Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)
Оценка 5

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)

Оценка 5
Документация
docx
окружающий мир
Детсад
17.03.2018
Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)
Максат: балаларның йорт хайваннар дөньясы турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү. Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына сак караш тәрбияләү. Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны үстерү. Белем бирү бурычы: характерны билгеләре буенча, хайваннарны сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; кайчы, пумала белән сак эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, иҗади сәнгать, хезмәт, музыка. Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр Сүзлек өстендә эш: көтүлек, колын, көчек, бозау, сарык бәрәне, кәҗә бәрәне. Алдан үткәрелгән эш: йорт хайваннары турында әңгәмә; күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау. Эшчәнлек төзелеше: I. 1. Психологик көйләү. II. 2.Сөенеч мизгеле. 3.Фонограммада йорт хайваннарының тавышын тыңлау. III. 4. Үстерешле диалог. 5. Балалар сөйләме. IV. 6.Хәрәкәтле уен “ Йорт хайваннарын хәрәкәттә күрсәт” 7. Уен “ Баласын тап” 8. Сүзле уен “ Әйтеп бир” 9. Уен “ Хайваннарны ашату” 10. Д/У “ Йорт хайваннарының файдасы” V. 11. Продуктив эшчәнлек. Рәсем. Йорт хайваннары өчен көтүлек. VI. 12. Йомгаклау. Үзбәя.
Тема Эбилэрдэ кунакта..docx
Тема. Әбиләрдә кунакта. (уртанчылар төркеме) Максат:  балаларның     йорт     хайваннар     дөньясы   турындагы   танып­белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү. Тәрбия бурычы:  йорт хайваннарына сак караш  тәрбияләү. Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны үстерү. Белем   бирү   бурычы:  характерны   билгеләре   буенча,   хайваннарны   сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; кайчы, пумала белән сак эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль   белем   бирү   өлкәләре:  аралашу,   социальләштерү,   сәламәтлек, куркынычсызлык, иҗади сәнгать, хезмәт, музыка. Методик   алымнар   һәм   чаралар:  сүзле   уен,   хәрәкәтле   уеннар,   практик   эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Җиһазлау: мультимедия­проектор, такта, предметлы  рәсемнәр Сүзлек өстендә эш: көтүлек, колын, көчек, бозау, сарык бәрәне, кәҗә бәрәне. Алдан   үткәрелгән   эш:  йорт   хайваннары   турында   әңгәмә;   күрсәтмә   һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау. Эшчәнлек төзелеше: 1. Психологик көйләү. 2.Сөенеч мизгеле. I. II. 3.Фонограммада йорт хайваннарының тавышын тыңлау.      III.      4. Үстерешле диалог.                  5. Балалар сөйләме.      IV.       6.Хәрәкәтле уен “ Йорт хайваннарын хәрәкәттә күрсәт”                  7. Уен “ Баласын тап”                  8. Сүзле уен “ Әйтеп бир”                  9. Уен “ Хайваннарны ашату”                 10. Д/У “ Йорт хайваннарының файдасы”      V.       11. Продуктив эшчәнлек. Рәсем. Йорт хайваннары өчен көтүлек.     VI.       12. Йомгаклау. Үзбәя. Эшчәнлек барышы: Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? ( Экранда авыл күренеше күрсәтелә) Миңа Мөслимә әбидән хат килде. Хәзер мин аны укып күрсәтәм. ­ Ул безне авылга чакырган. Сезнең авылга барасыгыз киләме?  Без анда нәрсә белән  барырбыз микән? (балаларның фикерләре) Ә мин сезгә тылсымлы келәмгә утырып барырга тәкъдим итәм. Сез ризамы? ( Балалар келәмгә утыралар һәм күзләрен йомалар) Тәрбияче. Бер, ике, өч, келәм авылга оч ( күзләрне ачалар). ­  Менә, балалар, без авылга килеп тә җиттек. Ишетәсезме, нинди тавышлар килә?  Уен “ Йорт хайваннарының тавышын тану” Фонограммада   йорт   хайваннары   тавышы   ишетелә.   Балалар   һәрбер   йорт хайванының тавышын танып әйтәләр. 2­3 йорт хайваны рәсеме куела һәм балалар берәм­ берәм аларны тасвирлап сөйлиләр. (Сыер, песи, эт) ­ Ә хәзер ял итеп алыйк һәм хайваннарны хәрәкәттә күрсәтик. ( Балалар музыка астында йорт хайванарының хәрәкәтен күрсәтәләр) ­ Балалар йорт хайванарының балалары да була. ­Сыерның баласы ничек дип атала? (бозау) ­ Ә сарыкның баласы? (сарык бәрәне) ­ Атның баласы кем була? (колын) ­ Кәҗәнең баласы? (кәҗә бәтие) ­Этнең баласы? (көчек) ­ Песинең баласы? (песи баласы) ( проекторда йорт хайваннары балалар белән күрсәтелә) ­   Балалар,   күз   алдыгызга   китерегез   әле,     безнең   йорт   хайваннарыбызның ашыйсы килгән. Сез кайсы хайванны нәрсә белән сыйларсыз микән.  Уен “ Хайваннарны ашат” Балалар куелган азыклардан кайсы хайванга нинди ризык кирәклеген сайлап алалар.: Сыерга­ салам, Песигә­ сөт, Эткә­ сөяк, Атка­ солы, Сарыкка­ печән... ­   Ә   хәзер   рәсемнәр   арасыннан   кайсы   хайванның   нинди   файда   китергәнен күрсәтегез.  Уен  “Йорт хайваннарның файдасы” ­ Балалар беләсезме җәй көне йорт хайваннары көтүгә йөриләр. Алар анда сусыл үләннәр белән туеналар. Без дә аларга яшел көтүлек бүләк итик.   Рәсем   ясау.  Балалар   көтүлек   рәсемен   ясыйлар.   (Көтүлектә   агачлар, чәчәкләр ясау хуплана. Көндез кызу кояш вакытында маллар агач күләгәсендә ял итәләр). ­  Балалар   безнең   бакчага   кайтырга   да   вакыт   җитте.   Килегез   әле   келәмгә утырышыйк, күзләрне йомыйк.  Бер, ике, өч, келәм бакчага оч. ­Балалар сезгә сәяхәт ошадымы. Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды. Кемнең җаваплары ошады. Үзбәя бирү.

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)

Тема. Эбилэрдэ кунакта. (уртанчылар торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018