Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Тема. Юл чатында светофор. (уртанчылар төркеме)
Оценка
4.8
Султанова Лилия
Султанова Лилия
Тема. Юл чатында светофор. (уртанчылар төркеме)
Оценка
4.8
Документация
docx
родителям
Детсад
17.03.2018
Максат: транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү. Тәрбия бурычы: бер-берсен дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру. Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Белем бирү бурычы: билгеләре буенча, транспортны сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне (исем фигыль) яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, хезмәт, музыка. Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр. Сүзлек өстендә эш: балалар кәнәфие, мәгълүмат, кыл, уяу йөр, җәяүле. Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау. Эшчәнлек төзелеше: 1. Психологик көлү. 2.Төп өлеш: - Дидактик уен “ Әйтеп бир” - Үстерешле диалог. - Балалар сөйләме - Дидактик уен “ Нәрсә артык” - Транспорт тавышларын тыңлау. - Ял минуты. - Видеохат уку. - Дидактик уен “Юл билгеләрен төзе һәм әйт” - Слайдтан юлда һәм транспортта үз үзен ничек тоту ситуацияләрне карау һәм аларны аңлату. 3. Практик эш: Рәсем. Светофор ясау. 4. Йомгаклау.
Тема Юл чатында светофор.docx
Текстом
Картинками
Тема. Юл чатында светофор. Максат: транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү. Тәрбия бурычы: берберсен дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда (уртанчылар төркеме) ярдәм итү теләге тудыру. Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Белем бирү бурычы: билгеләре буенча, транспортны сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне (исем фигыль) яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, хезмәт, музыка. Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Җиһазлау: мультимедияпроектор, такта, предметлы рәсемнәр. Сүзлек өстендә эш: балалар кәнәфие, мәгълүмат, кыл, уяу йөр, җәяүле. Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау. Эшчәнлек төзелеше: 1. Психологик көлү. 2.Төп өлеш: Дидактик уен “ Әйтеп бир” Үстерешле диалог. Балалар сөйләме Дидактик уен “ Нәрсә артык” Транспорт тавышларын тыңлау. Ял минуты. Видеохат уку. Дидактик уен “Юл билгеләрен төзе һәм әйт” Слайдтан юлда һәм транспортта үз үзен ничек тоту ситуацияләрне карау һәм аларны аңлату. 3. Практик эш: Рәсем. Светофор ясау. 4. Йомгаклау. Балалар, кәефләрегез ничек? Миңа иртән эшкә килгәндә юл күрсәтүче абый менә шундый табышмаклар биреп җибәрде. Әйдәгез әле, без аларны чишеп карыйк. Эшчәнлек барышы: а) Кылга асылына, Тимергә таяна, Утыртып чаба Теләсәң кая.( Трамвай) б) Уф итәр, пуф итәр, Төкеренер дә пошкырыр. Пошкарса да алып китәр, Акча түләсәң, илтәр.( Поезд) в) Канаты барйоны юк. Үзе бараюлы юк.( Самолет). Булдырдыгыз, балалар. Мин сезнең җаваплардан бик канәгать. Ә сез транспорт турында нәрсәләр беләсез икән: Трамвай, поезд, самолетбер сүз белән ничек атыйбыз? Транспортның нинди төрләргә бүлергә була? Нинди коры җир транспортларын беләсез? Ни өчен алар шулай атала? Нинди су транспортлары була? Транспорт ни өчен кирәк? Машиналарны, эш беткәч, кая куялар? Автобусларны? Трамвайны? Булдырдыгыз, ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк. Дидактик уен “Нәрсә артык” а) Мотоцикл, скутер, велосипед, мопед, б) Трамвай, троллейбус, автобус. в) Самолет, вертолет, поезд. г) Теплоход, метеор, автобус. д) Самокат, велосипед, троллейбус. е) Комбайн, трактор,самолет. Бик дөрес, балалар. Балалар, нинди тавышлар ишетәсез, игътибар белән тыңлагыз әле. Балалар белән транспорт тавышларын тыңлау Юлда аварияләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Транспортның туктавын кайда көтәләр? Сез ничек уйлыйсыз без урамга чыккач кемгә әйләнәбез? (Җәяүлеләргә) Кемне җәяүле дип әйтергә мөмкин? Ә пассажир кем ул? (Транспортта йөрүчеләр) Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да яхшы ярдәмчеләре бар. Ничек уйлыйсыз кемнәр алар? (светофор, юл инспекторы, юл билгеләре) Юл чатында нәрсә тора? (Юл чатында светофор тора) Светофорда ничә төс? Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә? ( балалар кәнәфие) Әйдәгез әле балалар балалар кәнәфие сүзен кабатлыйк, пышылдап әйтик, кычкырып әйтик. Ял минуты. ( Слайдта кыз белән малай рәсеме , ә аларның янында берничә юл билгеләре күрсәтелә) Балалар карагыз әле монда Дилә белән Булат видео хат җибәрделәр. Алар юл билгеләре һәм үз үзләрен тоту кагыйдәләрен белмиләр, булышабызмы аларга? Кем миңа юл билгеләренең ни өчен кирәклеген сөйләп бирер. Нинди юл билгеләре була? (тыючы, кисәтүче һәм мәгълүмат бирүче) Тыючы билгеләр нәрсәне аңлата? (Тыючы билгеләре ярамый дигәнне аңлата) Кисәтүче билгеләр нәрсәне аңлата? (Кисәтүче билгеләр игътибарлы бул, әзерләнеп тор, рөхсәт булачак дигәнне аңлата) Мәгълүмат бирүче билгеләр нәрсәне аңлата? (Мәгълүмат бирүче кайда булса да берәр объект урнашуын аңлата) Булдырдыгыз, ә хәзер әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Дидактик уен “ Юл билгеләрен төзе һәм әйт” ( Слайдтан юлда һәм транспортта үз үзен ничек тоту ситуацияләрне карау һәм аларны аңлату) Малай велосипедта машина юлыннан бара. Ул дөрес барамы? Малай сумканы күтәрешеп керергә булыша. Ул дөрес эшлиме? Малай светофорга карамыйча йөгерә. Ул дөрес эшлиме? Балалар автобуста әбигә урын бирмиләр. Алар дөрес эшлиме? Булдырдыгыз, балалар без Дилә һәм Булатка булыштык. Хәзер инде алар юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен беләләр . Алар сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр. Әйдәгез әле аларга истәлеккә светофор рәсемен бүләк итик. Балалар светофор рәсемен ясыйлар Балалар сезгә ошадымы. Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды? Кемнең җаваплары ошады? Үзбәя бирү.
Тема. Юл чатында светофор. (уртанчылар төркеме)
Тема. Юл чатында светофор. (уртанчылар төркеме)
Тема. Юл чатында светофор. (уртанчылар төркеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
17.03.2018
Посмотрите также:
📁
Конспект сойлэм теле устеру буенча 2 кечкенэләр торкеме очен Тема: “Эбиемнен ишегалдында”
📁
Тема: Коз патшабикэсе бэйрэменэ сэяхэт
📁
Выступление на родительском собрание в садике "Как подготовить ребенка к школе"
📁
Консультация для родителей "Умеете ли вы, общаться со своим ребенком?"
📁
Консультация для родителей"Организация питания в детском саду и дома"
📁
Сообщение из опыта работы « Сотрудничество педагога и родителей в вопросах формирования у детей пред
...
📁
Нравственно – патриотическое воспитание дошкольников. Консультация для родителей «Моя малая Родина
...
📁
Статья Маркетинг дошкольного образования
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить