Внеклассное мероприятие по внеурочной деятельности на татарском языке"Дус булуга ни җитә"
Оценка 4.6

Внеклассное мероприятие по внеурочной деятельности на татарском языке"Дус булуга ни җитә"

Оценка 4.6
Работа в классе
docx
воспитательная работа
1 кл
12.02.2017
Внеклассное мероприятие  по внеурочной деятельности на татарском языке"Дус булуга ни җитә"
Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч булдыру. Укучыларда игътибарлылык, ярдәмчеллек,тәрбияләү, бер берсен аңлауны булдыру , иҗади сәләтләрен үстерү .Үз хаталарын танып белегә өйрәтү. Иң мөһиме дуслык тәрбияләү. Актерлык сәләтләрен булдыру. Туган телгә сөю тәрбияләү.Фикер йөртүчәнлекләрен үстерү.Балалар арасында дуслык тәрбияләү.
Дус булуга ни житэ.docx
МОБУ СОШ с.Еланлино МР Кигинский район РБ           Внеклассное мероприятие по внеурочной деятельности на тему              Дус   булуга  ни  җитә? Разработала: учитель начальных классов  МОБУ СОШ с. Еланлино МР Кигинский район РБ  Мингажева Зилия Равиловна Дус   булуга  ни  җитә?  Максат: 1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң  мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч булдыру. 2.Укучыларның фикер йөртүчәнлекләрен  үстерү.    3.   Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү Материал: “ Мәгариф” журналлары,  шигырь китаплары,  “  Ачык дәрес” газетасы. Җиһазлау: сузлэр язылган плакатлар, Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар!  Барыбызда тынычландык, утырдык.    Хэзер безнен класстан тыш чара. Ә  нәрсә турында сөйләшеребезне шигырьне тынлап үткәч белербез.       “ Дусларың булсын икән” Баш өстендә болыт йөзсә,  Яшәве кыен икән. Әнә шундый мизгелләрдә Дусларга сыен икән. Дуслык булсын һәр урында, Дуслык булса, ил матур. Дус – туганлыкны ныгыту Һәркем өчендә зарур.  ­ Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?  ­  Дуслык турында.  ­ Димәк, бүгенге дәрестә без дуслык турында сөйләшәчәкбез. Доньяны матурлык коткара, дигән бер акыл иясе һәм дуслык та дип өстисе  килә. Чын дуслык дөньядагы хислэрнен  иң көчлесе. Илләр дус яшәсә,  доньялар имин була. Гаилә дус булса, балалар бэхетле усә. Янында дуслар  булганда дөнья ямьлерәк, ашлар тэмлерәк тоела. Хәтта олы кайгылар да,  дусларың уртаклашса, кечерәеп кала. Шуңа курә дэ инде дөньядагы һәр җан  иясе үзенә дуслар эзли, үзе дә яхшы дус булырга тырыша. Э хәзер “  Камырматур” әкиятен сәхнәләштереп алыйк.                              “   Камырматур” Беренче күренеш. Авыл өенең ишегалды. Бөтен жир тузган, әйберләр аунап ята. Бабай утын  ярырга тели. Ләкин хәле юк. Кулыннан балтасы төшеп китә. Бабай арып  утыра. Бабай.   Картайдык. Таякка таянып әби чыга. Әби.  Арыдык. Бабай: Ичмасам бер ярдәмчебез дә юк! Әби: Картаймыш көнебездә бер ялгызыбыз  калдык. Әби белән бабай утыргычка барып утыралар. Бабай утыргычтан бер китап ала. Бабай. Кемнең китабы соң эле бу?  Әби. Кичә күрше малае Самат укып утыра иде. Ул онытып калдыргандыр. Бабай. Тыңла әле, карчык, нәрсә дигән. “ Борын – борын заманда карт белән  карчык яшәгәннәр. Аларның балалары булмаган. Көннәрдән бер көнне әби  камыр баскан. Шул камырдан курчак әвәләп кояшка куйган.   Күп тә үтмәгән  тыштан бер малай йөгереп кергэн. Ана  Камырбатыр дип исем кушканнар”.. Әби. Карт башын белән әкият укып утырмасаң Бабай.  Син тынла әле тыңла. Әллә син дэ шулай камырдан берәр бала әвәләп   куйсаң дим. Ярдәмчебез дэ булыр, юанычыбыз да. Әби. Һи ходайнын рәхмәте, кабартма пешерергә дип камыр куйган идем. ( әби кояшка куйган жирдән камырны ала,курчак әвәли , аны күтәреп ала). Менә  булды да. Бабай. Аллага тапшырдык. ( Чыгалар, кире керәләр) Бабай. Көтәсебез генә калды. Әби. И,  карт, ышанып та бетмим әле мин. Әкият, әкият бит инде ул. ( Тыштан тавыш ишетелэ. “ Әбекәй, бабакай”. Әби. Әстәгыфирулла, әстәгыфирулла. Бабай. Ә син ышанмаган буласың. ( кыз йөгереп керә). Камырматур. Исәнме, әбекәй, исәнме, бабакай.  Әби. Исәнме,  кызым, исәнме. Бабай. Карчык, Камырбатыр тугел бу.Бигрәк матур кыз. Камырматур дип  кушыйк бу баланын исемен. Камырматур. Камырматур – нинди матур исем. Әби. Үзе дә матур, исеме дэ. Бабай. Әйдә әбисе, кызыбызга чәй эчерик. Әби. Әйдә өйгә керик.( кереп китәлэр) Икенче куренеш. Шул ук ишек алды. Бөтен жир пөхтә итеп жыелган, утыннар өелгән. Матур  киемнәр кигән әби белән бабай капка төбендә утыралар. Әби.   Карале, бабасы, бөтен жиребез ялт итте бит. Бабай.  Кызыбыз матур гына түгел, бик уңган да шул. Әби.   Кулыннан килмәгән эше юк балакаемның. Бабай. Күз генә тимәсен инде. Әби. Эш кушканны көтеп тә тормый.Каян күреп өлгерә, каян эшләп бетерә.  ( кыз керә). Камырматур. Әбекәем, керләрне чайкап элдем  Эби. Булган кызым, булган. Камырматур. Әбекәй, бабакай, ачуланмасагыз сездән бер нәрсә сорамакчы  идем. Бабай.  Нәрсә  бар, кызым? Әби.   Ни булды, балам? Камырматур.   Юк, юк, курыкмагыз. Мине  урманга гына жибәрмәссезме  дигән идем. Әнә бит бакча артында гына нинди матур урман. Жиләкләр,  гөмбәләр жыярмын, кайткач сезне сыйлармын. Эби.  Бар, кызым, бар. Бабай.  Тик анда сак йөри күр. Ерткыч жанварларга эләгә күрмә. Әби. Озак тормассың инде кызым. Без синең өчен борчылып торабыз. Камырматур. Сак булырмын, озак тормамын. Урмандагы чәчәкләрне күрәсем  килә, сандугачлар сайрауларын ишетәсем килә. Бәлки үземә дуслар табармын.  ( Кыз тырысын алып юлга чыга). Камырматур.  Сау бул, әбекәй, сау бул, бабакай! Әби.  Сау бул, кызым. Бабай.  Исән йөреп, сау кайт. Әби. Мин син кайтуга тәмле итеп бәлеш салырмын.  Бабай.   Озак торма, кызым.             Өченче күренеш. Урман.  Куак төбендэ куян утыра. Куян. Бусы әтигә, бусы әнигә, бусы үземә. Әй  үземә ин бәләкәе булып чыга.  Әһә, болай итәбез. Бусы үземә, бусы әтигә, бусы әНигә. Хәзер әнигә иң  бәләКЭе кала. Алай да ярап бетмәс бит инде. Нишләргә соң?.  ( Әкрен генә Камырматур керә. Куян малаен күзәтә. Куян кызны күрә,  сикереп тора, куак артына кача. Үзе калтырый. Кыз килеп аның башыннан  сыйпый). Камырматур. Курыкма, мин сина тимим. Куян. Син кем? Камырматур. Мин – Камырматур. Ә син кем? Куян. Мин куян. Сиңа миннэн ни кирәк? Камырматур.Мин үземә дуслар эзлим. Куян. Э син минем кишерләрне алмыйсыңмы? Камырматур. Юк, алмыйм. Куян. Ярый алай булса, Ка­мыр­матур. Син миңа кишерләрне белеш әле. Камырматур. Монысы – әтиенә, монысы – әниеңә, ә иң кечкенәсе үзеңә була. Куян.  Нигә миңа иң кечкенәсе? Камырматур. Син бит үзен дә кечкенә. Куян.  Ә бит минем үсәсе дә бар. Камырматур.     Әтиең белән эниең синең нинди киң күңелле икәненне  күрерләрдә бик шатланырлар. Алар шатлангач, сиңа да күңелле булыр.  Шулаймы? Куян.    Шулай.  ( Керпе керә. Арты белән алга бара. Үзе ян­ якка  карана). Куян. Нәрсә булды, керпе дус? Керпе. Гөмбә җыеп кайта идем. Кемдер мине суга төртеп төшерә язды. Куян. Кем иде сон ул? Керпе. Күрми калдым шул. Бөтен гөмбәләрем агып китте. Куян.Кем йөри икән ул? Кил эле, Керпе дус, менә таныш бул – Камырматур.  Авылдан килгән. Дуслар эзлим ди. Керпе.   Исәнме, Камырматур. Мин Керпе. Камырматур.   Ә син минем дустым булырсыңмы? Керпе.  Нишләп булмаска. Тукта нинди тавышлар бу? ( Эткәләш­ төрткәләшә аю белэн бүре керә). Аю.  Син беренче  минем күзгә чикләвек ыргыттың.  Бүре.  Юк,  син үзең минем башка таяк белән суктың. Аю.       Сукмадым мин, таяк та тотмадым әле. Бүре.    Ә минем чикләвекне кургәнем дә юк. Аю.     Алай булгач кем миңа чикләвек ыргытты?          ( Камырматур уртага  чыга). Камырматур.  Кемдер сезне кыерсытып  йөриме соң?  Аю – бүре. Кем син? Керпе. Ул безнең дустыбыз. Куян.  Авылдан килгән.  Аю – бүре.   Әллә син суктыңмы? Камырматур.    Әйтәм бит, кемдер сезне кыерсытып йөри дим. Үзе бик  хәйләкәр күренә. Яманлыкны эшли дэ тиз генә кача. Кем булыр икән?  ( Шулвакыт төлке керә. Кулына бау тоткан. Аны бер агачка бәйли.  Хайванннарны күрә.) Төлке.      Сәлам барыгызга да. Бер кызык күрәсегез киләме? Хайваннар.      Килә, килә. Төлке.     Әнә тегеннән, урман юлыннан бер карчык белән карт килә. Без алар  килгәнче юлга бау сузабыз. Алар киләләр дә­ бух! – абынып егылалар. И  кызык та була, әйбит?. Куян. Карт кешелэр ич алар. Керпе.  Алар егылып берәр жирләрен авыттырсалар. Төлке.    Шунысы кызык та инде аның. Аю.         Әххә, белдем. Минем кузгә син чикләвек ыргыткансындыр эле. Бүре.   Минем башка сугучы да синме? Төлке.     ( артка чигенә)     Мин бит ни, шаярып кына. Керпе.  Мине дэ шаярып кына суга  төртеп төшерергэ идеңме? ( барысы да бергә төлкегә таба киләләр. Төлке  камырматур артына кача. Аны  исни башлый.). Төлке.       Туктагыз , туктагыз. Тимәгез миңа.  Мин хәзер сезгә тәмле әйбер  бирәм.  Күрәсезме бу нәрсә? Иснәп карагыз эле. Хәер, сез белмисездер дә әле.  Бу бит ипи. Мин әле кичә генә көтүченең сумкасыннан чәлгән идем. Тәмле  шундый! Хәзер бүлешеп ашыйбыз да, дуслашабыз.  Куян.    Ашамый гына тор әле. Аю.     Ул безнең дустыбыз. Керпе.  Кит моннан эзең  булмасын. ( төлкене куалар. Төлке кача) Әби  белән бабай киләләр. Әби.       Кы­зым! Ка­ мыр­ матур! Бабай.    Син кайда­у­у­у. Камырматур..   Әбекәем, бабакаем, мин монда.  Күрәсезме үземә күпме  дуслар таптым. Әби.  Ә без кайгырып беттек. Бабай. Менә үзеңне  эзләргә чыктык. Камырматур. Миңа берсе дә  тимәде. Алар барысыда шундый яхшылар. Менә  монысы Куян, монысы Керпе. Ә болары Аю белән Бүре малайлары. Әби,  бабай аларны үзебезгә кунакка чакырсам ярыймы? Әби.  Чакыр, кызым! Бабай.  Синең дусларың икән, безнең дә дуслар булырлар. ( төлке куаклар арасыннан күзәтеп тора, йөгереп керә, акырып елый) Төлке.  Минем дә яхшы буласым килә, минем дә дус буласым килә,  минем дэ  кунакка барасым килэ. Камырматур. Ә син усал шаяртуларыңны онытырсыңмы? Төлке.  Мин  хэзер һәрвакыт яхшылык кына эшлим. Бер ялгызым миңа да  кызык тугел инде. Камырматур.   Гафу итәбезме төлкене, дусларым?    Хайваннар.   Итәбез. Итәбез. Кулга –кул тотыналар. Дуслык турында жырлыйлар. Бабай.  Әйдәгез, авылга киттек, балалар. Жырлый – жырлый чыгалар. Әзрәк торгач куян йөгереп керә, кишерләрне ала  да кире чыгып йөгерә. Ә хәзер сезгә тормышта очрый торган кайбер хәлләр турында укып китәм. Сез ничек уйлыйсыз, кайсы дуслык чын дуслык?         1.       Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. Чулпан бүген  математика китабын өйдә калдырган. Алар  Ләйсәннең китабын уртага куеп,  мәсьәлә чиштеләр. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына  китаптан  мисаллар эшләргә чакырды. Ләйсән китапны Чулпанга бирде, үзе китапсыз  калды. Укытучы Ләйсәннең китапсыз һәм эшсез утырганын күреп аны шелтәли башлады. Ләйсән  бер сүздә дәшмәде. Ә Чулпан билге алып утыргач, Ләйсән  аңа син икенче вакыт китабыңны оныта күрмә инде диде.  2.Рәмис  белэн Илназ бик дуслар. Икесе бер парта артында утыралар.  Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп. Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт итә, чөнки Илназ аңа диктантын  да күчертә, контролҗ эш вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә. Хәтта  рәсем ясарга да булыша. Ә хәзер әйдәгез дус кешенең иң яхшы сыйфатларын билгеләп  үтик.    Сезнең алдыгызда чәчкә таҗлары бар. Шулар ярдәмендә чәчкә төзик.  ( Ярдәмчел, игътибарлы, көчле, гадел, ягымлы, уңган).     Бүген без нәрсә турында сөйләштек? Әйе укучылар,  дуслыкның кадерен белгән кеше генә бәхетле була Тугры дус ачуланышсаң да кичерә белә. Дуслык авыр чакта сынала диләр бит.  Мин сезнең барыгызның да бәхетле, чын кеше булып үсүегезне телим.  Ә хәзер әйдәгез бергәләп “ Чын дустым” җырын җырлап алыйк.

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
12.02.2017