Внеклассное занятие для учащихся 1-4 классов для недели начальных классов.
Оценка 5

Внеклассное занятие для учащихся 1-4 классов для недели начальных классов.

Оценка 5
Разработки уроков
docx
математика
3 кл
01.05.2017
Внеклассное занятие для учащихся 1-4 классов для недели начальных классов.
Мероприятие "Математический сабантуй" в 1-4 классах проводится, основываясь на эту презентацию.
математический сабантуй.docx

Тема:   Математик   Сабантуй.

 Максат:  укучыларның  алган   белемнәрен ныгыту; логик  фикер  йөртү  эшчәнлекләрен  үстерү;  белем  алуга  омтылыш, кызыксыну  уяту; татар  халкының  милли  бәйрәме- Сабантуй  турында  белешмә   бирү.

 Ярдәмлек:  “Хикмәтле математика” И.Г.Сәгъдиев,  рәсемнәр, карточкалар, ребуслар, саннар  таблицасы, кроссворд.

Дәрес  барышы:

Исәнмесез  укучылар,  кадерле  кунаклар!

Шатлыклар  күңелебездә,

Ал  кояш  күгебездә.

Килегез,  дуслар, кунакка:

Сабантуй  бүген  бездә!

Сабантуй  нинди  бәйрәм  соң  ул?

Сабантуй- элек-электән халкыбызның  яратып, зур  күтәренкелек  белән  үткәрә торган  олы  бәйрәме.Ул  татар  халкының  холык-фигылен, шөгыль- гамәлен, сәләт- талантын, көч-күәтен, кыскасы  бөтен  табигатен  ачып  бирә  торган  бәйрәм.Сабантуйдагы  ярыш-бәйгеләрдә җиңеп  чыгучылар  өчен  бүләк  җыю  йоласы  да  электән  килгән.Сабантуйда  төрле  ярышлар, бәйгеләр  үткәрелә.Бу  ярышлар  һәм  бәйгеләргә  нинди  уеннар  керә?

  Бүген    без  сезнең  белән Математик  Сабантуй  үткәрербез, алган  белемнәребезне   төрле  уеннар,  ярышлар  аша  сынап  карарбыз.

  Хәзер  без  ярышны  башлап  җибәрәбез, ярышта  ике  команда  катнаша- “Тапкырлар”,  “Зирәкләр”, “Җитезләр”, “Осталар”

  1бала.      Сабан туе-хезмәт  туе,

                    Шатлык  һәм  бәхет  туе  шул.

                    Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

                    Бәйрәм  итик  көн  буе.

 

  2бала.        Сабан  туенда  уеннар

                     Төрле  була,  күп  була.

                     Безнең  бүген сабан  туе

                     Бөтенләй  башка  була.

                     Математик  осталыкка

                     Батырлар  табу  була.

 

3 бала.         Мәйданның  бер  җиренә

                     Стан  куйганнар,  кагып,

                     Шул  станга  ике  абый

                     Утырганнар, атланып.

                     Кулга  тотканнар  асып

                     Салам  тутырган  капчык.

 

4 бала.         Капчык белән  чиратлашып,

                     Бәрешәләр шап  та  шоп.

                     Берсе  бик  дәү-фил  хәтле,

                     Берсе  безнең  Вил  хәтле.

                     Вил  хәтлесе фил  хәтлесен

                     Бәрде  екты  бит  әле.

 

(Мәйданда  капчык  бәрешү ярышын  демонстрацияләү.Капчыкларда  ике  команда  өчен  кроссворд  була.)

Кемнәр  өлгер,  кемнәр  тапкыр-

Безнең янга  килегез.

Серле  капчыклардан  алып,

Әйдә,  көч  сынашыгыз.

(Кроссворд  чишү.)

 

1 класс

1.     7гә 1не кушкач ничә була? Сүз белән яз.

2.     8дән 2не алгач ничә була? Сүз белән яз.

3.     10нан  9ны алгач ничә була? Сүз белән яз.

4.     Кимүче,киметүче,... әйтеп бетер.

5.     Юк сүзен нинди цифр белән язып була?

6.     Ун санының сул ягында нинди сан тора?

7.     Иң зур икеурынлы сан.

8.     Йөз сум акчаң булганчы,...дустың булсын.

 

2 класс

      1.кг нәрсә үлчәү берәмлеге

      2.Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык.

      3.Иң кечкенә берурынлы сан.

      4.Кушуга кире гамәл.

      5.Юк сүзен нинди цифр белән язып була?

      6.Ун санының сул ягында нинди сан тора?

      7.Ничәгә артык? соравына җавап биргәндә нинди гамәл кулланабыз?

      8.Иң кечкенә өчурынлы сан.

 

 

3-4 класс

       1.Вакыт үлчәү берәмлеге.

       2.Математик гамәл.

       3.Тапкырлауга кире гамәл.

       4.Алу гамәле компоненты.

       5.Нинди санга бүләргә ярамый?

       6.Чикләре булган туры сызык?

       7.Капма-каршы яклары тигез булган дүртпочмак.

       8.Иңен буена тапкырлап нәрсә табабыз?

 

Мәйданда  “Колга  башына  менү”  бәйгесе.(Ике колга  тотып , ике  малай  чыга.Колга  башларында-әтәч рәсеме.)

5 бала.   Колга  тора  мәйданда-

         Биегерәк Айдан  да!

         Әтәч-  колга  башында,

         Кызыктыра  барсын  да!       

         Менеп  киттем  тиз генә,

         Тиз  генә,  җитез  генә!

         Һәм  карадым  түбәнгә-

         Ай-яй ...биек  менгәнмен,

         Ничек менә  белгәнмен?!

6 бала.   Ничекләр  төшим  җиргә?

         Куркыта  карарга  да.

         Торам  шулай, килалмый

         Бернинди  карарга  да...

         Кирәкми  әтәчегез,

         Кирәкми  бүләгегез-

         Мине  алырга  гына

         Менегез  берәрегез!

Колгадагы биремнәр: (мисаллар чишәргә)

1класс

2 – 2 =          6 – 2 =           8 – 1 =

1 + 0 =          7 + 2 =           10 – 2 =

 

2класс

2*4+11=        4*4-3=           2*9-6=

8*2—4=         5*3-2=           1*7+12=

 

3класс

29-3*7=             26+3*8=                (8+16):3=

40-4*9=             25+4*6=                (23-17):3=

 

4класс

12*70=                648+275=            800-14*50=

26*30=                912:3=                 124*6=

 

Мәйданда- “Су  ташу”  бәйгесе!

 

7 бала.  “Кашык  кабып  йөгерәм”,-дип,

              Мактанырга  ашыкма.

              Син  менә  йөгереп  кара

              Су  тутырып  кашыкка!

(Һәр  командага  да  логик  фикерләүгә  мәсьәләләр  бирелә.)

1 класс

-        Исәнмесез,  10 каз !

-        Без унау түгел. Син безнең белән булсаң   һәм  тагын ике каз булса без унау  булыр идек.  Без әле  ничә  каз ?

 

2 класс

Әтәч бер аягында торганда 2 кг. Ике аягында торганда ул ничә кг?

 

3 класс

Ишегалдында  3 әтәч  һәм  берничә кәҗә бәтие  уйнап  йөри. Аларның  аякларын  барысын  кушып  санасаң  18  аяк  килеп  чыга. Ишегалдында   ничә  кәҗә  бәтие   булган?

 

4 класс

Болында  5  каз  һәм  берничә  колын  уйнап  йөри. Аларның  барысына  22  аяк.Болында  ничә  колын?

 

Физминутка “Ат чабышы”

 

Мәйданда – “Аркан  тарту”   бәйгесе!

 

8 бала. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып,

         Бергә  басаек  әле.

         Бар  көчләрне  бергә  җыеп

         Бау  да  тартаек  әле.

(Һәр  командага  да  мәсьәләләр чишәргә)

1 класс

Альбомда 10 бит бар иде. Алсу   3  биткә рәсем ясады. Алсуның ничә бите  ясалмыйча калды?

 

2 класс

Болында 12 сыер һәм 7 гә кимрәк сарык көтүлектә йөри. Көтүлектә барлыгы ничә сыер һәм сарык йөри?

 

3 класс

6 м капрон тасма өчен 48 сум түләгәннәр. Шундый 5 м тасма күпме тора?

4 класс

Фермерның 15 сыеры бар. Һәр сыерга көнгә 9 ар кг печән бирәләр. 1 атнага барлык сыерларга күпме печән кирәк?

 

Мәйданда – “Капчык  киеп  йөгерү” бәйгесе!

9 бала.  Ерак  китә  алмыйлар

         Капчыктагы  абыйлар.

         Аптырагач, тыраклап  та,

         Мүкәләп  тә  карыйлар.

         Бер  дә  йөри  алмыйлар

         Сакал чыккан  сабыйлар.

Бу  бәйгедә һәр  командага  да чагыштыруга аңлатмалар бирелә.

1 класс

3см+ 5см  ?    2см  + 4см                                          7кг – 5 кг     ?     8кг –  4 кг

4+6   ? 9                                                                 3+7-4   ?   6-3+5

 

2 класс

18-2*6 ? 7                                 2дм+8см ? 27см

30+10 ? 20+20                          12:3 ? 12-3

 

3 класс

45:9 ? 90:9                                   3дм ? 2дм9см

(6+10)*2 ? 16*2                             63 мин ? 6сәг4мин

 

4 класс

85:17*9 ? 50                              801дм ? 81 м

60сәг ? 600мин                         100:(84:21)*5 ? 100

 

Мәйданда- “Чүлмәк  вату”  бәйгесе!

10  бала. Мактана  дип  уйламагыз,

               Мин  урынлы  мактанам.

               Чөнки  менә  бу  чүлмәкне

               Күрмичә  дә  вата  алам!

Һәр командага да  мәсьәлә бирелә, ике гамәл  белән  чишелерлек  итеп  сорау   куярга.

1 класс

Вазада  9   груша, алмалар  3 кә  ким.

 

2класс

Мәктәп  ишегалдында  12  каен, ә  миләшләр 4  кә  кимрәк.

 

3 класс

Электропоезд вагонында 52 кеше барган. Беренче тукталышта 9 ир кеше һәм 12 хатын-кыз чыккан.

 

4 класс

Ипи пешерү заводыннан ипине алып чыгу өчен, зур һәм кечкенә машиналардан файдаланганнар. 3 зур машинага ипи тутырылган-60 ар лоток, ә 5 кечкенә машинага 40 ар лоток төягәннәр.

 

Мәйданда- “Татарча көрәш”!

11  бала. Сабан  туе,  Сабан  туе!

         Шундый  кызык, күңелле.

         Ничек чыкмыйсың  көрәшкә?

         Син соң  егет  түгелме?!

Бу  бәйгедә  һәр  командага да саннар  кергән  мәкальләр  әйтергә,ребуслар  чишәргә, таблицадагы  буталган  саннарны  табып  санарга.

12  бала.  Сабан  туе-хезмәт  туе,

                Шатлык  һәм  бәхет  туе, шул.

                Уйлап, чишеп, көч  сынаштык,

               Бәйрәм  иттек  без  бүген!

Мәйдан  уртасында-  җиңүче  команда!Котлыйк  Сабантуй  батырларын!

 

Йомгаклау. Укучыларга  билгеләр  кую

Дәресне “Сабантуй”  җыры  белән тәмамлыйбыз.

 

 


 

Тема: Математик Сабантуй

Тема: Математик Сабантуй

Шул станга ике абый

Шул станга ике абый

Вакыт үлчәү берәмлеге. 2

Вакыт үлчәү берәмлеге. 2

Мәйданда- “Су ташу” бәйгесе! 7 бала

Мәйданда- “Су ташу” бәйгесе! 7 бала

Фермерның 15 сыеры бар. Һәр сыерга көнгә 9 ар кг печән бирәләр

Фермерның 15 сыеры бар. Һәр сыерга көнгә 9 ар кг печән бирәләр

Ипи пешерү заводыннан ипине алып чыгу өчен, зур һәм кечкенә машиналардан файдаланганнар

Ипи пешерү заводыннан ипине алып чыгу өчен, зур һәм кечкенә машиналардан файдаланганнар
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.05.2017