Тема: Салкын кыш
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбия бурычы: кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын
тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен
үстерү.
Белем бирү бурычы: Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес
әйтелешен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия,
сәләмәтлек, матур әдәбият, музыка, иҗади сәнгать.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, шигырь уку, уеннар.
Сүзлек өстендә эш: ыжгыра, бөтерелә, оча, шуам, тәгәрәтәм.
Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмәләр, материал эзләү, матур әдәбият
уку, җырлар өйрәнү, тәрәзәдәге бизәкләрне күзәтү, “Табышмак әйтәм җавабын
тап” кичәсе оештыру, кар бөртекләре төшерү.
Эшчәнлек төзелеше:
Г.Латыйп “Кыш килде” шигырен уку
Кыш турында әңгәмә
Тел шомарткыч
Дидиактик уен “Сорау җавап”
Уен “Табышмак әйтәм җавабын тап”
Сүзле хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”
Кыш турында әңгәмә
Тел шомарткыч
Дидиактик уен “Сорау җавап”
Уен “Табышмак әйтәм җавабын тап”
Сүзле хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”
Эшчәнлек барышы:
1. Психологик җайлашу: Исәнмесез балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн
нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке.
Әйдәгез әле кулларны кулга тотышып берберебезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең
яхшы күтәренке кәефебезне берберебезгә бирәбез.
2. Балалар, тыңлагыз әле мин сезгә Галимҗан Латыйпның “Кыш килде”
шигырен укып китәм.
Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә, төшә генә. уен “Сорауҗавап”
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
3. Әңгәмә
Балалар бу шигырь юллары елның кайсы фасылы турында?
Ни өчен кыш көнендә тирәяк апак?
Кыш айларына нинди айлар керә?
Кыш айларында нинди үзгәрешләр була?
Кыш айлары сезгә ошыймы? Ни өчен?
Кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз?
4. Әйдәгез бераз телләребезне шомартып алыйк.
Тел шомарткыч.{ш}, {с}
а) Ышышыш
Безгә килде салкын кыш
б) Сусусу
Суыкта битләр алсу.
5. Дид
актик
Сораулардан файдаланып сыйфат билгеләрен табу
Кыш (нинди?)...(салкын, ак,карлы)
Кар (нинди?)...(ак, ябышкак)
Җил (нинди?)...(көчле, салкын)
Көннәр (нинди?)...(кыска, аяз)
6. Уен “Табышмак әйтәм җавабын тап”
Йолдызйолдыз вак кына
Ак мамык сымак кына.
Өс киемеңә куна
Тәнгә тисә су була
(кар бөртеге)
Ишекалды таш була,
Өйгә керсә су була. (боз)
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне апак иткән,
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән
Бу кайчан? ( кыш)
7.
Сүзле хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”
(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)
Кар бөртеге өйгә керде, (балалар бер урында
Өй эчендә очып йөрде кулларын җилпеп әйләнәләр)
Менә шулай, менә шулай, (очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Менә шулай, менә шулай
Кар бөртеге бик аз очты. (бер урында торып кулларын селкиләр) Суздык аңа җылы учны, (җилпиләр, кулларын алга сузалар)
Менә шулай, менә шулай
Менә шулай, менә шулай (чүгәлиләр, башларын ияләр)
8.
(Р.Яхинның табигать күренешләре цикланнан “Кыш” музыкасы яңгырый).
Әйдәгез балалар бу яңгыраган көйгә игътибар бирик әле. Бу музыкаль әсәрне бөек
татар композиторы Р. Яхин язган. Әйдәгез шушы матур, салмак көй астында без
сезнең белән рәсем төшерәбез.
Рәсем сәнгате “Тәрәзәдә кышкы бизәк”
Без сезнең белән салкын көннәрдә тәрәзәгә төшкән тылсымлы бизәкләрне инде
күргәнебез бар. Әйдәгез без бергәләп тылсымчылар кебек тәрәзәгә бизәкләр
төшерәбез. Бизәкләр төшергәндә нинди төсләрне кулланабыз? (зәңгәр, шәмәхә). Бу
төсләр салкын төсләр дип атыйбыз. Рәсем төшергәндә нинди алымнар кулланабыз?
9.Йомгаклау: Балалар сезнең белән бүген кыш турында сөйләштек, төрле
биремнәр үтәдек. Сезгә кайсы бирем ныгырак ошады.
Бергәләшеп ясалган бизәкләрне карау.
Тема: "Салкын кыш" (мэктэпкэ эзерлек торкеме)
Тема: "Салкын кыш" (мэктэпкэ эзерлек торкеме)
Тема: "Салкын кыш" (мэктэпкэ эзерлек торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.