Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)
Оценка 4.7

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)

Оценка 4.7
Документация
docx
окружающий мир
Детсад
17.03.2018
Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)
Максат: йорт һәм кыр куянын чагыштырырга өйрәнү. Тәрбия бурычы: балаларга хайваннарга карата рәхимлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; Үстерү бурычы: күзаллауны, диалогик сөйләмне, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; Белем бирү бурычы: йорт куяны һәм кыр куянына хас булган үзенчәлекләрне таба һәм үзара чагыштыра белергә өйрәтү; исем, сыйфатларны урынлы куллану һәм үзара яраклаштыра белү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, сәламәтлек, иҗади сәнгать. Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чара куллану, сорау-җавап, нәфис сүзләр, мактау, мультфильм күрсәтү. Җиһазлау: мультимедия-проектор, экран, магнитофон Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: солы бөртекләре, салмак, йөгереш маҗаралы, җитез. Алдан үткәрелгән эш: йорт һәм кыр куяны турында сөйләшү, Т.А.Шорыгинаның “Йорт куяны һәм кыр куяны” әкиятен уку, күрсәтмә һәм таратма материаллар әзерләү, методик алымнарны өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше: I. 1. Психологик көйләү 2. Оештыру II. 3. Сөенеч мизгеле 4. Табышмаклар әйтү III. 5. Уен “Охшашлыкларын тап” Сүзле уен “Азыгын әйтеп бир” Сүзле уен ” Куяннар нинди?” IV. 6. Балалар сөйләме. V. 7. Ял минуты “Ак куян” 8. Музыкаль хәрәкәтле уен “Куяннар һәм төлке” VI. 9. Нәтиҗәле эш: камырдан кишерләр әвәләү. VII. 10.Йомгаклау.
Тема И куян, йомшак куян.docx
Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар төркеме) Максат: йорт һәм кыр куянын чагыштырырга өйрәнү. Тәрбия   бурычы:  балаларга   хайваннарга   карата   рәхимлелек,   мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; Үстерү   бурычы:  күзаллауны,   диалогик   сөйләмне,   бәйләнешле   сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; Белем бирү бурычы: йорт куяны һәм кыр куянына хас булган үзенчәлекләрне таба һәм үзара чагыштыра белергә өйрәтү; исем, сыйфатларны урынлы куллану һәм үзара яраклаштыра белү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль   белем   бирү   өлкәләре:  аралашу,   социальләштерү,   музыка, сәламәтлек, иҗади сәнгать. Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чара куллану, сорау­ җавап, нәфис сүзләр, мактау, мультфильм күрсәтү. Җиһазлау: мультимедия­проектор, экран, магнитофон Сүзлек   өстендә   эш:         тулыландыру:   солы   бөртекләре,   салмак,   йөгереш маҗаралы,  җитез. Алдан   үткәрелгән   эш:  йорт   һәм   кыр   куяны   турында   сөйләшү, Т.А.Шорыгинаның   “Йорт   куяны   һәм   кыр   куяны”   әкиятен   уку,   күрсәтмә   һәм таратма материаллар әзерләү, методик алымнарны өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше:   I.       1. Психологик көйләү            2. Оештыру   II.     3. Сөенеч мизгеле            4. Табышмаклар әйтү   III.    5. Уен “Охшашлыкларын тап”           Сүзле уен “Азыгын әйтеп бир”           Сүзле уен ” Куяннар нинди?”   IV.   6. Балалар сөйләме.   V.    7. Ял минуты “Ак куян”          8. Музыкаль хәрәкәтле уен “Куяннар һәм төлке” VI.    9.  Нәтиҗәле эш: камырдан кишерләр әвәләү.  VII.  10.Йомгаклау. Эшчәнлек барышы: Тәрбияче. Балалар, мин сезгә ике күчтәнәч алып килдем. Ләкин сез аларны  табышмаклар буенча белергә тиеш: Алгы тәпие кыска, Чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, Ак тунын кия кышка  (кыр куяны. Җавап әйтелгәч, проекторда куян рәсеме куела). Бик дөрес, бу куян кайда яши? Табышмактагы сүзләр белән әйтегез әле, куян  ни өчен соры тунын ак тунга алыштыра? Икенче табышмакны тыңлап карагыз: Усал бүредән качмый, Эзләрен дә бутамый. Утыра тик читлектә, Кишер, шалкан кимерә  (йорт куяны. Җавабы әйтелгәч, экранда куян  рәсеме чыга). Йорт куяннары кайда яшиләр? Бу куяннар нәрсәләре белән бер­берсенә  охшаганнар? Тәрбияче. Йорт куяны белән кыр куяны нәрсә белән туена һәм алар нинди  икән? Уен уйнап ачыклыйк әле. (Сүзле уен “Азагын әйтеп бир”) Йорт куяны                                                   Кыр куяны           кишер                                                     тал, алмагач, усак каерылары           кәбестә                                                         сусыл үлән           шалкан                                                         җиләкләр           печән                                                            үлән тамырлары           солы бөртекләре                                         яшь усак ботаклары ( Сүзле уен“Куяннар нинди?”). Йорт куяны                                                  Кыр куяны әкрен                                                              җитез салмак                                                            йөгерек тыныч                                                             куркак соры                                                                  ап­ак ­ Булдырдыгыз! Йорт куяннарының дошманнары бармы?  ­  Ә кыр куяннарының дошманнары нәрсәләр? ­  Җәй көне куяннарга рәхәт. Ә салкын кышны алар ничек кичерә соң? ­ Аңлатып бирегез әле, кыш көне кыр куяны ни өчен соры тунын ак төскә   алыштыра? (Балалар җавабыннан соң, фонограммада “Куяннар һәм төлке”рәсеме куела. Балалар белән “Куяннар һәм төлке” хәрәкәтле уены уйнала.) Куяннар турында кем нинди әкият белә, исемнәрен искә төшерик әле.  (“Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Куян кызы” һ.б.)  Хәзер без сезнең белән татар телендә мультфильм карап китәрбез.  (“Төлке, Куян, Әтәч” исемле мультфильм күрсәтелә) ­ Сезгә мультфильм ошадымы? Нинди хайваннар куянга ярдәм итәргә  теләгән?  Балалар, йорт куянын кешеләр ни өчен асрыйлар? Безнең куяннарыбыз  ачыкканнардыр инде.Әйдәгез, аларга тозлы камырдан кишерләр әвәлик. Моның өчен әвәләү алымнарын искә төшерик: иң элек озынча камырдан түгәрәк әвәлибез,  бер башын бармаклар белән очлайтып сузабыз. Яфрак ясау өчен өч бау әвәлибез  һәм әз генә юешләп, кишернең башына ябыштырып куябыз, бераз гына  яссылатабыз. (Балалар шәхси рәвештә әвәлиләр, булдыра алмаган балаларга ярдәм  күрсәтелә). Тәрбияче. Булдырдыгыз! Кишерләрне кибәргә куйыйк, аннан соң без аларны  буярбыз. Сез бүген куяннар турында күп нәрсәләр белдегез. Сезгә ошадымы?  Куяннарга нинди күчтәнәч әзерләдек? Кемнәрнең эшләре ошады? Үзбәя.

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)

Тема. И куян, йомшак куян (уртанчылар торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018