Внеклассное мероприятие по математике "Угадай ответ"
Оценка 4.8

Внеклассное мероприятие по математике "Угадай ответ"

Оценка 4.8
Занимательные материалы
docx
математика
8 кл
22.03.2017
Внеклассное мероприятие по математике "Угадай ответ"
дается описание внеклассного мероприятия с заданиями "Угадай ответ". игра прототип телевизионной игры "Угадай мелодию", состоит из 4 туров. В 1 туре играют 3 ученика- это самые сильные математики класса. задачи даются 4 категории: Занимательная математика, быстрый счет, задачи алгебры, задачи геометрии. Можно выбрать другие категории.
Валиуллина угадай ответ.docx

Мамадыш муниципаль районы  Шәдче урта гомуми белем биръ мәктәбенең югары  категорияле  математика укытучысы Валиуллина Гәлчәчәк Мансуровна

Математика фәне буенча үткәрелә торган класстан тыш чара:

“Җавабын тап” уенының план-конспекты.

Уенның максаты: Укучыларның логик фикерләвен, зирәклеген ачыклау һәм үстерү; белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана алуларын ачыклау; аларда математика фәнен үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Тактада: “Кем тапкыр, кем зирәк – җавап эзлә тизрәк!”, “Зирәкләр – бик кирәкләр!” дигән лозунглар; секундомер, чаң, дәфтәрләр, ручкалар, компьютер презентациясе һ.б.

Алып баручы: Хәерле көн кадерле дуслар һәм мәктәбебезнең иң зирәк иң тапкыр укучылары! Бүген сезне мавыктыргыч ярыш көтә.

Уенның тәртибе белән таныштырып үтәм.

Уенда математиканы иң яхшы белүче 3 укучы катнаша. Алар һәрберсе бер компьютер каршына басалар. Компьютерлар локаль ятьмә белән укытучы компьютерына тоташканнар. Уенның ике турында өч укучы үзара көч сынаша. Өченче турга ике күбрәк очко җыючы гына кала. Өченче турда җиңүче укучы суперуенда катнаша ала.

I тур:Игътибар, уенчылар! Беренче тур презентациясен ачыгыз. Анда сез 4 категориядә биремнәр күрерсез:

1) “Кызыклы математика”;

2)      “Ох, бу алгебра”;

3)      “Тигезләмәләр”;

4)      “Тиз исәплә, тиз уйла”.

 Һәр категорияә төрле бәягә куелган 5 әр мәсьәлә бирелгән. Беренче мәсьәләне кем сайлыйсын,  җирәбә белән беләбез. Кем мәсьәләнең җавабын таба, шул компьютердагы төймәгә баса. Җавап дөрес булса, мәсьәләгә куелган бәяне ала, дөрес булмаса-юк. Дөрес җавап бирмәсә ике чиратны да уенда катнашмыйча үткәреп җибәрергә туры килә.

Беренче турда мондый мәсьәләләр булырга мөмкин (мәсьәләләр уенны үткәргән саен алыштырып торыла)

“Кызыклы математика” категориясендә:

1)5 укучы 5 йомырканы 5 минутта пешерер. 10 укучы 10 йомырканы ничә минутта пешерер? (5);

2) Бер гаиләдә 2 ата, 2 ул, 1 онык. Болар барлыгы ниччә кеше? (3);

3) Бүлмәдә почмак саен бер мәче,

һәр мәченең койрыгында 1 мәче,

 һәр мәченең каршысында өчәр мәче.

 Бүлмәдә барысы ничә мәче?(4);

4) 7 шәм яна иде, берсен сүндерделәр. Ничә шәм калыр?(1).

 “Ох, бу алгебра” категориясендә (биремнәр барысы да  алгебра дәреслегеннән алына):

1)      Иң зур икеурынлы сан белән аның аңа капма-каршы сан аермасын тап (198);

2)      Өч тапкыр кырык һәм бишнең суммасы ничә була? (125 яки 135);

3)      33 санының 33 %ын табыгыз (11);

4)      2012 санының 4 нче дәрәҗәсе нинди цифрга тәмамлана?.

“Тигезләмәләр” категориясендә:

1)      3х + 4 = 7,   18 – 5х = 8,  2х + 4 = 20,  9 – х = 5. Кайсы тигезләмә артык? (өченчесе, чөнки җаваплар: 1, 2, 3, 4 булырга тиеш);

2)      Тигезләмә төзеп мәсьәләне чиш: класста 36 укучы. Малайлар кызларга караганда 2 тапкыр артык. Класста ничә малай һәм ничә кыз?

3)      Билгесез хәрефне әйтегез: 2х – 5 = 1 (р), 2х – 1 = 13 (л), 8 – х = ? Чишү ачкычы: портфель.

“Тиз исәплә, тиз уйла” категориясендә:

1)      Сорау урынындагы санны тап:

5                  2           ?

 7    !    12    8      !     10                 9   !   16   

2)      Саннар рәтен дәвам ит:  7, 9,  16,  25,  41.....

3)      Саннар рәтен дәвам ит:  15,  1,  13,  2,  11,  3,  9 .......

4)      24   (38)  52,            47 (50) 53,               14 (  ?  ) 38.

 

II  тур:Икенче турда уен шул ук тәртиптә дәвам итә, әмма бу мәсьәләнең бәясе 1 секунд саен 1 баллга арта барыр. Һәр мәсьәләгә 1әр минут вакыт бирелә.

1 нче категория: “Шаян- тапкыр математиклар”

а) Марат белән Азат үзләренең өйләреннән капма-каршы чыгалар. Маратның тизлеге 4 км/сәг., Азатның тизлеге 5 км/сәг. Очрашу вакытында аларның кайсысы мәктәптән ераграк булыр? (бертигез).

б) Вакыт 12 тулып 15 минут. Сәгать уклары арасында нинди почмак ясалыр? (кысынкы).

в) Эт үзеннән 120 м ераклыктагы төлкене куа. Әгәр төлке минутына 320м, эт минутына 300 м үтсә, эт төлкене ничә минуттан соң куып җитәр? (куып җитә алмас).

2 нче категория: “Җир үлчәү турында фән” (геометрик мәсьәләләр)

а) Квадратның ягын 3 тапкыр киметкәч, мәйданы ничек үзгәрер? (мәйданы 9 тапкыр кими);

б) Километр метрдан ничә тапкыр зур?

в) Кайсы сүз артык: өчпочмак, турыпочмаклык, линейка, квадрат? (линейка);

г) Әгәр бирелгән кысынкы почмакның эчендә аның түбәсеннән 2 нур үткәрелсә, ничә почмак төзелер? (6)

3 нче категория:  “Җырлыйк әле!” Бу сан кергән җырны исегезгә төәерегез. Җырлап күрсәтергә дә була, бер юлының булса да сүзләрен әйтсәгез дә була.

а) 1;               б) 2;                   в) 5;                                      г) 7;

 

4 нче категория:  “Җилдән җитез уйлыйм мин!” (тиз исәпләү серләрен белсәгез, башыгызны тиз эшләтсәгез, әлбәттә, беренче булырсыз)

а)

1

2

3

4

5

А

В

Т

О

Р

3

4

2

1

5

?

б)

 

Нинди сүз чыгар?

в)   2х – 5 = 1 (А),   2х – 1 = 13 (Т),   8 – х = 3 (?). Сорау билгесенә нинди хәреф куелырга тиеш?  Ачкыч:   К В А Д Р А Т.

г) Саннар рәтен дәвам ит:  7; 9; 16; 25; 41.... (66; 107; 173)

III тур:Уенда 2 генә  укучы кала. Кызганычка каршы, әзрәк очко җыйган укучы уеннан чыгарга тиеш.

Бу турда алып баручы биремнең нәрсә турында икәнен әйтә. Иң күп очко җыйган уенчы җавапны ничә секундтан соң әйтә алачагын билгели. Мәсәлән: “Мин җавапны 7 секундтан соң әйтә алам”,- ди. Икенче уенчы вакытны киметеп, җавап бирү хокукын үзенә ала ала. Шул тәртиптә вакытны 3 секундка кадәр киметергә мөмкин.

-          1 нче бирем  әкәм-төкәм турында. (уенчылар ңавап бирү хокукы өчен бәхәсләшкәч)

Бирем: 10 м лы баганага әкәм-төкәм менеп килә. Көндез ул 5 м өскә менә, төнлә 4 м аска төшә. Ничә көндә багана башына менеп җитәр? (6)

-          2 бирем санның дәрәҗәсе турында. 7нең 77 нче дәрәҗәсе + 1 саны 5 кә бүленәме?

-          3 бирем ялган акча турында. 10 ялган акчаның 1 се ялган акча, анысы җиңелрәк. Тәлинкәле үлчәү ярдәмендә иң киме ничә тапкыр үлчәп ялган акчаны ачыклап була? (2);

-          4 бирем хәрәкәт турында. Велосипедчы авылга бара. Юлда аңа 3 йөк машинасы, 1 җиңел машина очрый. Авылга барысы ничә машина бара? (бер машина да авылга бармый);

-          5 бирем вакланмалы сан турында.  Бер санның яртысының яртысы яртыга тигез. Бу нинди сан? (2).

Суперуенга 7 сорау, 3 минут вакыт бирелә.

1.      Тәүлекнең калган өлеше үткән өлешенә караганда 2 тапкыр артык. Хәзер сәгать ничә? (8)

2.      Иң кечкенә өчурынлы сан белән иң зур икеурынлы сан аермасы ничә булыр? (1)

3.      1 нең 3 нче дәрәҗәсенең 3 нче дәрәҗәсе ничә була? (1)

4.      1 пот якынча ничә кг?

5.      Әйләнә озынлыгының аның диаметрына чагыштырмасы нәрсәгә тигез? (П санына);

6.      Квадратның мәйданы 16 квадрат м. Аның ягы күпме? (4 м.)

7.      Ботакта 7 чыпчык утыра иде, аның берсен песи тотты. Ботакта ничә чыпчык калды? (0)


 

Мамадыш муниципаль районы Шәдче урта гомуми белем биръ мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы

Мамадыш муниципаль районы Шәдче урта гомуми белем биръ мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы

Шаян- тапкыр математиклар” а)

Шаян- тапкыр математиклар” а)

Ботакта 7 чыпчык утыра иде, аның берсен песи тотты

Ботакта 7 чыпчык утыра иде, аның берсен песи тотты
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
22.03.2017