Тема данного урока "Толерантность" составлен включая сингапурский метод. Предназначен для проведения в 7 классе педагогом-психологом Харисовой Нурзидой Раифовной. Урок включает в себя использование таких структурных методов, как ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером),МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР,БИЛЕТИК НА ВЫХОД,направленных на развитие навыков работы в паре.
Сингапур методикасы структураларын кулланып 7нче сыйныфта
Тема: Толерантлык.
психология дәресе.
Максат: 1. Укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру,
толерантлы һәм интолерантлы шәхес , үзләрен һәм башка кешеләрне танырга
өйрәтү.
2.Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларда әйләнәтирәдәгеләргә карата игътибарлылык һәм хөрмәт
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, альбом битләре, ручка, музыка,МЭНЭДЖ МЭТ
Кулланылган структуралар:
1.ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером)
2.МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР
3.БИЛЕТИК НА ВЫХОД
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше. ХАЙ ФАЙФ структурасы ярдәмендә.
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Барыгыз да
бармы? Алайса дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез, берберебезне
сәламлибез . Башта йөзгәйөз торган партнерларыбызны, аннан иңгәиң
торган партнерларыбызны сәламлик.
II. Актуальләштерү.
Хәзер без күнегү эшлибез.
Сезнең алдыгызда альбом бите. Аны урталайга бөкләгез.
Уң яктагы өске почмакны ертып алыгыз.
Ә хәзер аскы сул почмакны ертыгыз.
Хәзер уртадан бер кисәк ертып алыгыз. Битне җәеп җибәреп карагыз. Үзегезнең битләрне төркемдәге
иптәшләрегез белән чагыштырыгыз.Иптәшләрегезнеке кебек үк нәкъ
бертөрле булган битләр бармы?(Балалар битләрне чагыштыралар)
Бу күнегүдән нинди нәтиҗә чыгарырга була? (Һәрберебезнең үзенең
нинди дә булса әйберсе барлыкка килде.)
Тормышта да шулай: һәрбер кешекабатланмас шәхес, бөтен җир
йөзендә бүтән нәкъ шундый булган кеше юк.
Без барыбыз да төрлетөрле: олылар һәм балалар, блондинкалар һәм
брюнеткалар, яхшылар һәм начарлар, тазалар һәм ябыклар, тырышлар һәм
ялкаулар. Без берберебезне аңлап яшәргә тиеш. “Толерантлык” дигән матур
сүз бар. Нәрсә ул толерантлык? Сез аны ничек аңлыйсыз?(Җаваплар.)
III. Яңа теманы аңлату.
а) Толерантлык һәм интолерантлык төшенчәләре. Толерантлык ул
түземле булу сәләте;тирә юньдәгеләрнең фикерләренә, үзүзләренең
тотышларына, мәдәниятләренә, диннәренә түземле булу дигән сүз.
Толерант шәхес күрсәткечләре:
башкаларга игътибарлы булу;
юл кую яки гафу итә белү;
түземлелек;
ышанычлы булу;
альтруизм(башка кешеләрне кайгыртучанлык);
үзеңне тота белү;
яхшылык ;
башкаларны гаепләмәүче;
башкаларның психик кичерешләрен аңлаучы;
кешене тыңлый белү.
Толерантлыкны киңрәк аңлау өчен мисаллар өстендә аңлату.Яхшылык белән яманлык сыйфатлары бергә янәшә йөри.Толерантлык
дигән төшенчә янында интолерант дигән сүз дә яши.
Ничек уйлыйсыз , нәрсә икән ул?(Укучылар: толерантлыкның капма
каршысы)
Әйе ,интолерантлы шәхес ул түбән дәрәҗәдәге тәрбия алган, тирә
якны чынбарлык итеп кабул итә алмаучы, баш булырга яратучы, йола
һәм традицияләрне санламаучы кеше.
Интолерант шәхес күрсәткечләре:
аңламау;
эгоистлык;
сабырсызлык, түземсезлек;
кызып китүчән;
битараф;
агрессив;
ихтирамсыз
Мисаллар ярдәмендә аңлату.
Димәк, без, шәхес үсешенең 2 юлы толерантлык һәм интолерантлык
бар икәнен күрдек.
Ял минуты . ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.
Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ
ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер берберегез
артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы –ул
лидер,нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф
буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына . Беренче укучы артка барып
баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез.
Барыбыз да бастык,урындыкларны рәтләдек, берберебез артыннан бастык.
Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).
Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.IV .Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1)Укучылар, без сезнең белән толерантлык һәм интолерантлыкның нәрсә
икәнен белдек, үзебезнең ни дәрәҗәдә толерантлы икәнлегебезне ачыкладык.
Хәзер үзебезнең бүген алган белемнәребезне ныгытыйк. Моның өчен
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР СТРУКТУРАСЫН КУЛЛАНАБЫЗ.
2)Тест үткәрү.
Без толерантлымы, толерантлык ни дәрәҗәдә икән? Хәзер шуны тест
ярдәмендә ачыклап китәбез.
V. Йомгаклау өлеше.
Сезгә дәрес ошадымы?
Дәрес темасын аңладыгызмы? Фикерләрегезне Чыгу билетына язып
куюыгызны сорыйм.
Минем өчен дәрестә иң кызыклысы........................................................................
Миңа дәрестә ошады.................................................................................................
Миңа дәрестә ошамады.............................................................................................
Шушының белән безнең дәресебез тәмам. Миңа сезнең белән эшләү бик
күңелле булды. Актив катнашып утыруыгыз өчен бик зур рәхмәт.Бланк
(Фамилия, исем, класс)
Эксперссдиагностика.
Тест: Оценка толерантности.
Инструкция: Оцените по пятибалльной системе, насколько у вас проявляется
каждое из приведенных свойств толерантности. Подсчитайте общую сумму
баллов.
башкаларга игътибарлы булу;
1 2 3 4 5
юл куючан яки гафу итә белүче;
1 2 3 4 5
түземлелек;
ышанычлы булу;
1 2 3 4 5
1 2 3 4 5
альтруизм(башка кешеләрне
1 2 3 4 5
кайгыртучанлык);
үзеңне тота белү;
яхшылык теләүче;
1 2 3 4 5
1 2 3 4 5
башкаларны гаепләмәүче;
1 2 3 4 5(башкаларның психик
Эмпатия
кичерешләрен аңлаучы);
кешене тыңлый белүче.
1 2 3 4 5
1 2 3 4 5
Толерант шәхеснең тәкъдим ителгән сыйфатлары 5 баллы система белән
бәяләнә.
012,5 –түбән дәрәҗә;
12,5 25 средний уровень.
2537,5 – уртачаданюгары дәрәҗә;
37,5 50 – толерантлыкның югары дәрәҗәсе.