«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.
Оценка 4.7

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

Оценка 4.7
Работа в классе +1
doc
воспитательная работа +2
3 кл—7 кл
24.01.2019
«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.
Кешелек җәмгыяте һәрвакытта үз алдына игелекле максат, камиллеккә, матурлыкка ирешү максаты куеп яшәгән. Шул максатны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кешеләрнең рухи дөньялары баеган, гүзәллекне күрә, аңлый һәм аны иҗат итүне чагылдыра торган сәнгать барлыкка килгән. Әдәбият укытуның төп бурычларының берсе булып укучыларда милли рух, үз халкына, сәнгатенә, тарихына, мәдәниятенә ихтирам, горурлык хисләрен тәрбияләү тора. әдәплелек дәресләре укучыларны рухи яктан формалаштыруга зур йогынты ясый. Бүгенге чор укучыларын рухи яктан тәрбияләү өчен әдәбият дәресләре зур этәргеч булып тора һәм нәтиҗәләре дә күз алдында.
Укучыларда әдәплелек тәрбияләү.doc
Татарстан Республикасы  Лениногорск  мунципаль районы Зәй­Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбе Тема: «Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» Башкаручы:Татарстан   Республикасы, Лениногорск   районы,Зәй­Каратай   төп гомуми   белем   бирү   мәктәбенең  I квалификацион  категорияле   башлангыч сыйныф,татар   теле   һәм   әдәбияты укытучысы Камалетдинова Резедә Камил кызы 2019 ел Кешелек җәмгыяте һәрвакытта үз алдына игелекле максат, камиллеккә, матурлыкка   ирешү  максаты   куеп   яшәгән.   Шул   максатны   гамәлгә  ашыру нәтиҗәсендә кешеләрнең рухи дөньялары баеган, гүзәллекне күрә, аңлый һәм аны иҗат итүне чагылдыра торган сәнгать барлыкка килгән. Кешеләрнең  үзләрендә  күркәм   сыйфатлар   тәрбияви   мәдәнияткә, сәнгатькә ия булулары һәм, гомумән, тәртипле мул тормыш корулары тел дип атала   торган   гаҗәеп   бер   нәрсәдән   башка   мөмкин   булмас   иде.   Тел   ул   – кешеләрне   башка   төр   җан   ияләреннән   аерып   тора   торган   могҗизалы   бер күренеш.   Ул   –   җәмгыятьне   оештырып,   кешеләрне   үзара   аралаштырып, аңлаштыра торган куәтле чара да, сәнгать әсәрләре иҗат итүнең әһәмиятле коралы да. Һәм, ниһаять, камил, дөрес, матур телнең үзен дә сәнгатьнең бер төре дип әйтеп булыр иде. Милли әдәби тел дигән төшенчә астында бер конкрет мәгънәне телләр үсешенең бер этабы өчен характерлы философик­лингвистик категорияне – милләт телен күз алдында тотабыз. Милли тел ул – милләт яшәешенең нигезе. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт телсез яши алмый. Телнең зәгыйфьләнә баруы – ул милләтнең  юкка чыга баруының бер күрсәткече. Милләт  ул – теле булган халык. Тел ул милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп   саклау,   үстерү,   аның   сафлыгы,   матурлыгы   өчен   көрәшү   – мәдәниятле, зыялы һәр  кешенең бурычы.  Матур  әдәбият  эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Музыка, рәсем сәнгате белән янәшә сүз сәнгате – әдәбият укытыла. Әдәбият укытуның төп бурычларының берсе булып укучыларда милли рух,   үз   халкына,   сәнгатенә,   тарихына,   мәдәниятенә   ихтирам,   горурлык хисләрен тәрбияләү тора. Танылган   әдип   һәм   фикер   иясе   Фатих   Әмирхан   1910   нчы   елда   «Үз милләтеңне   кирәгенчә   сөяр   һәм   аның   рухын   аңларга,   аның   халәте руханиятендәге  бик  нечкә  музыка  тамырларын  чиртеп,  шуларның  чыгарган тавышларын   тыңлый   белергә   кирәктер.   Шул   вакытта   гына   кабык   астына төренгән   куж   руханияне   (рухи   көчне)   яратырга   мөмкин   буладыр.   Бер кавемнең   мәдәниятен,   рухын   аңлау   фәкать   аның   әдәбияты   аркылы   гына мөмкиндер»   дип   язган   иде.   Олы   методист   Г. Ибраһимов   исә   татар әдәбиятының   асыл   бурычларыннан   берсе   «милли   рухта,   культурада тәрбияләү, үз халкының улы ясау» дип күрсәтте. Әдәбият   үзенә   халыкның   зирәк   акылын,   тәҗрибәсен,   сәләтен,   хисси хәзинәләрен,  хыял  –  өметләрен,  дөньяга   карашын   һәм   тормышны   аңлавын, яшәү рәвешен – барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү, балаларда   үз   милләтенең   мәдәнияте   белән   горурлану,аңа   соклану   аркылы алып барылырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чыгуы туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагылган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола,гореф­гадәтләргә, яшәү рәвеше белән бәйле төшенчәләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана. Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның традицияләрен,гореф­гадәтләрен,   җыр­моңнарын,   күп   гасырлы   тарихын, әхлак, тәрбия­тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын­борын заманнарда, әле язу барлыкка килгәнче үк, сәләтле кешеләр төрле   мәкаль­әйтемнәр,   җыр­бәетләр,   әкиятләр   чыгарганнар.Алар   телдән­ телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә   әйләнгәннәр.   Халык   иҗаты   әсәрләре   халыкның   тормышын, көнкүрешен,   киләчәк   турындагы   якты   хыялларын,   туган   илгә   тирән мәхәббәтен чагылдыра. «Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», – дигән бөек әдип М.Горький. Халык иҗатын өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга   карашын   киңәйтә,   тел   байлыгын   һәм   белемне   үстерә,   рухи   яктан формалаштыруга ярдәм итә. Шуңа күрә мин үз алдыма әдәби уку,әдәбият дәресләрендә татар халык авыз   иҗатын   өйрәнүне   һәм   шуның   нәтиҗәсендә   балаларда   туган   телгә мәхәббәт, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләүне бурыч итеп куйдым. Бөек шагыйребез Г.Тукай халык авыз иҗатына зур бәя биргән. «Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәхетле бер мирастыр»,­ дигән ул. Җыр – халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының   чагылышы,   кеше   күңелендәге   хисләрнең   матур   яңгырашы, яктыртылышы да. Халкыбыз иҗатының сихерле көзгесенә бер карасаң, татар халык   җырларының   моңын   күңелең   белән   тойсаң,   милли   уен­   биюләрен күрсәң,   бу   көзгедән   тиз   генә   аерылам   димә.Язма   барлыкка   килгәнче, халыкның төп рухи чыганагы – шигъри сүз булган. Халык аны көйгә салган, батырларга дан җырлаган. Мин үзем дә әдәби уку,әдәбият дәресләрендә шагыйрьнең шигыренә көй язылган   икән,   укучыларга   җырлап   күрсәтәм.   Бик   авыр   булмаганнарын бергәләп   өйрәнәбез.   Мәсәлән,   Г. Тукайның   «Туган   тел»е,   «Туган   авыл»ы, М. Җәлилнең«Җырларым»,Г. Бәшировның«Җидегәнчишмә»се,Ф. Яруллинны ң «Иң гүзәл кеше икәнсез» һ.б. Төрле сыйныфтан тыш эшләр үткәргәндә дә мин   халкыбызның   моңлы   җырларын,   бәетләрен   укучыларга   җиткерергә тырышам. Татар   хатын­кызларының   кулыннан   һичбервакыт   эш   төшмәгән.   Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Халкыбыз элек­ электән төрле әйберләргә бизәкләр төшерү белән шөгыльләнгән. Безнең   милли   үрнәкләребездә   илаһи   бер   олылык,   кеше   хисләрен табигатькә,   урман­кырларга,   бормалы   инеш­суларга,   зәңгәрсу­яшел   тал­ тирәкләргә, алсу­кызыл гөлләргә юллаучы ниндидер бер сихри көч бар сыман. Минемчә,   бизәкләргә   халкыбызның   бәет   һәм   матурлык   турындагы   уй­ хыяллары, якты хисләре салынган. Халкым тегү­чигүгә бик оста булган, шуңа күрә   бизәкләрендә   нәрсә   генә   юк.   Аларда   табигатьнең   яшәү   сулышы тасвирлана.   Бизәкләр   бер­берсен   кабатламый,   анда   төрле   җепләр кулланылган. Әдәбият дәресләрендә мин милли үрнәкләр турында сөйлим, рәсемнәрен күрсәтәм. Хезмәт дәресләрендә безнең кызларыбыз кулъяулыклар, сөлгеләр, алъяпкычлар   чигә,   һәм   чигү   үрнәкләре   итеп   татар   орнаментларын   алалар. Татар бизәкләрен чигү аларга бик ошый! Моннан тыш әдәбият дәресләрендә мин укучыларга татар халык ашлары турында сөйлим. Төрле рецептлар язабыз,ничек пешерергә икәнен аңлатам. Аннары каникул вакытларында түгәрәк өстәл артына чәй эчәргә җыелабыз. Һәм менә шунда инде кайсы укучының нәрсәгә сәләтле икәне күренә. Һәрбер укучы чәй табынына үзе пешергән ризыкны алып килә, шул ризык турында белгәннәрен   сөйли.   Аннан   соң   бергәләп   утырып   чәй   эчәбез.   Чәйдән   соң үзебезнең   татар   халык   җырларын   җырлыйбыз   һәм   татар   биюләрен башкарабыз.   Кичәдән   һәркем   канәгать   булып,   күңел   күтәренкелеге   алып өйләренә тарала. Бишек җыры… Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез­ чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла… Бишек   җырларында   әни   өметләре,   ышанычлары,   баласын   рухи   һәм   физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, гадел итеп күрү теләге. Аналарның йөрәк түреннән чыккан моң чишмәсе­ бишек җырларының төп вазыйфасы – бишек тирбәтү, баланы тынычландыру, йоклату. Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата­ана мәхәббәте, үз халкының рухи, аһәңле теле белән, туган йорт, туган   туфрак   төшенчәләре   белән   очраша.   Әдәбият   дәресләрендә   мин укучыларга   бишек   җырының   күп   вариантларын   тәкъдим   итәм,   үзем   дә башкарам. Ә арадан берсен – иң ошаганын бергәләп өйрәнәбез. Кыз бала чибәр, зифа буйлы, акыллы булып үссен дә йөз кеше арасыннан бер   генә   кешегә   насыйп   булсын,   ә   ир   бала   исә   батыр,   кыю,   якыннарына ышаныч, таяныч булып буй җитсен дип теләүләр халыкның биләүдә чакта ук балада   әхлакый   сыйфатлар,   җаваплылык   хисләре   тәрбияли   башлавы   дип аңлашыла.Һәм   менә   бу   без   өйрәнгән   бишек   җырлары   укучыларның   рухи хәзинәсен баета дип уйлыйм мин. Безнең   мәктәп   укытучылары   язучылар   һәм   шагыйрьләр   белән   төрле очрашулар   үткәрә.   Мәсәлән,   Факил   Сафин,   Алмаз   Хәмзин,   якташыбыз Альберт   Хәсәнов,Таһир   Шәмсуаров,   авылдашларыбыз   Әнвәр   ага Шәрипов,Халисә Ширмәни,Туйкиннар нәселеннән Марат Туйкин,Әлфия апа Ямаева   белән   булган   очрашулар   укытучыларның   да,   укучыларның   да күңелләрендә тирән эз калдырды. Аннан соң мин әдәплелек  дәресләре үткәрүгә зур игътибар бирәм. Бу дәресләрдә   без   ата­анага   булган   кадер­хөрмәт,   икмәккә   хөрмәт, шәфкатьлелек,   әдәплелек   турында   күп   сөйләшәбез,   фикер   алышабыз.Бу дәресләргә   әзерлекне   мин   инша   яздырудан   башлыйм.   Ә   инша   язу   өчен, билгеле, аларга бик күп эзләнергә, логик фикер йөртергә кирәк. Иншаларында халык авыз иҗаты әсәрләрен файдалануны мин бурыч итеп куям.Хәзер бит татар   телендә   чыгучы   газета­журналларыбыз  җитәрлек.   «Акчарлак», районыбызның »Заман сулышы» газеталарында әдәп­әхлак темасына бик күп мәкаләләр  басыла.  Менә  шушы мәкаләләрне   әдәбият дәресләрендә  урынлы файдалану   үзенең   нәтиҗәләрен   бирә.   Укучыларыбызның   күбесе   бу   газета­ журналларга   язылды.   Укыган   мәкаләләре   буенча   үзләренең   фикерләрен әйтергә өйрәнделәр,төрле шигырьләр,әкият,мәкаләләр дә язып карыйлар һәм төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алалар. Бу үткәрелгән әдәплелек дәресләре   укучыларны   рухи   яктан   формалаштыруга   зур   йогынты   ясый. Бүгенге чор укучыларын рухи яктан тәрбияләү өчен әдәбият дәресләре зур этәргеч булып тора һәм нәтиҗәләре дә күз алдында.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.

«Уку –укыту барышында укучыларда әдәплелек тәрбияләү үзенчәлекләре» тәҗрибә уртаклашу.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.01.2019