Тема. Тылсымлы бакчада (уртанчылар торкеме)
Оценка 5

Тема. Тылсымлы бакчада (уртанчылар торкеме)

Оценка 5
Документация
docx
окружающий мир
Детсад
17.03.2018
Тема. Тылсымлы  бакчада (уртанчылар торкеме)
Максат: яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү аша ана телен үстерү. Тәрбия бурычы: күмәкләшеп эшләү һәм иптәшләреңә булышасы килү теләге тудыру, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү. Үстерү бурычы: предметны караганда төс, форма үзенчәлекләрен аңлату; күзаллауны үстерү; пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Белем бирү бурычы: өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, предметны сурәтләгәндә сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыра белергә өйрәтергә, дүртпочмактан түгәрәк кисәргә өйрәтүне дәвам итәргә. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физкультура, хезмәт, музыка, куркынычсызлык. Методик алымнар һәм чаралар: уен, продуктив эшчәнлек, сөенеч мизгеле, танып-белү – тикшеренү, сорау-җавап, нәфис сүз, мактау, үзбәя. Җиһазлау: проектор, магнитофон, яшелчә, җиләк-җимеш, агач рәсемнәре, серле сандык, өстәл уены “Шалкан”, план-схема, кисеп-ябыштыру өчен әсбаплар. Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: сусыл, муляж, хуш исле, җиләк-җимеш. Алдан үткәрелгән эш: әкиятләрне искә төшерү, таратма, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, методиканы өйрәнү Эшчәнлек төзелеше: I. 1. Психологик көйләү. 2. Оештыру II. 3. Сөенеч мизгеле 4. Нәфис сүзләр III. 5. Үстерешле диалог. IV. 6. Дид/уеннар “Дөрес урнаштыр”, ”Бу нинди агач?” 7 Ял минуты V. 8. Нәтиҗәле эш: кисеп-ябыштыру. VI. 9. План-схема буенча сөйләм. VII. 10. Танып-белү – тикшеренү эшчәнлеге. VIII.11. Йомгаклау.
Тема Тылсымлы бакчада.docx
Тема. Тылсымлы  бакчада (уртанчылар төркеме) Максат:  яшелчә   һәм   җиләк­җимешләрнең   үзенчәлекләрен   өйрәнү   аша   ана телен үстерү. Тәрбия бурычы:   күмәкләшеп эшләү һәм иптәшләреңә булышасы килү теләге тудыру, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү. Үстерү   бурычы:  предметны   караганда   төс,   форма   үзенчәлекләрен   аңлату; күзаллауны үстерү; пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Белем бирү бурычы:  өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, предметны сурәтләгәндә сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыра белергә өйрәтергә, дүртпочмактан түгәрәк кисәргә өйрәтүне дәвам итәргә. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль  белем  бирү өлкәләре:  аралашу,  социальләштерү, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физкультура, хезмәт, музыка, куркынычсызлык. Методик   алымнар   һәм   чаралар:  уен,   продуктив   эшчәнлек,   сөенеч   мизгеле, танып­белү – тикшеренү,  сорау­җавап, нәфис сүз, мактау, үзбәя. Җиһазлау:  проектор,   магнитофон,   яшелчә,   җиләк­җимеш,   агач   рәсемнәре, серле сандык, өстәл уены “Шалкан”, план­схема, кисеп­ябыштыру өчен әсбаплар. Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: сусыл, муляж, хуш исле, җиләк­җимеш. Алдан   үткәрелгән   эш:  әкиятләрне   искә   төшерү,   таратма,   күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, методиканы өйрәнү Эшчәнлек төзелеше: I.      1. Психологик көйләү.          2. Оештыру II.     3. Сөенеч мизгеле          4. Нәфис сүзләр III.    5. Үстерешле диалог.  IV.   6. Дид/уеннар “Дөрес урнаштыр”, ”Бу нинди агач?”          7 Ял минуты V.     8. Нәтиҗәле эш: кисеп­ябыштыру. VI.    9. План­схема буенча сөйләм.  VII. 10. Танып­белү – тикшеренү эшчәнлеге.  VIII.11. Йомгаклау. Эшчәнлек барышы: Әкиятче апа (тәрбияче):  Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек бүген?  Минем дә кәефем бик әйбәт. Мин Әкиятче апа, сезнең турында барысын да  беләм, хәтта исемнәрегезне дә. Сезгә күчтәнәч белән килдем. Нәрсә булыр  икән анда? (Сандык күрсәтә, балалар төрлечә юрыйлар). Булдырдыгыз, бик хыялый балалар икәнсез. Без бүген сихри, серле бакчада,  сезгә әкиятләр алып килдем. Серле сандыгымның капкачы ачылсын өчен,  табышмакка җавап табарга кирәк булыр: Бер­бер артлы бастылар да Тарталар да тарталар. Бик тирәндә утыра шул, Һич чыгара алмыйлар. Нәни тычкан килгәч кенә, Тарттылар, чыгардылар!  (Шалкан) Сандыкны ачып карыйк әле, дөрес әйттегезме икән җавапны? (Ачкычны бора  һәм сандыкны ача) ­ Нинди әкияттән килгән бу шалкан? ­ Шалкан кайда үсә? ­ Бу әкияттә нинди геройлар бар? ­ Ни өчен бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмаган? Әкиятче апа. Булдырдыгыз, дөрес әйттегез, балалар, бергәлектә көч дип юкка гына әйтмиләр шул. Минем сандыгымда тагын бер гаҗәеп җиләк­җимеш яшеренгән, табышмак  буенча таныгыз әле: Үзе зур, тышы буй­буй, Ярата бөтен кеше. Һәркайсыгыз белә, ул бит Иң зур җиләк­җимеше.  (Карбыз). Бигрәк зиһенле балалар булдыгыз. Минем сандыгымда серле яшелчә, җиләк­ җимешләр тагын бар әле. Аларның исемнәрен атап, дөрес итеп урнаштырырга  кирәк. (Магнитофонда “Табигать гармониясе” көе яңгырый. Уен “ Дөрес  урнаштыр”. Балалар рәсемнәрне җиләк­җимеш  һәм яшелчә бакчасына  аерып урнаштыралар) Әкиятче апа. Бакчада агачлар да үсәләр. Без хәзер сезнең белән  “ Бу нинди  агач?”уены уйнап алабыз . (Берничә төр агач рәсемен проекторда күрсәтә,  балалар аларның исемнәрен атыйлар). ­ Ни өчен көзен агачларның яфраклары саргая һәм коела? ­ Күзәткәнегез бармы, иң беренче нинди агачларның яфраклары коела  башлый? ­ Нинди агачларда җиләк­җимешләр өлгерә? ­ Балалар, алма менә бу агачта үсәме? (Каен, өрәңге яки чыршы агачы)) ­ Ни өчен үсми? ( Балалар җавабыннан соң, алмалары өлгергән  алмагач рәсемен куя).   Әкиятче апа. Балалар, бу алмагачның уңышын кәрзингә җыярга кирәк. Ләкин иң элек ял итеп алыйк (ял минуты): Без бакчага киләбез, (атлыйлар) Алмаларны күрәбез,  (кулларын җәяләр) Алмалар зур үскәннәр,  (аяк очларына басып күтәреләләр) Кызарышып пешкәннәр,   (битләрен сыйпыйлар) Без алмалар җыябыз, (җыю имитациясе)) Сикергәләп өзәбез  (урында сикерәләр) Кәрзинне тутырабыз,   (кәрзингә тутыралар) Кәрзиннәр авырайгач, (алпан­тилпән атлыйлар) Чүгәләп ял итәбез,  (чүгәлиләр) Анныр тиз­тиз атлап, Өйгә кайтып китәбез (атлыйлар). Балалар, әйдәгез әле без дә кәрзиннәргә алмалар тутырыйк. (Продуктив эш: кисеп­ябыштыру. Кәрзин рәсеме куела.Балалар дүртпочмаклыкның кырыйларын түгәрәкләп, алма фигурасы кисәләр һәм кәрзингә ябыштыралар). Менә нинди мул уңыш җыелды! Балалар, мәкальне искә төшерик әле: “Эш  сөйгәнне ил сөя”.  (Мәкальнең мәгънәсе аңлатыла). Мин Әкиятче апа ич,  хәзер бергәләп алмаларны чын алмаларга әйләндерик. (Балалар бер алманы  алып, серле сандыкка салалар). Әйдәгез, бергәләп тылсымлы сүзләрне әкрен  генә әйтик (әкрен музыка): Бер­бер артлы тезелешеп, Еллар уңышлы килсен. Сандыктагы шушы алма Чын алмага әйләнсен. (Сандыкны ачып, муляж ала). Әле бу чын алма түгел икән. Тылсымлы  сүзләрне тагын бер тапкыр кычкырып әйтик әле. (Сүзләр кычкырып әйтелгәч, Әкиятче апа сандыктан чын алма ала.  Алманы сурәтләп күрсәтү өчен план­схема куела: форма ­ геометрик  фигуралар, төс ­түгәрәктә төсләр, зурлык – кечкенә һәм зур түгәрәк, тәм  – авыз рәсеме, ис – борын рәсеме, сок – тамчы рәсеме белән сурәтләнә). Әкиятче апа.  Балалар, алма нинди формада икән? Ул тәгәриме? Төсе нинди? Пычак ни өчен юешләнде (урталай бүлә)? Әйе, алманың согы бар. Исе бармы? Әйе, хуш исле алмадан алынган тәмле сок белән хәзер мин сезне  сыйлыйм (балалар сок эчәләр).   Сезгә тылсымлы бакчада ошадымы? Күңелегездә нинди хисләр калды?  Авырлыклар очрадымы? Нинди эшләрне җиңел башкардыгыз?

Тема. Тылсымлы бакчада (уртанчылар торкеме)

Тема. Тылсымлы  бакчада (уртанчылар торкеме)

Тема. Тылсымлы бакчада (уртанчылар торкеме)

Тема. Тылсымлы  бакчада (уртанчылар торкеме)

Тема. Тылсымлы бакчада (уртанчылар торкеме)

Тема. Тылсымлы  бакчада (уртанчылар торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018