы кыш көннәрендә алтын төсләре белән күңелләребезне җылытып торсын өчен, “Көз хәтирәләре” альбомына урташтырыйк  Йомгаклау. Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Дөрес, балалар. Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашынуы. Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур, җир өстенә сары юрган түшәлә. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап   кала.   Зәп­зәңгәр   күктә   җепкә   тезелеп   кыр   үрдәкләре,   торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Тема: Алтын коз (мэктэпкэ эзерлек торкеме)

Тема: Алтын коз   (мэктэпкэ эзерлек  торкеме)

Тема: Алтын коз (мэктэпкэ эзерлек торкеме)

Тема: Алтын коз   (мэктэпкэ эзерлек  торкеме)

Тема: Алтын коз (мэктэпкэ эзерлек торкеме)

Тема: Алтын коз   (мэктэпкэ эзерлек  торкеме)

Тема: Алтын коз (мэктэпкэ эзерлек торкеме)

Тема: Алтын коз   (мэктэпкэ эзерлек  торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018