Тема. Урмандагы могжизалар. (уртанчылар торкеме)
Оценка 5

Тема. Урмандагы могжизалар. (уртанчылар торкеме)

Оценка 5
Документация
docx
окружающий мир
Детсад
17.03.2018
Тема. Урмандагы могжизалар.  (уртанчылар торкеме)
Максат: балаларның хайваннар дөньясы турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү. Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү. Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча, хайваннарны сурәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; кайчы, пумала белән сак эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, иҗади сәнгать, хезмәт. Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, агач макетлары, предметлы рәсемнәр, җәнлек костюмнары. Сүзлек өстендә эш: тәти, өлгер, хәйләкәр, гайрәтле, ерткыч, мамыктай, юан, җирән. Алдан үткәрелгән эш: кыргый хайваннар турында әңгәмә; күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү; методик алымнарны өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше: I. 1. Психологик көйләү. II. 2. Сөенеч мизгеле. 3. Табышмаклар чишү. III. 4. Үстерешле диалог 5. Балалар сөйләме. IV. 6. Хәрәкәтле уен “Җиләкле урманда” 7. Уен “Агачны тап” 8. Сүзле уен “Әйтеп бир” 9. Шигырь уку. ”Куянкай” 10. Хәрәкәтле уен “Агачтан агачка сикер” 11. Дидактик уен “Үз өенә урнаштыр” V. 12. Продуктив эшчәнлек. Рәсем “Урманны тәртипкә китерәбез” VI. 13. Йомгаклау. Үзбәя.
Тема Урмандагы могҗизалар.docx
Тема. Урмандагы могҗизалар.  Максат:  (уртанчылар төркеме) балаларның   хайваннар   дөньясы   турындагы   танып­белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү. Тәрбия   бурычы:    табигатькә,   тереклек   ияләренә   сак   караш,   мәхәббәт тәрбияләү. Үстерү   бурычы:  хәрәкәт   координациясен,   ориентлашуны,   бәйләнешле сөйләмне үстерү. Белем   бирү   бурычы:  характерлы   билгеләре   буенча,   хайваннарны   сурәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; кайчы, пумала белән сак эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль   белем   бирү   өлкәләре:  аралашу,   социальләштерү,   сәламәтлек, куркынычсызлык, иҗади сәнгать, хезмәт. Методик   алымнар   һәм   чаралар:  сүзле   уен,   хәрәкәтле   уеннар,   практик   эш, сөенеч мизгеле,  сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Җиһазлау:  мультимедия­проектор,  такта,   агач   макетлары,   предметлы рәсемнәр, җәнлек костюмнары. Сүзлек өстендә эш: тәти, өлгер, хәйләкәр, гайрәтле, ерткыч, мамыктай, юан, җирән. Алдан   үткәрелгән   эш:  кыргый   хайваннар   турында   әңгәмә;   күрсәтмә   һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү; методик алымнарны өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше: I.    1. Психологик көйләү. II.   2. Сөенеч мизгеле.       3. Табышмаклар чишү. III. 4. Үстерешле диалог       5. Балалар сөйләме. IV. 6. Хәрәкәтле уен “Җиләкле урманда”       7. Уен “Агачны тап”       8. Сүзле уен “Әйтеп бир”       9. Шигырь уку. ”Куянкай”      10. Хәрәкәтле уен “Агачтан агачка сикер”      11. Дидактик уен “Үз өенә урнаштыр” V.  12. Продуктив эшчәнлек. Рәсем “Урманны тәртипкә китерәбез” VI. 13. Йомгаклау. Үзбәя. Эшчәнлек барышы: ­    Тәрбияче:   балалар,   кәефләрегез   ничек?   Урман   аганың   кызы   Урмансылу безне   кунакка   чакырып   хәбәр   җибәрде,   ни   өчендер   ярдәм   дә   сорады.   Безнең юлыбызда серле сукмак ята. Ни өчен серле дисезме? Чөнки бу урманда барлык җәнлекләр дә сөйләшә беләләр. Сез сәяхәт итәргә ризамы?      Безнең сукмагыбыз бик тар, урманга зыян китермәс өчен сак кына атлап барырга кирәк. (Экранда   урман   күренеше,   кошлар   сайраган   тавыш,   тар   сукмак   рәсеме күрсәтелә).    Урмансылуны ничек табарга икән соң? Балалар, без бит серле урманда.  Урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп узыйк әле: ­ ­ ­ ­ Булдырдыгыз.   Тирә­юньне   күзәтик   әле,   берәр   җан   иясе   юкмы   икән   шул тирәдә? Тыңлагыз әле, нидер кыштырдый бугай. Нинди җан иясе ул, табышмак буенча әйтегез: Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк? Кош ояларына ни өчен кагылырга ярамый? Урман санитарлары дип нәрсәләргә әйтәләр? Ашарга яраксыз гөмбәләргә тияргә ярыймы? Суалчан, кортлар ярата, Кигән туны энәле, Энәләре саклый аны Я, ул нәрсә, әйт әле?   (Керпе) (Керпе битлеге кигән бала чыга) Керпе: исәнмесез, балалар! Сез кая юл тотасыз? Тәрбияче. Безне Урман аганың кызы Урмансылу чакырды, шунда барабыз, тик юлны белмибез. Керпе. Ә минем турында сез нәрсәләр беләсез? Әгәр сөйләп күрсәтсәгез, мин сезгә юлны табарга ярдәм итәрмен. Керпе.  Булдырдыгыз, минем турында күп беләсез икән. Балалар, бер заман мине   бер   малай   өенә   алып   кайткан   иде,   көчкә   качып   котылдым.   Сез   ничек уйлыйсыз, ул дөрес эшләдеме икән? (балаларның җаваплары). Ярар, балалар,мин сезгә   ярдәм   итәрмен,   барыр   юлыгызны   күрсәтермен.     Сезнең   юлыгызда   төрле агачлар,   куаклар   очрар.   Нинди   җан   иясе   каршыгызга   килеп   чыкса,   шул Урмансылуга юл күрсәтер. (Балалар юлны дәвам итәләр. Юлда аю өне очрый). Балалар   тәрбияче   әйткән   табышмак   буенча   бу   өндә   нинди   хайван   яшәвен ачыклыйлар: Җәй буе йөри, Кыш буе йоклый.  (Аю). (Аю киеменнән бала чыга һәм исәнләшә) Тәрбияче. Аю, аю, аюкай, Син бик көчле, син кыю. Урмансылуга юлны Күрсәтсәң иде, аю. Аю.  Минем турында ниләр белгәнегезне сөйләсәгез, минем белән уйнасагыз сезгә барыр юлыгызны күрсәтермен.  (Хәрәкәтле уен “Җиләкле урманда”) Балалар. Җиләк җыям, как коям, Әниемә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю бабай юк икән. Аю. Минем тынычлыкны бозып Урманга килдегезме? Тәмле­тәмле җиләкләрне Җыярга уйлыйсызмы? (Аю балаларны куа, балалар бер якка йөгерәләр) Балалар.   Ачуланма, аюкай, Сине хөрмәт итәбез. Җыйган җиләкләребезне Сиңа бүләк итәбез. (Аю  тоткан балаларны җибәрә). Аю. Сезнең белән бик күңелле булды. Урмансылуның юлы елга буйлап үтә. Елга   буендагы   каен   агачын   табарга   кирәк.   Шул   агачта   тиен   утыра,   ул   юлны күрсәтер (китә). (Балалар “елга” буйлап баралар. “Агачны тап” уены уйнала.) Тәрбияче. Агач артында нинди җәнлек утыра? (Төлке костюмы кигән бала чыга) Төлкекәй! Безгә Урмансылуга юлны күрсәт әле. Төлке. Әгәр минем белән уйнасагыз, күрсәтермен. (Сүзле уен “Әйтеп бир”­балалар җәнлекләрне сурәтләп бирәләр. Максат – исемнең сыйфатлар белән бәйләнешен дөрес куллану) Балалар.   Куян – куркак, йөгерек, йомшак, җитез Тиен ­ өлгер, тырыш, җитез Аю – көчле, гайрәтле, юан Бүре – усал, соры,ерткыч Төлке – хәйләкәр, матур, җирән Керпе – чәнечкеле, кыю Төлке. Булдырдыгыз! Бәлки минем турында шигырь дә сөйләп күрсәтерсез. Бала.   Төлке,төлкекәй, Син бит бик өлгер, Үзең бик йомшак, Үзең хәйләкәр. Озын койрыгың Бик матур икән. Тәпиең кара, Ә үзең җирән. Төлке . Рәхмәт. Менә шул гөмбәле юл белән барсагыз, агач башындагы тиен сезгә Урмансылуны табып бирер (китә). (Балалар юлны дәвам итәләр һәм агач башындагы тиенне күрәләр) Тәрбияче. Тиенкәй, безгә Урмансылуны ничек табарга икән? Тиен. Минем белән уйнап алсагыз, күрсәтермен. (Хәрәкәтле   уен   “Агачтан   агачка”.   Балалар   бер   кысадан   икенчесенә   бер аякта сикерәләр). Тиен. Булдырдыгыз. Әнә, Урмансылу үзе дә килә. Хушыгыз! Урмансылу.  Килдегезме, балалар, бик әйбәт. Минем урманымда бөтен җан ияләре үз өйләрен бутап бетергәннәр. Аларга сез генә ярдәм итә аласыз. Моның өчен сезгә кошларны ­ бер урынга, бөҗәкләрне ­ икенче урынга, җәнлекләрне ­ өченче урынга җыярга кирәк. (Дидактик уен “Үз өенә урнаштыр”) Урманны тәртипкә китерер өчен, бармакларны язып алыйк. (“Бармак уены” уйнала) Баш бармак була аюкай, Имән бармак – куянкай, Урта бармак – соры бүре, Атсыз бармак – тиенкәй, Чәнти бармак чәнечкеле Йомры йомгак керпекәй. (Ике кулдагы бармаклар да йомарлана). Искә   төшерик   әле:   бөҗәкләр   хуш   исле   чәчәкләрне   ярата,   тиен   –   агач куышлыгында   яши   һәм   гөмбәләр   киптерә,   куян   агач   астында   утыра.   Буяу, пумалалар белән эшләгәндә игътибарлы булырга кирәклеген онытмагыз. (Продуктив эшчәнлек –рәсем.  Соңыннан һәр баланың эше ватман кәгазенә беркетелә). Урмансылу.  Булдырдыгыз.   Бик   оста   итеп   ясадыгыз.   Мин   сезгә   урман күчтәнәчләре калдырам (кәрзин бирә). Тәрбияче.  Урмансылу,  без  күмәк   эшебезне  сиңа   бүләк  итәбез.  Урманыңда һәрвакыт тәртип булсын.       Безгә   дә   кайтырга   вакыт.   Сез   сәяхәттә   нинди   авырлыклар   белән очраштыгыз?   Нәрсәләр   ошады   һәм   кызыклы   булды?   Кемнең   сөйләме   ошады? Үзбәя бирү.

Тема. Урмандагы могжизалар. (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар.  (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар. (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар.  (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар. (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар.  (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар. (уртанчылар торкеме)

Тема. Урмандагы могжизалар.  (уртанчылар торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018