Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Оценка 4.6

Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Оценка 4.6
Документация
docx
окружающий мир
Детсад
17.03.2018
Тема:  Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек  төркеме)
Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру. Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру. Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү. Белем бирү бурычы: кошларның файдасын искә төшерү, ни өчен “Кызыл китап”ка эләгүләре турында уйлану, безнең якларда яшәүче нинди кошларның “Кызыл китап”ка эләгүләрен ачыклау. Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, физкультура. Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү. Чаралар: интерактив такта, кышлаучы һәм күчмә кошларның, Татарстанның "Кызыл китап"бына теркәлгән кайбер кош төрләренең рәсемнәре: бөдерә бабакош, гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак, бөркет, карчыга, тукран, байгыш (мәче башлы ябалак); СD-проигрыватель, кошлар тавышы язмасы, “Кайсы кошныкы?” дидактик уены, “Күке” уенына күке маскасы, кош мамыклары һәм каурыйлары, үсемлек мае. Сүзлек өстендә эш: томшык, тәпи, гәүдә, түш, канат, каурый, бөдерә бабакош, гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак, бөркет, карчыга, тукран, байгыш (мәче башлы ябалак). Алдан эшләнелгән эш: рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләрен уку (рус халык әкиятләре “Карга белән кысла”, “Торна һәм челән”, “Чуар тавык”, “Бәхет кошы”, татар халык бәете “Сак-Сок”), сынамышлар өйрәнү, “Табышмаклар әйтәм, җавабын тап” кичәсен үткәрү, дидактик уеннар “Кошлар кайтты”, “Нинди кош артык?”, “Кошның каурыен тап”, “Сез беләсезме? (нинди кошның муены иң озын һ.б.)”, “Дөрес әйт!” (каргалар зур, ә чыпчыклар ... (кечкенә) һ.б.), “Очты, очты!”, З.Хабибуллин көенә, Г.Насрый сүзләренә “Сайра син тургай” музыкаль әсәр тыңлау, Р.Еникеева, Г.Афзал сүзләренә “Песнәк” җырын өйрәнү, Г.Сапфирның “Зарарлы карга” әкиятен драматизацияләү, иҗат эшчәнлеге - “Аккош” темасына кисеп-ябыштыру. Эшчәнлек төзелеше: 1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле. 2. Табышмак әйтү, кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрү. 3. Дидактик уен “Кайсы кошныкы?” 4. Күчмә кошлар турында әңгәмә. 5. Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен уку. 6. Хәрәкәтле уен “Күке”. 7. Татастанның “Кызыл китабы”на кертелгән кошлар турында слайдлар карау, әңгәмә үткәрү. 8. Кош каурыйлары белән тәҗрибәләр. 9. Йомгаклау.
Тема Кошлар безнең дусларыбыз.docx
Тема:  Кошлар­ безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек  төркеме) Максат:  балаларда   кошларга   карата   экологик   белемле   мөнәсәбәт формалаштыру. Тәрбия   бурычы    :  кошларга   карата   сак   караш,   шәфкатьлелек,   миһербанлык хисләре тудыру. Үстерү бурычы:  логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау  сәләтләрен үстерү. Белем   бирү   бурычы    :  кошларның   файдасын   искә   төшерү,   ни   өчен   “Кызыл китап”ка   эләгүләре   турында   уйлану,   безнең   якларда   яшәүче   нинди   кошларның “Кызыл китап”ка эләгүләрен ачыклау. Төп белем бирү өлкәсе     Интеграль   белем   бирү   өлкәләре:    социальләштерү,   танып­белү,   аралашу,  : танып­белү матур әдәбият уку, иҗат, физкультура. Ысуллар   һәм   алымнар:  уен,   практик,   сүзле,   күрсәтмә   ысуллар;   алымнар: әңгәмә,   сораулар,   биремнәр,   өстәмә   аңлатмалар,   нәфис   сүз,   балалар   сөйләмен бәяләү. Чаралар: интерактив такта, кышлаучы һәм күчмә кошларның, Татарстанның  "Кызыл китап"бына теркәлгән кайбер кош төрләренең  рәсемнәре: бөдерә  бабакош, гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак,  бөркет, карчыга, тукран, байгыш (мәче башлы ябалак); СD­проигрыватель, кошлар тавышы язмасы, “Кайсы кошныкы?” дидактик уены, “Күке” уенына күке маскасы,  кош мамыклары һәм каурыйлары, үсемлек мае. Сүзлек өстендә эш: томшык, тәпи, гәүдә, түш, канат, каурый, бөдерә бабакош, гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак, бөркет,  карчыга, тукран, байгыш (мәче башлы ябалак). Алдан   эшләнелгән   эш:  рәсемнәр   карау,   әңгәмәләр   үткәрү,   матур   әдәбият әсәрләрен  уку (рус  халык  әкиятләре “Карга  белән  кысла”, “Торна  һәм челән”, “Чуар тавык”, “Бәхет кошы”, татар халык бәете “Сак­Сок”), сынамышлар өйрәнү, “Табышмаклар әйтәм, җавабын тап” кичәсен үткәрү, дидактик уеннар “Кошлар кайтты”, “Нинди кош артык?”, “Кошның каурыен тап”, “Сез беләсезме? (нинди кошның муены иң озын һ.б.)”, “Дөрес әйт!” (каргалар зур, ә чыпчыклар ... (кечкенә) һ.б.), “Очты, очты!”, З.Хабибуллин көенә, Г.Насрый сүзләренә “Сайра син тургай” музыкаль әсәр тыңлау, Р.Еникеева, Г.Афзал сүзләренә “Песнәк” җырын өйрәнү, Г.Сапфирның   “Зарарлы   карга”   әкиятен   драматизацияләү,   иҗат   эшчәнлеге   ­ “Аккош” темасына кисеп­ябыштыру. Эшчәнлек төзелеше:  1.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле. 2.  Табышмак әйтү, кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрү. 3.  Дидактик уен “Кайсы кошныкы?” 4.  Күчмә кошлар турында әңгәмә. 5.  Г.Тукайның  “Карлыгач” шигырен уку. 6.  Хәрәкәтле уен “Күке”. 7.  Татастанның “Кызыл китабы”на кертелгән кошлар турында слайдлар  карау, әңгәмә үткәрү. 8. Кош каурыйлары белән тәҗрибәләр. 9. Йомгаклау. Эшчәнлек барышы. (Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый, интерактив тактада  кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре урнашкан) Хәерле   көн,   балалар!   Минем   яныма   якынрак   килегез,   бер­беребезнең кулларыбыздан   тотынышыйк,   бер­беребезгә   карап   елмаешыйк,   үзебезнең   күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте! Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Табышмак әйтәм,  җавабын табыгыз. Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз,  Өйләр сала балтасыз. (кош) Дөрес, ә сез нинди кош исемнәрен беләсез? Хәзер урманга барсак, сез атаган кошларның барысын да күрә алырбызмы? Ни өчен? Безнең якларда яшәүче кошлар нинди 2 төркемгә бүленәләр? (кышлаучы һәм җылы якка китүче) Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә? (саескан, чыпчык, чәүкә,   песнәк,   ала   карга   һ.б.)   Алар   кышның   зәһәр   суыкларына   да   җайлашып яшиләр. Тапкан азыкларын бүлешеп, авыр кышны исән­имин чыгарга бер­берсенә булышалар. Без кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз? (җимлек ясыйбыз) Без сезнең белән хәзер төрле материаллардан кошларга җимлекләр ясарбыз.  (Балалар төркемнәргә бүленеп эшлиләр) Нинди кошлар җылы якка китә? (сыерчыклар, кара каргалар, карлыгачлар) Болар күбесенчә чебен­черкиләр, кортлар белән туенучы кошлар. Ни өчен алар җылы   якларга   китәргә   мәҗбүр   була?  (салкын   җитү   белән   бөҗәкләр   кайры асларына кереп качалар, кошларга азык бетә) Яз   җитүгә,   оя   корыр   өчен,   ата   күчмә   кошлар   туган   якларына   ана   күчмә кошлардан   иртәрәк   очып   кайталар.   Бераздан   ояларында   балалары   чыга. Сыерчыклар кешеләр ясаган ояларга урнаша, урман кошлары агач куышлары эзләп табалар, куакларда оя коралар. Кара каргалар агач ботакларыннан, карлыгачлар өй кыекларына балчыктан оя ясый. Г. Тукай “Карлыгач” шигырендә аларны болай тасвирлый.  Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән карлыгачым. Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә, бара­бара Чыгарды ул матур­матур балалар да. Ачыксалар карлыгачның балалары Чебен­черки тотып кайта аналары. Кошларны икенче төрле ничек атыйлар? (урман санитарлары) Ни өчен  аларны сакларга кирәк? Чөнки аларның күбесе  “Кызыл китап”та (Тукран,  аккош,торна, акчарлак, яр чыпчыгы, ак челән, мәче башлы ябалак)  алар саклауга  мохтаҗ кошлар. Кошлар шулай ук агулы химикатлар, күпләп киселгән урманнар  аркасында азаялар. ­ Әйдәгез без дә хәзер кошларга әверелик. “Күке” уены уйнап алыйк. Уен   барышы.   Күке   сайлана.   Калган   балалар   түгәрәккә   парлап   басалар   – кошлар һәм оялар булалар. Күке түгәрәкнең тышкы ягыннан йөгерә, түгәрәкнең тышкы ягында торган баланың җилкәсенә кагыла, “кәк­күк” ди. Күке белән кош түгәрәк тышынан кара­каршы якка йөгерәләр. Парның алдында торган бала кош була һәм түгәрәкнең тышкы ягына баса, урыны буш кала. Күке шул урынны ала алса, теге кош күке була. Уен шулай дәвам итә. Сез күп кошларны аера беләсез, аларны сакларга кирәклеген дә аңлыйсыз.  Дөрестән дә, кайбер кошларның төрләре яклауга мохтаҗ. Алар "Кызыл китап"ка  теркәлгән. Мин сезне безнең якларда санаулы гына калган берничә кош белән  таныштырам (слайдлар карау) Соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак яши торган сулыкларның пычрануы  аларның саны кимүгә китерә. Бөркет, карчыга ише эре ерткыч кошларга кеше һөҗүм итә, алар шулай ук  агулы химикатлардан да үләләр, бала чыгара алмыйлар. Табигатьтә бу эре кошлар  оя кора торган зур, биек агачлар да аз калды. Тирә­як мохитнең кошларның организмына нинди мөнәсәбәтлек китерүен  ничек тикшереп була? Алайса минем яныма якынрак килегез. Беренче тәҗрибә. Кош мамыгын һәм каурыен күзәтик. Аны югары күтәреп  төшереп җибәрсәк, ул әкрен генә “йөзеп” алга төшәр. Каз мамыгын учка куеп өреп карыйбыз. Ул нишли? Нәтиҗә – каз мамыгы җиңел, ул оча. Икенче тәҗрибә. Кош мамыгын үсемлек маена манчып алабыз. Каурый  манылды. Аны өскә күтәреп, төшереп җибәрәбез. Нәрсә күзәтәбез? Нәтиҗә –  мамык яки каурый майга буялгач, җиңеллеген, очу сәләтен югалта. Шуңа күрә  нефтькә, майга буялган кошларга очуы авыр. Йогаклау: Бүген без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди фикергә килдегез? Кешелек дөньясында кошларның файдасы бармы? Ни өчен кайбер кошларның  төрләре елдан­ел кимеп бара? Алар ярдәмгә мохтаҗмы? Кошлар безнең  дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк.

Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тема:  Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек  төркеме)

Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тема:  Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек  төркеме)

Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тема:  Кошлар- безнең дусларыбыз (мәктәпкә әзерлек  төркеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018