Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)
Оценка 4.9

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Оценка 4.9
Разработки уроков
docx
русская литература
4 кл
11.05.2019
Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)
"Урман докторы" темасы 4 нче сыйныфта "Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә" бүлегендә үтелә. Дәрес укучылар әсәрдәге автор күзәтүләрен, ул чагылдырган фикерне аңлый һәм үзенекен әйтә белсеннәр өчен, әсәрне укыганда геройлар кичерешен аңлап, автор фикерләрен үз бәясен бирә белсен өчен үткәрелде. Иң мөһиме - укучының мөстәкыйльлеге, сөйләм теле. хәтере һәм логик фикерләү сәләтен камилләштерү.
Дәрес эшкәртмәсе Урман докторы.docx
Тема. Урман докторы. Максат.  Табигатьнең   күркәм   бер   кошы   –   тукран   белән   таныштыру.   Аның яшәеше,   кешеләргә   китергән   файдасы   турында   күзаллау   булдыру.   Автор    Җ.Тәрҗемәновның   “Шуктуган”,   “Тукран   малае   Шуктуган” күзәтүләрен,  ул чагылдырган фикерне аңлый һәм үзенекен әйтә белергә өйрәтү. Дәреснең бурычлары: Белем   бирү:  әсәрләре белән таныштыру.  Күнекмәләрне   үстерү:    Сәнгатьле   уку,   текст   өстендә   эшләү   күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү. Тәрбия бирү:  Балаларда бердәмлек, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү. Материал. Әдәби уку. Дәреслек. 2 нче кисәк. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова.  4 сыйныф.  Казан: “Мәгариф­вакыт” нәшрияты, 2014 ел. Дәреслекнең   52­60   нчы   битләрендә   Җ.Тәрҗемановның   “Шуктуган”, хрестоматиянең   82­84   нче   битләрендә   Җ.Тәрҗемановның   “Тукран   малае Шуктуган” әсәре. Җиһазлау:  ноутбук, мультимедийный проектор, экран, тема буенча слайдлар, Җ.   Тәрҗеманов   портреты,   тукран   рәсеме,   тукран   тавышы   белән   аудиоязма, тукран төрләре күрсәтелгән рәсемнәр, такта, акбур.  УУГ:   ­шәхескә   юнәлтелгән   гамәлләр:   үзеңнең   тирәңдә   дустанә   мөнәсәбәт булдыру,  дәрестә   актив  булу,   иптәшең  белән   үзеңне   дус,  тату,  тәрбияле тоту; ­  регулятив гамәлләр:  үзеңнең эшеңне планлы башкару, бурычлар куя һәм нәтиҗә   чыгара   белү,   үзеңнең   эш­хәрәкәтләреңне   контрольгә   алу, игътибарлы булу;   ­   танып­белү   гамәлләре:  әсәрнең   эчтәлеген   аңлау,   әсәр   өлешләре арасындагы бәйләнешне табып гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү; ­   коммуникатив   гамәлләр:  иптәшләреңне тыңлый һәм аларга ярдәм итә белү, сорауларга аңлап тулы   группада   башкалар   белән   тигез   эшләү, җаваплар бирү. Дәрес барышы. I. Мотивлаштыру­ориентлаштыру этабы. 1.Өй эше тикшерү. Өй эшен тикшерү,үзара бәяләү, үзбәя. ­ “Кирлемән” хикәясен үз сүзләрең белән сөйләү. ­ “Слива төше” хикәясе буенча төзелгән сорауларны уку, шул сорауларга җавап эзләү. ­ “Кирелек бәласе” темасына башкарылган иҗади эшләр белән танышу.  2. Актуальләштерү. 1 нче бирем Укытучы: ­   Әсәр белән эшләү алымнарын искә төшерегез. (Төркемнәрдә искә төшерелә, җаваплар тыңлана, укытучы җавапларны тактага яза) ­ Әсәрне уку ­ Сүзлек эше ­ Катнашучыларны табу ­ Катнашучыларның сыйфатларын билгеләү ­ Әсәрне өлешләргә бүлү Үзбәя. 3. Уку мәсьәләсен кую. 2 нче бирем.  Укытучы: ­ Әсәрне өлешләргә бүлгәндә нәрсәгә игътибар итәбез? (Төркемнәрдә искә   төшерәләр,   җаваплар   тыңлана,   бер­берсенең   фикерен   дәвам   итәләр, тулыландыралар). ­ Катнашучыларның гамәлләренә күзәтү ясап; ­ Фикер үзгәрешен ачыклап; ­ Вакыйгалар эзлеклелеген күзәтеп; ­ Әсзрдәге эпизодларны табып. Димәк,     без   дәрестә   нишләрбез?   (Әсәрне   өлешләргә   бүлеп,   аннан гомумиләштереп карарбыз һәм алар арасындагы бәйләнешне табарбыз.) Үзбәя. II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы. 3 нче бирем. Колагын агачка төрәп Нәрсә тыңлый ул анда? Әллә берәр хәвеф­хәтәр Булды микән урманда? Тыңлый өскәрәк  менеп тә Түбәнрәк төшеп тә Кунарга шәт урын тапмый, Ахрысы берничек тә. Әһә, бер турыга гына Тукталды тукталуын. Шулай да ул турының да Тыңлап чыкты як­ягын Һәм, ниһаять, бик тырышып Тукылдата башлады Күп тә үтми агачтагы Кортны табып ашады.                                                                                      Нәҗип Мадяров ­ Шигырь нәрсә турында? (Тукран турында) ­ Тукран тавышын тыңлау. ­ Тукран турында укучылар әзерләп килгән мәгълүматны тыңлау. (Укучылар чыгышы)         Тукранннарның 380ләп төре бар. Аларның гәүдәләре зур түгел. Әйтик, зур чуар тукранның авырлыгы 100 грамм, гәүдә озынлыгы якыгча 23­26 сантиметр.                   Тукран ­ бик файдалы кош. Ул агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны урман докторы дип йөртәләр. Әлеге кош, каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары. Томшыгы белән агачны тук­тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Безнең урманнарда тукранның берничә төре яши: кара тукран, яшел тукран, өч бармаклы тукран, зур, кечкенә һәм уртача зурлыктагы чуар тукран. Зур чуар тукран башкаларына караганда ешрак очрый.         Тукраннар барысы да агач куышында оялый.                  Бу кызык.  Тукраннар бер­берләрен томшыклары белән агачка бәргән тавышларыннан(тукылдауларыннан)   таныйлар.   Шуңа   күрә   тукран   үзенең күршесен   беркайчан   да   бутамый,   ә   чакырылмаган   кунакның   тукылдаган тавышына шунда ук колагын торгыза. Димәк,     бүгенге   дәрескә   тәкъдим   ителгән   әсәр   белән   танышу   өчен ­ дәреслекнең   53­59   нчы   битләрен   карагыз,   кычкырып   укыгыз.   (Җәвад Тәрҗеманов “Шуктуган”)   ­ Укучы чыгышы. Җәвад Тәрҗемановның биографиясе һәм иҗаты. 2 слайд ­ Димәк,   бүгенге   уку   мәсәләсен   нинди   әсәргә   таянып   чишәрбез   инде?   (Без бүген   Җәвад   Тәрҗеманов   “Шуктуган”   әсәрен   өлешләргә   бүләрбез, өлешләрне гоммумиләштерербез.) 2 слайд ­ Уку   мәсәләсен   ныгытыгыз.   (Нәтиҗәне,   уку   мәсьәләсен   төркемнәрдә   үз­ үзләренә әйтәләр.) Үзбәя. 4 нче бирем. ­ Хикәяне   пышылдап   укыгыз.   (Һәр   укучы   әсәрне   пышылдап   укый, аңлашылмаган сүзләрне карандаш белән билгеләп бара). 5 нче бирем. ­ Укучылар   аңламаган   сүзләрне   һәм   сүзтезмәләрне   тактага   язу.   Аларның мәгънәләрен үзләренчә аңлаталар. ­ Ә   хәзер   аңлатмалы   сүзлектән   табып   укыгыз.   (Төркемнәргә   аңлатмалы сүзлек белән эшлиләр, җаваплар тыңлана.) Томшык – кош авызының мөгез матдәсеннән гыйбарәт алга өлеше – нәрсәне  дә булса эләктерү һәм чуку органы. Хафаланып – борчылу, кайгыру, мәшәкатләнү, тынгысызлану. Хәшәрәтләр – һәртөрле сөйрәлүче һәм җир­су хайваннары Күзгә төртсәң күренмәслек ­ караңгы Шөлди   –   шөлдисыманнар   отрядыннан   бөҗәкләр   белән   туклана   торган   озын аяклы зур булмаган саз кошы. 6 нчы бирем. ­ Катнашучыларны санап чыгыгыз. (Парларда катнашучыларны барлыйлар, җаваплар тыңлана). ­ Тук­Тук бабай ­ Шуктуган ­ Ярканат ­ Бака ­ Шөлди ­ Керпе 7 нче бирем. ­ Әйдәгез, әсәрнең эчтәлеген аңлыйк: ­ Иң элек без кайсы катнашучы белән очрашабыз? (Тук­Тук бабай) ­ Ә алга таба? (Шуктуган) 3 слайд ­ Кайсы   катнашучы   аша   вакыйга   үсә?   Ни   өчен?   Төркемнәрдә   уйлыйлар, фикерләр тыңлана, укытучы тактага яза бара).                                 Ярканат                                 Бака Шуктуган              Шөлди                                Керпе ­ Шуктуган   бу   катнашучыларның   барысы   белән   дә   нәрсә   аркасында бәйләнешкә керә? (Ашау өчен бөҗәк тоту) ­ Димәк, аны кая өстибез? (Алар арасына)                                                    Ярканат                                                    Бака Шуктуган  ­ Бөҗәк                  Шөлди                                                    Керпе ­ Әсәр ничек башлана? (Төркемнәрдә уйлап, нәтиҗә ясыйлар, җаваплар тыңлана: (Тук­Тук бабай урманга төрле корткчлар ябырылды дип борчыла). ­ Ул   урман   турында   нәрсә   дип   борчыла?   (Урманыбызны   корткычлар   һәлак итәрләр дип). ­ Шуктуган бабасына ярдәм итәме? (Шул юлларны табып укыгыз әле) ­ Ни өчен Шуктуган эштән тиз туя? (Җаваплар: Шуктуган, бабасы әзерләгәнне ашап, күңел ачып кына яшәргә ияләнгән. Шуктуган кечкенә, ул агач кортларын чүпләп карый, ләкин тиз арый.) ­ Шуктуган уйнап йөргән юлларны табып укыгыз әле. 4 слайд ­ Ни  өчен  Тук­Тук бабай  оныгы Шуктуганга  үпкәли? (Төркемнәрдә  уйлыйлар, җаваплар тыңлана: Бабай үзе генә кортларны чүпли, ә оныгы бабасының сүзен тыңламый, көне буена кайтмыйча уйнап йөри.). Нәтиҗә:   Онык   олыларның   сүзен   тыңламый,   урманга   килгән   бәланең куркынычлыгына төшенеп җитми.   Шуктуган   томшыгын   авыртырмыйча   бөҗәк   тотып   ашар   өчен   кемнән   ярдәм сорый?  (Ярканаттан) Ни   өчен   тукран  баласы   ярканат  кебек  бөҗәкләрне   тота   алмый?  Ярканатның ­ ­ Шуктуганга аңлатып әйткән  сүзләрен укып бирегез. 5 слайд  Шуктуганның бака белән очрашкан юлларны укыгыз. 6 слайд ­ ­ Шуктуганның шөлди белән очрашуы ? 7 слайд ­ Шуктуган нинди нәтиҗәгә килә? (Төркемнәрдә уйлыйлар, җаваплар тыңлана: Шуктуганның томшыгы җиргә яшеренеп яткан кортларны сизә белми. Колагы ярканатныкы кебек, тавышны да тота алмый. Теле гөберле баканыкы кебек җитез түгел. Иң яхшысы, аңарга агач кайрысы астындагы бөҗәкләрне чүпләргә кирәк.) Алга таба ни була?  8 слайд  (Шуктуган урманга әйләнеп кайта һәм исе китә, урман агачлары шәрәләнгән, кошлар сайравы ишетелми, һәркайда ­ үле тынлык.)  Керпенең Шуктуганга аңлаткан юлларны табып укыгыз? 9 слайд Ни   өчен   Шуктуган   керпе   яныннан   тизрәк   китә?   (Төркемнәрдә   уйлыйлар, җаваплар тыңлана: Ул үзенең гаепле булуына төшенә башлый.) Урман   ни   өчен   яңадан   шаулап­гөрләп   яши   башлый?     Сез   бу   сорауга   нинди мәкаль белән җавап бирер идегез (Төркемнәрдә уйлыйлар, җаваплар тыңлана: Күмәк эш үрчемле булыр. Ил төкерсә, күл була. Бердәмлектә – көч). Кем әсәрнең эчтәлеген аңладым ди? (Кул күтәрәләр). ­ ­ ­ ­ ­     8 нче бирем. ­ Ә   хәзер   әйдәгез   әсәрне   өлешләргә   бүлик.   (Төркемнәрдә   киңәшләшәләр, җаваплар тыңлана,укытучы тактага яза бара). 1. Тук­Тук бабайның кайгысы. 2. Шуктуганның ялкаулыгы. 3. Шуктуганның ярканаттан ярдәм соравы. 4. Бака белән очрашу. 5. Шөлди белән очрашу. 6. Керпе белән сөйләшү. 7. Урманга җан керү.  9 нчы бирем. Ә   хәзер   бу   өлешләр   арасындагы   охшашларын   табып,   берләштереп   карагыз. (Төркемнәрдә   уйлыйлар,   фикерләр   тыңлана,   нәтиҗә   тактага   языла:   1,2,3,4,5   нче өлешләр, 6,7 өлешләр берләштерелә). ­ Берләштергәч,  ничә өлеш калды? (Ике өлеш). ­ Беренче өлеш ни турында? (I өлеш – Шуктуганның   олылар сүзен тыңламавы, урманга килгән куркыныч хәлнең зурлыгын аңламавы) ­ Икенче өлеш ни турында? (II­ өлеш – Шуктуганның уйлана башлавы, бабасына ­ ярдәм итүе) Ә хәзер бу ике өлешне кушып карагыз? (Төркемнәрдә уйлап, нәтиҗә ясыйлар, нәтиҗәләр тыңлана: Өлкәннәр сүзен тыңларга һәм авырлык килгәндә ярдәм итә белергә кирәк. Бер кечкенә ялкаулык та зур кайгылар китерергә мөмкин икән.) Үзбәя. 10нчы бирем. (Төркемнәрдә эш)  Тук­Тук бабайга һәм Шуктуганга синквейн төзү.  1. Тук­Тук бабай 2. Эшчән, кайгыртучан. 3. Борчыла, үпкәли, дәшми. 4. Урмандагы агачларны дәвалый. 5. Урман докторы 1. Шуктуган 2. Ялкау, шаян 3. Арый, йоклый,эшли.      4. Тырнаклары белән кайрыга ябышты.      5. Бабасына алмаш. Үзбәя. 11 нче бирем. ­ Әсәр башында урманның матурлыгын язган юлларны табып укыйк. ­ Урман   яшәсен   өчен   анда   нәрсәләр   булырга   тиеш?   (Төркемнәрдә   уйлап, нәтиҗә   ясыйлар:   Агачлар,   бөҗәкләр,   җәнлекләр,   кошлар.   Болар   барысы бергә   бәйләнгән   һәм   уртак   йортыбыз   булган   табигатьне   барлыкка   китерә. Безгә дә табигатебезне сакларга кирәк!) 10 слайд Нәтиҗә: Шулай итеп,  табигатьтә бар нәрсә бер­берсенә бәйләнгән. Урман яшәр өчен хайваннар да, кошлар да, бөҗәкләр дә кирәк икән. Хайваннардан башка урманнар, урманнардан башка хайваннар яши алмый. Алар бербөтен булып, бер­ берсен тулыландырып торалар. III. Рефлксив­бәяләү этабы. 12 нче бирем. ­ Бүген   дәрестә   ни   эшләргә   теләгән   идек?   (Җәвад   Җәрҗемановның Әсәр өлешләрен берләштереп, ике өлешне кушып, яңа эчтәлек чыкканын “Шуктуган” әсәрен өлешләргә бүлеп, гомумиләштерергә.) ­ ничек белдек? ­ ­ ­ ­ ­ ­ ­ ­ Әсәрне укыдык. Аңламаган сүзләрнең мәгънәсен ачыкладык Әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирдек. Әсәрне өлешләргә бүлдек. Охшаш өлешләрне берләштердек. Ике өлешне куштык. Ә хәзер моны ныгытыгыз. (Бу ысул төркемнәрдә үз­үзләренә әйтелә). Кем   бүгенге   дәрестә   үзенә   “5”   ле   билгесе   куя?   Ни   өчен?   Кем   “4”ле билгесе? (Укучылар үзләренең фикерләрен дәлиллиләр.) Өй эше. 11 слайд  1. Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкиятен укырга. 2. Җ.Тәрҗемановның   “Шуктуган” һәм “Тукран малае Шуктуган” әкиятләрен кабат укып  ике әсәрне чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларын табарга. “Шуктуган” әкиятендә “Тукран малае Шуктуган” әкиятендә 3. Иҗади эш. Тукран турында презентация ясап килергә. Кулланылган әдәбият. 1. Әдәби   уку.   Дәреслек.   2   нче   кисәк.   Г.М.Сафиуллина,   Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова.   4 сыйныф.   Казан: “Мәгариф­вакыт” нәшрияты, 2014 ел. 2. Әдәби   уку.   Дәреслек­хрестоматия.   2   нче   кисәк.   Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова. 4 сыйныф. Казан: “Мәгариф­вакыт” нәшрияты, 2014 ел. 3. Әдәби   уку.Методик   әсбап.   Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова.   4   сыйныф.   Казан:   “Мәгариф­вакыт”   нәшрияты,   Г.М.Сафиуллина, 2014 ел. 4. Кошлар. Т.Р.Шакирова. 2 нче басма – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013 ел (“Табигатькә сәяхәт” сериясе). 5. Татар   теленең   аңлатмалы   сүзлеге.   Казан   “Матбугат   йорты”   нәшрияты, 2005 ел.

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)

Урок по литературному чтению на тему "Урман докторы" (4 класс, литературное чтение)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.05.2019