Үтемле тәрбия чарасы
Оценка 4.6

Үтемле тәрбия чарасы

Оценка 4.6
Лекции
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
02.04.2017
Үтемле тәрбия чарасы
“Тәрбиянең нигезе гаиләдә” дигән фикер белән килешүчеләр шактыйдыр. Чөнки әби-бабаларыбыз юкка гына: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип, әйтмәгәннәр. Чынннан да 9 ай буена нарасыен карынында йөрткән әни кешенең кичерешләре балага турыдан туры күчә. Борчылса, бик тыңгысыз була, тынычлыкта күтәрсә, баласы да үзен яхшы хис итә. Дөньяга тәүге авазын салган сабыйны әнисеннән кала, әтисе һәм апа-абыйлары, әби-бабалары урап ала. Бала исә аларның һәр гамәлен губка урынына сеңдереп бара. Шуңа күрә дә балага тел белән бирелгән үгет-нәсихәтнең бик азы гына барып җитә.
статья тэрбия.docx
Үтемле тәрбия чарасы “Тәрбиянең  нигезе  гаиләдә”  дигән   фикер  белән  килешүчеләр  шактыйдыр.  Чөнки әби­бабаларыбыз юкка гына: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип, әйтмәгәннәр. Чынннан да 9 ай буена нарасыен карынында йөрткән әни кешенең кичерешләре     балага турыдан туры күчә. Борчылса, бик тыңгысыз була, тынычлыкта күтәрсә, баласы да үзен яхшы   хис   итә.   Дөньяга   тәүге   авазын   салган   сабыйны   әнисеннән   кала,   әтисе   һәм   апа­ абыйлары, әби­бабалары урап ала. Бала исә аларның һәр гамәлен губка урынына сеңдереп бара. Шуңа күрә дә балага тел белән бирелгән үгет­нәсихәтнең бик азы гына барып җитә. Бакчада,   мәктәптә   уздырылган   тәрбия   сәгатьләрендә   бала   әдәплелек   кагыйдәләрен үзләштерә, ә әби­бабайның тәрбиясе барыбер үтемлерәк була. Чөнки алар баланы хәйлә белән   тәрбияли.   Мәсәлән,   без  кечкенә   чакта:   “Өстәл   артында   аягыңны   болгап   утырма, Шайтан килер” – ди иделәр. Ә Шайтанның начар, куркыныч зат икәнен һәркем белә, шуңа да ул бу гамәлен туктата.  Элек­электән халкыбызның мәкаль­әйтемнәре, риваятьләре, канатлы сүзләре бала тәрбияләүдә   кулланган   осталыклары   турында   сөйли.   Әдәп   кагыйдәләре,   язылмаган законнарга төшенү өчен кеше нәрсәдән дә булса куркырга тиеш. Курку дигәч тә, калтырап базда   утыру   түгел,   үз   гамәлләреңне   бәяли   белү   ята   аның   асылында.   “Кеше   әйберсенә кагылма,   икмәк   валчыгын   җиргә   койма   кулың   корыр”   дигән   әйтемгә   күпме   мәгънә салынган.   Кулың   булмаса,   күп   нәрсәдән   мүхрүм   икәнен   бала   әлбәттә,   аңлый,   шуңа   да урлашмаска, икмәкне бер урында утырып кына ашарга икәнен төшенә. Хайваннарны юкка рәнҗетмә, дигән үгетне дә элеке әби­бабайлар җайлы гына хәл иткәннәр. Бака, үрмәкүч үтермә, әниең үләр, кырмыска үтермә, әниеңнең күкрәге шешәр, суалчанны икегә өзмә, тормышың   урталай   бүленер   кебекләре   шуларга   бер   мисал   булып   тора.   Сәламәтлеккә кагылышлылары да шактый бит, мәсәлән: майны күп ашама, күзең сукыраер, иягеңә таянма, әниең үләр.Ныклабрак фикерләсәң, уйланырлык нәрсәләр бар. Май чыннан да организм өчен   зыянлы,   ә   ияккә   таянып   утыру   исә,   яңак   сөякләренең,   тешләрнең   дөрес формулашмавына китерә. Мичең бер ягу белән янып китмәсә, ирең (хатының) ялкау булыр. Кемнең ялкау ир (хатын) белән яшисе килсен. Әлбәттә ул тырыша­ тырыша мичен яндырып җибәрә. Эшләреңне алдан планлаштырырга өйрәтүнең дә үз ысулы булган. Мәсәлән, сишәмбе көнне   кер   юарга   ярамый,   кайгы   килер.   Борын­борыннан   безнең   халыкта   сишәмбе   көн хупланмый. Шуңа күрә дә бу көнне зур эшләр башкарылмый. Беренче тапкыр көтү чыгару, бәрәңге   утырту,   алу,   өй   юу   кебек   эшләр   бу   көнне   кичектерелеп   тора.   Шулай   ук   зур эшләрне җомга көнне дә башкарырга ярамый. Ислам динендә җомга көн – иң зур бәйрәм, ял  көн  булып   саналган.  Җомга  намазына  барыр   алдыннан  һәр   мөселман   кешесе  тәмле ризыгын пешергән, тәнен пакълаган.  Бүгенге көндә ислам дине дә, иншалла үз буразнасын ярды. Бик күп кешеләр дингә тартыла.   Ислам   канунары   балага   күп   нәрсәнең   ярамаганлыгын   кисәтә.   Әйтик,   5   вакыт намаз   уку   ул:   чисталык,   төгәллек,   сәламәтлек,   игътибарлылык,   әдәплелек   дигән   сүз. Һәрвакыт   “Бисмилла”   әйтеп   йөрергә   гадәтләнү   дә   зур   бәлалардан   коткара.   “Йокыдан уянганда бисмиллаңны әйтеп, уң аягыңа басып тор – эшең уңар, ишегеңне бисмилла әйтеп биклә, җен кермәс. Кай төннәрдә саташып, иртән торганда алҗап бетәсең, менә шул җен саташтыру була да инде ул. Ә һәркемнең төнлә тыныч йоклыйсы килә, ә бисмилла әйтү авыр нәрсә түгел.  Нәтиҗәдә   балалар әлеге әйтемнәргә һиччиксез колак сала, бер генә кешенең дә күзсез,   телсез,   әлбәттә,   бәхетсез   буласы   килми.   Минем   фикеремчә,   әби­бабаларыбыз тәрбияне барыбер үтемлерәк итеп җиткергәннәр. Ә бүгенгесе көндә әти­әниләрнең бик азы гына борынгыларның ысулын куллана торгандыр. Без мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Тәзкирә апа Низамиева әлеге әйтемнәрне өйдән өйгә йөреп җыйдыра иде. Ә хәзер ул аларны туплап, “Халык педагогикасы” дигән кечкенә китапчык ясаган. Анда һәр әйтемгә аңлатма бирелгән. Укысаң, бик кызыклы, һәм мавыктыргыч, яңалары да һәрдаим өстәлеп тора. Дөнья матур бит ул! Сәнгать – ул үзе бер дөнья. Аны талантлы кешеләр баета, тулыландыра. Тирә­юньгә күз сал: нинди генә могҗизалар күрмисең... Менә хәзер яз, бар табигать уянган чак, һәр нәрсә хәрәкәттә: кошлар “Аллага шөкер, кышны чыктык” дип, талпына­талпына сайрыйлар, агачлар берничә айга сузылган кышкы йокыларыннан уяндылар да, киң итеп алган сулышлары белән бер­ике көн эчендә агач төпләрендәге карны эретеп тә бетерделәр. Басу­кырлар кардан әрчелеп,  кара җир күренә башлады.   Әнә,   безгә   бик   иләмсез   булып   күренгән   кара   каргалар   тырыша­тырыша   оя коралар. Яңа буынга орлык салырга әзерләнәләр. Оялары өчен ботакның да эләккән берен түгел,   бәлки   яраклысын   гына   сайлыйлар.   Шушы   гүзәл   күренешләрне   күзәткән   сәнгать кешеләренең   берләре   кулларына   каләм   ала,   берләре   буявы   белән   пумаласын   тота,   бер ишесе ноталар чүпли башлый. Ә кемдер бар нәрсәгә дә битараф кала. Андыйларга һич кенә дә сүз әйтергә ярамый, һәркем үзенчә яши. Һәр сабый дөньяга килгәндә үзенә генә хас талант белән туа. Аны вакытында күреп, үстерә генә белергә кирәк. Кайберләре тормыш буразнасын үзләре үк ералар, ә кемнәрдер пыскып   яткан   учак   кебек   булалар.   Җил   иссә   ялкынланып   янып   китәләр,   я   бөтенләй сүнәләр. Ә шулай да дөнья матур! Бары тик яши белергә, тирә­юндәге сихри гүзәллекне, искиткеч могҗизаларны күрә белергә генә кирәк!!!

Үтемле тәрбия чарасы

Үтемле тәрбия чарасы

Үтемле тәрбия чарасы

Үтемле тәрбия чарасы

Үтемле тәрбия чарасы

Үтемле тәрбия чарасы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.04.2017