Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү
Оценка 4.7

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Оценка 4.7
Руководства для учителя
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
23.03.2017
Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү
Бүгенге көндә укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү бик мөһим булып тора .Ул уңай нәтиҗәгә ирешүне тәэмин итә. Проектлы укыткга нигезләнгән элеге чаралар ярдәмендә куп максатларга ирешергә була. Тик иң элек укытучы проектның нәрсә икәнен үзе төгәл аңларга һәм укытучыга аңлатырга тиеш. Гади презентация әзерләү, реферат язу берничек тә проект булып санала алмый.
проектлау алымы.docx
Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша Педагогика фәнендә укыту­тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып күтәрү. калмыйча,   дөрес   юнәлеш   алу,   укытуның   һәр   этабы   өчен   уку   материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү. Уку­укытуда   яңа   педагогик   технологияләр   куллану   бала   тәрбияләүдә, аларны нинди дә булса яңалыкка өйрәтүдә каршылыклар да китереп чыгара. Юкка гына   хәзерге   балалар   “унынчы   сыйныфны   бетереп”   туалар   дип   әйтмиләрдер. Чыннан   да,   хәзерге   уку­укыту   системасы   укытучыдан   заманга   яраклашуны, алдынгы тәҗрибәне үзләштерүне, укучыны һәрьяклап кызыксындыра белүне таләп итә.   Шунлыктан   теге   яки   бу   фәнне   өйрәнгәндә   универсаль   (ягъни   һәр   фәнне өйрәнгәндә кулланып була торган) алымнар барлыкка килә. Мин укучыларга тарих фәнен укытам. Тарихны өйрәнгәндә фәнгә карата кызыксындыру   уяту   максатыннан,   проект   алымын   кулланам.   Ул   да   гадәти “репродуктив”   (хәтерләү,   искә   төшерү)   юнәлешендәге   кебек   уңай   нәтиҗәгә ирешүне  тәэмин  итә.  Яңалыкны  тормышка  ашыру  җиңел эш  түгел,  чөнки  һәр үзгәреш­яңалык   гадәттә   каршылыклы   кабул   ителә.   Кайбер   кешеләрнең үзгәрешләргә булган мөнәсәбәтен немец шагыйре И.В. Гете болай дип бәяләгән: “...башта – “бу юк сүз”, аннары – “анда нәрсәдер бар, ахры”, һәм соңыннан әлеге идея аңлашылып үзләштерелгәч, “бу инде яңалык түгел” ­ диләр”. Проект методын кулланылышка керткәндә дә төрле каршылыклар белән очрашырга туры килде, чөнки әлеге эшчәнлек укучыдан гына түгел, укытучыдан да зур тәҗрибә, осталык таләп итә. Ахырда барлык каршылыклар юкка чыга. Проект   методы   XX   йөз   башында   Америка   педагогы,   психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 ­ 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул ­ "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс". Проектлы укытуга нигезләнгән әлеге чаралар ярдәмендә күп максатларга ирешергә була. Тик иң элек укытучы проектның нәрсә икәнен үзе төгәл аңларга һәм укучыларга аңлатырга тиеш. Мәсәлән, гади презентация әзерләү, реферат язу берничек тә проект булып санала алмый, чөнки проект эшләүнең үз шартлары бар: 1.   Проект   нәтиҗәдә   әзер   продукт   (   сайт,   белешмә,   кушымта,   китап, сүзлекчә,   видеофильм,   модель,   җиһаз   һ.б)   буларак   тәкъдим   ителә.   Аны Интернетка урнаштыру яки әзер килеш тарату, гамәлдә куллану мөмкин булырга тиеш. 2. Проектның гамәли файдасы, кулланучысы булуы шарт. 3. Проектны башкару процессында укучылар нинди дә булса яңа белем, яңа осталыклар, компетенцияләр үзләштерергә тиеш. 4.Проектның   теге   яки   бу   проблеманы   тулыландырырлык,   хәл   итәрлек максаты,   актуальлеге   булуы   зарур.   Проект   өчен   тема   сайлаганда,   укучылар фикерен искә алу әһәмиятле. Моның өчен аларның кызыксынуларына игътибар итәргә кирәк. Проект   эшчәнлеге   укучы   шәхесенең   белем   алуга   иҗади   якын   килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә   тартылалар.   Ул,   теге   яки   бу   проблеманы   тирәнтен   өйрәнү максатында,   укытучы   җитәкчелегендә   эшләнә   торган   мөстәкыйль   иҗади   эш. Компьютер   технологияләреннән  уңышлы   файдалану,  фәнгә  иҗади   якын   килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларны ул һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.  Әлбәттә укытучы һәм укучының уртак эше булса да, укучы билгеле бер мәсәләне чишү юлларын үзе эзләргә, табарга тиеш була. Нәтиҗәдә укытучының роле   дә   үзгәрә  –  гади   белем   бирүчедән  ,  ул  эшнең   оештыручысына   әверелә. Проектны   эшләү   барышында   төрле   ситуацияләр   килеп   чыга   һәм   укучылар нәтиҗәдә үзләре проектлаштыруның максатын билгелиләр.   Проектлаштыру  – ул, һичшиксез гамәли эшчәнлек, анда яңа эшчәнлек ысуллары   тумый,   бары   тик   практик   бурычларны   чишү   чарасына   әйләнә. Практик бурыч куеп, укучылар аңа үзләренең конкрет чараларын эзлиләр. Проект эшчәнлегенең үзенчәлеге: 1.  Укучылар   эшчәнлегенең   максат   һәм   бурычлары,  аларның   шәхси   һәм социаль мотивлары буенча билгеләнә.   Мондый эшчәнлек билгеле бер предмет өлкәсендә яшүсмерләрнең компетентлыкларын үстерүгә генә түгел, ә башкалар өчен дә әһәмиятле булган продукт булдыру.  2. Проектның үзенчәлеге булып, конкрет ситуацияне анализлау. 3.   Укучыларның   проект   эшенең   оештыруы,   танып­белү   эшчәнлегенең төрле төрләрен тәэмин итә.  Проект эшенең этаплары: ­ Эзләнү этабы; ­ Аналитик этап; ­ Практик этап; ­ Презентацион этап; ­ Контроль этап; Эзләнү этабы    Укучы  Укытучы  ­ Кызыксындырган сорауны билгели, үз  фикерен дәлилли; ­ Күзаллауны киңәйтүче темалар тәкъдим итә; ­ Информацион чыганаклар туплый. ­ Проблемалы ситуацияләр тудыра; ­ Укучыларның   сорауларына   җавап   табу   өчен   тематик чикләрне билгели. Аналитик этап Укучы  Укытучы  ­ Информацияне системалаштыра; ­ Күзәтә, алга этәрүче сорау һәм ситуацияләр булдыра; ­ Булачак “туачак” продуктны күзаллап тасвирлый; ­ Укучының хронологик тәртиптә эш итүе белән идарә итә; ­ Эш планын төзи. Практик этап Укучы  ­ Консультацияләр оештыра. Укытучы  ­ Мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли; ­ Мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен булдыра; ­ Эшнең барышы белән уртаклаша. ­ Эш барышына карата анализ ясый; ­ “проект дәфтәре” булдыру эшен оештыра. Презентацион этап Укучы  Укытучы  ­ Проектны презентацияләү формасын ­ Бәхәс  тудыручы сораулар әзерли; сайлый; ­ Проектны   кабул   итәргә   әзер   булган ­ Эксперт   ролен   үти   (башка аудитория әзерли. укучыларга карата).  Контроль этап Укучы  Укытучы  Бәяләү   нормаларына   туры   китереп, ­ проектка үзбәя бирә. “проект   дәфтәре”   булдыру   эшен йомгаклый; ­ Алдагы үсеш юлларын ачыклый. Проект өстендә эшләү этаплары: ­ Әзерлек этабы; ­ Оештыру этабы; ­ Планлаштыру эшчәнлеге; ­ Проектны үтәү; ­ Әзер продуктны тәкдим итү; ­ Эш нәтиҗәсен һәм процессын бәяләү этабы;  Эшнең   уңышлы   килеп   чыгуы   аның   дөрес   оештырылуына   бәйле.   Монда укытучы, укучы һәм ата­ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле.  Укытучы – киңәшче, юнәлеш   бирүче,   төзәтмәләр   кертүче,   рухландыручы,илһам   өстәүче.   Укучы   – эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче, күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы һәм   проектны яклаучы. Ә ата­ аналар   укучыга   кирәкле   мәгълүматны   табарга   ярдәм   итүче,   идеяләрне тулыландыручы,   иҗади   бала   белән   бергә   кызыксынучы,   бала   белән   көндәлек аралашучы ролен үти.  Проект эшенә ата­аналарны да җәлеп итү бик отышлы, чөнки ата­ана бала тормышында актив катнаша. Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади   төркемнәрнең   үзара   килешеп   эшләүләрен   таләп   итә.   Проект   турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә­тирәдәгеләр белән уртак тел   табып   эшләргә,   фикерләрен   дәлилләргә   өйрәнә.   Шулай   ук   бу   метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә. Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә   кирәк.   Гомүмән,   проект   методы   ­   баланың   интеллектын,   иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү

Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.03.2017